поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2014 Җәмгыять

Урам малайлары

Урам – без гадәтләнгән ишегалды, балалар мәйданчыгы, таныш сукмаклар гына түгел. Урамда бөтенләй ят, серле һәм кайчак куркыныч тормыш кайный. Урам – әти-әниләр күзеннән яшерен. Тик аның колачы үсмерләр өчен ачык...

“Мин дә төркемдә идем”

“7 нче сыйныфта укыганда малайларның күбесе “урамныкы” булып бетте, миңа аралашырга кеше дә калмады, – ди бүген инде гаилә башлыгы булган 28 яшьлек Дамир Иксанов (исеме үзгәртелде). – Дус малайлар бергә уйнап йөргән җирдән “сходняк”ка китеп баралар, мине дә кыстый башладылар. “Бригада”га кермәүчеләрне “лох” дип атыйлар иде, кайсы малайның “ала карга” булып йөрисе килсен? Өстәвенә, урам малайларына беркем кагылмый, алар – яклау астында. Шулай итеп, мин дә “Павлюхин” төркеменә кердем. Монда малайлар яшь буенча өчкә бүленә. Иң кечеләре “бригада” дип атала. Яшәү урынына карап, берничә бригада бар иде. Ул вакытта безнең төп бурыч – ай саен акча тапшыру. Һәркемнән аена 150 сум җыйдылар, мәктәп баласы өчен зур акча иде бу. Уртанчы төркем “бригада”га күз-колак була, “лох”лардан акча каера, сугышуларда катнаша. Иң өлкәннәре – лидерларны - без күрми дә идек. Алар бездән җыелган акчага кинәнгәндер инде. Кеше саны күп күренсен өчен, “разборка”га барганда бөтенебезне ияртәләр иде. Малайларның кичләрен кайда югалуын белгәч, кайбер әти-әниләр балалары белән башта сөйләшеп карадылар. Алай да тыңлата алмагач, өйгә бикләп куючылар да булды. Тик малайлар, тәрәзәдән сикереп качып булса да, “сходка”ларга киләләр иде, чөнки килмәсәң, кыйныйлар. Яшүсмер урам тормышыннан китәргә карар кылган очракта да аңа кыенга туры килә. Башта түгәрәк суммада акча бирергә кирәк. Ул вакытта – 500 сумнар тирәсе. Аннан соң ныгытып кыйныйлар. Кайбер төркемнәрдән китү бөтенләй тыелды, алардан качучыларны үлем көтә иде.

Мин 10нчы сыйныфта укыганда, әтием бу хакта белеп алып, мәсьәләне җиңел генә хәл итеп куйды, элемтәләре булгандыр, күрәсең. Якын дустым да абыйсы ярдәмендә генә “урамнан” китте. Урам тормышында чын дуслар очратып та, уңай тәҗрибә алып та булмый”.

“Бу юлдагы кеше барыбер тотыла”


Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи үсмернең урамга, төркемгә тартылуын ир балага табигатьтән үк салынган хис дип саный. “Әле генә балалыктан чыккан үсмерне урам куркыта. Зур урам һәм ул ялгызы. Менә шушы вакытта үсмерләр берләшәләр дә инде, ул үзен ялгыз хис итми башлый. Көтү, гавәм хисе туа. Зур дөнья эчендә үзеңә генә куркыныч, ә төркем эчендә син көчлерәк, – ди Сираҗи. – Җинаятьчел дөнья безнең белән параллель яши, без ул дөньяны күрмибез. Вак-төяк җинаятьчеләрне генә күрәбез. Аларның үз кануннары. Бу – язылмаган кануннар.

90 нчы елларга кадәр урам малайларын бер төрле кануннар белән “тәрбияләсәләр”, соңрак элекке “братва”ларга алмашка акчага гына табынучы, идеологиясез бандитлар килде. Менә болары инде куркыныч. Болар кемне тели – шуны талый, кемне тели – шуны үтерә.

Үсмерләргә шуны истә тоту кирәк: тормыш ничек кенә бармасын, бу юлдагы кешене барыбер тоталар һәм барыбер утырталар. Ә төрмә тормышы инде бөтенләй башка тема”.

Белгечләр фикере

“Минем балама кагылмас димә”


Резеда Нәҗмиева, Теләче полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы:


– Балигъ булмаганнар белән 15 ел эшлим, узган еллар белән чагыштырганда, үзгәрешләр күзәтелә. Соңгы елларда кызлар актив, алар полиция бүлекчәсендә дә күбрәк күренә, еш сугышалар.

2014 елның 14 октябрендә ТРның 71 нче законына үзгәрешләр кертелде. Ул балигъ булмаган яшүсмерләрне уку елы барышында - кичке уннан, ә җәйге вакытта төнге унбердән соң әти-әниләреннән башка урамда йөрүне тыя. Төркемнәрнең активлашуы да, хокук бозуларның да төнге вакытка туры килүен исәпкә алсак, бик урынлы закон бу. Аны бозган очракта, балага кисәтү ясала, әти-әнисенә штраф салынырга мөмкин. Гадәттә, бер тапкыр кисәтү ясаганнан соң башка очрамыйлар.

Бер генә әти-әнигә дә: “Минем балама бу кагылмас!” – диясе түгел. Элекке елларда урам тозагына күбрәк уңышсыз гаиләдәге балалар эләксә, хәзер тәртипле, мул тормышлы гаиләдәге малай-кызлар еш очрый. Хәзерге балаларның күбесе әти-әнисенә: “Сез тиеш! Байлык бирү, миңа тормышның бөтен уңайлыкларын тудыру – сезнең бурыч!” – дип фикер йөртә. Мондый фикер сеңдереп үстерәбез икән, димәк, гаепне үзебездән эзләргә кирәк.

“Балагыз өчен авторитет булыгыз”

Татьяна Бәширова, психолог:


– Баланың урам йогынтысына иммунитеты гаиләдәге мәхәббәт белән ныгытыла. Артык ярату һәм игътибар белән кешене бозып булмый. Шуңа күрә, балагыз кулдан ычкына башласа, иң башта сәбәпләрен үзегездән эзләгез. Үсмер өйдә булмаган игътибарны, фикердәшләрне урамнан эзли. Ә төркемгә аны “аңлыйлар, яклыйлар, тиң күрәләр, монда мин мөстәкыйль шәхес” дигән иллюзия тарта.

Әти-әни сүзе авторитет булырга тиеш. Үзегезнең игътибарга лаек гамәлләрегез, тормышыгыз турында сөйләргә кыенсынмагыз. Мондый шартларда аңлашуы күпкә рәхәтрәк. Гаилә белән ял итү, сәяхәткә чыгу гадәтен булдырыгыз.

Үсмер алай да урамга тартыла икән, катгый рәвештә тыярга ярамый. Кечкенә балага нык контроль кирәк булса, үсмер моны шәхесенә кагылу дип кабул итәргә мөмкин. Күп һәм төрле темаларга сөйләшергә, тиң күреп аңлашырга кирәк.

“Кызлар конторасы”


Урам йогынтысы малай үстерүче әти-әниләрнең генә баш авыртуы түгел. “Кызлар конторасы” дип аталган кызлар төркеме дә бар. Гадәттә, бер чаярак лидер кыз була һәм ул үз янына 5-6 кызны җыя. “Контора”дагылар әйбәт укучыларга, тәртипле “әни кызлары”на каныгалар. Гел кыерсыталар, акча сорыйлар. Кызлар сугышканда егетләр дә катышырга кыймый, аларның битләре тырналып, чәчләре йолкынып бетә хәтта.

Җинаять һәм җәза


Балигъ булмаган үсмерләрне хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Россия Федерациясенең Административ кодексы 16 яшьтән җавапка тартса, Җинаять кодексы буенча кайбер хокук бозулар өчен 14 яшьтән дә гамәлләрең өчен җавап бирергә туры килергә мөмкин. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы хокук яклау органнары төркемдә булырга мөмкин үсмерләрнең яшерен исемлеген төзи һәм ул бала күзәтү астына алына. Бу хакта мәктәпкә хәбәр итәргә ярамый. Чөнки балигъ булмаганнарны балаларның хокукын яклау турындагы закон яклый. Төркем әгъзалары берәр җинаять кылгач кына тотыла, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә бастырыла. Урам төркеме әгъзасы булган өчен генә җаваплылыкка тарту каралмаган.

Факт

Урам малайлары район, авыл җирлекләрендә дә бар. 90 нчы елларда Лаеш, Шәмәрдән төркемнәренең турыдан-туры Казандагы зур төркемнәр кулы астында яшәүләре мәгълүм.

Сүзлек:

“Урам” – төркем.
“Понятие” – урам кануны.
“Братва” – төркемдәге малайлар.
“Мотальщицы” – “контора”га кергән кызлар.
“Старшие” – төркемнең лидерлары.
“Шестерка”, “дух”, “конь”, “шнырь” – йомышчы, дәрәҗәсез кеше.
“Лохлар” (башкача “шерстянойлар”) – төркемгә кермәгән үсмерләр.
“Сходняк” – төркемнең көндәлек җыелышлары.
“Стрелка” – каршы төркем белән мөнәсәбәтләр ачыклау өчен очрашу.
“Общак” – төркем эчендә уртакка җыелган акча.
“Дачка” – “общак”тан тыш, төрмәдә утыручылар өчен җыелган акча.
 


Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»