поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2014 Җәмгыять

Җырлап сыер савучы кыз бала (Рузилә Сафина белән ИНТЕРВЬЮ, ФОТО)

Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы урман эчендә урнашкан, анда чишмәләр күп.
Шушы авылда туып-үскән Рузилә бик шук, тиктормас бала булган. Авылда элек-электән шәл бәйлиләр, әнисе: “Бик шук бала бу, утырып шәл дә бәйли алмас”, – дип куркып та калган хәтта. Әмма Рузилә беренче сыйныфта укыганда ук шәл бәйләргә өйрәнә.

Кыз китап укырга да бик яраткан. 3 сыйныфта вакытта шәл дә бәйләп, китап та укып төнге 2ләргә кадәр утыра башлаган. Китапханәче Зәйтүнә апа: “Сиңа тагын нинди китап бирим икән?” – дип каршы ала башлаган Рузиләне.

Оештыру эшләренә сәләтен күреп, 9-10 сыйныфларда комсомол секретаре итеп билгелиләр үзен.

– Рузилә, син әтисез үскәнсең икән...


– Әйе, әти үлгәндә миңа – 5, абыйга 7 яшь, энемә – яшь ярым, әнигә 35 яшь иде. Әти 35 яшендә үлде. Ятим калдык. Әтинең соңгы көннәрен хәтерлим әле. Чәчү вакыты иде, тракторы белән кырга, төнге сменага эшкә китте. Май ае. Китеп ике сәгать үтте микән, безнең капка төбенә кеше җыела башлады. Тиздән әтине алып кайттылар. Әле бу вакытта аның үлгәнен белми идем, иртәгә районга алып китеп укол кадасалар, терелер дип уйладым. Әмма ул терелмәде... Шул көннән башлап әнинең уң кулы булырга тырыштым. Әни колхозда төрле эшләрдә эшләде. Беркөнне әнинең елаганын ишеттем: “Ягарга утын да юк бит”, – ди. Әни эшкә киткәч, энекәшемнең арбасын алып, авыл башыннан агач җыеп кайттым. Утын әрдәнәсен күргәч, әни тагын бер утырып елады. Боегып, җитешсез үсмәдек. Ач-ялангач булмасыннар дип әни бик каты эшләде, шәл бәйләү дә ярдәм иткәндер.

Эсседә кукуруз арасыннан арба тартып печәнгә баруны бер дә яратмаган Рузилә. Көннәр буе утарга, җыярга, тартып кайтырга кирәк бит.

– Ә шәл сату ничегрәк булды?


– Әни сата иде. Районнан килеп шәл җыеп йөрүчеләр дә бар иде. 9-10 сыйныфларда укыганда Казанга әтинең туганнарына килә идем. Расиха апай: “Бу кешегә шәл кирәк түгел микән?” дип, мине ияртеп алып китә. Базарда сатулар исә мәктәпне бетергәч башланды. Кияүгә чыккач та саттым, кызым белән декрет ялында утырганда да шәл бәйләдем. Бер шәлнең ике читен бер төндә бетереп була, әни белән икебезгә бер атнага бер шәл бәйли идек.

Сыер саварга өйрәнгәч (10 сыйныфны бетергәч, бер ел авыл фермасында сыер да сава – Г.), бу эшне бик яратып башкарган Рузилә, атлыгып торган. Сарайга кергәч башта шигырь сөйләгән, спектакльдән өзекләр уйнаган. Телевизорның чыккан гына мәле. Башкорт спектакльләрен караганнан соң рольләр уйныйсы килә башлаган аның. Сарайда аулак, роль артыннан роль уйналып, ярты сәгать вакыт сизелмичә үтеп тә китә. Бу һаман керми дип, сарайдагы утны сүндереп алалар, шуннан соң гына сыер саварга утыра “артист” кыз. Сыерны да җырлап сава. “Мин кайтканда да син җырлап сыер савып утыра идең”, – дип искә ала икән ире Габделфәт Сафин.

Кызның артист буласы килә һәм Алабуга мәдәният училищесының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укып бетергәч үз авылында клубта, соңыннан районда эшли. Шуннан кияүгә дә чыгып китә.

– Рузилә, син районга эшкә киткәндә авылда беренче мәхәббәтең калган, нәрсә булды? Ник кавышу белән бетмәде ул?


– Яшь чакта кеше сүзенә карыйсың бит. Аның турында төрле сүзләр сөйләделәр. Шуларны ишеткәч: “Кирәк түгел, килмә”, – дидем. Ә ул: “Уйлап әйтәсеңме, бүтән килмим бит”, – диде. “Килмә”, – дидем.

Бу сөйләшү авылда, капка төбендә булды. Шуннан соң аның белән ике ел исәнләшмәдек тә. Сөйгән ярыңны оныта алмасаң, күңелдә төер калмасын өчен очрашып сөйләшергә кирәк икән. Сабантуйга кайткан иде, каршына чыктым да сөйләштем, хәлләрен белештем. Кич белән мин Казанга киттем, мәдәният институтында читтән торып укый идем, ул калды. Ничә еллар буе шушы кешене уйлап яшәгәнмен, аңа багышлап шигырьләр язганмын бит дип уйладым. Сабантуйдагы сөйләшүдән соң күңелемдә аңа карата бернинди дә хис калмады.

Алабуга мәдәният-сәнгать училищесында укыганда режиссер Флүсә Әхмәтханова Рузиләне театрга китәргә кыстаса да, әнисе каршы килгәч, аның сүзеннән уза алмаган. “Авылда кемнең кызы артист? Беркемнеке дә артист түгел. Хатын-кыз өчен әйбәт һөнәр түгел ул”, – дигән әнисе. Аның каравы, үзешчән сәнгатьтә катнашкан Рузилә, гел сәхнәдә булган, шуннан канәгатьләнү алган.

– Кияүгә чыгу ничек булды?


– Районда эшләгәндә “Сорнай” ансамбле белән Габделфәт Сафин концерт куярга килде. Шунда таныштык. Концерт куелып бер-ике көн үткәч, Габделфәт кабат кайтты. Монысында инде махсус минем янга дип. Мәдәният йортында методист булып эшли идем. Артистларны яныма гомумән якын җибәрмим, җаным кабул итми иде, әнинең: “Алар җитди кешеләр түгел”, – диюе каныма сеңгән. Әмма дә ләкин Габделфәт белән сөйләшеп киттек, төне буе Кама буенда йөрдек. Кешене тыңлый белә, эшем белән кызыксынды. Габделфәтнең Төзелеш институтын тәмамлаган булуы да үз ролен уйнагандыр. Мизгел эчендә бер-береңә тартылу, аңлашу, очыш булып алды. Бик тиз туй ясап, өйләнешеп тә куйдык.

Балачагында Рузиләнең тагын бер хыялы була. Язучы буласы килә аның. “Язучы булам, әтисез үткән тормышым турында китап язам әле мин”, – дип хыяллана ул. Хыялы фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килгән күрәсең, ул бүген матбугат эшендә, газета чыгара. Бу аның күңел таләбе, яраткан эше.

– Газета эше авырмы?


Оештыру эшләре авыр түгел, ситуация бер яктан китереп кыса икән, икенче яктан бу проблеманы чишү юлын эзләп табарга тырышам.

Мәктәптә укыганда ук комсомол эшләре белән мәш килдем, партиягә кердем. Авылда эшләгәндә дә һәрвакыт аз эшлим кебек тоела, юкка акча алып ятам дип уйлый идем. Хәзер ул көннәргә кайтып киләм дә, алай булмаган икән дим. Иртән колхоз рәисе сине нарядка чакыра, эш куша, бөтен язу эшләре миндә иде, лозунглар язам. Бәйрәмгә концерт, спектакльләр әзерлим, төрле кичәләр оештырам. Өйгә төнге бердә генә кайта идем.

Соңыннан районга күчтем. Анда иртә белән киләсең, бераздан чәй эчәсең, аннары төшке аш, ә кайбер көннәрдә агитбригада белән кырга барып кайтасың да, эшең бетә. Болай булмый, мин болай гына эшли алмыйм дип СПТУда түгәрәкләр, балалар белән курчак театры, зурлар өчен әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, сценарийлар яза, халык театрында уйный башладым. Концертлар алып бардым. Күпме генә эшләсәм дә, эш җитми иде миңа. Күңел һаман нидер эзләнә, күбрәкне өмет итә иде.

Нәшрият, газета эшендә дә эшем бик күп булсын, күп булган саен рәхәт. Аз булса читен миңа.

Габделфәт иң элек Рузиләнең тавышына гашыйк була. Рузилә Габделфәтләр концертыннан соң үзе теккән сары күлмәк белән сәхнәгә рәхмәт әйтергә менә. Рузиләнең Габделфәткә хәтле йөргән егете ул вакытта җәйге ялда була. Габделфәт йөргән егетен оныттыра, сызылып таңнар ата...

Өйләнешкәндә икесенә дә 26 яшь була.

– Рузилә, синең кебек матур булып калу өчен нишләргә кирәк?


– Рәхмәт. Дөньяны, гаиләңне яратып, шөкер итеп яшәргә. Иртә-кич салкын су белән коенам. Җәй көне Зәңгәр күлгә барабыз. Ачу тотмыйм, тиз гафу итәм, өйгә начар атмосфера кертергә тырышмыйм. Эштә кемгәдер ачуым килгән икән, ул кешене машинада ачуланып кайтам, өйгә алып кайтмыйм. Ошамаган кеше булса: “Йа Раббым, бу кешене башка, тагын да яхшырак җиргә алып куйсаң иде”, – дим. “Башың бетсен иде”, – дип әйтүчеләр бар, ә мин кешегә беркайчан начарлык теләмим. Пычрак күңел белән үзеңә яшәргә авыр бит, авырта башлыйсың. Кич белән ятканда матур шигырьләр укырга яратам. Күпләргә бүген җан тынычлыгы җитми. Аның өчен дини китаплар укырга кирәк. Үзем “Акчарлак”та басылган дин әһелләренең вәгазъләрен яратып, даими укып барам. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгыннан аермасын. 

1

2

3

4

5


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»