поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.06.2014 Язмыш

Миңнехановның инстаграммына эләккән 73 яшьлек Мәгъдәнур Гатауллин

Сабантуй мәйданыннан Президент Рөстәм Миңнехановның "Инстаграм"ына килеп эләккән 73 яшьлек Мәгъдәнур Гатауллин Сабада яши. Ул – Дан ордены кавалеры. Моннан 34 ел элек “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Мөнир Әһлиуллин Сабаның данлыклы токаре турында язып та чыккан булган. Без үткәнгә әйләнеп кайтып, Мәгъдәнур абыйның хәлләрен белешергә булдык.

Насыйп булгач, кавыштык

Мәгъдәнур абый – сугыш чоры баласы. 1941 елның 2 мартында Чулпыч авылында дөньяга килгән. “Әтием Һидият белән әнием Миңлебикә гаиләсендә җиде бала үстек. Ачлы-туклы еллар. Әтиебез сугыштан инвалид булып кайтты. Аларга безне аякка бастыру бер дә җиңел булмады. Кечкенәдән укырга яраттым, эзләндем, күп белергә тырыштым. Кичке мәктәпне тәмамладым. Югары уку йортында уку насыйп булмады”,– дип сөйли Мәгъдәнур абый.

Мәктәпне тәмамлагач, Кукмарада шоферлыкка укый. Аннан соң Саба сельхозтехникасына эшкә урнаша. “Гел юлда булдым. 28 яшемне тутырсам да, өйләнергә “онытып”, эшкә чумып яшәп ята идем әле мин. Юлымда Гадения апаң очрамаган булса, бәлки өйләнмәгән дә булыр идем”, – дип искә ала ул. Кукмара районыдагы Югары Шәмәрдән авылының чая, тапкыр кызы егетнең йөрәген яулый да куя. “Ул елларда Кукмара районы Сабага кушылды. Кукмарага чираттагы сәфәремдә юлда кул күтәреп торучы кызны утырттым. Гадения исемле икән. Шулай танышып киттек, – дип искә ала Мәгъдәнур абый. – Бераз очрашкалап та йөрдек әле. Әмма бервакытны әллә нидән генә аралар өзелде. Тик озакка түгел. Бервакыт минем бер дустым Гадениянең туганы янына барган. Бергә сөйләшеп утырганнар. Шунда Гадения: “Минем Сабада бер егетем бар иде. Нихәлләрдә икән?”– дип сорап куйган. Дустым исә: “Өйләнмәде әле ул, икенче юлы ияртеп алып киләм", – дигән". Шулай итеп ике йөрәк яңадан кавыша.

– Яшь җиткән, кызның асылы кулда, бер дә ычкындырасым килмәде. Эшкә бардым да: “Мин Сабантуйга өйләнәм”,– дидем. Ул вакыта инде токарь булып эшли башлаган идем. Бу һөнәрнең бик кирәк вакыты. “Башта Ростов шәһәренә командировкага барып кайт, аннары өйләнерсең. Өйләнү качмый ул. Ә менә фатирның качуы бар. Командировкадан кайтуыңа йорт- җирле итәрбез”, – диделәр. Уйлап-уйлап карадым да, командировкага китәргә булдым. Ике айдан өйләнештек. Бергә дә булдык, куышыбыз да булды, – ди Мәгъдәнур абый.

Әле эшли идем...

Гадения апа белән Мәгъдәнур абый бер-берләренә әле дә яшьлектәгечә гашыйклар кебек. Пар аккошларга тиңләргә була үзләрен. “Хатын-кызны яратырга, кадерләргә кирәк. Юкка-барга күңелен төшерергә ярамый. Бергә булгансың икән, икенче яртыңа бар җылыңны бирү – синең бурычың ул”, – ди гаилә башлыгы.

"Һәр туган таңга сөенеп яшим. Янәшәмдә яраткан “бабаем” бар", – ди Гадения апа да. Алар ике ул тәрбияләп үстергән. Олысы Илнур – Саба сөт комбинатында, кечесе Ленар спорткомплекста эшли. Киленнәре Әлфинур белән Гөлфия улларына хатын, оныкларына әни генә түгел, бу гаиләнең кызларына да әйләнгән. “Балаларыбыз өчен сөенеп, горурланып яшибез. Дүрт оныгыбыз бар. Олы улыбыз йорт төзеп чыккан иде, кечесенә фатир бирделәр. Без икебез генә яшәсәк тә, балаларыбыз хәлебезне белеп тора”, – ди алар.

Мәгъдәнур абыйның 50 еллык эш стажы бар. “Узган ел гына эштән туктадым. 20 елымны токарь булып хезмәт иттем, аннары цех җитәкчесе булдым. Әмма яраткан һөнәремә тугры калдым. Кечкенә вакытта; “Мин тимерче булам”,– дип уйламыйча әйткән идем, Ходайның “амин” дигән вакытына туры килеп, гомерем буе тимер эшендә булдым. Бераз сәламәтлек сынатмаса, эшләп йөрергә иде әле исәп. Тик яшьләргә дә урын бирергә кирәк. Яңа гына эшкә килгән бер егетне өйрәтеп калдырдым”, – ди ул.

“Рөстәм”ле сельхозтехника

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә эштә танышкан алар. Республиканың булачак җитәкчесе институны тәмамлагач, Сабага кайта. “Рөстәм техник хезмәт күрсәтү станциясендә инженер булып эшләде. Бергә ике ел эшләдек. Карап торышка үзен бик тә ипле тота. Кешегә каты бәрелми, җайлы сөйләшә. Җитәкче сыйфатлары да бар. “Бу, мөгаен, берәр зур кеше булыр”, дип уйлый идек. Токарь булгач, Рөстәмнең гел миңа йомышы төшә иде. Яшь кенә булуына карамастан, бик тиз абруй яулады. Гади кешеләргә хөрмәт белән карады. Хәер, Миңнехановлар барысы да кешегә игътибарлы. Бу тәрбиядән килә, – ди Мәгъдәнур абый Президент турында сүз чыккач. – Аның белән моңа кадәр дә еш очраша идек. Ә быел Саба Сабантуенда күрешкәч, сөйләшеп тә тордык. Кайчан фотога төшереп өлгергән диген син аны?!”.

Олыгайган көнендә республика башлыгыннан хөрмәт сүзләре ишетүенә бик горурлана Мәгъдәнур абый. Шатлыгы күңел түренә генә сыймыйча, кулына гармунын алып, моңлы көйләрен дә сузды әле. “Мине зурлаганы өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын. Президентка сокланып яшибез, аңа карап горурланабыз. Бер көнне – Кытайда, икенче көнне Татарстан кырларында: ничек өлгерә диген? Сабага кайтканда безгә дә кунакка керер дип көтеп калабыз”, – диде ул.

“ВТ”сыз яши алмыйм

Мәгъдәнур абый “Ватаным Татарстан” ның да тугры дусты икән. “45 елдан артык сезнең газетаны алдырам. Бервакыт кыйммәтрәк дип язылмый калган идек. Үземне кая куярга белмәдем. “ВТ” дөресен яза, Әлмәндәр бабай әйткәндәй, анда шырдый-бырдый язмыйлар. Редакция коллективына уңышлар телим”, – ди ул.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»