поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.06.2014 Шоу-бизнес

“Мин – Айдар Галимов кызы дип, борынымны чөймим” (ФОТО)

Айдар Галимов кызын кияүгә биргән дип күптән түгел генә язган идек. Бүген Гүзәлнең үзе белән интервью укыгыз:

– Бала тышкы кыяфәте, холкы белән күбрәк йә әтисенә, йә әнисенә охшый. Аннан “мин – әти кызы”, “мин – әни кызы” дигәнрәк бүленеш тә бар. Сезнең гаиләдә ничек?

– Баштан ук әйтеп үтим: холкым – әтиемнеке! Кечкенәдән күп вакытны әнием белән уздырдык. Әти гел гастрольләрдә булды. Әмма мине бүген кызыксындырган өлкәләргә нәкъ менә әтием алып килде. Футбол, хоккей белән янып яшим. Әлбәттә, спортка мәхәббәтне дә ул уятты.

– Әтиең белән мактанасыңмы? Мактануны кирәк саныйсыңмы?

– Телеканалга эшкә урнашканда моны сер итеп калдырдым. Әтинең ярдәменнән башка да уңышка ирешә алуыма инанасым килде. Баштарак беркем дә минем фамилиямә артык игътибар бирмәде. Әмма интернет заманында моны сер итеп саклап буламы соң? Социаль челтәрләрдә дуслар исемлегенә кушылган хезмәттәшләрем шунда ук кем кызы икәнемне белеп алды. Әмма “мин Айдар Галимов кызы” дип, беркайчан да борынымны чөймим.

Хәзер инде “сарафан радиосы” яхшы эшли, кайсы компаниягә килмә, бар мәгълүматны белеп торалар. Аларның минем белән ягымлырак сөйләшкәннәрен сизәм. Шул сәбәпле, кемнең минем белән ихлас аралашуын, кемнең исем өчен генә дус булырга омтылуын аңлап бетермим. Чын дусларым бик аз.

– Аңлавымча, бүгенге көндә әниегез – хуҗабикә?

– Әйе. Заманында ул кайда гына эшләмәгән: тәрбияче дә булган, идән дә юган, биегән дә, җырлаган да. Әмма мин аны өйдә генә утыра дип әйтә алмыйм. Әтием белән гел йөреп торалар. Мәсәлән, язгы каникулларда энем белән өчәүләп Парижга бардылар. “Диснейленд”ны күреп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.

Гади генә хуҗабикә дә түгел ул! Бик тәмле итеп пешерә. Камыр ашлары һәрвакыт уңа аның. Әле күптән түгел карлыган белән чия пирогының яңача рецептын өйрәнгән дә, серен беркемгә дә ачмый. Ул бер бәрәңгедән генә дә 150 төрле ризык пешерә ала. Кызганыч, мин аш-суда әнием кебек оста түгелмен. Ирем киләчәктә минем дә әнием кебек өлгер булуымны тели. Ул үзе әнисе пешергән ризыклардан “телен йота”. Аның әнисе – пешекче. Ә мин кулыма уклау алсам, әниемә 100 тапкыр шалтыратам, ул аңлатып тора, мин пешерәм.

– Өйдә нинди телдә аралашасыз?

– Татарча яисә башкортча. Ике телне дә камил беләбез. Әниемнең – башкорт, әтиемнең татар булуы белән горурланам.

– Күптән түгел тормышка чыктың бит инде...

– Әйе, 1 март көнне сөйгәнем белән никахлаштык, туебыз исә август аенда булачак.

– Әти-әниең булачак кияүләре белән ничек танышты?

– Артур мине озатып куйгач, өй алдында сөйләшеп басып тора идек, концерттан әти кайтып төште. Шунда исәнләштеләр, таныштылар. Әнием белән таныштыру да көтмәгәндә булды. Энем Данияр, Артур һәм мин – өчәүләп саф һавада йөри идек. Кайдандыр кайтышлый әни Даниярны үзе белән өйгә алып кайтырга булды.

Машинадан төште дә, Артур белән исәнләшеп: “Саумы, мин Зилә апаң булам, ой, әбиең булам!” – дип шаяртты.

– Әти-әниеңә Артур кем дип эндәшә?

– Әлегә исемнәре белән. Әти-әниме, әби-бабаймы – анысын туйдан соң сөйләшербез дип фикерләштек. Мәсәлән, минем өчен Артурның аларга “мама-папа” дип эндәшүе уңайлырак, чөнки үземнекеләргә мин “әти-әни” дим.

– Бертуганнарың белән дә якыннанрак таныштырып үт әле.

– Хәзер бергә яшәмәгәч, сагындыралар. Еш күрешеп торырга тырышам үзе. Сеңлем Айгизә 10нчы сыйныфны тәмамлый. “Мин җырчы булачакмын!” – дип күптәннән үз теләген белдерде инде. Бүгенге көндә “Голос” проектында катнашырга әзерләнеп йөри. Хип-хоп юнәлешендәге төркеме дә бар үзенең. Быел әтием белән дуэт яздырып, Казанда “Балалы солянка”да чыгыш ясадылар.

Ә Даниярга 9 яшь. Ул – даһи. Мин – фортепьяно, сеңлем скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамладык, ә Данияр бу өлкәдә бөтенләй укымады, әмма музыка коралларында бездән дә яхшырак уйный. Алты яшендә үзенең беренче музыкаль әсәрен язды. Ике яшендә тапкырлау таблицасын ятлады.

– Кигән киемеңне өтиең тәнкыйтьлиме?

– Юк, ачуланганы юк. Килешми икән, шунда ук әйтә. Мода кануннарын бик яхшы белә, үзе дә бик “модный”. Үзенең тышкы кыяфәтенә нык игътибар итә.

Никах вакытында

Кечкенә Гүзәл

Күбрәк ФОТОларны моннан карагыз.


Зәйнәп СОЛОШИНА
Акчарлак
№ --- | 26.06.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»