• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
21.06.2014 Җәмгыять

Милли матбугат, хәлең ничек?

19-21 июнь көннәрендә Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы башланды. Татарстанга Россиянең 30 субъектыннан масс-медиа вәкилләре җыелды. Кичә форумда катнашучылар республикабызның ММЧ тармагы белән танышты. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында форумның пленар утырышы узды.

Чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Форумда катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Милләтләр һәм конфессияләр арасында дуслыкны саклауда мондый газета-журналар, радио, телевидениенең роле турында аерым билгеләп үтелде.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов форумга илебезнең иң ерак төбәкләреннән кадәр килгән кунакларны, 10 милләт вәкилләрен туган телләрендә сәламләде. Моннан соң ул әлеге чарада катнашучыларга Россия Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиевның мөрәҗәгатен җиткерде.

Форум эшендә катнашкан Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский басма матбугат чараларының иң борчулы мәсьәләләренә тукталды. “Россия почтасы” быел газета һәм журналларга яздыруга өстәмә субсидияләрсез калуы нәтиҗәсендә бүген басмалар ничек исән калырга дигән шөбһәле уйлар белән яши бит.

- Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары – бизнес-проектлар түгел. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларына, һичшиксез, ярдәм итеп торырга тиеш, - дип белдерде Михаил Сеславинский.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, үз чиратында, форумның нәкъ безнең республикабызда үткәрелүе очраклы хәл түгел, дип билгеләде.

- Милләтләр арасында тыныч, дустанә мөнәсәбәтләр саклау безнең игътибар үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе. Дөньяда 180гә якын милләт вәкиле булса, шуларның 115е бездә яши, - дип ассызыклап үтте ул.

Пленар утырышта шулай ук илнең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясады. Бу сәгатьләрдә форумда журналистлар өчен семинарлар уза. Кичен “Күп төсмерле Россия” VII бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көтелә. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 20.06.2014
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (879124) / 24.06.2014 20:16:12

Ип.Зимагур, тәхәллүсеңне бик тә дөрес куйгансың икән үзеңә!!!
Ачуым кабарганнан татҗөрәксезлекне (татҗур, дип укы) тәнкыйтләп язмасам әле дә сораеп торыр иде бу язма. Күзне ертып тора торган язманы тиз генә сукно астына тыктырдылар. Гомумән татар кешесе үзенең күңеленә тия торган тәнкыйттән уттан курыккан сыман качу ягын гына карый да инде!!!
Зимагур әфәнде, сез иң элек татар матбугатын укырга һәвәсләнегез, ә соңыннан гына аерым шәхесләрнең ыштан бөрмәсеннән бетләрен кармалагыз!

№4 (879059) / 22.06.2014 19:56:05

Кайсы милләт матбугаты турында сүз бара? Чиновниклар милләте, ягъни, дәүләткә суски ярдәмендә береккән матбугат турындамы? Бу матбугат татар халкының аңын, акылын ялганнар белән сугара.Кичә дә бүген дә гади татар халкы өчен эшләгән матбугатны күргәнем юк.
Әле Рәсәй буенча фәрман салып, мөселман дин әхелләрен җыялар.Шул җыенда дин әһелләре белән идарә итү шурасы оештыралар. Әле Русиянең утыз төбәгеннән масс -медия вәкилләрен җыеп, форум үткәрәләр. Кызыктыгыз инде татар милләтенә, татар дәүләтчелегенә, татар теленә. Барысын да бетерегез дә, Путинның "русияннар" империясен төзегез. Сезнең барча шураларыгыз, форумнарыгыз,Путин империясенә күчкән вакытта, татар халкының каршылыгын булдырмау өчен эшләнә.

№3 (879025) / 22.06.2014 09:44:14

Кайсыдыр гәҗиткә язылган өчен бер шешә үсемлек маен бушка биргәч, татар матбугатенең хәлен шундан аңларга була инде...

№2 (879020) / 22.06.2014 06:06:17

Сүземне ерактан башлыйм:
1. АКШ Президенты кече Җурыҗ Бушның кызын полисмәннәр 21 яше тулмаган көенчә кибеттән аракы сатып алганы өчен төрмәгә утырттылар.
2. Шул ук Американың хәзерге президенты Бәрак Обаманың 15 яшлек кызы кино төшерүче Спилбергның кулы астында йомышчы булып җиде кат тирен агызып эшләп йөри!
3. Һәрбер татарның санагына татар хәрефләрен Минтимер абзыебызга сатып биргән, елына $6 миллиард садәка өләшә торган Җир йөзенең иң бай адәме $70 миллиард акчасы булган Билл Гәйтс балаларына һич берникадәр дә акчасын васыят итеп калдырмады.
Урыс җурналистлары атаклы санакчыдан: "нишләп балаларыңа акча бирмисең", дип сорагач, ул: "Балага акча бирсәң аның эшләргә дәрте сүнә ич!" - дип җавап бирде. Ә бит бу сорауны аңа татар җурналисты бирергә тиеш иде ич! Аның каравы көч-хәл белән генә көн күрергә азапланучы йөзләрчә татар басмалары мөхәррирләренең 45 - 50 яшлек бала-чагалары ата-әңкәләре әппиргән кәттә машиналарда җилдереп беспредел ясап йөриләр.
Ә йөз ел элек татар байлары, чит илгә чыгарга рөхсәте булмаган Фатих Кәримине Балкан сугышына хәрби хәбәрче итеп яллап җибәрәләр! Мәсәлән Әтнәдә тәнкыйди критирийларны таный алмый торган күрә-караучы матбугат көнлекчеләре генә райун гәҗите дигән нәмәстә әтмәлләп яталар!!!
Милли матбугатыбызга җан-фәрмән хезмәт итәсегез килсә, 50 яшлек балагызны багып ятмагыз - матбугатыгызны эшләтегез җыгыгыз чыкканчы!
Әнә хәзер дә, ике урыс малае бер абзац сүз өчен башларын салып илләренә канга манчылган табутта кайттылар ич!
- Ә татҗур нишли?
- Иңлизчә начар белә, гарәпчәне бөтенләй белми, хәтта ки иске татарчаны да танымый ул!!! - Шулай булгач кем укысын соң сезне! Шуңа кадәр барып җиттеләр ич инде. Халыкара ММЧ-сы вәкиле булган Гафиулла да, үзенең күршесендә генә яшәп ята торган бер пенсиядәге абыстайның 15 - 20 еллар элек сөйләгән нотыкларын гына биреп ятмыймыни? - Моңа йорым кирәкме тагын???

№1 (879013) / 21.06.2014 22:00:37

Язылу хаклары шаккатарлык күтәрелгән! Атнага бер чыгучы газеталарны тарату чыгымнары Россия почтасы җитәкчеләренең комсызлык галәмәтедер ул...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar