поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
15.06.2014 Җәмгыять

Эшмәкәрләргә дә уңайлы мохит булырмы?

Татарстанда эшмәкәрлек климатын күзәтү астына алалар. Ай саен республикабызда бизнес үсешенә комачаулаучы сәбәпләр ачыкланачак. Малтабарларны борчыган мәсьәләләрне 4 канал ярдәмендә туплап, аларга тирәнтен анализ ясарга ниятлиләр.

Бүгенге көндә Татарстанда 140 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Соңгы өч елда кече һәм урта предприятиеләр саны 19 процентка арткан. Әмма шәхси эшмәкәрләр исәбендә, киресенчә, кимү тенденциясе күзәтелә. Бу өлкәдә югалтулар 30 процент дәрәҗәсендә дип исәпләнгән. Һәм малтабарлар бизнестан “качуын” дәвам итә. Үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, алар эшмәкәрлектән читләшүен иминият кертемнәре артуы, эшчәнлекнең түбән рентабельлеге, җитештергән продукцияне сату белән булган проблемалар һәм аренда бәясе кыйммәт булу белән аңлата.

Хәзерге вакытта республикабызда кече һәм урта бизнес өлкәсендә 480 мең кеше хезмәт куя. Тулаем алганда, икътисадта кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 25,6 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч 2010 елдан бирле үзгәрешсез калган диярлек. Татарстан икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, Татарстанда эшмәкәрлек белән бәйле вәзгыяте бер дә канәгатьләнерлек түгел. Үсеш алган илләрдә кече һәм урта бизнес өлеше 40-70 процент дәрәҗәсендә бит.

Җитәкчеләр эшмәкәрлек өлкәсендә “авырткан” нокталарны ачыклау кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итәр дип өметләнә. Быелның март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы узды. Шул вакытта 2014-2016 елларда бизнеска кулай шартлар тудыру буенча күреләчәк чаралар планын үз эченә алган “Юл картасы” расланды. Икътисад министрлыгы тарафыннан уйлап табылган республикабыздагы бизнес-климатны мониторинглау системасы билгеләнгән мәсьәләләрне кәгазьдә генә калдырмауны да күзәтеп торачак. Эшмәкәрләрдән килеп ирешкән хәбәрләр бу эшчәнлектә зур ярдәм булыр дип саныйлар.

Рөстәм Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, бизнес-климатны өйрәнү 4 канал буенча алып барылачак. Шуларның өчесе - “кайнар линия”, “Халык контроле” системасы һәм Икътисад министрлыгы сайтындагы сораштыру - бүген тулы куәттә эшли инде. Дүртенче канал – сораштыруларга аеруча зур өмет баглыйлар. Телефон аша эшмәкәрләргә бер төркем сораулар биреләчәк. Шул рәвешле Татарстан эшмәкәрлек мохите буенча тулы картина барлыкка килер дип уйланыла.

Бердәм мониторинг системасы ярдәмендә тупланган мәгълүмат ай саен республика җитәкчелегенә җиткереләчәк. Шуның нәтиҗәсе буенча даими рәвештә актив эшчәнлек алып барылыр дип планлаштырыла. Төп максат - шәхси проблемаларны ачыклау ярдәмендә тулаем мохитне күзаллау һәм вакытында чаралар күрү. Кабул ителгән “Юл картасы” буенча киләсе елда кече һәм урта эшмәкәрлекнең икътисадтагы өлешен 34 процентка җиткерәсе бар бит. 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 11.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы