25.06.2014 Матбугат
Казанда "Алтын каләм" яшь журналистлар фестивале узды
17-21 июнь көннәрендә “Алтын каләм” XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Гран-при яулап, журналистика бүлегенең бюджет урынында уку өчен, 122 мәктәп укучысы көрәште.
Дүрт көн буе барган фестиваль тырыш хезмәттә үтте, ә “йокы” дигән сүзне катнашучылар бөтенләй онытты. Ул көннәрдә яшь каләмчеләр газеталар чыгарырга да, телевизион сюжетлар, фоторепортажлар төшерергә дә өлгерде, радио алып баручылары буларак та үзләрен сынады. Татар һәм рус матбугатына икешәр редакция оештырылган иде: “Оекбаш”, “#Әстәгъфирулла”; “СвоиМИ глазами”, «Team's team”. Телетапшырулар “AK.COM” дип аталса, бары тик кызлардан гына тора торган төркем катнашучыларны “Сәлам, Каләм!” исемле радио аша сәламләде.
Каләмчеләр Зөя шәһәренә, IT-парк һәм Журналистлар берлеге музеена да сәяхәт кылды. Аннан кала, катнашучылар танылган шәхесләрнең мастер-классларында һәм лекцияләрендә дә булды. Быелгы фестивальнең төп темасы “Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте” иде. Шулай ук яшьләрнең социаль хәле, дәүләт яшьләр сәясәте өстенлекләре, иҗтимагый яшьләр оешмалары, волонтерлар хәрәкәте роле, талантлы һәм сәләтле яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын үстерүгә багышланган язмалар да газета материалларында, тапшыруларда урын алды.
Фестивальне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм КФУның Гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты катнашында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырды.
.jpg)
Быел чарада яңа юнәлеш барлыкка килде. Җәмәгатьчелек белән эш итә торган әлеге юнәлеш (PR) үз эчендә өч төрле өлкәгә бүленде. Социаль челтәрләрдә фестивальнең яңалыкларын яктырту; дәүләт яшьләр сәясәте буенча зур проект (катнашучылар аны ябылу тантанасында тәкъдим итте) һәм шушы юнәлешнең һәр катнашучысының шәхси проектлары. Соңгысының максаты – киләсе фестивальнең PR-концепциясен уйлап табу. Монда каләмчеләр XX “Алтын каләм”гә нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләде. Жюри, үзенә күрә, нәтиҗәләр дә ясады. Һичшиксез, бу проектның кайберләре киләсе елга тормышка ашырылачак. PR юнәлеш исә ел буе эшләячәк. Быел фестивальнең үз сайты (zolotoe-perort.ru ) да ачылды. Анда иҗади эшләрнең архивы бар.
Татар матбугаты төркеменең гран-присына Әдилә Галимова лаек булды. Рус төркемендә – Валерия Белова. Өстәмә гран-при Чулпан Фатыйховага тапшырылды.
“Алтын каләм” фестиваленең башкарма директоры Ксения Тальфельд:
– Мин быел беренче тапкыр фестивальнең башкарма директоры булдым. Вазифаларыма чараның барлык эшләрен үзара яраштыру: редакцияләрнең җиһазларын контрольдә тотудан башлап, кунакларны, спикерларны каршы алу керде. Әлбәттә, директор булу авыр, аеруча беренче тапкыр. Кайбер әйберләрне белеп бетермәскә дә мөмкинсең. Әгәр киләсе елга да шушы ук команда җыелса, фестиваль иң югары дәрәҗәдә узачак.
Балалар дәүләт сәясәтен яктыртуга бик җитди карады. Фестивальнең читтән торып оештырылган этабында да билгеләнгән темалар буенча материалларын җибәрде. Инде ул вакытта ук жюри әгъзалары аларның эшләренә чын-чынлап бәя бирә алды. Ә фестивальнең үзендә алар яшьләр сәясәтен хәтта иҗади командировкалар, чаралар аша яктыртты. Рус теле белән беррәттән татар телендә дә яхшы материаллар дөнья күрде. Аларны, авторлары яшь хәбәрчеләр булуына карамастан, хәтта Татарстанның танылган ГМЧ бик теләп бастырыр иде.
Фестивальгә катнашучылар әзерлекле булып килә. Көчле булмаган эшләр иләк аша уздырыла. Монда килеп, хәзер һәм нәкъ менә шушы урында нәрсә эшләргә кирәклеген аңламый, югалып кала торган балалар да була. Аларга ул вакытта кураторлары ярдәм итә.
Хәзерге вакытта фестивальнең “минус” яклары турында әйтә алмыйм. Мөгаен, моны бик озак анализларга кирәктер. Фестивальне бик җитди һәм көчле команда оештырды. Аның составындагы кешеләр инде күптән иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Башыма килгән беренче уй шундый: фестиваль җитди һәм яхшы дәрәҗәдә үтте.
Татар төркеме кураторы Фәнзилә Мостафина:
– Фестивальнең оештыру ягын узган ел белән генә чагыштыра алам, чөнки 2013 елда беренче тапкыр куратор булып бардым. Оештыру дәрәҗәсе узган елгы белән бер чама иде. Ләкин балалар белән эшләү ягыннан үземә җиңелрәк булды. Былтыр беренче тапкыр барганда, куркыткан иде дә әле. Икенче тапкыр фестивальдә нәрсә буласын белеп бардым, балалар да бик тәртипле, әзерлекле иде, сүзебезне тыңладылар.
Шунысын әйтергә кирәк: катнашучылар фестивальдә татар теле кимсетелгәнен тойды. Үзләре ук шуның турында “Татар телен кимсетелгән кебек хис итәбез”, – дип газетага да язып чыкты. Шуннан соң чара программасына кертелмәгән очрашу оештырдылар. Балалар Роберт Миңнуллин белән күреште. Татарча сөйләшүләр дә артты. Кичке чараларны алып баручы Макс Орлов та балаларга “малайлар-кызлар”, дип татарча эндәшә башлады.
Балаларның әзерлеге ягына килгәндә, узган елгы фестивальдән кайткач, татар төркеменең тагын бер кураторы Линар Закиров белән: “Көчле балалар калмады, киләсе елга боларыннан да көчлерәк булмаслар”, – дигән идек. Ялгышканбыз. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасыннан 5 кыз катнашты. 11 нче сыйныфлардан бер дә калышмый торган итеп язучы 9-10 сыйныф укучылары да күп иде. Шуңа күрә, урыннар билгеләгәндә, сайлау авыррак булды.
Татар төркемендә 3 урынга лаек булган Илгиз Шәкүров:
Фестивальдә быел өченче тапкыр катнашам. Минемчә, “Алтын каләм”гә килгән һәрбер “каләм”ченең бер генә максаты – журналистика дөньясының серләрен ачу, бу өлкәдә тәҗрибә туплау һәм яңа танышлар табу. Быелгы фестиваль татар матбугаты төркемендә егетләр саны шактый булуы белән үзенчәлекле иде. Шулай ук телевидение төркемендә катнашучыларның артуын, радиода, киресенчә, кимүен дә аерым әйтергә кирәк. Әлеге фестивальнең бер генә җитешсез ягы да юк. Бердәнбер “минус” – йокы туймау. Тик булачак чын журналист өчен бу проблема түгел.