04.06.2014 Җәмгыять
Бер гасырлык ярату
Габриель Маркеснең “Йөз ел ялгызлык” әсәре Буэндиа нәселе турында. Әсәрдә тасвирланган җиде буын вәкилләренең һәркайсының диярлек тормышы Урсула күз алдында уза. Ул 120 яшькә җитеп, ахыргы көннәренә кадәр нәселен кайгыртып, башта балаларына, аннары күпсанлы оныкларына ярдәм итеп яши. Түбән Камага сәфәрем барышында Урсуланы күргән кебек булдым.
Шәрифә әбигә – 103 яшь.Йөзьяшәр Татарстан, Украина, Канадага таралган нәселнең башында тора. Үзеннән соң килгән 4 буын вәкилләренең күбесе аның тәрбиясе аша узган. Түбән Каманың Химиклар урамындагы күпкатлы йортларның берсендә урнашкан фатирда мине килене Нурзия апа каршы алды. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач, әбинең бүлмәсенә уздык.
Кечкенә генә ябык карчык, йөземне үзенә якын ук китереп, мине танырга тырышты. Күзләре ачык зәңгәр, бераз тоныкланган, начар күрүе дә шуңадыр. Йөзе җыерчыклы, әмма бит урталары шома.
– Кем кызы соң син?
– Фәһим кызы.
– Әй бу колакларны! Сатып алыр идем. Ишетми.
Кемлегемне аңламаса да, әби күчтәнәчтән авыз итәсен алдан сизгән. Иренем кычыткан иде, дип, ябык бармаклары белән үзе тотып, конфетлардан авыз итте. Янындагы тумбочка өстендәге савытны алып, чәй йотты. Баллы ярата, ди килене. Ул арада кат-кат сорап, кемлегемне белергә тырышты. Шәрифә әби җайлап урынга яткач, Нурзия апа белән кухняга чыктык.
– 100 яшенә кадәр хәле бик әйбәт иде. Энәләргә җеп кертә иде әле. 95 яшенә кадәр кибетләргә йөрде: шырпы, тоз, ипиләр алып кайтып куя иде. 95тә паралич сугып, 3 ай урын өстендә ятты. Сөйләшә алмады, дус карчыклары килеп, ясин чыктылар. Алланың рәхмәте ул-бу булмады, үзе торып китте. 100 яшенә бүләк ителгән микродулкынлы мичтә ризык җылытырга да өйрәнде. Туган көне узып күп тә үтми, кулы сынды. Күз тидерделәрме шунда. Кулы ялганды, әмма шуннан бирле күбрәк урын өстендә инде.
Чәй өстәле янына утырып, Шәрифә әбинең тормышы турында сөйләшәбез.
– Беркайчан телевизор карамады, казылык ашамый иде, кесә телефоны тотмады. Бер вакытта да аягын чалыштырып утырмый иде. Яшь вакытта эшләдек тә эшләдек дип әйтә иде. Зарланмады. Яшәүне бик яратты. Нәселләрендә озак яшәүчеләр булмаган. Энесе белән сеңлесе 70не узып дөнья куйды. Хәзер хәтере дә югалгалап ала, саташып сөйләшкәли. Әниләр төшкә керә, ди. Үлем-китем буласын алдан сизә: борын очым кычыта, ди. Кайчакта үзеннән-үзе догалар укый башлый, шигырь, бәетләр әйтә. Кайвакыт Ленарны (оныгы) танымый тора, әмма әллә кайчан гына бер күргән кешеләрен танып куя.
Шәрифә әбинең улы Леонард һәм килене Нурзия белән тора башлавына 40 ел.
– Декрет ялында утырмадым. Балаларны ул карады, оныкларны да карашты. Камыр ризыкларын бик тәмле пешерә иде. Мин дә аннан өйрәндем. Күршеләр белән бик тату булды. Ул авырып киткәч, сөйләшергә кеше дә юк диючеләр бар. Коръән, догаларны гел укыды. Күршеләр, әбиегез шуңа күрә озак яшидер, диләр.
Йөзьяшәр әби Чистай районының Татар Ялтаны авылында туган. Шунда кияүгә чыккан, колхозда эшләгән, 5 бала тудырган. Ике кызы – берсе 8 айлык вакытта, берсе 4 яшьтә вафат булган. Ире Гомәр 1943 елда сугышта үлеп калган. 1935 һәм 1937 елгы ике улы Украинада яшәгән (хәзер алар исән түгел. Олыгаеп дөнья куйганнар). Леонард – төпчек улы.
– Ирем абыйларыннан күпкә соңрак туган. Ул беркайчан әтисенең кем икәнен белмәде. Әби сөйләмәде, Леонард сорап борчымады. Үзе сөйләмәгәч, башын катырмадык.
Украинадагы улларының берсе, хохол кызына өйләнгәне, бер кыз үстергән. Кызы хәзер Канадада яши икән. Шунда укыган, Канада егетенә кияүгә чыгып калган. Туганнары белән элемтәләре өзелгән. Икенчесе ике тапкыр өйләнгән, 3 баласы булган. Аерылышканнан соң беренче хатыны кызы белән Мамадышка кайтып урнашкан. Хәзер ул кызның оныклары үсә. Икенче хатыныннан туган ике баланың берсе генә исән: Илдус исемле, Украинада яши. Шәрифә әби читтәге оныкларын карашырга да өлгергән. 12 ел Украинадагы улларында яшәп кайткан.
– Мамадыштагы оныгы гел килә. Без берәр җиргә киткәндә, әбине ул карый, – ди.
Нурзия апа да, Леонард абый да, “Шин“ заводында эшләп, пенсиягә чыкканнар. Ике балалары бар: бер кыз, бер малай.
– Безнең нәселдә никтер бер кыз, бер малай еш туа. Мамадыштагы оныгының 3 кызы да бер кыз, бер малай тапты. Олы кызым Ләйсәннең дә бер улы, бер кызы үсә. Кечесе Ленарның бер кызы бар. Кызының әнисе белән язылышмыйча тордылар. Бала туганчы аралары өзелде. Киленебез хәзер башка кешегә кияүгә чыкты. Әмма оныгыбызны карашабыз. Туган гына вакытында ирем көнгә өч тапкыр бара иде. Киленнең башка кешегә кияүгә чыгасы билгеле булгач, елап кайтты. Аңа карап, әнисе баланы бездән аерып куймады. Хәзер икенче иреннән туган малае да безне әби-бабай дип белә. Безгә килеп йөри. Ял итәргә барганда, аны да үзебез белән алабыз. Киленнең икенче ире дә безне әти-әнисе урынына күрә. Бәйрәмнәргә йөрешәбез.
“Йөз ел ялгызлык” әсәренең ахыры аяныч. Ул ярата белмәүләре аркасында йомык системадан котыла алмаган әлеге нәсел кешеләренең юкка чыгуы белән тәмамлана. Ә Түбән Камадагы йөзьяшәр әбинең нәселе нык. Тармакланган нәселнең югалган очлары, төенләнгән урыннары булса да, нәселен дәвам итеп, киң күңелле, чишелмәстәй тоелган мәсьәләләрне сабырлык белән хәл итүче, ярата белүче кешеләр яши. Шәрифә әбинең озын гомеренең сере дә шул әлеге дә баягы гап-гади яратуда, тормышны, балаларын, оныкларын яратуда икәнен аңладым.
Китәргә дип җыенгач, саубуллашырга кердем. Шәрифә әби: “Бу кызны озатыгыз, мин баскычтан төшәргә куркам”, – дип, минем өчен борчылып калды.