поиск новостей
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
13.06.2014 Спорт

Бразилия–2014: татар кызының футбол хакында уйланулары

Ниһаять, 12 июнь кичендә Бразилиядә футбол буенча дөнья чемпионаты ачылды. Кызганычка, россиялеләр арасында быелгы ярышларның туры трансляциясен караучылар шактый аз булыр, мөгаен. Иң кызыклы уеннарның барысы да диярлек төнге 00.00дә яки инде 2.00дә башлана.

Мин үзем футбол белән кызыксынмыйм. Бу уенга карата карашым да шактый каршылыклы. Миңа калса, футболны теләсә кем уйный ала. Буйлары озын, беләкләре неп-нечкә егетләр дә, кыска буйлы зур корсаклы ирләр дә спортның шушы төре белән кызыксына гына түгел, бу өлкәдә үзен чын мәгънәсендә профессионал дип саный. Шуңа күрә дә футбол – Җир шарындагы иң популяр спорт уены булып танылгандыр да инде. Баскетбол, хоккей һәм волейболчыларга карата хөрмәтем зуррак. Бу уеннарда футболдан аермалы буларак “эте дә, бете дә” катнаша алмый. Әлеге уеннарның асылына төшенү өчен шактый вакыт һәм зур тырышлык кирәк.
 
Нәкъ менә шуңа күрә дә бүгенге көнгә кадәр футбол белән кызыксынганым булмады. Шулай да профессиональ футбол белән мин беренче тапкыр 2008 елда таныштым. Европа Чемпионаты иде бугай ул. Ул уенда безнең җыелма команда Голландия уенчыларын тар-мар итте. Шунда мин беренче тапкыр Аршавин һәм Павлюченко фамилияләрен ишеттем. Испания җыелма командасыннан исә иң чибәр уенчыларның берсе  - башына бау бәйләп чыгыш ясаучы Фернандо Торрес истә калган. Ә менә Криштиану Роналдуны мин кечкенә чактан ук беләм инде... 
 
Дөресен әйтим, быелгы футбол буенча дөнья Чемпионатын мин түземсезләнеп көтеп алдым. Юкка түгел, әлбәттә. Тагын дүрт елдан дөнья чемпионаты уеннары Казанда узачак. 2018 елда Татарстан башкаласына килгән танылган футболчылар белән сөйләшкәндә оятка калмас өчен әлеге спорт төренең иң яхшы уенчылары белән танышырга, футбол уены кагыйдәләрен хәзердән үк өйрәнә башларга вакыт...
 
Күптән көтелгән футбол буенча дөнья Чемпионатын Бразилия-Хорватия арасындагы уен ачып җибәрде. Матч башланганны көтә-көтә арып беттем. Йоклап китмәс өчен ничә чынаяк кофе эчкәнмендер, хәтерләмим.  Телевизордан комментатор:  “Дөнья Чемпионаты ачылды”, – дип кычкырып җибәрмәсә, йоклап та киткән булыр идем, мөгаен.
 
Комментаторга рәхмәт укый-укый, төн йокыларымны калдырып тагын ничә футбол матчы карыйсы барлыгымны саный-саный тизрәк телевизор каршына утырдым.
 
Футболны чибәр егетләр күзләү өчен генә карарга җыенучы кызларны алдан ук кисәтеп куям – Бразилиядә дә, Хорватиядә дә чибәр футболчылар юк! Хәер, биредә аларның чибәрлеге мөһим дә түгел. Мәсәлән, мине аларның футбол мәйданында үз-үзләрен ничек тотышы җәлеп итте. Кайберәүләр тупны әллә нинди рәвешләргә китереп әйләндерә ки, уйламаган җиреңнән гашыйк булып куюың да бар.

Оскар

 Неймар

Мәсәлән, Бразилия уенчыларыннан миңа Оскар һәм Неймар ошады. Алар миндә шул дәрәҗәдә зур тәэсир калдырды ки, уен азагында Интернетка кереп, алар турындагы барлык мәгълүматны укып чыктым. Нишләптер миңа футболны өлкән ир-атлар гына уйный кебек тоела иде. Ышанасызмы-юкмы – Оскар 1991 елда, ә Неймар исә гомумән дә 1992 елда гына туган икән. Алар бит миннән дә кечкенә!!! Ә ничек яхшы уйныйлар... Неймарны әлеге матчның иң яхшы уенчысы итеп билгеләгәннәр икән. Мин килешәм, чөнки ул Хорватия капкасына 2 туп кертте.

Марселу

Ә менә Бразилия җыелма командасының тагын бер уенчысы – Марселу исә уен барышында үз капкасы белән каршы якныкын бутады булса кирәк. Ул тупны Хорватия капкасына кертәсе урынга үзенекенә кертте. Профессиональ уенчы димәссең дә. Мин булсам, алай итмәс идем – уйный белмәсәм дә, үз командамның капкасы белән көндәшемнекен генә аерам инде...
 
Дөресен генә әйткәндә, Хорватия уенчыларына бу гол бик кирәк иде. Әгәр Марселу булмаса, алар Бразилиягә 0:3 исәбе белән җиңелгән булырлар иде. Ә болай уен 1:3 исәбе белән тәмамланды.
 
Уенның пенальти өлеше шулай ук кызык кына булды. Хөкемдар уенга килгәндә күзлеген кияргә оныткан иде булса кирәк. Ул тик торганнан Хорватиянең җыелма командасын пенальти белән “җәзалады”. Янәсе, Хорватия уенчысы Бразилия футболчысын “бәреп еккан”. Әле алай гына да түгел, ул мескен футболчыга "сары карточка" да күрсәтте. Шәхсән миңа әлеге судья ошамады. Ул Япония яки Кореядан килгән белгеч иде булса кирәк. Миндә бу хөкемдар үз туган теленнән башка бүтән телне аңламый дигән тәэсир калды. 
 
Ярар, чемпионатны үткәрүчеләр сукыр түгелдер. Киләсе уенннарда бу судья чыгыш ясамас, дигән теләктә калам.
 
Уен барышында мин Бразилия өчен җан аттым. Чөнки Хорватия уенчылары ни өчендер миңа баштан ук ошамады. Үзләре озын, үзләре нечкә, үзләре ап-ак. Бразилия командасы җиңү яуласа да, аларны шулай ук искиткеч дәрәҗәдә яхшы уйнадылар дип әйтә алмыйм. Беренче уенда дулкынланганнардыр, күрәсең.

Мессибикә РОНАЛДУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 13.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar