поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.06.2014 Милләт

Мәдәнә авылына АКШ һәм Фин татарлары килде

7 майда Мәдәнә авылының мәдәният йортында җирле музейның 15 еллыгына багышланган “Түбән Новгород өлкәсе татарлары мәдәниятен һәм тарихын саклап калу юллары” темасына конференция булып үтте.

Чарада Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсенең күренекле галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чит илдән дә олы кунаклар килгән иде.

Тантаналы ачышта регионның эчке эшләр һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасов, Мәдәнә авылы мәхәлләсенә нигез салучы Фаиз Гыйльманов, фин татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али, Америка Кушма Штатлары татарлары вәкиле Илдар Агиш, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов чыгыш ясадылар.

- Кызганычка каршы, Финляндиядә татарлар саны кими. Узган елларда мәхәлләбездә 800-900 кеше булса, бүген 600-700 генә. Бу проблеманы күздә тотып, моннан ике ел элек принципиаль карар кабул иттек. Ул да булса, ерак араны якынайтып туган якларыбыз белән элемтә булдырырга ният кылдык һәм узган елның маенда 32 кешедән торган делегация Нижгар төбәгендәге татар авылларында булып кайтты. Тиздән бу сәяхәт турында китап та бастырырбыз. Ә шул ук елның көзендә 15 кешелек төркем безгә кунакка килгән иде. Һәм шуның белән аралашу тукталмады. Бу җәйгә балаларыгызны безнең лагерьларда ял итәргә көтәбез, - диде Атик Али үзенең чыгышында.

- Хөрмәтле милләттәшләр! Америка Кушма Штатларында бер гасыр буе яшәп тормыш иткән милләттәшләребезнең кайнар сәламнәрен сезгә җиткерәм.

Безнең әби-бабайларыбыз Пенза якларыннан, димәк, без мишәрләр. Алар туган якларыннан якта яшәсәләр дә, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга үзләренә максат итеп куйганнар. Үз мөмкинлекләре белән мәктәпләр ачканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр төзегәннәр. Үз көчләре белән, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, тормышларын дәвам иткәннәр. Узган гасырның 50 нче елларыннан соң, дөньялар үзгәрә башлагач, кайберләре туган илгә кайтканнар, бер төркем милләттәш-ләребез Австралиягә күчеп утырган. Америкада күпме татар яши, дип сорасагыз, әйтә алмыйм. Кызганычка каршы, без статистика алып бармыйбыз. АКШда ике зур мәхәллә бар һәм шуларның берсе Нью-Йоркта. Без Финляндия, Кытай, Япония, Австралия татарлары белән тәҗрибә уртаклашып, тыгыз элемтәдә эшлибез. Менә бүген Нижгар якларына да килдек. Бу чараны оештырган барча әфәнделәргә һәм ханымнарга зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - диде Илдар Агиш.

Конференциянең икенче өлеше тулаем фәнни эзләнүләргә багышланды. Беренче булып Түбән Новгород лингвистика университетының доценты, профессор, тарих фәннәре докторы Ольга Сенюткина “Бүгенге Түбән Ногород өлкәсе территориясендә татар этнопласты барлыкка килүнең тарихы” темасына доклад укыды, доцент, тарих фәннәре докторы Чингиз Азизов өлкәдә татарларның урнашуы турында сөйләде, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов “Нижгар татарлары Ватаныбыз сагында” дигән темага чыгыш ясады, Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина мәдәният өлкәсендә танылган якташларыбыз турында, сафаҗайлы шагыйрь Вафа Камалетдинов спорт, фән һәм башка өлкәдә югары уңышларга ирешкән нижгарлылар турында сөйләделәр, ә конференциянең темасы Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов чыгышында ачыкланды. Ул нижгарларның бүгенге көнкүрешенә һәм киләчәгенә караш салды, автономиянең эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырды.

Менә көтеп алган мизгел – җирле музейга нигез салган һәм14 ел дәверендә аны җитәкләгән Фәрит Беляевның “Тормыш юлы” исемле китабының презентациясе башланды. Каты тышлыктагы бу мәкальләр (статья) җыентыгын халыкка мәрхүмнең улы Рамил хәзрәт тәкъдим итте. Аның эчтәлеге белән таныштырып үтте, бастыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде. Кызганычка каршы, автор китабын үзе тәмамлый алмады. Шуңа да Фәрит Абдрахман улы турында күп җылы сүзләр әйтелде бу көнне, иң-иңнәрен аңа Гаяз хәзрәт Закиров багышлады.

- Газиз милләттәшләрем! “Рәшидә” мәчетенең бинасында эшләп килгән музейның 15 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан бу изге эшнең башында торган шәхес турында әйтеп үтәсем килә. Чөнки башлап китүче булмаса, бер эш тә барып чыкмый, нәтиҗәле булмый. Шуңа күрә чын мәгънәсендә алып баручы лидер, дин өчен, милләт өчен, халык өчен җан атып йөрүче кеше булса гына эш нәтиҗәле була, әлбәттә.

Халкыбызда шундый әйтем бар: үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел. Бүгенге көнне Фәрит Абдрахман улын хәтем-дога белән, җылы сүзләр белән искә алабыз. Аның эше онытырлык түгел, ул чын мәгънәсендә олуг бер мирас бүләк итте милләтебезгә. Һәм хәзерге вакытта мәчеткә карап та, музейга карап та әйтә алабыз: Фәрит әфәнде һәм аның хезмәт җимеше киләчәк буынга маяк булып торачак, ә аның эше дәвам ителер һәм халкыбызга, милләтебезгә тарихыбызны барларга киләчәктә дә музей ярдәм итәр дигән өметтә калабыз, - дип сөйләде Фәрит Беляев турында дини лидерыбыз.

Тулаем алганда, конференция кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтте. Фәнни докладлар милләтебезнең бөеклеген ачык күрсәтте һәм күңелләрдә горурлык хисе тудырды. Ә Фәрит Беляевның эшчәнлеге, аның “баласы” булган музей белән якыннанрак танышкач, бер фикергә килдем - Фәрит әфәнде кебек милләт җанлы кешеләр булганда гына – татар яшәр.



Автор фотолары.
 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»