02.06.2014 Җәмгыять
Санаторий романы
Минем белән бергә өстәл артында утыручы Мансурның нигәдер кәефе юк әле. Килгән мәлләрне бик ачык, көлеп кенә тора иде, бүген әллә нишләгән. Моңсу гына итеп, икенче өстәл янындагы берәүне күзәтә. Мансур күзләгән хатынга мин дә борылып карадым.
Матур гына, ыспай итеп киенгән. Янындагы яшь кенә ир-ат аңа нидер сөйли, бусы рәхәтләнеп көлә. Алар иркенләп, тәмләп ашадылар да, аннан бергәләп чыгып киттеләр. Мансур аларны күзләре белән озатып калды. Мин түзмәдем, кызыксыну көчле бит инде, сорап куйдым:
– Нигә ул кадәр карадыгыз аларга? Әллә тегесе таныш хатыныгызмы?
Мансур әйтергә микән, юкмы икән, дип, беркавым сүзсез торды. Аннан беткән баш беткән, дигәндәй, сөйләп китте. Бу миңа таныш түгел кеше, әллә бүтән күрешәбез, әллә юк, дигәндер инде. Ят кешегә сөйләве җиңелрәк тә бит.
– Мин бу хатын белән узган ел шушы санаторийда танышкан идем. Илһамия белән бик якыннар булып, дуслашып киттек. Аның ире күптәннән үлгән, бик яшьли тол калып, балаларын ялгызы үстергән. Маляр булып эшләгән, күрәсез бит, төсе-бите дә чибәр. Үзе әле генә пенсиягә чыккан. Сөйләшергә дә бик рәхәт иде аның белән, бөтен ягы килгән, кыскасы. Мин аны ничектер бик яраттым, аерылышулары авыр булды. Икенче ел да бергә килербез, алдан сөйләшербез дә, дип хушлаштык.
Илһамия миннән бер көн алданрак килгән. Мин, санаторий ишек алдына аяк басу белән, аны күрәсем килеп, ашкындым. Бүлмәсен эзләп таптым. Ләкин ул анда ялгыз түгел иде. Бергә урнашкан хатыны чыгып киткән, бу икенче ир-ат белән чәй эчәргә әзерләнеп йөри. Шулай итеп, Чүпрәле ягыннан килгән яшь кенә мишәр Фәрит минем Илһамияне бер көн эчендә үзенә каратып та куйган. Исемнәрне әйтеп таныштык инде. Илһамия, әйтерсең, мине беренче тапкыр күрә, кыланмышына хәтерем калды. Боларны күзәтеп кенә йөрим хәзер. Ял көнне авылларына кайтып килделәр. Шәп кунак булганнар ахырысы, иртәнге аш вакытында күренмәделәр дә. Фәрит миннән яшьрәк шул, әнә, машинасы белән дә килгән. Илһамия шуңа миңа карамагандыр инде. Минем нәрсә, аны күңел ачтырып йөрергә акчам әллә ни күп түгел. Былтыр җәй өйгә яңа пристрой ясаттым, җыйган акча шуңа кереп китте. Инде бер онытылып, җилләп кайтыйм, дигән идем, булмады бит әле.
Мансурның хәленә керәсем килеп:
– Әнә бит хатыннар, күбесе – ялгыз. Берәрсенә сүз кушып карагыз. Карап торышлы бит әле сез,– дидем.
– Әй уйласам, мин дә башканы таба алам анысы. Ләкин бит миңа бүтән кеше кирәк түгел. Әгәр болай булырын белгән булсам, килмәгән дә булыр идем, – диде ул.
– Сезнең хатыныгыз, гаиләгез бармы соң? – дип сорадым.
– Бар, хатыным, улым, кызым бар. Ләкин бит йөрәккә приказ биреп булмый. Минем алай авылда йөргәнем булмады, гомер буе бер хатын белән яшәдем. Ничектер күңелем шушы Илһамиягә төште. Аның кайсыдыр җире мине яшь чакта армиягә озаткан Хәтимә исемле кызга охшаган. Шушы охшау мине 18 яшьлек егеткә әйләндерде дә куйды. Нишлисең! Бөтен кәефем кырылып кайтып китәм инде. Бу хатын-кызга гел ышанасы түгел икән.
Мансур авыр гына өстәл яныннан кузгалды. Мин, ни әйтергә белмичә, аның артыннан карап калдым.