поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.06.2014 Бәйрәм

Камышлы районы Иске Усман авылы Сабантуе (ФОТО)

Зур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман кайдадыр ашкына, очрашу көтә.

Самара - Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри...

Ә сәүдәгәрләр аланга кичтән үк килеп куйганнар ахыры. Болын буйлап сузылган төтен борыннарны шашлык исе белән кытыклый, самавыр башына утыртып куелган зур чәйнекләрдән карлыганлы чәй исе бөркелә.

Мәйданга әкренләп халык та җыела башлады. Чиккән түбәтәй кигән бабайлар, ак яулыклы әбиләр, озын сыйракларын күрсәтеп, кыска итәкләрен җилфердәтеп җилбәзәкләр һәм иң модный джинсыларын сандыктан алып кигән егетләр мәйдан буйлап йөренәләр.

Сәүдә рәтләрендә аракы, сыра, шәраб сатканнары күренми. Шашлык та сарык, тана һәм тавык итеннән генә ясалган, дип кычкырып торалар сатучылар. Иске Усманда татар гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар, динебез ислам таләпләреннән тайпылмыйлар икән.

Әнә күптәнге танышым - көрәшче Илдус Нуретдинов буыннарын яза-яза күнегүләр ясый, ә чабышта катнашучылар атларын сыйпап, ялларын тарап ярышка әзерләнәләр. Бүген биредә барлыгы дүрт ат ярыша - Иске Усманнан "Машка" белән "Звездочка" һәм Иске Ярмәктән "Мечта" белән "Резьба".

Менә Сабан туен ачу тантанасы башланып китте. Элек ничек булса, бүген дә шулай: беренче сүз авыл мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Рамазановка бирелә. Ул Коръән сүрәләре укып, халыкны милли бәйрәмебез белән котлады һәм гадел ярышлар теләде.

Колга башына эленгән сөлгеләрне күтәреп, бер төркем яшьләр мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, сүзне авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Шәйдуллин алды. Ул шимбә өмәсендә катнашкан авылдашларына рәхмәтләрен җиткерде, йортлар тирәсендәге үләннәрне чабып, авылны тәртиптә тотулары өчен мактады. Бигрәк тә авыл тирәсендәге чишмәләрне чистартуда катнашучыларга, моңа үз акчаларын тотучыларга аеруча зур рәхмәтләрен әйтте.

Сабан туен оештыру өчен халык кырык мең сум чамасы акча җыйган икән. Бу эштә фермер Марат Шәйдуллин һәм Илдус Шәйдуллиннарның өлеше зур. Алар да рәхмәт сүзләре ишеттеләр, җирләрне эшкәртеп, маллар асраган өчен район администрациясеннән Мактау кагәзләре белән бүләкләнделәр.

Хәзерге сабантуйларда авыл тормышына зур өлеш керткән олы яшьтәге юбилярларны котлау гадәте бар. Менә быел да Кәзим һәм Мәрьям Нуретдиновларның никахына 55 ел тула. Сания апа Әхмәдуллина 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу котлауларны халык кул чабып каршы алды, арада “горько” кычкыручылар да табылды. Камышлы авыл җирлеге администрациясе башлыгы Заһит Сафин котлавыннан соң, мин, “Бердәмлек” газетасы фотохәбәрчесе буларак, үткән Сабан туенда биредә төшергән фотоларымны халыкка өләштем.

Рәсми бүлектән соң башланган концертта авыл үзешчәннәре дә, читтән кайткан кунаклар да чыгыш ясадылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең чыгышлары бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Ләйсән Гыйльметдинова һәм Алсу Шәйдуллина “Модницалар” булып биегәндә кара ничек матур итеп сәхнә буйлап йөриләр, күзләре шаян елмая, ә йөзләрендә шундый җитдилек! Күрше Бакай авылының “Асылъяр” халык фольклор ансамбле чыгышы, Яр Чаллыда яшәүче Камилә Әхмәдуллинаның Сания әбисенең юбилеена багышлап алып кайткан “Күгәрчен” биюе, Оренбург өлкәсенең Северный районында яшәүче Әдилә Юнысованың, Бөгелмәдән кайткан Ләйсән Нуретдинованың һәм аның сеңелесе Илүсәнең туганнарына һәм авылдашларына багышлап җырлаган җырлары - болар барысы да Иске Усман авылыннан читтә яшәүчеләрнең йөрәге шушы җиргә береккән булуын раслый түгелме? Туганнар, дуслар, авылдашлар очрашкан җирдә Казан артистлары да кирәкми. Сабан туе көнне бар да талантлы: җырлый башласалар - моңга күмәләр, биик дисәләр - мәйдан да тар.

Шул ук вакытта мәйдан уртасында ярышлар дәвам итә. Киң елмаеп басып торучы искеярмәкле Фәрит Гайфуллинны әллә кайдан ук күреп алам. Аның Мечта кушаматлы аты быел да беренче килгән икән. Яшьләр бау тартышкан, көянтә-чиләк белән, капчык киеп йөгергән арада көрәш батыры да билгеле булды. Бу - күп еллар җиңү белмәс Илдус Нуретдинов, шушы авылның көрәш батыры.

Көн кичкә авышуга карамастан, халык аерылышырга ашыкмый, төркем-төркем булып бер-берсенә кунакка йөрешә, карлыган яфрагы кушып пешергән чәй белән сыйлана, бәйрәм бәлешенең капкачын ача. Кич буе авыл өстендә көлешү, музыка тавышлары яңгырар, бәйрәм фотолары күгәрченнәр кебек интернет аша илнең төрле якларына очар. Ә без хатыным белән Богырысланга таба кузгалабыз. Туганнар безне озатып: “Киләсе Сабан туена да килегез, тагын очрашырбыз”, - дип кул болгап калалар.

1

2

Автор фотосурәтләре.
 


Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»