поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2014 Җәмгыять

Рөстәм Мингалим вафат

Бүген язучылар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимне соңгы юлга озата.


Шагыйрь, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1958 елларда Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан Бөгелмә шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара. 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әдәби консультант булып эшли. 1977-1980 елларда Рөстәм Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.
 
Аның “Эй, кояшым”, “Күз карасы”, “Юл өстендә тургай”, “Шигырьләр һәм поэмалар” исемле шигъри; “Тау астында илле бүре” исемле пьеса җыентыклары һәм башка китаплары дөнья күргән. Рөстәм Мингалимнең шулай ук балалар өчен язган әсәрләре “Ә сәгать келт-келт итә” (1968), “Уйланырга кирәк” (1971), “Төнге әкият” (1973), “Бәхетле исем” (1977), “Галстуклы кәҗә” (1992), “Их, Самара яклары” (1998) һ.б. җыентыкларында чагылыш тапты.
 
Әдип драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Заманның проблемаларына багышлаган, идеянең сәнгатьчә бирелеше, психологизмы, кызыклы образлар системасы белән аерылып торган әсәрләрдән “Кунак кызы гел килмәс” (1984) лирик комедиясен, “Тау астында – бүре” (1979) сатирик комедиясен, “Кайда сез, ирләр?” (1975) моңсу комедиясен, “Кире уйларга соң инде” (1978) драмасын, “Өченче бүлмәдә эт яши” (1980), “Әгәр булса борчуларың” (1986) драматик хикәясен, “Сабый туды” (1988) драмасын һ.б. санарга мөмкин. Рабит Батулла белән берлектә иҗат ителгән “Сандугач сары түгел” (1989) драмасы да теманың актуальлеге белән укучыны җәлеп итә.
 
Курчак театры өчен язылган әсәрләрендә бала күңелен яхшы аңлау нәтиҗәсендә нәниләр өчен кызыклы образлар урын алды. Мәсәлән, “Урман улы Зурмөгез”, “Сихерләнгән урман”, “Шүрәлеләр үч алмый”, “Сәер кешеләр, батыр малай һәм артист попугай” һ.б. пьеса-әкиятләре яшь укучының күңелен яулый.
 
Рөстәм Мингалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле. Ризван Хәмид белән берлектә әдип “Идегәй” исемле тарихи киносценариен иҗат итте. Яшь автор Эсфир Яһудин белән берлектә язылган “Ак метеор” киносценариесе матбугата нәшер ителә.
 
Рөстәм Мингалим 2005 елда “Дәрт чүлмәге” шигъри җыентыгы өчен Тукай бүләгенә ия булды. 1987 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1977 елда Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.


---
Интертат.ру
№ --- | 02.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»