поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
14.03.2009 Мәгариф

СӘБӘБЕ – БЕР ГЕНӘ!

Академик Р.Юсуповның "Ватаным Татарстан"ның 3 декабрь санындагы "Чит тел кебек өйрәтик..." дигән язмасы күңелсез уйларга этәрде.

Россия Федерациясенең 309 нчы Законы укыту программаларыннан милли компонентларны алуга, татар телен юкка чыгаруга юнәлтелгән дәүләт сәясәте тормышка ашырыла баруын белмәмешкә салышыпмы, әллә кемнәрнеңдер уяулыгын югалту максатындамы, 17 декабрьдә "Россия Федерациясенең мәгариф кырында татар теле һәм әдәбияты" дигән бөтенроссия гыйльми-гамәли конференция уздырылуы гаҗәпләндерә, колакка токмач элүнең чираттагы гамәле сыман кабул ителә. Безнең үз ана телебезгә куркыныч яный, шул вакытта без рус мәктәпләрендә, автор һаман кабатлавынча, "русча сөйләшүче укучылар"га (рус телле дип аңларга кирәк) ничек итеп татар теле укыту турында кайгыртабыз...

 

Ярар Татарстанда татар теле дә, формаль генә булса да, дәүләт теле дип саналгач, бәхәсләшмим, бездәге рус телле балаларга, тагын формаль рәвештә генә булса да, татар телен укыту, бәлки, кирәктер дә. Тик үзем моңа ышанмыйм, моның уңышсыз гамәл икәнен белеп торам, чөнки руслар әйтмешли, это уже у нас было: заманында, эйфориягә бирелеп, русларга мәктәпләрдә дә, радио һәм телевидение аша да телебезне өйрәтә башладык. Ләкин ничәмә-ничә еллар буе "Исәнмесез!" дип әйтергә дә өйрәтә алмадык. Бу мөмкин эш тә түгел иде.

 

Моны, язмасыннан күренгәнчә, Рүзәл әфәнде дә таный. Тик ул бу эшебезнең барып чыкмау сәбәбенең бары тик бер генә икәнен юриме, әллә ниндидер башка уй беләнме, күрергә теләми, башкаларын санап китә. Янәсе, махсус әзерлекле укытучыларыбыз җитми, укыту методикасы дөрес түгел, гамәлдәге уку программалары хәзерге таләпләргә җавап бирми һ.б., һ.б.

 

Ләкин рус телле балаларның, гомумән, русларның телебезне өйрәнмәү сәбәбе бары тик бер генә: алар өчен аның кирәге (зарурилыгы, хаҗәте, автор язганча, мотивациясе түгел!) юк. Менә дигән яңа дәреслекләр яз, аларны хет алтын йөгертелгән хәрефләр белән иң затлы кәгазьләрдә бастырып чыгар, рус мәктәпләре өчен укытучыларны махсус укыту түгел, алар урынына хет академиклар укытсын, ләкин рус телле балалар татар телен барыбер өйрәнмәячәк! Сәбәбен әйттем. Мин бу турыда дистә еллар әйтеп киләм.

 

Академик әфәнде рус телле балаларның татар телен өйрәнмәү сәбәпләре дип китергән, югарыда күрсәтелгән дәлилләр – алар телне өйрәнмәү сәбәпләре булып тормый, алар телне сыйфатлымы-сыйфатсызмы, тирәнме-саймы үзләштерүгә, ягъни татар телен укытуның сыйфаты категориясенә кагылышлы нәрсәләр генә. Җен башка, пәри башка, дигәндәй, телне өйрәнергә теләмәү белән аны тирән үзләштерү (сыйфат) мәсьәләсе икесе ике төрле нәрсә. Моны бутарга ярамый!

 

Килешәм, әгәр кайчан да булса моңа хаҗәт, зарурлык туа калса (бирсен Ходай!), аны рус телле балалар гына түгел, барлык руслар да күңел биреп, бу тел безгә кирәк, дип өйрәнә башлар. Менә шул чакта татар теле аларга, язма авторы хыялланганча (нигездә мин ул әйткәннәр белән килешәм, чөнки алар телне өйрәнергә теләүчеләр өчен кирәкле шартларны күздә тота), чыннан да, чит тел кебек, яңа буын дәреслекләр, заман таләпләренә җавап бирә торган яңа программалар, яңа методикалар буенча һәм рус мәктәпләрендә татар теле укыту өчен махсус әзерлекле укытучылар тарафыннан өйрәтелер. Сүз уңаенда әйтеп китим, кирәк булгач, без дә, башка милләт халыклары да рус телен өйрәнәбез бит! Әйтик, мин хезмәт иткән заманда армиягә килгәндә бер авыз рус сүзен белмәгән үзбәкләр дә аннан бу телне иркенләп сөйләшерлек өйрәнеп кайтып киттеләр! Бернинди яңа буын дәреслексез, бернинди яңа методикасыз, программасыз һәм бернинди укытучысыз – үзлекләреннән, руслар белән аралашу аркасында.

 

Ә безнең барыбызны да милли телләргә аяусыз һөҗүм барган хәзерге  шартларда үз ана телебезне ничек саклап калырга дигән бик тә җитди мәсьәлә борчырга тиеш. Матбугаттан беләбез, 22 милли республика һәм төбәк Россия Федерациясенең 309 нчы Законына ризасызлык белдерде. Нәтиҗәдә 18 ноябрьдә Казанда Россия мәгариф һәм фән министры рәислегендә уку программаларыннан милли компонентларны алып ташлау мәсьәләсенә багышланган махсус киңәшмә булып узды. Анда Президентыбыз бик кискен чыгыш ясады, үзенең бу закон белән килешмәвен бик катгый итеп белдерде. Ул әйткәнчә, Россия төбәкләрендә 2004-2005 уку елында 712 татар телле мәктәп булса, 2007–2008 елда алар 490 га калган. Менә нәрсә борчырга тиеш безне, академик әфәнде!

 

Ләкин Мәскәү бу законны гамәлдән чыгару ягында түгел. Анда чыгыш ясаган Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Милли мәгариф проблемалары үзәге вәкиле О.Антоненко да буш кул белән килмәгән. Аның әйтүенчә, Үзәк үткәргән социологик тикшеренүләр безнең республикадагы 100 татар укучысының 82 сендә: "Мин Россиядә яшим. Мин Россия гражданины" дигән аң юк... Шуңа күрә милли телдә белем алу һәр укучыда гомумроссия аңы тәрбияләүгә комачаулый икән...

 

Кыскасы, татар теле мәсьәләсендә хәзергә безнең хәлләр ничек итеп аны русларга өйрәтү кайгысы белән яшәрлек түгел. Аңлаган кешегә.

 

Язманың: "Рус мәктәпләрендә укучылар, унбер ел буена бишәр-алтышар сәгать татар теле һәм әдәбияты өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмый" дигән иң беренче җөмләсе үк сорау тудыра. Елына бишәр-алтышар сәгать кенә укытылмыйдыр ул! Монда ниндидер ялгыш киткәндер...

 

Автор мин рус балаларының татарча өйрәнергә теләмәүләренең иң төп сәбәбе итеп атаган хаҗәт, зарурилык булмауны язмасының ахырында үзе дә китерә. "Кайбер укытучылар һәм галимнәр рус телендә сөйләшүче (рус телле – Ә.С.) укучыларның татар телен начар белүләрен татар теле өйрәнү өчен мотивация булмау белән аңлатырга тырыша", – ди ул һәм моның белән өлешчә килешүен дә белдерә. Ләкин ул белепме, белмичәме, монда төп сәбәпнең зарурилык (хаҗәт) булмауда икәнен аңлаучы "кайбер укытучылар һәм галимнәр" нең йөз мәртәбә хаклы икәнен танырга теләми...

 

Рүзәл әфәнде икенче бер газетада басылган "Россиядә икетеллелек: уйдырмалар һәм чынбарлык" дигән язмасында: "Моннан ике ел элек Югары Совет Татарстан халыкларының телләре турында Закон кабул итте. Ул ике яклы, тигез хокуклы икетеллелеккә нигез салды", – дип шатланган иде. Ә хәзер рус телле балаларның татар телен өйрәнмәүләре турында ачына. Мин, аның ул мәкаләсенә "Бишенче тәгәрмәч, Яки бездә икетеллелек булырмы?" дигән кайтаваз язып, "Татар иле" газетасында (44 нче сан, 1994 ел) бастырган һәм анда, руслар татар телен өйрәнмәячәк, чөнки моңа хаҗәтләре юк, дигән идем...

 

"Әлбәттә инде, урыс телле кешеләребезгә татар телен өйрәтү өчен күпмедер вакыт, тырышлык һәм чыгымнар кирәк булачак", – дип язган иде академик үз язмасында. Ундүрт ел узды... Ундүрт ел тырышабыз...

 

 

Әхәт САФИУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 44-45 | 13.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы