поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.06.2014 Мәгариф

Няня хезмәте – нидә хикмәте?

Элек авылларда балаларны әбиләргә калдырып, әниләр бик тиз эшкә чыга торган булган. Меңләгән бала әби тәрбиясе алган, шул рәвешле әбиләр бүгенге няняларны алыштырган. Хәзер исә бала караучы яллау гадәте шулкадәр популярлашып китте ки, хәтта бала үстерү тәҗрибәсе булмаганнар да няня хезмәте күрсәтә.

Сәгатьләп бала карыйлар

“Няня эзлим” дигән сайтлар популярлык буенча фатир алу-сату сәхифәләреннән калышмый. Акчалы кешеләр генә ялламый бала караучыны, хәзер күп ата-ана бер белмәгән кешегә баласын калдырып китәргә мәҗбүр. Зур шәһәрләрдә нянялар табып бирә торган махсус оешмалар да бар. Һөнәре, чәч төсе, ата-ана теләгән йолдызнамәсенә кадәр туры китереп, менә дигән бала каручы табып бирергә әзерләр. Няня хезмәте популяр булгач, интернет челтәрендә котны ала торган төрле видеоязмалар да урнаштырыла. Әле баланы мәҗбүриләп йоклаталар, әле тынычландыра торган дару бирәләр, әйбәт няня битлеге кигән караклар да очрый...

Няняны көннәр буе бала карап утыручы дип кенә күз алдына китерергә кирәкми. 47 яшьлек Светлана, мәсәлән, сәгатьләп эшли, бер сәгате өчен 200 сум ала. Ике педагогик белеме булган бу ханым бала карау эшендә бер елдан артык икән. “Төп эш урыным җайлы, теләсә кайсы вакытта сорап китә алам. Шуңа күрә, бала карап, өстәмә табыш кертәм”, – ди ул. Ике бала анасы бүген церебраль параличлы балаларны да карый.

Декрет ялында утыручы яшь әниләр дә бер сәгатьлек няня булып эшлиләр. 33 яшьлек Айгөл: “Үз балаларымны гына карап ятканчы, бераз керем дә булыр”, – дип, бер ел элек реклама биргән. Таныш-белешләре дә еш кына аңа балаларын калдыра, үз клиентлары да барлыкка килгән. Айгөл сәгатенә 120 сум сорый.

35 яшьлек Ксения дә өченче кызын алып кайткач, няня хезмәтен үтәргә керешкән. Табыштан бигрәк (сәгате 100 сум), ике яшьлек кызына һәрвакыт иптәш бар. “Бер баланы карадың ни, икене, өчне ни – аерма юк. Ике улым да зур, мәктәпкә йөриләр. Балалар яратам”, – ди Ксения.

“Няняны урта хәлле кеше яллый алмый”


53 яшьлек Гүзәл Шакирова Казанда иң оста нянялардан санала. Аның бала карау тәҗрибәсе ун елдан артып китә. Белеме буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы ул, әмма, эшен ташлап, няня хезмәтенә күчкән. “Башта бер яшь әнигә ярдәм йөзеннән генә баласын карашырга йөри башладым. Берничә сәгатьлек бу хезмәтем өчен әллә ни күп тә түләмәделәр. Аннан башка гаиләгә бер яшьлек Исламны карарга киттем. Былтыр аны мәктәпкә озаттым, алты ел тәрбияләдем. Иң озак эшләгән гаиләм шулар булды. Ислам аллергияле бала иде. Аны бакчага биреп булмый, начар ашый. Әниләре шуңа да няня яллады. Аз эшләсәм, хезмәт хакымны кисмиләр, артык эшләсәм – өстәмә түлиләр. Бала караудан тыш, аларда ашарга пешерә, керләр үтүкли идем”.

Гүзәл ханымны гаиләләр агентлык аша эзләп таба. Күп кенә әти-әниләргә няняның татар хатыны, югары белеме булуы шарт икән. “Яшь кызларга няня булып урнашу авыррак. Чөнки хатын-кызларның күбесе ирләре өчен курка, көнләшә. Шуңа да 45 яшьтән олырак хатыннарны ешрак чакырталар, – ди тәҗрибәле бала караучы. – Няняны ярлы, урта хәлле кешеләр яллый алмый. Гадәттә, алар башы-аягы белән эшкә чумган хәлле хатын-кызлар. Алар өчен бала икенче урында. Эштән калган буш вакытларын үзләренә багышлыйлар, әле төнге 11гә кадәр театрда йөриләр, әле матурлык салонында. Караган балаларым миңа шулкадәр ияләшә иде, хәтта аларның күбесе миңа “әни” дип дәште”.

“Һәр немец гаиләсендә гувернантка бар”

Бала карату модасы безгә берничә ел элек кенә үтеп керсә, чит илләрдә нянялар яллау инде күптәннән табигый хәл санала. Айсылу Зәйнуллина Германиянең Ганновер шәһәрендә сигез ел элек няня-гувернантка булып эшләгән. Няня һәм гувернантка анда төрле мәгънәне аңлата. Няня яңа туган балаларны караса, гувернантка мәктәп яшендәгеләрне тәрбияли.

Айсылу Ганноверга Алабуга педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлагач китә. 9 һәм 12 яшьлек ике малайны һәр көн мәктәпкә озату, аннан каршы алу, өй эшләрен әзерләшү – аның төп бурычы. Аларга немец телен дә тирәннән өйрәтә, рус теленнән дә дәресләр бирә. Аннан балаларның буш вакытларын ничек үткәрәчәкләрен билгели. Һәр көнгә берәр программа төзи. Зоопарк, кино, театрга йөртү, уеннар уйнату, спорт белән шөгыльләнү, сабыйлар йокларга ятканда аларга китаплар уку да Айсылу җилкәсендә була. “Малайларның әти-әниләре көнозын эштә, үз бизнеслары бар. Бик бай, мул яшиләр. Минем аерым бүлмәм бар иде, ашау-эчү дә алар хисабыннан булды. Ай саен 60 мең сум хезмәт хакы түләделәр”, – ди Айсылу.

Немецларның гувернанткаларга таләпләре зур – югары белем, нәселдән килгән авырулар булмау, балаларны ярату, психологияне төптән белү, үз балаларың булмау, машина йөртә алу. Айсылу бу гаиләдә өч елга якын эшли. “Чит илдә гувернантка хуҗалык мәшәкатьләренә кысылырга тиеш түгел. Андый эшләр өчен аерым кеше тоталар. Хәтта, киемнәрне юып, үтүкләүне дә бу эшнең белгеченә тапшыралар. Мин хезмәт иткән гаиләдә аерым ашарга пешерүче, өй җыештыручы бар иде”, – ди Айсылу.

“Балага тәрбияче алу – начар гамәл саналмый”

Рөстәм хәзрәт Зиннуров:


- Коръәндә махсус тәрбиячеләр, нянялар турында аять юк. Анда әти-әнинең баласын тәрбияләргә тиешлеге төп мәсьәлә булып тора. Мөхәммәт (с.г.в.) Пәйгамбәребезне дә дүрт яшькәчә сөт анасы – Хәлимә тәрбияләгән. Балага тәрбияче алу начар гамәл саналмый. Әмма ата-ана баласын ышанычлы кешегә тапшырырга тиеш. Әгәр ул чиста, тәрбияле, мөселман кешесе икән, нишләп аңа баланы калдырмаска? Бу очракта да ата-ана җилкәсеннән баланы карау җаваплылыгы барыбер төшми.

“Өч яшькәчә ата-ана үзе карарга тиеш”

Гөлнара Ибраһимова, психолог:


- Бүгенге җәмгыятьтә карьера һәм эш беренче урынга куела. Шуңа да күп әниләр, балаларын няняларга калдырып, эшкә чыгу ягын карый. Әмма гаилә – катлаулы оешма, анда теләсә нинди чит мөнәсәбәт балага үз йогынтысын ясый. Мин ата-аналарга баланы өч яшькәчә үзләренә карарга киңәш итәр идем. Бу чорда дәүләт тә әниләрне эштән азат итә. Чөнки өч яшькәчә балага гаилә тәрбиясе аеруча мөһим. Аннан соң, мөмкинлекләре булса, баланы тәрбиячеләр кулына тапшырсалар ярый. Ләкин монда да баланы няня белән генә утыртырга ярамый. Сабый җәмгыятькә чыгарга, яшьтәшләре белән аралашырга тиеш.

БУ КЫЗЫК!


- Татарстанда бала каручылар бер сәгатькә 70 сумнан 450 сумга кадәр ала. Аена 40-50 мең алган тәҗрибәле нянялар да бар. Аларның бәясе белемгә, бала яшенә, тәрбияләү методикасына бәйле. Россия буенча няняларның уртача хезмәт хакы – 42 мең сум.

- Россиядә нянялар - уртача 30-45 яшьтә.

- Гувернанткалар яллау Екатерина II хакимлек иткәндә модага керә. Хәтта Патшабикә өй укытучысының да билгеле бер академиядән дипломы булырга тиеш дигән закон кабул итә. Хакимияткә большевиклар килгәч, гувернанткалар яллау гадәте юкка чыга.

- Америкада бакча яшендәге балаларның 58 проценты гына бакчага йөри. Калганнарын өйдә нянялар тәрбияли.
 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»