поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.06.2014 Милләт

Самарада “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте барлыкка килде

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте барлыкка килде. Хәер, “Ак калфак”лар Самара өлкәсе өчен яңалык түгел. Хатын-кызлар егерменче гасыр ахырында да, егерме беренче гасыр башында да оешып алганнар иде бит инде. Тик ул оешмаларның эшчәнлекләре нишләптер бик тиз сүрелде. Самара татарлары тарихы белгече Шамил Галимов бу хәлне болайрак тасвирлый:

“Беренче оешма җитәкчесе үзе эшләргә теләмәде, ә икенчесенә бирмәделәр”. Шулай да, Самара өлкәсендә татар хатын-кызлары оешмасы юк, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Халыклар дуслыгы йортында менә берничә ел инде “Мин-ниса” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Аның җитәкчеләре Мәрбия Сафина һәм Наилә Әбделганиева хатын-кызларыбызга дин белемен генә өйрәтеп калмыйлар: “Мин-ниса”га йөрүчеләр чын мөселманча, татарча киенү, мөнәҗәтләр әйтү серләренә төшенәләр, күңелләре тулганда күмәкләшеп җырлап та җибәрәләр, дөнья, гаилә темаларына сөйләшеп утыралар, бер-берсенә төрле киңәшләр биреп ярдәм итешәләр. “Безнең шәкертләребез укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә хатын-кызлар оешмасы һәм без бергәләп мәчет эшләрендә актив катнашабыз”, - дип сөйлиләр остазлар.

Ә Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында 2008 елдан бирле “Татар гаиләсе” клубы эшләп килә. Аның җитәкчесе Зөлфия Галиханова сүзләренә караганда, алар катнаш никахларны кисәтү ниятеннән яшьләр белән күп эшлиләр, олы яшьтәге апа-абыйларның никахлашу юбилейларын уздырганда тормыш башлаучыларга матур тормыш үрнәкләре күрсәтәләр, өлкә хөкүмәтенең “Милли туйлар” фестивалендә катнашып, чын татарча туйлар уздыруда ярдәм итәләр икән.

Ләкин бу - хатын-кызлар башкарырга тиешле эшләрнең ике кечкенә генә юнәлеше, дип саныйлар җәй башында Казанда уздырылган Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашкан Самара делегациясе вәкилләре.

Бу форумга барган хатын-кызлар арасында Самараның татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпова да бар иде. Ул җыеннан бигрәк тә нык тәэсирләр алып кайткан һәм күп тә үтми “Бердәмлек” редакциясенә килеп интервью биргән иде: “Россиянең төрле төбәкләреннән форумга килгән хатын-кызлар гаиләдә башланган милли тәрбиянең мәктәптә дәвам итәргә тиешлеге турында сөйләделәр. Нибары 20 -30, күп дигәндә 100 укучысы булган мәктәпләренең эш тәҗрибәләре белән уртак-лаштылар. Ә без, аерым-суырым утырган Самара хатын-кызлары, шундый зур, 15 елдан артык гөрләп эшләп торган “Яктылык” мәктәбебез турында да чыгып бер кәлимә сүз әйтә алмадык. Чөнки арабызда бердәмлек, оешканлык юк иде.

Бу форумда ишеткәннәре-без һәм күргәннәребез Самара төбәгендә дә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасын булдыру турында фикер тудырды. Мин бүгеннән башлап җиң сызганып эшкә алынырга әзер һәм моның белән нык-лап шөгыльләнәчәкмен”, - дип сөйләгән иде.

Менә бер ай чамасы да вакыт узмагандыр, Разия ханым оештыру комитеты булдырган, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев белән сөйләшеп, аның канаты астында эшләү турында килешкән, күп актив хатын-кызларыбыз белән телефоннан да, күрешеп тә сөйләшеп, аларны беренче оештыру җыелышына килергә күндергән.

Фәхретдин Канюкаев “Дуслык” каршында тагын бер оешма оештыру турында әлегә кадәр уйламаса да, хатын-кызларның шушы зур теләген күреп, аларны үз канаты астына алырга риза булган: “Татар җәмәгатьчелеге арасында күренекле, булдыклы, зыялы хатын-кызларыбыз күп. Алар эшкә алынсалар, күпне булдырырлар дип ышанам”, - диде ул җыелышны башлап һәм сүзне региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга бирде. Дин әһеле хатын-кызларыбызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен бик зур бәяләде: “Исламда хатын-кыз - дин, тәртип, аклык, пакьлек сагында торучы зат. Ир хатыны акыллы булса, өе дә җылы һәм чиста, ире тәртипле, динле, ә балалары тәрбияле булыр”, - диде ул.

Разия ханым Әюпованың чыгышы күбрәк оештыру эшләренә багышланган булса да, башта ул Татарстанның “Ак калфак” оешмасы рәисе Кад-рия Идрисованың Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында сөйләгән сүзләрен китереп үтте: “Җирле татар хатын-кызлары оешмаларына табиблар, укытучылар, пешекчеләр, психологлар һәм дизайнерларны гына түгел, ә ак әбиләребезне дә алырга кирәк, - дип сөйләгән ул. - Хакыйкатькә төшенү өчен күңел күзебезнең ачык булуы зарур. Мәктәптәме, эштәме, өйдәме, кеше үз эченә йомылып яшәргә тиеш түгел. Һәркем аралашырга, белмәгәнен бе-лергә тырышсын, иҗатка омтылсын, әхлаклы яшәү кануннарын үз итсен. Шул чакта гына тормышның кызыгы була. Ә үзеннән-үзе бернәрсә дә барлыкка килми. Изге эшләребез дәвамлы булсын!”

Бик мәгънәле сүзләр. Чыннан да, күпмиллионлы шәһәрдә яшәүчеләр бигрәк тә ятим бит. Пенсиядә булсалар да, исән-сау, гайрәтле, тормыш тәҗрибәләре зур хатын-кызларыбыз телевизорлар каршында каңгырып утыралар. Үзен кая куярга белмәгән кешенең башына төрле начар уйлар да килә башларга мөмкин. Ә шундый оешмаларыбыз булганда ак әбиләребез аралашып, ярдәм итешеп яшәрләр, дингә якынлашырлар, балаларына, оныкларына үрнәк була алырлар иде.

Чыгыш ясаучылар арасында төрле яшьтәге һәм төрле катлам кешеләре булса да, барсы да бу эшнең кирәклеген әйтеп, башлангычны хупладылар, эш юнәлешләрен билгеләргә булыштылар, тәкъдимнәрен керттеләр. Мәсәлән, Шамил Галимов хатын-кызларның күмәк җыр коллективын оештырырга тәкъдим итте, Лия Тимербулатова ана теле аша геннарыбызда татарлык уяна дип, балаларны ныклап татар теленә өйрәтергә кирәклеге турында сөйләде, Рәфгать Әһлиуллин күпсанлы татар җәмгыятьләрен хатын-кызлар оешмасы берләштерә алыр, дигән өмет белдерде. Ул оешманың беренче зур эше итеп татар авылларында ябылган башлангыч мәктәпләрне яңадан ачтыруга, балаларны ата-ана хозурында татар мохитында тәрбияләүгә басым ясады. “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗева да Казан гимназияләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, башлангыч белемне татар телендә бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Разия ханым Әюпова һәм аның урынбасары Рәйсә Гыйбадуллина ин-де эш юнәлешләрен дә билгеләгәннәр - дин һәм әхлак, яшьләр белән эшләү, ансамбльләр һәм театрлар оештыру, мәктәп эшләренә ярдәм итү, күп балалы һәм уңышлы булмаган гаиләләргә ярдәм итү, хаҗияләр, танышу, тегү-чигү клублары оештыру кебек зур эшләр оешма алдында тора.

Көзгә табарак татар хатын-кызларының зур җыенын җыеп, тагын бер зур сөйләшү булачак әле. Ә аңа кадәр бергә эшләргә теләк белдергән хатын-кызлар гариза язып оешмага керә торырлар, “Ак калфак”ның секцияләрен оештыру, эш юнәлешләрен һәм аларның җитәкчеләрен билгеләү белән шөгыльләнәчәкләр, дигән өмет белән яши Разия ханым Әюпова.

Оешманың советы да булдырылган инде. Анда Самара өлкәсенең төрле шәһәрләрендә һәм авыл районнарында яшәүче абруйлы, үз-үзләрен төп эштә дә, җәмгыять эшендә дә күрсәтә алган хатын-кызлар билгеләнгән.

Ходайныкы өч була, диләр-ме әле? “Ак калфак”ның янә ачылган чагы Ходайның “амин” дигәненә туры килеп, яхшы гына эшләп китәр, милләтебез өчен күп кенә яхшы эшләр башкарыр, дип өметләнәбез.

“Ак калфак”ка - ак юллар насыйп булсын!


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 24.06.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»