поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.05.2014 Җәмгыять

Бер ятимне әниле итсәм...

Күңелендә әнә шундый теләге булган хатын-кызлар да аз түгел. Үз балабызны бер генә минутка күздән югалтсак та, хафага төшәбез. Ә кайберәү­ләр тулгак ачыларына түзеп тә, сабые дөньяга килгәч, аны ташлап китә. Мондыйларны хәтта әни дияргә дә тел әйләнми.

Исерек әниләр

Казан шәһәрендәге 18нче хас­таханәнең 3нче балалар бүле­гендә әти-әнисе баш тарткан сабыйлар дәвалана. Бүген биредә 34 бала, шуның сигезе – күкрәк сабыйлары. Бүлек мөдире урынбасары Диләрә Шаяпова белән сабыйлар йоклаган бүл­мәләргә узабыз. Кечкенәләр бүл­мәсен үзләре ”роддом” дип йөр­тәләр икән. Сабыйлар тәмле йокыда. Ишек төбендә урнашкан ятактагы малайга әле бер генә ай икән.

”Бу сабыйның әнисе хәмер белән дус. Хатын-кыз эчсә, аннан да яманы юк инде ул. Кайбер балалар бирегә икенче, өченче тапкыр да эләгә. Әле шушы көн­нәрдә генә төнге икедә бер йорт янындагы балалар мәйданчы­гында бер кызчыкны табып алганнар. Бала ком өстендә йокыга киткән. Аны безгә китерделәр. Әнисенең эчеп йөргәнен белә­без. Бер тапкыр аны кызганып, ”үзгәрәм” дигәненә ышанып, баланы кире кайтарганнар иде. Хәзер менә сабыйның язмышы судта хәл ителәчәк”, – ди Диләрә Таһир кызы.

4 елдан соң кире алган


Әнисе Ләйсәнне (балаларның исемнәре үзгәртелде – ред.) аңа 4 яшь тулгач ташлый. Кызында катлаулы авыру барлыгы куркыткан, ахрысы, ана булырга тиешле кешене. Сабыйның үпкәлә­рендә җитәрлек күләмдә лайла булмау какырык чыгаруга комачау итә икән. Шуннан соң бала­ның тыны бетә башларга мөмкин. Җитмәсә, Ләйсәннең иммунитеты да түбән, аңа еш салкын тия торган була. Бераз дәвалаганнан соң, Ләйсәнне балалар йортына урнаштыралар. Ә авыруы кузгалгач, кызчыкны яңадан әлеге хас­таханәгә алып киләләр. Язмыштыр инде, биредә Ләйсәннең әни­сенең беренче баласы белән дә­валанган вакыт була бу. Бә­хеткә, бер мәртәбә абынган ханым кызын кире үзе белән өенә алып кайтып китә. ”Әйттем бит, әни килеп ала дип. Менә килде”, – ди Ләйсән тәрбияче апаларына. Үз гаиләсенә кайткач, хәле дә яхшырып китә. Ләйсән сирәк авырый башлый. ”Бала өчен гаи­ләдән дә яхшырак урын була алмый. Сабый әти-әнисенә кадерле булып үссә генә, бәхетле була ала. Ә менә исерек әти-әниләр янында көн күргәнче, ятимнәр йортында булулары яхшырак дип саныйм”,– ди Диләрә Шаяпова. Хәер...

Әнигә шалтыратам

Берничә ай элек бирегә 6 яшьлек София исемле кызны китергәннәр. Баланың гемоглобины 60ны күрсәтә икән. Сау-сәламәт балада бу күрсәткеч 120-130 булырга тиеш. Табиблар тик­шеренү узу өчен аны Республика клиник хастаханәсенә җибәргән­нәр. ”Куркыныч диагноз юк, анемия”, – дип андагы табиблар баланы кире бирегә кайтарган. Шуннан соң аны хастаханә табиб­лары дәвалый башлый. София­нең хәле күзгә күренеп яхшыра, ул ашый башлый, тынычлап йок­лый. Ә әнисе исә тәмам юлдан яза. Эчүчелеккә сабышып, бомж хәлендә калган. Соңгы араларда бөтенләй юкка чыккан. Ә сабый аны барыбер көтә. Бер­көнне табиблар Софиядән: ”Нәр­сә ашый­сың килә? Берәр нәрсә кирәкме?” – дип сорыйлар. Ә ул телефон сорый. ”Әниемә шалтыратам”, – дип җавап кайтара ул.

Мондагы сабыйлар башка балалар төсле түгел. ”Әниләре ташлаган балаларның күңелләре бүтән төрле була. Алар белән эшләр өчен көчле рухлы, шул ук вакытта тәрбияче дә, психолог та, хәтта үз балаң булмаса да, әни була белергә кирәк, – ди әңгәмә­дәшем. – Сабыйларны яратуым бирегә китерде дә инде. Практика узарга килгәч, еш кына студентлар яшьләрен тыя алмый. Елап кына ташландык балаларга булышып булса иде ул? Аларга наз, ярату, әни җылысы кирәк. Әниләре эчкече булган сабыйлар, безгә килгәч, матураеп, үсеп китә, кайчак алар белән аерылышу кыен була. Инде ияләшеп беткәч кенә, алып китәләр. Гаи­ләгә алсалар, сөенеп калабыз. Ә менә балалар йортларына кит­кәннәренә тизрәк әти-әниле булуларын телибез”.

Чи пилмән коткарган


Кемдер бала алып кайта алмый, ә исереп йөрүчеләр рәхәт­ләнеп бала ташый. Күпләр әнә шулай дип аптырый. Язмыштан узмыш юк, күрәсең. 2 яшь ярымлык Динара белән 10 айлык Саматны язмыш сынарга өлгергән. Әниләренең, сабыйларын калдырып, берничә көнгә югала торган гадәте була. Берсендә күршелә­ре, түзми, полиция чакырта. Алар килгәндә олы бала кечке­нәсенә суыткычта булган бердән­бер ризык – катырылган пилмән ашата. Берсен үзе ашый, икенчесен энесенә бирә икән. Хәтта Саматның юеш памперсын салдырып, аны җылы батареяга куярга да башы җиткән. Менә шулай: әти-әниле сабый­ларның күбесе 5-6 яшьтә еламыйча киенә дә алмаса, әниләре ”рәхәт тормыш яратучы” балалар ике яшьтән үзләре тәрбия­чегә әверелә, мөстәкыйль тормышка өйрәнергә мәҗбүр була.

”Печенье” дип теле ачылган


Өйләрендә гел ызгыш-талаш, эчүчеләр җыелганны күргән сабыйлар озак вакыт сөйләшә алмый интегә. Тимурга 4 яшь тулса да, бер сүз әйтә алмаган ул. ”Бала бик курыкса, теле соң ачыла. Тимур әле берничә көн элек кенә сөйләшә башлады. Тәрбия­че апасы барлык балаларга да печенье өләшкән. Никтер Тимурны онытып калдырган. Шуннан соң ул ”Печенье” дип кычкырып җибәрмәсенме! Шундый шатландык. Менә әкренләп сөйләшә башлады. Бу хәбәргә янына килеп йөрүче әбисе дә бик шатланды. Дашага исә тиздән 3 яшь тула. Кайчак әнисе дә килеп китә. Тик кызчык аны үз итәргә теләми, хәтта янына да бармый. Ә әнисе киткәч, сөйләшә, гел икенче ке­шегә әйләнә”, – ди тәрбиячеләр.

Сабыйларны күрер өчен йокыдан уянганнарын көтәргә туры килде. Бер карасаң, алар башка балалардан берни белән дә аерылмый. Шулкадәр сабыр, кечкенәдән барысына да түзәргә өйрәнеп үсәләр. ”Яңа гына кил­гән сабый бик борчулы, көйсез була. Алар ак халатлы табиблардан гына түгел, бөтен кешедән куркалар. Күбесе үз эченә бик­ләнә. Балаларның хәлен белергә кергәч, иң элек озак вакыт дә­валанган сабыйларны тикшерә башлыйбыз, – дип сөйли Диләрә туташ. – Андыйлар өйрәтелгән кебек. Үзләре майкасын күтәрә, дөрес итеп сулыйлар. Сөйләшә белмәсәләр дә, нидер аңлатырга тырышалар. Кайчак берәрсенең тамак төбен карамый китсәң, үпкәли, бармак белән булса да төртеп күрсәтеп аңлата”.

Бүлмәләр буйлап йөргәндә хәрәкәтләнмичә утырган ике кызчык игътибарны җәлеп итте. Әниләре аларны авыру булганга ташлаган. Фираяның арка миенә зыян килгән, шуңа аяклары йөр­ми. Ә Ландышның йөрмәү өстенә, күзләре дә күрми. ДЦП диагнозы да бар әле. Фирая үзенең ким­челекләрен бик сизми. Барлык кешегә елмаеп, көлеп тора. Әллә шуңамы, сабыйны алырга те­ләүче гаилә дә барлыкка килгән. Бер­ничә көннән Фирая әти-әниле булыр дип өмет­ләнәләр бире­дә. ”Үз эшемне бик яратып башкарам. Балаларның ничек үскә­нен күзәтүдән ләззәт алам. Бервакыт 3 айлык малайны алып килделәр. Сабый 3 айга нибары 300 грамм авырлык җыйган. Хәзер ул көннән-көн матурая, авырлыгы да артты. Шуңа карап та сөенәм”, – ди Диләрә Шаяпова.

Эш байлыкта түгел...

Казан шәһәренең Зорге урамы, 2а йортында урнашкан бу хастаханәгә күчтәнәчләр белән килүчеләр дә аз түгел. Ай саен берничә мөселман әби килеп үзләреннән өлеш чыгара икән. ”Ярдәм итүчеләр арасында пенсионерлар да, уртача яшәүче халык та, байлар да, хәйрия оешмалары да бар. Күбрәк очын-очка ялгаучы кешеләр килә. Күбесе безгә шалтыратып, нәрсә алыйк, дип сорый. Бервакыт кечкенә кызчыкка 3 мең сумлык дару алырга кирәк иде. Мөмкин­ле­гебез булмады. Менә шул вакытта бер ханым шалтыртып: ”Акчалата гына ярдәм итсәң ярыймы?” – дип сорады. Шушы изге гамәле белән ул кызчыкның сәламәтлә­нүенә яр­дәм итте. Эш байлыкта түгел, кешенең күңелендә. Хас­таханә­нең баш табибы Рөстәм Бакировка, балалар хастаханәсе мөдире Татьяна Морозга, 3 нче бүлек мөдире Резедә Галимовага рәх­мәтле без. Алар һәрчак ярдәмгә әзер. Бергә киңәшләшеп эшлибез, – ди Диләрә Таһир кызы. – Җәйләрен балаларны урамга алып чыгабыз. Андый чакта ”Мамы Казани” дип аталган хәйрия төркеме волонтерлары да булыша. Тик бер проблемабыз бар – балалар уйный торган урында беседкабыз юк. Кай­берләре йө­ри алмый, ичмасам, аларны утыртып куяр идек. Бәлки, газета укучылар арасында сабыйларны сөенде­рүче табылыр”. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 77 | 30.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»