• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
17.06.2014 Җәмгыять

"Ярдәм" үзәгенең күрмәүчеләре су астына төште (ВИДЕО)

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенең күрмәүче мөгаллимнәре Идрис Хәертдинов белән Руслан Закиров су астына төште. 12 июньдә Казанның "Бентос" аквалангистлар клубы күрмәүчеләрнең хыялын чынга ашырды.

Казандагы "Ярдәм" мәчете мөгаллимнәре Идрис Хәертдиновка 40, Руслан Закировка 30 яшь. Идрис 21 яшьтә күрмәс була, ә Руслан 13 яшьтә. Икесенең дә күптәнге хыяллары - су астына төшү була. Алар бу теләкләрен "Ярдәм" мәчетенә кунакка килгән Казанның "Бентос" аквалангистлар клубы җитәкчесе, 40 еллап дайвинг белән шөгыльләнүче Ринат Галимовка җиткерәләр. Ул исә күрмәүчеләрнең хыялларын ишетүгә үк, су астында йөзәргә өйрәтүче дусты Антон белән башкаланың Су спорты төрләре сарае җитәкчелеге белән сөйләшәләр һәм күрмәүчеләрне 12 июньдә үзләренә кунакка чакыралар. "Бентос" клубы анда су астында йөзергә теләүчеләрне кабул итә.

Иң элек Ринат Галимов күрмәүче мөгаллимнәргә дайвингның үзенчәлекле якларын, су астына төшкәнче белергә кирәкле кагыйдәләр белән таныштырды. Илдар белән Руслан игътибарлы тыңлап, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бар яктан да әзерләнеп беткәч һәркайсы дайвинг осталары белән өч метр тирәнлекләте бассейнның төбенә чумдылар. Аквалангистлар сүзләренчә, егетләр үзләрен бик тыныч тоттылар, әйткәннәрне төгәл үтәп, махсус костюм белән су астына чумуның тәмен тоя алдылар.

"Сүз белән генә аңлатып булмый, безгә бик ошады, суны яратабыз", диде өскә күтәрелгәч, күрмәүче мөгаллимнәр Идрис белән Руслан.

"Казанның Су спорты төрләре сараенда мөселманнар һәм күрмәүчеләр өчен тарихи вакыйга булды. "Ярдәм" мәчетенең хөрмәткә лаеклы күрмәүче мөгаллимнәре үзләренең иң зур хыялларының берсен чынга ашырдылар. Бу көнне алар күптән көтте, әлеге адымга берничә ай психологик яктан әзерләнеп килделәр. "Ярдәм" фонды, аның башлыгы Илдар хәзрәт Баязитов һәм "Бентос" клубы җитәкчесе Ринат Галимов бик зур изге гамәл башкардылар. Аларга Алланың рәхмәте яусын! Моңа охшаш матур, изге эшләр республика күләмендә ешрак оештырылсын иде, физик кимчелекләре булган кешеләр өчен бигрәк тә", ди "Ярдәм" фонды вице-президенты Илдар Хисаметдинов. Су астына төшү бәхете тәтегән күрмәүчеләр исә "Бентос" клубы аквалангистлары белән яңа очрашулар көтеп саубуллашты. Хәзер инде бу алар өчен хыял гына түгел, ә чынга ашарлык гамәл иде.  


Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ | 16.06.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (878805) / 17.06.2014 16:26:30

Чын күңелдән әйтәм: олы йөрәкле кешеләр икән.
Мохтаҗларның зарыгып көткән теләген тормышка ашыруда катнашучыларга Ходай ничек кенә
рәхмәт әйтер микән: күрүве чикле булган
егетләрнең күптәнге хыялын тормышка ашырып,
аларга су стехиясен җиңәргә булышучыларга!
Билгеле,инвалидлар үзләре теләмәсә,бу кыю
егетләр аларны су астына сөйрәп тә төшерә алмас иде.
Мин үземнең су астына беренче адымны ис-
кә төшерәм.Тарткаландым,чәбәләндем.курыктым
Болар исә батырларча су астына атлады.Чөнки
укытучылар - белем бирүчеләр--ышанучы кеше-
ләр иде.
Мин ышанып калам: сукмак инде түшәлде,моның
белән генә тукталмаслар.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar