поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.05.2014 Мәгариф

Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Минһаҗев: “Барысына да теләк кенә кирәк”

Соңгы елларда авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән төрле үзгәрешләр кичерә. Үзем, балаларым, бигрәк тә Чечнядагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган улыбыз Мансур белем алган туган Денис авылым мәктәбенә инде күптәннән килә алганым юк иде. Ул бүген ничек яши, проблемалары бармы, дигән сораулар мине шушы мәктәпкә алып килде дә инде. Биредә мин мәктәп директоры Рәфыйк Әбрар улы МИНҺАҖЕВ белән очрашып, сөйләшеп алдым.

- Рәфыйк әфәнде, быелгы уку елында мәктәп тормышында нинди яңалыклар бар?

- Әйе, быелгы уку елы ахырына якынлашып килә. Озакламый мәктәптә имтиханнар тапшыру башланачак. Бу эштә берникадәр яңалыклар да бар. Үткән елларда бердәм дәүләт аттестациясе эксперименталь рәвештә үткәрелсә, хәзер ул мәҗбүри рәвештә - бердәм дәүләт имтиханнары кебек үк тапшырылырга тиеш була. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен бу яңалык булып тоелса да, берникадәр җиңеллек тә алып килер кебек. Ник дигәндә, элекке елларда аларга унберенче сыйныфтагылар кебек үк рус теле белән математикадан имтиханнарны мәҗбүри рәвештә тапшырып, калган ике фәннән сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Ә хәзер мәҗбүриләреннән калганнарын теләсәләр тапшыралар, теләмәсәләр юк.

2013 елның беренче сентябрендә чыгарылган карар нигезендә, хәзер уку йортлары да зур үзгәрешләр кичерә. Әлегә кадәр училище дип аталган уку йортлары хәзер техникумга әвереләчәк. Тагын шунысы бар: әйтик, районыбыздагы медицина училищесы элек мәгариф бүлегенә беркетелгән булса, быел ул Сәламәтлек министрлыгына буйсына. Тугызынчы сыйныф укучыларына килгәндә, үзләре укырга теләгән уку йортында таләп ителгән имтиханнарны уңышлы тапшырсалар, аларның теләсә кайсы уку учреждениесенә кереп, һөнәр үзләштерү яки унынчы сыйныфта белем алуны дәвам итү мөмкинлеге дә бар.

- Бүгенге мәктәп тормышы турында ниләр әйтер идегез соң?

- Безнең мәктәптә барлыгы уналты укытучы эшли. 91 укучыбызның икесе Карабиколдан, уникесе Татар Әбдекиеннән килеп укый. Бу авылларда мәктәпләр ябылгач, андагы укытучылар Рәмзия Исламгирова, Рөстәм Нуретдинов, Расих Шаһвәлиевлар хәзер Денискә йөреп эшлиләр. Уку елы башында мәктәбебезгә Алмаз Нуретдинов, Лилия Королёва һәм Рузалия Щербакова кебек яшь белгечләрне дә кабул иттек.

- Мәктәпләрне оптимальләштерүгә карата нинди фикердә сез?


- Бу бик авыр хәл. Татар Әбдекие авылы мәктәбе белән безнең мәктәпне берләштерә башлагач, мин район җирлеге башлыгы Анатолий Васильевич Кириллов белән киңәшләшеп, мәктәпне саклап калу ниятеннән Көнчыгыш мәгариф идарәсеннән җаваплы хезмәткәрләрне авылга чакырып китердек. Бу мәктәпне башта башлангыч итеп калдырып, соңыннан бөтенләй ябып куячаклары ачык аңлашылса да, Татар Әбдекие авылы укучыларының әти-әниләре бу хәлне уңай хәл итү өчен кыл да кыймылдатмадылар, проблемага битараф калдылар. Нәтиҗәдә мәктәп бөтенләй ябылып, хәзер укучылар автобуска утырып көндә Денискә йөреп укыйлар. Укучылар моңа баштарак бик авырсынган булсалар да, хәзер инде әкренләп күнә башладылар. Ә мәктәпләрен югалткан авыл кешеләренә, сез шулай битарафлык күрсәтү авылыгыз тарихына һәм киләчәгенә нокта куелганын аңлап бетермисез әле, бер югалткан мәктәпне кире кайтарып булмаячак инде, дип әйтәсем килә.

- Чит мәктәпләрдән килгән укучылар белән сез үзегездә укытканнар арасында аерма сизелмәдеме?


- Күрше авыллардан килеп укучылар үз мәктәпләрендәге укыту ысулына күнгән иделәр бит инде. Араларында хәтта дәрес калдыруга исе китмәгәндәй, укуга битараф булучылары да табылгалады. Ә хәзер бу мәсьәләгә нокта куелды, барысы да әкрен генә җайланды, чөнки без әти-әниләр белән аралашып, киңәшеп эшлибез.

- Татар телен үзләштерергә ничә сәгать бирелә? Әлифба ничәнче сыйныфтан башлап укытыла?

- Яңа укыту стандартлары нигезендә Әлифба беренче сыйныфтан ук укытыла. Шушы закон кысаларында беренче сыйныфтан бишенче сыйныфка кадәр телне өйрәнүгә атнага өч сәгать, ә алтынчыдан тугызынчыга кадәр иске программа буенча ике сәгать - берсе әдәбиятка, икенчесе татар теленә бирелә. Киләсе елда тагын бер сыйныф өстәлгәч, бу фәннәргә ул алтынчы сыйныфта да атнасына өч сәгать укытыла башлаячак.

- Яңа укыту стандартларының тагын башка үзенчәлекле яклары бармы?


- Әйе. Шунысы яхшы: биредә төрле вариантлар каралган. Укучыларны атнасына биш тә, алты көн дә укытырга ярый. Ә без соңгысын сайладык. Шуның өчен укучыларга рәхәтләнеп татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар.

- Туган телебезне югалтмау, саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәк?


- Минемчә, телебезнең гомерен озайту әти-әниләрнең үзләреннән тора. Баштан мин мәктәптә укытудан килә, дип уйлый идем. Монысы да начар түгел, әлбәттә. Тик өйләрендә әти-әниләре бала белән гел русча гына аралашсалар, моның бернинди файдасы булмаячак. Тәнәфескә чыккач та, кайбер укучылар үзара аралашканда гел русча гына сөйләшергә тырышалар бит. Күпмилләтле шәһәр тормышына килгәндә, анда туган телебезне берничек тә саклап калып булмый, дип уйлыйм. Моның өчен авыл кешеләренең зур тырышлыгы кирәк. Икенче яктан караганда, мәркәзебез Казаннан да безгә бернинди ярдәм юк. Ишетеп белүемчә, кайсыбер илләрдә телне саклап калу өчен мәктәпләр дәреслекләр, программалар белән тәэмин ителәләр, ә бездә укытучы Гөлсинә Хәйруллина үзенең үҗәтлеге, зур тырышлыгы белән генә татар теле китапларын кулга төшерә ала. Шулай да Татарстанның бер файдасы бар: ул да булса, татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадалар оештыру. Безнең мәктәптән быел анда 11нче класс укучысы Лилия Галиуллина катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алды.

Тагын шуны әйтәсем килә: билингизм - ике телне бутап сөйләшү дигән нәрсә дә бар бит әле. Димәк, киләчәктә татар теленә генә түгел, рус теленә дә югалу куркынычы юк түгел.

- Чит тел өйрәнүгә килгәндә, аңа нинди таләпләр куелган яки куелачак?


- Тәҗрибәле инглиз теле укытучыбыз лаеклы ялга киткәч, без яшь белгеч Рузалия Щербакованы кабул иттек һәм ул эшне бик тиз үзләштерә алды. Күпчелек укучылар бу телне яратып укыйлар. Киләчәктә инглиз телен бердәм дәүләт имтиханнарына беркетеп, аңардан имтихан тапшырырга туры киләчәк, дигән сүзләр дә йөри.

- Рәфыйк Әбрарович, белүемчә, быел мәктәптә унберенче сыйныфта нибары бер укучы гына калган. Гомердә булмаган хәл бит бу. Ни эшләп шушы дәрәҗәгә төштегез соң?


- Әйе. Унберенче сыйныфка килергә тиеш булган укучыларның барысы да яхшы укучылар рәтендә иде. Мин үз чиратымда аларның һәркайсы һәм әти-әниләре белән күп тапкырлар очрашып, сөйләшеп карасам да, мине аңлаучы табылмады. Армия хезмәтен тутырып кайтучы егетләрнең мәктәпкә килеп, бездән ярдәм, киңәш сораган очраклары да күп булды. Ләкин терсәкне тешләп булмый шул инде. Чөнки алар урта мәктәпне тәмамламаганга югары уку йортларына укырга кереп, теләгән һөнәрләрен үзләштерүдән мәхрүм калып, үзләре сайлаган тормышта зур дәрәҗәгә илтүче “капка”ларны үз куллары белән ябып куйдылар. Яшьләрнең акылсыз адым ясауларында вакытында киңәш бирә, укуның хәзерге заманда бик кирәкле, кадерле нәрсә икәнлеген аңлатырга теләмәгән әти-әниләр үзләре дә гаепле, дип саныйм мин. Хәзерге вакытта унберенче сыйныфта бердәнбер укучыбыз - Лилия Галиуллина да тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, районыбыздагы медицина училищесына укырга барып кергән иде. Бәхетенә, ул үзе вакытында аңлап, укуын бездә дәвам итәргә теләп, яңадан мәктәпкә кабул итүебезне соралды. Әлбәттә, без аңа каршы килмәдек һәм дөрес эшләдек, дип уйлыйм.

- Үткән уку елын тәмамлаган укучылар арасында авыл хуҗалыгы институтына укырга керүчеләр булдымы?


- Әйе. Ике укучыбыз алдан хәзерләнеп, үзләре теләп, шушы өлкәдә һөнәр үзләштерергә киттеләр. Авыл баласы бит ул җиргә тартыла. Тик шунысы борчый, авыл җирлегенә зур ихтирам белән карап, яшьләргә рәхәтләнеп җирдә эшләп, көн күрә алырлык ярдәм бирелсә, татар авыллары таркалмас, алар җәфаланып, чит җирләрдә адашып йөрмәсләр, туган җирләрендә гаилә корып, авылларыбызның киләчәк тормышын ныгытырлар иде.

- Җитәкче буларак, үзегез өстәп, тагын нинди сүзләр әйтер идегез?


- Мин җитәкче булудан тыш мәктәбебездә физика һәм информатика фәннәрен укытам. Коллективыбыз бик төпле, тырыш, үз эшләрен аңлап, җиренә җиткереп үтәүче укытучылардан тора. Алар һәрчак үзара дус-тату мөнәсәбәттә яшиләр, эшләренә нык игътибар, ихтирам белән карыйлар.

Форсаттан файдаланып, миннән алда мәктәп җитәкчесе булып эшләгән кешеләргә, укытучыларга ихлас күңелдән рәхмәтемне әйтәсем килә. Дөрес, аларның күбесе хәзер якты дөньяда юк инде. Шатлыкка, җитәкче булып күп еллар хезмәт куйган Әбүзәр әфәнде Минһаҗев белән Гөлнур ханым Хәсәншиналар исән-саулар. Чөнки һәр мәктәпнең язылмаган кануннары, эшләү ысуллары, уку-укыту алымнары бар. Ә мин нәкъ алар сызган сызыктан атлап киләм. Дөрес, баштан эшкә керешү берникадәр уңайсыз булды. Хәзер бит елдан-ел яңа законнар, программалар кабул ителә. Мәктәпнең лицензиясе дә юк, аккредитация дә үтелмәгән, янгын сигнализациясе дә үткәрелмәгән иде. Шуларны булдыру өчен бик нык тырышырга туры килде. Янгын сигнализациясен булдырыр өчен шактый күп акча кирәк иде. Менә шуны ясаткач кына, калганнарын да эшләргә мөмкин булды. Тик мәктәпнең исеме алмашынып, ул хөкүмәт карамагына тапшырылгач, алда санап киткән нәрсәләрне яңадан кабатлап башкарырга туры килде.

 Без Рәфыйк Әбрарович белән сөйләшеп утырганда, бүлмәгә уку-укыту буенча мәктәп җитәкчесе урынбасары Нурсинә ханым Хаммәтшина (рәсемдә сулда) килеп керде.

- Элек авыл мәктәбе дип, безнең уку йортларына ихтирам белән карау юк иде, - дип сүзгә кушылды ул. - Менә хәзер башкалардан аермалы буларак, уңышлы тапшырылган бердәм дәүләт аттестациясе, бердәм дәүләт имтиханнары укучыларыбызның һәм укытучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтте. 2012 уку елында Фәния Сөнгатуллина хәзерләгән укучылар рус теленнән имтихан тапшырып, районда гына түгел, өлкә күләмендә 75 балл җыюга ирештеләр. Аннан соң ул хәтта 90 баллга кадәр күтәрелде. Документларын тапшырган Алия Хәбировага өч югары уку йортыннан чакыру кәгазе килде.

Укучыларыбыз арасында: Айдар Фәлахов, Алинә Ногманова, Әдилә Гыйлаҗева, Дамир Фәлахов, Алия һәм Алсу Сарыймовалар һәм башка укучылар гел “5”кә генә укыйлар. Аннан соң Салават Мингалимов, Зөһрә Нурмөхәммәтова, Лилия Камалетдинова, Руфинә Гатауллина, Әдилә Гыйльмановалар һәм башка укучылар “4”, “5” билгесенә укыйлар. Ә Лилия Галиуллина - мәктәпнең йөз аклыгы. Ул башка укучылар белән беррәттән татар теле, шигырь сөйләү, бию-җырлау буенча төрле олимпиадаларда катнашып, лауреат исемен һәм призлы урыннар яулады.

Укучыларыбыз, шулай ук үткән уку елында спартакиадада катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар өлкә ярышларында - дүрт җиңүгә, округ олимпиадасында - икенче урынга, волейбол чемпионатында катнашып, егетләр һәм кызларыбыз көмеш медальгә ия булдылар. Мәктәптә укыр һәм укытыр өчен барлык шартлар да тудырылган: кабинетлар заманча җиһазландырылган, ноутбуклар җитәрлек, интерактив такта, компьютер кабинетыбыз да бар.

Менә шундый матур очрашу булып үтте мәктәп тормышы белән яшәп, аның һәм укучыларының киләчәген кайгыртучы шушы педагоглар белән минем арада. Бергә сөйләшеп утырганда шунысы мәгълүм булды: 1969 елда төзелгән мәктәп беркайчан да капиталь ремонт күрмәгән. Тәрәзәләрнең берничәсен пластикка алмаштыра башлаган булсалар да, бу эш тулысынча төгәлләнмәгән, ярты юлда туктатылган.Электр челтәре, җылыту системасы искергән, идәннәр, мәктәп тирәсен тоткан коймалар черек. Бинаның түбәсенә килгәндә, ул су үткәч, берничә җирдән ямалган. Менә шундый хәлләрне күзәтеп, күреп торган, гомерләрен мәктәпкә, яшь буынга багышлаган, кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлап, югары белем алып, ашкынып туган якларына кайткан укытучылар коллективының аһ-зарын, кимсетелүен күргәч, ирексездән йөрәк сыкрый башлый. Чөнки барыбызга да гомерлек төпле белем биреп, киләчәк тормышыбызга юл салучы - шушы мәктәп бит. Аның уку-укыту мөмкинлекләрен, укучыларның зур өлгерешен исәпкә алганда, нигә шәһәр мәктәпләреннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган авыл мәктәбенә тиешле игътибар бирелми икән, дигән урынлы сорау барлыкка килә. Берничә ел элек югарыдагылар тарафыннан бирелгән вәгъдәләр әлегә буш сүзләр булып кына кала бирә.

Югыйсә, шушы язмамны хәзерләгәндә, мәктәпнең югары уңышлары турында язганда сабый баладай кинәнеп-куанып язган булсам, аны бер дә тискәре эмоцияләр белән тәмамлыйсым килмәгән иде.

Мин мәктәп җитәкчеләре Рәфыйк Әбрар улы һәм Нурсинә Һади кызы белән аралашкач, кайтыр юлга кузгалдым. Коридорга чыккач, тәнәфес икәнлеген белдереп, кыңгырау шалтырады. Сыйныф ишекләре киң ачылып, аннан шау-гөр килеп укучылар йөгерешеп чыкты. Аларның шау-шуыннан күңелемдәге якты хатирәләр яңарды. Кайчандыр биредә белем алып, үсеп җиткәч, армия хезмәтенә алынып, Ватан-Анабыз алдында үзенең изге бурычын үтәгәндә, Чечняда һәлак булган улыбыз Мансур да һәрвакыттагыча шат елмаеп, шушы балалар арасында йөгереп йөридер төсле тоелды миңа. Шулчак аның җир йөзендә юклыгы исемә төшеп, йөрәгем куырылып, сыкранудан әрнеп куйды. Ә ишек алдына чыккач, аның исеменә куелган, мәктәп диварында эленеп торган мемориал тактаны күргәч: нигә без, кешеләр, шундый изге җаннарның кадерен белмибез икән?! Гомумән, аны рәнҗетмәс, аның һәм мәктәптән чыккан башка милләтпәрвәр бөек шәхесләр: шагыйрьләр Шәһидә Галимованың һәм Рөстәм Нигъмәтуллиннарның исемнәренә тап төшермәс өчен булса да, мәктәпкә ясалачак ремонт эшләрен бер дә тизләтеп булмыймы икәнни соң, дигән уйлар белән мин өемә кайтып киттем. Хәер, барысына да теләк кенә кирәк.

Сүз ахырында.
Укучыларыбызга шатлыклы хәбәрне җиткерәсем килә. Денис мәктәбенә капиталь ремонт эшләре июньдә башлана. Мәктәптән җиһазларны чыгарганнар да инде.



 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 22 | 31.05.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»