поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.06.2014 Җәмгыять

Саклыйк, яклыйк балаларны!

Бер танышым “Мин дүртенче сыйныфта укыганда кукуруз басуында каргалар кудым,” - ди. Мин үзем кечкенә чакта чеби сакладым, аларны явыз тилгәннән якладым. Бу бик җаваплы эшемдә ярдәмчем ата каз иде. Әз генә куркыныч янаса да, ыслап, канатларын җәеп һөҗүмгә ташлана. Тилгән генә түгел бер песи дә, эт тә якын килә алмый. Хәтта ашарга салырга килгәндә, үземне дә йомшак җиремнән чеметеп алырга күп сорамый иде ата казыбыз. “Әти-әни”ләренең шундый кайгыртуын тоеп үскән чебиләр нигә исән-сау булмасын да, нигә тәгәрәшеп үсмәсен?!

Еллар узган, гомерләр үткән саен балачактагы ата казлар, ана казлар еш искә төшә, уйландыра. Сакланмаган, якланмаган, ташланган балаларның артканнан - арта баруы сискәндерә. Күңел: “Киек кош, җанварларда булган җаваплылык, тугрылык хисе нигә адәм балаларында юк соң?” - дип өзгәләнә, әрни. Бүген инде чыбык тотып, сап-сары томшыклы чебиләрне түгел, рәнҗетелгән, кимсетелгән, ташланган, кыйналган сабыйларны яклыйсы килә. Иң беренче чиратта, юньсез әти-әниләрдән, әлбәттә. Бер генә сабый да дөньяга начар холыклы, шакшы күңелле булып тумый. Кулларыбызга ачылыр-ачылмас язгы бөредәй саф, чиста, керсез, илаһи җаннарны кабул итеп алабыз. Кызлар бар да яхшы, начар киленнәр каян килә? - дигәндәй, начар бала ничек үсә соң? Балалар - гөлләребез, - дибез. Бик дөрес, ничек сугарабыз, ничек тәрбия кылабыз, гөлләребез дә шулай үсә, чәчәк ата яки сула, гарипләнә. Гаиләдә тәрбиянең нигезе салына. Алтыдагы алтмышка, диләр бит. Әгәр әхлакый яктан гарип бала үстерәбез икән, балалар бакчасы, мәктәп кенә бу бөкрене турайта алмаячак. Балачакта алган күнекмәләр, гадәт, мәхәббәт, нәфрәт адәм баласын гомер буе озата бара. Бала күп очракта үзенең ни өчен шундый хәлгә төшүен дә аңламый. “Нигә мин шундый мәрхәмәтсез, аңламыйм, ни өчендер гел сугышасым, кемнедер кыйныйсым килә. Кечкенә чакта әти песи баласын баганага бәреп үтерә иде, шул күз алдымда тора.”

“Әтием, син кайда? 16 ел мин синсез. Әтисезләр алар - көчсезләр, алар - коллар, алар кемгәдер бәйлеләр. Аларның тамгасы да бар! Мин дә тамгалы!”

“Менә мин дә үсеп җиттем. Гаилә кордым. Балаларым бар. Үз балаларымны беркайчан да ташламаячакмын, Ходай исәнлегемне генә бирсен! Балачагыма борылып карыйм да, исем китә. Әтием үлгәннән соң, эчкече әнием миңа кемнәрне генә “әти” итеп алып кайтмады. Кемнәр генә мине “тәрбия” кылмады, “әти” булып колагымны тартмады, борынымны кысмады, каеш белән каезламады?!“

“Каракларны төрмәгә утырталар диләр, минем әтиемне дә күрше апа урлады. Аңа бернинди закон да юкмыни?! Үз әтиемне койма ярыгыннан, тәрәзәдән карап торам. Бик авыр! Үскәч, мин ул апаны...”

“Мәктәптән һәркемне әти-әнисе яки туганы килеп алырга тиеш. Бездә шундый закон чыкты. Мәктәп капка төбендә дәрес бетүгә яхшы-яхшы машиналар җыела, утырып китәләр ... Мине исә җәяү килеп алучы да юк, чөнки әнием эштә. Әтием күптән үлде. Мин беркемгә дә кирәк түгел!!!”

Бу язмалар - пәрәвез челтәреннән... Күпме үпкә, әрнү, сагыш тулы җаннар авазы, күпме гарипләнгән күңелләр! Барсына да үзебез - әти-әниләр гаепле. Кемдер эшне сылтау итә, кемдер Ходай биргән җимешен аракыга алыштыра, кемдер: “Бераз үскәч тәрбияләрмен әле, әлегә ул кечкенә, - дип, алтынга тиң гомернең сәгать, минутларын әрәм итә. Ә вакыт дигәнең бик тиз уза. Бар нәфрәтен учларына җыеп, яшүсмер үз дөньясына юл ала. Бервакыт уянып киткәндәй булабыз, әмма инде соң була...

Ялгыз канат белән тәрбияләнгән балалар начар холыклы, тәртипсез була, диләр. Тик, тормыш кайчакта киресен дә раслап куя. Әле күптән түгел генә булган “Пусть говорят” тапшыруында 25 елдан соң әтисен беренче тапкыр күрүче бер кызны күрсәттеләр. Ялгыз әнисе баласын укытып, чын кеше итеп тәрбияләп, инде уңышларына сөенеп яши. Әтисе чирек гасырдан соң пәйда була. Бу кызда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, олыны олы итү сыйфатлары шулкадәр көчле, ул әтисен кабул итте. Мондый көчле әниләр, дөрес юнәлештә тәрбия бирә алучы ялгыз канатлар арабызда да бар.

Бик мул тормышлы, тигез гаиләләрдә дә авыр балалар үсәргә мөмкин. Нишлисең, мондый гаиләләрдә дә әти-әниләр байлык артыннан куып, газиз баласының җанында ни кайнаганы турында кызыксынмыйлар. Кайда да җылылык, үзара аңлашу су һәм һава кебек кирәк!

Шулай да, иң мөһиме: һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, һәр сабый үз бәхете белән тусын һәм олылар тарафыннан бу бәхет буылмасын иде! Киресенчә, өлкәннәр тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту, ярату, аңлау, җылылык, наз булсын. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, сәләтен ача алсын, мавыктыргыч, кызыклы, файдалы шөгыль тапсын! Тәрбия ялгышларны гафу итми. Ялгышмасак иде. Югалтмаска иде бу дөньяга “Яшәргә килдем!” - дип, тәүге авазын салган гөнаһсыз сабыйларыбызны! Саклыйк, яклыйк аларны! 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә генә түгел, һәрдаим, һәрвакыт! 


Әлфирә НИЗАМОВА
Яңарыш
№ 22 |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»