поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.06.2014 Бәйрәм

Ижау Сабан туенда 5 меңнән артык кеше катнашты

21 июньдә Ижауда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли бәйрәм Киров исемендәге ял паркында башланды. Бирегә республикабыз җитәкчеләре, Удмуртиянең 17 районыннан татар тормышында актив катнашучылардан торган делегацияләр, Татарстанның Казан, Әгерҗе шәһәрләреннән, Саба районыннан кунаклар килгән иде.

Татар халкын, бәйрәм кунакларын Удмуртия башлыгы вазифасын башкаручы Александр Соловьев: “Күп еллардан бирле без республикабызда йөздән артык милләт дус гаилә кебек яшибез һәм бүгенге бәйрәм көнен дә искиткеч күркәм күршеләребез Татарстан республикасы белән бергә каршылыйбыз. Безгә алдагы көннәрдә дә тату, матур итеп яшәргә һәм бердәм эшләргә язсын. Сабантуй мөбарәк булсын, бәхет, сәламәтлек телим сезгә!” - дип сәламләде. Изге теләкләргә УР буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусин, Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, УР Хөкүмәте Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Савельев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Ижау шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ушаков, УР татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, шушы республика Сабан туен оештыруга зур өлеш керткән Рәмзия Габбасова, УР Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов та кушылдылар.

Җыр-моң, бию, күңелле тамаша кичкә кадәр туктап тормады. Саба районы үзешчәннәре, Әгерҗе шәһәреннән “Сандугач” ансамбле, Язгөлем Фаттаховаларның чыгышы күрше республика кунакларының котлавы булып яңгырады. Казан шәһәре - “Халыклар дуслыгы йорты”ннан килгән җырчы Илсур Шәрипҗановның чыгышы Сабантуй кунакларына Ирек Шәриповның сәламе һәм бүләге булып иреште. Әлеге чыгышларны Ижау шәһәренең “Гүзәл”, “Шатлык” халык җыр ансамбльләре, “Афәрин” бию төркеме алыштырды.

Дәртле чыгышлар белән беррәттән стадионның төрле почмакларында милли спорт уеннары: чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән сугышу, гер күтәрү, армрестлинг (кул көрәше), милли көрәш, көянтә белән су ташу ярышлары барды. Көрәш мәйданында беренче урын өчен барлык батырларны җиңеп, Татарстанның Саба районы көрәшчеләре Дилүс Закиров һәм Радик Сафиннар көч сынашты. Нәтиҗәдә, абсолют батыр исеменә Дилүс Закиров лаек булды. Сабантуй батыры “Промстройгаз” компаниясе әзерләгән бүләк - тәкә, “Таймас” компаниясе исеменнән - телевизор, “Триус” компаниясе тарафыннан 35 мең сумлык Сертификат белән бүләкләнде. Милли көрәш буенча төп хөкемдар Альфред Сабирҗанов Ижау Сабан туенда көрәшнең башка авыл-шәһәрләргә караганда аеруча тыныч, гаугасыз узуын ассызыклады. Баганага әтәч алырга менү буенча Илья Даниловка тиңнәр табылмады. Ә капчык сугышы уенында Рифат Нәҗипов беренчелекне яулады. Сабантуй бәйрәменә кемдер җыр-моң тыңларга, дуслары белән бергәләп ял итәргә, милли рухка сусавын басарга, кемдер үзен тапкырлыкта, көчлелектә, җитезлектә сынап карарга килә. Ничек кенә булмасын, быелгы бәйрәмгә дә яше-карты, бала-чагалар - бар буын вәкилләре дә килгән иде. Удмуртиянең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә Сабантуй бәйрәмендә якынча 5 меңнән артык кеше катнашкан, тәртип бозучылар булмаган, бәйрәм тыныч, күңелсез вакыйгаларсыз узган. Иң мөһиме - исереп, ямьсез кыяфәттә йөрүчеләр дә күзгә ташланмады. Кулга сыра, аракы шешәсе тотып бәйрәм итү кебек күңелсез күренештән арына, матур итеп бәйрәм итәргә өйрәнә барабыз. Әлеге җыр-моңга, күңелле чараларга, бүләкләргә бай кичәне әзерләү өчен, беренчедән, оештыру сәләте, бердәмлек, татулык, оешканлык таләп ителсә, икенчедән, бик күп матди чыгымнар да сарыф ителә. Моның өчен, иң элек, Республиканың милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе үтенеченә битараф калмыйча, матди ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, башкалабызның Ленин районы хакимияте, шәһәр хакимиятенә, “Халыклар дуслыгы йорты”на, “Иман” татар яшьләре берлегенә, Ижау шәһәрендә иҗат итүче барлык ансамбльләргә зур рәхмәт. Сабантуй бәйрәме Киров исемендәге ял паркы мәйданына гына сыймыйча, кичен “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда, соңыннан “Домино” кафесында дәвам итте. Республика халкы бу көнне тагын бер елга җитәрлек дәрт, рухи байлык туплады. Инде күңел киләсе елгы Сабантуйны көтә.


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ --- | 27.06.2014
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»