поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2014 Җәмгыять

Батыр хатыннар: “Сабантуйда көрәшмәсәк, йөрәкне куяр урын тапмыйбыз”

Хатын-кызларыбыз рухи яктан гына түгел, физик яктан да көчле безнең. Шулай булмаса, мәйдан уртасына чыгып, бил алышырлар идеме?! Беләсездер, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы Сабан туенда ел саен хатын-кызлар көрәше уза (1986 елдан башлап).

Моннан берничә еллар элек җырчы Салават та гүзәл затларыбыз көрәшен үз күзләре белән күреп, бүләкләр биреп киткән иде. Хәзер инде хатын-кызлар көрәше күп кенә башка район, авыл җирлекләренә дә үтеп керде. Милли бәйрәмебез Сабантуйлар якынлаша, якташларым, Күгәрчен батырларының хәлен белеп алыйм әле дидем.

Бүгенге көндә почта таратучы булып эшләүче, ике бала анасы Гөлнара Хәмидуллина белән сөйләшәбез.

– Элек Сабантуйлар икешәр көнгә сузыла иде, – ди ул. – Бүләкләр артып кала башлагач, элеккеге авыл җирлеге башлыгы Дания апа Әхмәтҗанова: “Кызлар, без кемнән ким соң?” – диде дә, хатын-кызлар көрәшен оештырып җибәрде. 1994 елда улымны тапкач мин дә көрәш белән җенләнеп киттем. Бары бер ел гына мәйданга чыкмый тордым. Гел алдынгы урыннарны алам. Өч абыем да көрәшче. Өйгә кирәкле бөтен әйберне отып бетердем инде: тузан суырткыч, микродулкынлы мич, кер юу машинасы, савыт-сабалар – бар да бар, Аллага шөкер! Быел 20 яшьлек улым армиядән кайтты, мине һаман да көрәштерәсе килә: “Әни, безгә хәзер мультиварка кирәк инде”, – дип көлә.

Күгәрченгә Салават кайткан елны төрле авыллардан барлыгы 26 хатын-кыз җыела. Әнә шунда “Иң яшь, иң оста алымнар белән көрәшүче” исеменә лаек булып, велосипедлы да булып куя Гөлнара апа. Исең-акылың китәр, баксаң, танышымның әнисе дә 70 яшенә (!) җиткәнче көрәшеп йөргән икән! Каян килә хатын-кызга шундый көч-куәт, теләк диярсең? Ә җавап әзер:

– Бер арттырусыз әйтәм, Сабантуйлар җитә башласа, йөрәк чабышкы атныкыдай тибә, җилкенә башлый, – ди Гөлнара ханым. – Йөрәгем чыдый алмаганга көрәшәм бит мин! Бәйрәм көнне мәйдан уртасына кереп утырам да, Сабантуйны күзәтәм. Кибет янында бөтерелеп йөрү дә, дуслар-танышлар белән очрашу да кирәк түгел хәтта. Бөтен уем ярышларда, шуннан тәм табам.

– Җәрәхәтләр алганыгыз юкмы соң?

– Юк, Аллага шөкер! Бик җегәрле, зур авырлыктагы хатын-кыз эләксә, үземне азапламаска тырышам. Гәүдәне ватып булмый бит, алга таба яшисе дә бар. Миңа хәзер 40 яшь. Ирсез торам, тормыш йөген үзем генә тартам. Аннан соң, көрәшкә керәм дип, алдан әзерләнеп йөргән дә юк инде хәзер. Элек урамда йөгереп кайтам, герләр дә күтәрә идем. Хәзер вакыт тими.

Гөлнара ханым быелгы Сабантуйны да зур ашкыну белән көтә. Шулай булмыйни, мәйдан уртасына чыгып, йөрәк ярсуын басасы, көрәшәсе бар бит аның!

13 ел буе беренчелекне бирмәгән батыр ханым Фәния Мөхәммәтҗанова белән дә сөйләшеп алдык.

– Бер елны операциядән кайтканыма бер ай да булмагандыр, йөрәк түзмәде, мәйданга чыктым. Шунда 24 хатын-кыз арасында 1нче урынны алдым. Узган ел май аенда кулымның сеңерләре өзелгән иде, операция ясадылар. Билнекенә кермәсәм дә, кулныкында көч сынашмыйча түзеп булмады. Бу мизгелләрдә нинди хисләр кичерүебезне күп кеше аңламас та. Көрәш башлангач, йөрәкне кая куярга белеп булмый. 1989 елда көрәшә башлаган идем, һаман туктый алмыйм менә. Әтием – хөкемдар, абый белән энем дә әлеге ярыш төре белән җенләнде. Мин мәйданга кергәч, “үз кызын яклый” дип әйтмәсеннәр өчен, әтиебез чыгып тора иде.

Бер елны бөтен Татарстаннан җыелган хатын-кызлар катнашында Минзәләдә ярыш узды. Анда 66 кило авырлыгым белән 120 килолы хатын белән көрәшеп өченче урынга лаек булдым, – дип бик тәмләп көрәш турында сөйләде батыр.

Фәния апа пешекче-кондитер булып эшли. Ике кызы бар, иң олысы да әнисе эзеннән китмәкче булып, быел көрәшкә әзерләнә икән.

– Башка хатын-кызлар кебек түгел мин, бик яратып хоккеен да карыйм, ир-ат көрәшен дә күзәтәм. Тормышымда нинди генә авырлыклар булмады, әмма төшенкелеккә бирелмәдем. Көрәш – тәнгә дә, җанга да ниндидер бер көч өсти, – ди якташым.
 


Нәзилә ХУҖИНА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»