поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
09.06.2014 Җәмгыять

Имезлектән соң — шешәгә...

Илебездә нинди иҗтимагый-сәяси вәзгыять хөкем сөрүенә карамастан, бездә беркайчан да актуальлеген югалтмаган мәсьәлә – ул эчүчелек бәласе. Иң җан әрнеткеч хәл – бу бәла сабый җаннарны да аямый.

Татарстанда исерткеч эчемлекләр йогынтысында балалар тарафыннан кылынган җинаять очраклары арткан. Быел шушы берничә ай эчендә генә дә бу күрсәткеч 48 процентка үскән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе инспекторы Наталья Галкина сүзләренчә, быел исерек хәлдәге бер бала кеше гомерен өзгән. Моннан тыш хокук саклау органнары алкогольле эчемлекләр кулланган яшүсмерләр катнашында 16 урлау очрагын, 3 талау, 9 машина урлап китү һәм башка кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерүнең 3 очрагын теркәгән.

– Авыр җинаятькә җөрьәт иткән әлеге яшүсмер электән полициядә исәптә торган. Кызганычка, аның язмышы аянычлы, ул – авыр тормыш шартларында яшәргә дучар булган бала. Әнисе эчүгә сабышып, баласын карамаган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә, бу хәлләр малайның да исерткеч эчемлекләр куллана башлавына китергән... Тормыш күрсәткәнчә, балаларны спиртлы эчемлекләр йогынтысыннан саклау өчен, иң элек аларның гаиләдәге иминлеген кайгыртырга кирәк: барысы да иң якын даирәгә бәйле, – дип кисәтә инспектор.

Хәер, хокук саклау органнары вәкилләре соңгы елларда Татарстанда балалар җинаятьчелеге белән бәйле күрсәткечләрнең түбәнгә тәгәрәвен белдерә. Әйтик, быелның дүрт ае эчендә ул 7 процентка кимегән. Әмма спиртлы эчемлекләр йогынтысында кылынган җинаятьләрнең, киресенчә, артуы, куанырга җирлек калдырмый. Наталья Галкина сүзләренчә, быел гына да республикада 800 яшүсмер исерек хәлдә тоткарланган.

– Социаль хезмәтләр өчен иң мөһиме – баланы ата-анадан аермау, мөмкин булганча гаиләне саклап калу, безнең бөтен эшебез шуңа корылган, – дип аңлата үз чиратында “Гаилә” республика гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-методика үзәге директоры урынбасары Юлия Пилдина. – Хәзерге вакытта Татарстанда 2068 гаилә ведомствоара исәптә тора. Алардан 1400 гаиләдә, ягъни – 67,7 процентында, ата-ана исерек тормыш рәвешенә күчкән, ә бит бу гаиләләрдә барлыгы 2711 яшүсмер тәрбияләнә.

Белгечләрнең мәгълүматлары буенча, агымдагы елның маена Татарстанның 11 муниципаль районында исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы 37 яшүсмер ведомствоара патронатка алынган. Бу – узган ел белән чагыштырганда 7 кешегә, ягъни 16 процентка азрак.

Балаларны һәлакәткә китерүче зарарлы гадәтләрдән саклау өчен аларга кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның әһәмияте турында, әлбәттә, күп сөйләнә. Социаль хезмәткәрләр исә, беренче чиратта, әйләнә-тирәдәге эчүгә сабышкан гаиләләрне ачыклау һәм аларны аек тормышка кайтару өстендә эшләүгә игътибар бирә. Соңгы биш елда республиканың барлык районнарында авыр социаль хәлдә калган гаиләләрдә яшәгән балаларны ачыкларга мөмкинлек бирүче ведомствоара система булдырылган. Ул республиканың балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе күзәтүе астында эшли. Социаль хезмәткәрләр, башка ведомстволар белән берлектә оештырылган кичке һәм төнге рейдларда, “Яшүсмер, “Гаилә һәм бала” һәм башка акцияләрдә даими катнаша. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләрендә һәм бүлекләрендә ата-аналарга һәм яшүсмерләргә исерткеч эчемлекләрнең гаиләне җимерүгә китерүен аңлатучы программалар тормышка ашырыла. Әйтик, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай районнарында “Ата-ана университеты”, Биектау районында балалар өчен “Мин беләм – мин баш тартам” исемле тренинг-дәресләр, Азнакай районында “Ярдәм адымнары” балалар һәм ата-аналар клубы (һ.б.) ачылган.

– Ел саен республикада ведомствоара исәптә торган 500дән артык ата-ана алкоголь бәйлелегеннән дәвалана. Бигрәк тә Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Биектау районнарында һәм, әлбәттә, миллионнан артык халык көн күргән Казанда мондый курсларга мохтаҗ гаиләләр шактый. Социаль хезмәткәрләр ата-аналарга социаль-психологик ярдәм күрсәтүдән тыш, аларга балаларына тиешле тәрбия бирү бурычлары турында да искә төшерә, – дип сөйли Юлия Пилдина.

Яшүсмерне һәм аның гаиләсен патронатка алу уңай нәтиҗәләр биргән, ягъни ведомтвоара исәптән төшкән очраклар да юк түгел. Мәсәлән, 2014 елның маена элеккеге шундый гаиләләрнең 80,5 проценты аек тормышка кайткан.

– Безнең максат – эчүгә сабышкан кешене үз теләге белән дәваланырга күндерү. Бу уңайдан, Лениногорск районының “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге эчүчечелек белән мавыккан хатын-кызларга социаль-психологик ярдәм күрсәтеп, мәдәни-массалы чараларда катнаштырып, дәваланырга ризалатуы игътибарга лаек. Соңыннан алар янә шешәгә ябышмасын өчен генә тырышасы кала, – дип ассызыклый Юлия Пилдина.

Гаиләләрне икенче тапкыр ведомствоара исәпкә куярга туры килгән чаклар да була. 2014 елның шушы берничә аенда ата-аналарның элеккеге начар гадәтләренә әйләнеп кайтуы һәм ата-ана бурычын үтәмәве аркасында 8 яшүсмерне яңадан социаль приютка урнаштырырга туры килгән. Иң кызганычы, ел саен ата-аналары эчүгә сабышу сәбәпле балалар йортларына эләккән сабыйларның яртысы караучысыз калган балалар статусына күчәргә мәҗбүр. 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 08.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы