20.06.2014 Җәмгыять
Кызлы йорт – нурлы йорт
Хәзер идеаль хатын-кыз дип чибәр, затлы киенгән, машиналы, югары хезмәт хакы алучыны атыйлар. Бүген кыз баланы үз-үзенә нык ышанган, максатына ирешүчән итеп үстерергәме, әллә инде нәзакәтле, нәфис хатын-кыз үрнәгендә тәрбияләргәме?
“Бөтен эшне бергә эшләттем”
Язучы Зөлфия Мансурова – биш кыз әнисе. “Рәфинә, Ризидә, Люция, Илсөя, Гөлсу – бишесен дә бертигез күреп үстердем, – ди Зөлфия ханым. – Эшне дә һәркайсына тигез бүлеп эшләтә идем. Олы кызлар бергәләп аш пешерсә, уртанчылары өйне җыештыра иде. Ялын да бергәләп оештыра идек. “УАЗ” машинасына утыртам да урманга җиләк, гөмбә җыярга алып китәм үзләрен. Әнә шул вакытларда эш белән ял вакытларын бергә уздыргангадыр, балалар бүген дә гел бергә һәм дустанә яши. Кайгылары да, шатлыклары да уртак”.
Биш кызның да бердәм булып үсүенең тагын бер сәбәбе – концертлар. “Кызларымның сабый вакыттан җыр-моңга, биюгә сәләтләре бар иде. 1994 елда Рәфинә һәм Ризидә Арча районының иң яхшы үзешчәннәре исемен алдылар һәм район юлламасы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга киттеләр. Ул арада Люция белән Илсөя дә Арча педагогия көллиятенә укырга керде. Атна саен балаларга биреп җибәрергә акча җитми иде. Нишләргә дип озак уйлап тормадык – авыл саен гаилә концертлары оештырып йөри башладык. Әнә шул рәвешле кызлар тормыш итәргә, акча эшләргә өйрәнде. Бүген алар, миңа караганда да, кыю, тырышлар. Хәзер инде алар мине тормыш итәргә өйрәтә”, – ди Зөлфия Мансур.
“Кызлар сабыр булырга тиеш”
Фәния абыстай ҖӘЛӘЛИЕВА, “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:
- Аерылган, ялгыз гына бала үстерүче, авыру сабый тәрбияләүче хатын-кызлар безгә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Болар берсе дә юктан килеп чыккан хәлләр түгел. Ирекле мәхәббәт, никахлашмыйча гына бергә яшәү гаиләнең, мәхәббәтнең асылын юкка чыгарды. Гаиләдә ир – хатынга, хатын иренә карата усал, үз сүзеңне өстен кую, мин-минлек көчәйде. Безне үстергәндә әниләр берәр шуклык өчен “атаңа әйтәм” дисә, бу почмакка бастырганнан, тотып кыйнаганнан да ныграк тәэсир итә иде. Кызлар тәрбияләгәндә дә ата кулы кирәк. Ул үз сүзен балага җиткерергә тиеш. Әлеге гамәл атаның гына түгел, ананың да бала алдындагы абруен күтәрә, аның хаклы икәнен тагын бер кат исбатлый.
Кызларның иң катлаулы чоры 5-6 һәм 11-15 яшьләргә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканча, кызларны сабыр булырга, “башта уйла, аннан гына җавап бир”, дип өйрәтик. Төрле кыен хәлләр килеп чыгуда кешене гаепләргә түгел, кимчелекне үзеннән дә эзләсен. Кыз баланы чисталыкка да өйрәтү мөһим. Моңа өлкәнен күнектерә алсаң, кечкенәләре аңа карап өйрәнеп үсәчәк. Инде җиде яшьтә кызлар тузан сөртә, сигез яшьтә бәрәңге әрчи беләргә тиеш.
“Җенси мөнәсәбәтләр турында да сөйләргә кирәк”
Нана Пантелеева, гинеколог:
- Сабыйның беренче тапкыр “мин” дип әйтүе үзенең нинди җенескә караганын аңлавын күрсәтә. Балагыз: “Мин ничек барлыкка килдем?” – дип сездән сорый икән, дөрес итеп җавап бирегез. Мәсәлән, “Ни өчен мин малай, ә сеңлем – кыз?” – дип сораса, “Чөнки син - әтиең кебек, ә сеңлең – әниең кебек”, – дияргә мөмкин. “Балалар кайдан туа?” – “Балалар әниләрнең эчләрендә яши”. “Мин ничек үстем соң?” – “Бәләкәй бөртектән зур булып үстең” һ.б. Ата-ананың балага җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә оялуы – балачактан калган гадәт. Бу турыда, әлбәттә, ул сораган очракта гына сөйләргә кирәк.
“Иң мөһиме – ана белән кызның дуслыгы”
Роза Мөхәммәтова, ТР СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибәсе, психотерапевт:
- 14-17 яшьләр – үсмернең каршылыклы чоры. Ул чакта бала олыларның яшәү рәвешен, фикерләвен кабул итмәскә, аларга каршы чыгарга мөмкин. Беренче сөю хисләре, ярату чаткылары да әлеге чорга карый. Бу яшьләрдә кешенең психологик яктан ныклыгы, сәламәтлеге әле формалашып кына килә. Әти-әниләр дә еш кына артык таләпчән: БДИдан билге яхшы булсын дип тә кырыслана.
Кызлар тәрбиясендә иң мөһиме – ана белән баланың үзара дус булуы. Гаиләдә бер-береңнән яшерен серләр булырга тиеш түгел. Беренче мәхәббәте, хисләре белән дә кыз бала иптәшләре, яшьтәшләре белән түгел, ә беренче чиратта әнисе белән уртаклашсын. Әгәр гаиләдә мәхәббәт хөкем итсә, бала да ата-анасыннан бернәрсә дә яшермәячәк. Әлбәттә, нарасыйларын ялгыз үстерүчеләр дә бар. Сирәк күренеш булса да, кызлар әтиләре белән дә кала. Әти кеше аңа әни назын биреп бетерә, хатын-кыз эшенә ныклап өйрәтә алмый. Андый шартларда үскән кызларга, гадәттә, нәфислек, йомшаклык, нәзакәтлек җитеп бетми. Әниләре белән генә яшәүче кызлар да күп. Бу аналар арасында, киләчәктә үзе генә калудан куркып, кызын кияүгә бирмәүчеләр дә бар. Ир-атларга ышаныч булмау да анадан балага күчә. Балачагында яхшы үрнәк алган кызлар үскәч үзләре дә акыллы хатын-кыз, яхшы әни була.
Алты кагыйдә
1. Чибәрлеге турында белеп үссен. Чөнки яшүсмер вакытта матур кызлар да, тышкы кыяфәтен ямьсез дип санап, үзен яратмый башларга мөмкин. Шуңа күрә сабый чактан кызларга матур сүзегезне жәлләмәгез. Көзге каршында бөтерелү өчен дә ачуланырга кирәкми.
2. Яратылсын. Әти-әни кызын яратуы турында балага ешрак әйтсен. Аны артык җитди, таләпчән мохиттә үстерү дөрес түгел. Чөнки андый тәрбия алган кызлар үсеп җиткәч, артык җитди, үз теләкләрен икенче планга куеп, яратыла һәм ярата да белми торганга әйләнә.
3. Акыл белән эш итәргә өйрәнсен. Яхшыны яманнан аерырга кечкенәдән өйрәтергә кирәк.
4. Шәфкатьле булсын. Якыннары турында уйларга, кечкенәләрне тәрбияләргә, олыларга хөрмәт күрсәтергә дә өйрәтергә кирәк.
5. Хуҗабикә булырга әзерләнсен. Сабыйның әнисенә ярдәм итәсе килә икән, каршы килмәгез.
6. Шәхес итеп тәрбияләнсен. Һәр кеше аерым шәхес, аның үз язмышы. Шуңа күрә үз фикерегезне, киңәшләрегезне аңа көчләп тагарга ашыкмагыз.
Бала сабый чакта: “Әни барысын да белә”, – дип уйлый.
Үсә төшкәч: “Карале, әни барысын да белеп бетерми бугай”, – дип шикләнә башлый.
20-40 яшьләрдә ул: “Әни бернәрсә дә белми”, – дип уйлый.
Олыгайгач: “Ник әнине тыңламадым икән?” – дип уфтана.