10.06.2014 Мәдәният
Дөнья татар музыкасын танырмы?
Классик музыка адәм баласына уңай тәэсир итә. Америка психологлары раслаганча, җитди аһәңнәр фикерләү сәләтен арттыра, үзеңне оештырырга булыша һәм хәтергә уңай йогынты ясый. Шулай булуга да карамастан, академик сәнгать белән дөньяда нибары 6-7 процент халык кына кызыксына дип санала.
Бу гаҗәп тә түгел, катлаулы сюжетка, тирән образларга корылган сәнгатьне теләсә кем аңлап та, кабул итеп тә бетерә алмый бит.
Татарстанда классик музыкага тиешле игътибар бирелми диючеләр дә юк түгел. Композитор, Татарстанның халык артисты Резидә Ахиярова да шулай дип саный. “Җитди музыкага, гомумән, сәнгатькә тиешенчә игътибар бирелә дип санамыйм. Республикада классик музыка белән кызыксынучылар аз. Андый концертларга гади халык та, җитәкчеләребез дә ашкынып йөри дип әйтеп булмый. Безнең иҗатны да бик сирәкләр аңлый. Киләчәктә дөньякүләм зур уңышларга ирешербез дип уйламыйм. Фикер даирәсе киң композиторлар булсын өчен, яшьләрне Мәскәү, Санкт-Петербург калаларына аспирантурага укырга җибәрү дә үз нәтиҗәсен бирер иде бирүен. Элегрәк андый алымнар кулланыла торган иде. Бәлки төрки республикалар белән алмаш хезмәттәшлек оештырып булыр. Кайбер чит илләрдә сыйфатлы уку йортларында гыйлем эстәү дә уңыш кына китерер иде анысы”.
Чыннан да, арзанлы “попса” чәчәк аткан бер заманда, милли җанлы, татар проблемалары белән борчылып яшәрдәй, халык җанын әрнеткән мәсьәләләр турында тирән фикер йөртердәй көйязарларыбыз бармак белән генә санарлык. Һәммәбезгә дә билгеле: авылда тәрбияләнгән бала җитди музыка кыйммәтләреннән ерак була. Шәһәрдә тәрбияләнеп, музыкаль үсеш ягыннан алга киткән яшьләребез исә татар җирлегеннән аерылган...
Ике якны да үзендә туплаган сәләтле шәхесләргә, бигрәк тә яшьләргә, без хәзер сокланып карыйбыз. Эльмир Низамов - әнә шундый өметле көйязарларыбызның берсе. Ул соната, рапсодия, концертино, пьеса кебек жанрларда фортепиано, флейта, быргы, виолончель, скрипка, гитара шикелле уен кораллары өчен әсәрләр, опералар, җырлар яза. Аларны халыкка чыгару мәсьәләсе ничегрәк соң? Тыңлаучыны табуы да авыр диләр бит. Хәзерге заман тыңлаучысын ничегрәк җәлеп итәргә кирәк дигән сорауга, композитор егет болай дип җаваплады.
- Үз тыңлаучыңны табу һәрвакыт читен. Академик, профессиональ музыка зур пропагандага мохтаҗ. Сәнгать табыш китерә алмый, аның өчен, киресенчә, чыгымнар кирәк, реклама һәм пиар, диюем. Кешеләргә эстрада гына түгел, ә яңа музыканың барлык палитрасын тәкъдим итү мәслихәт. Күп санда булмаса да, радио, академик музыканы яңгыратучы телевизион каналлар, шулай ук интернет бар. Адәм балаларының гомуми культурасын, аңын үстерү үзләреннән дә тора. Иң мөһиме: күңел ачу музыкасына гына түгел, җитди, интеллектуаль якка да йөз белән борылырга иде.
Шәхес тәрбияләүдә музыка алыштыргысыз роль уйный. Кешеләр бу хакта борын заманнардан ук хәбәрдар булган. Бик кызганыч, мәгариф өлкәсендә һаман саен андый дәресләр кими бара. Ә бит, киресенчә, сәнгатькә кагылышлы фәннәр санын арттырырга кирәк. Бигрәк тә мин хорда җырлауга һәм музыка уен коралларында уйнауга игътибар бирер идем. Миңа адәм баласының нинди мохиттә яшәве мөһим. Мин профессиональ музыкаль белем алдым, һәрвакыт янәшәмдә кызыклы, белемле кешеләр булды. Сәнгатьтә төп кыйблам – бөек классиклар Моцарт, Шуберт, Рахманинов, Шостакович, Шнитке һ.б. Һәрвакыт әлеге шәхесләргә якынаерга, аларның дәвамчысы булырга телим. Уйланырга, фикер йөртергә, сорауларыма җавап табарга тырышам. Минем уйлавымча, чын сәнгатькәр туктаусыз үсәргә һәм тирәнрәк сукаларга, үз иҗаты белән сораулар тудырырга һәм аларга җавап бирергә тиеш, дип саныйм мин.
Замана шаукымына яки кемнеңдер йогынтысына бирешмичә үз йөзеңне эзләп табу җиңелләрдән түгел түгелен. Җирдә яшәүче кешеләр төрле-төрле, шуңа күрә һәр композиторның музыкасы да үзенчә булырга тиеш. Әле соңгы вакытта“формат” дигән төшенчә дә килеп керде. Кайчагында музыкаңны теге яки бу концертта яисә фестивальдә яңгыратырга теләсәң, син аерым стильгә буйсынырга тиеш буласың. Бер карасаң, бу дөрестер дә, ләкин, минемчә, кайвакытта бу алым авторны “үтерә”. Эчке иркенлек, үз-үзеңә хыянәт итмәү бары тик көчле һәм максатчан кешеләргә генә хас. Нәкъ шул вакытта гына, чыннан да, яңа ачышлар ясарга мөмкин, - ди Эльмир Низамов.
Татарстанның җитди музыка сәнгатендә үз сүзен әйткән Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровтан фатиха алган, аларның традицияләрен дәвам итүче композитор һәм пианист Ренат Еникиев гомере буе академик музыка иҗат итә. «Үз заманында Тукай яшь Салих Сәйдәшевнең рояль уйнаганын тыңлагач: «Килер бер көн, үзебезнең Чайковскийларыбыз булыр!» – дигән. Бу сүзе белән ул татарның академик музыкасы туып килүен белдергән. Татарлар арасында әсәрләре бөтен дөньяга таралган композитор бар дип әйтә алмыйм. Бездә, әлбәттә, теге илдә моны уйнадык, монысында бу композиторны башкардык, дип әйтәләр. Үзебезнекеләр татар композиторларын уйнап кайта торганнардыр, ә бит чит илләр үзләре татарныкын уйнамый! Безнең операларны кайсы ил театрының куйганы бар икән? Тукайның хыялы кайчан тормышка ашар, анысы билгесез әле…» – диде атаклы «Ариетта» авторы Ренат Еникиев.
Көйязарлар берлеге быел олуг юбилей уңаеннан республикада симфоник концертлар оештыра. Шактый гына кызыклы премьераларның шаһиты булачакбыз димәк. Биредә татар композиторларының шаһәсәрләре (шедеврлары) яңгыраячак, дип белдерде Композиторлар берлеге җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин. Озак еллар Татарстанның музыка сәнгатен үстерүне, үз көйязарларыбыз иҗатын пропагандалауны максат итеп куйган берлек хәзер дә яшьләргә битараф түгел.
Татар музыкасының дөнья аренасын яулый алмавына карата сәнгатькәрләребезнең фикере кызыклы гына. Замана музыкасы бик алга киткән. Көнбатыш бездән яңа ачышлар көтә. Ниндидер башка һәм көтелмәгәнне язсаң, бәлкем шул вакытта игътибар итәрләр иде, хәер бу очракта да тәгаен генә әйтеп булмый. Монда реклама һәм үткен менеджмент та соңгы рольне уйнамый. Белмәгән һәм танылмаганнарга бик сирәк игътибар итәргә мөмкиннәр. Ләкин ныгытып һәм нәтиҗәле эшләгән очракта, үзебезгә игътибар иттерәчәкбез. Безнең оркестр профессиональ яктан үскән саен, күбрәк язачакбыз һәм композиторлар да камилләшә бара. Шул вакытта, һичшиксез, игътибар итми калмаслар, дип саный алар. Сәнгатькәр өчен, беренче чиратта, үз илеңдә кирәкле икәнеңне тою да мөһим әле.
Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковскийның зур тырышлыгы белән Татарстан музыка сәнгате өчен үтә дә мөһим вакыйгалар байтак булуын да танымый мөмкин түгел. Татарстан музыкасы антологиясен генә алыйк. Александр Сладковский: “Мондый күләмле проект Татарстанның сәнгать тормышында истәлекле вакыйга буларак тарихка кереп калыр. Татарстанда үзенчәлекле, кабатланмас музыкаль мәктәп бар. Бу исә хасиятле мәдәни традицияләр, йолаларның барлыгын күрсәтә. Әгәр дә халыкта шушы куәт бар икән, ул иң авыр вакытларда да үзен саклап кала ала һәм үз асылын җуймый. Нәкъ менә шул сәбәпле Татарстан композиторларының антологиясе барлыкка килде дә инде. Мин Татарстанда республика композиторлары музыкасын дөньяның теләсә кайсы сәхнәсеннән, теләсә нинди дәрәҗәдә башкара алырлык инструментын булдырдым. Башкарырдай әсәр туып торганда, бездә һәрчак аншлаг булыр, димәк көйязарларга яшел юл», - ди маэстро.
Биш мең тираж белән дөнья күргән җыентыкка Татарстан көйязарларының иң затлы иҗат җимешләре генә кертелгән. Антологиядә Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Ренат Еникиев, Резидә Ахиярова, Зөлфия Рәүпова, Мәсгудә Шәмсетдинова, Александр Миргородский, Елена Анисимова, Анатолий Луппов, шулай ук Александр Чайковский әсәрләре урын алган.
Композитор Зөлфия Раупованың «Ак бүре» арт-операсы (Рузәл Мөхәммәтшин либреттосы), “Ак сирень» дип исемләнгән С.Рахманинов исемендәге фестивале һәм башка музыкаль проектларның башлангычында да нәкъ менә симфоник оркестр тора.
Инде әйтелгәннәргә фикри нәтиҗә ясап, шуны гына өстик. Татарстанда җитди музыкаль иҗат өчен шартлар бар. Бары тик эзләнергә, тик ятмаска, тырышырга, үз кыйблаңа карап алга барырга гына кирәк.