поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.05.2014 Милләт

Милләтебез язмышы – хатын-кыз кулында

15 - 17 майда Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Өч көн буе дәвам иткән форумда Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең татарлар күпләп яшәгән барлык регионнарыннан 500гә якын делегатлар катнаштылар. Моннан тыш, 19 чит илдән татар тормышында актив кайнаган 90 делегат килгән иде.

Әлеге форум кысаларында узган чаралар татар хатын-кызларына гаиләдә үз бурычларын искәртү, балалар тәрбияләгәндә милли кануннарыбызга таянып эш итү юнәлешендә килеп туган кыенлыкларны уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлтелде. Ә мәсьәләләр күпкырлы: тел, мәдәният, милли ризыклар да, киенү, тәрбия һәм гыйлем бирү.

Боларның барсын да форум барышында якыннанрак күзаллау мөмкин иде. Мәркәзебезнең урта белем бирү йортлары белән танышуны гына алыйк. Фатыйха Әитова исемендәге 12нче кызлар, 2нче татар гимназиясе, 4нче кызлар интернат-гимназиясе, сәләтле балалар өчен 2нче һәм сәләтле малайлар өчен 7нче гимназияләрдә туплаган мәгълүматлар, тәҗрибәле укытучылар, балаларның үзләре белән очрашу бик әһәмиятле булды. Әлеге уку йортлары Россиянең һәм дөньяның барлык төбәкләреннән укучылар кабул итә, яшәгән төбәгендә татарча белем алу мөмкинлеге булмаганда, ата-ана үз баласын 7нче сыйныфтан әлеге уку йортларына бирә ала. Тәрбия һәм гыйлем бирү ысуллары, алшартлар, заманча техниканы күреп, сокланмый мөмкин түгел иде.

Үзен татар итеп тойган татар хатын-кызының шулай ук татар милли киеме дә булырга тиеш. Киенү зәвыгы милли хәзинәләребезнең бер өлешен тәшкил итә. Шуңа форумга килер алдыннан ук оештыручылар делегатларга милли киемнәрдән килергә кирәклеген хәбәр итте. 500гә якын делегатның күпчелеге татар күлмәкләрендә, милли калфакта булуын күрү чыннан да бик күңелле булды. Милли киемнәр тегү, орнаментлар коллекцияләү белән шөгыльләнүчеләр, мәдәни юнәлештә эшләүчеләр күңеленә хуш килгән милли кием күрү белән фотосурәткә төшереп алырга ашыкты. Моннан тыш, милли киемнәр, милли ризыклар, кул белән эшләнгән җиһазлар, картиналар, уен кораллары күргәзмәсе дә оештырылды. Һәркем үзен кызыксындырган юнәлеш буенча чараларда катнаша алды. Татарча китап-журналлар, газеталар сату нокталары яныннан да кеше өзелмәде.

Беренче көн

Форумның беренче көнендә барлык делегатларга Галиәсгар Камал исемендәге театрда Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен күрсәттеләр. Әлеге тамашада Сталин чорында халкыбыз кичергән коточкыч күренешләр тасвирлана. Әйе, ул елларда динебез, мәдәниятебез зур югалтулар кичерә. Йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарихта гына кала бирә. Әлеге әсәрнең авторы бүгенге буын бу вакыйгаларны хәтерләсен, аннан үзенә сабак алсын, зур кыенлыклар белән дә саклап калынган йолаларыбызны, телебезне, динебезне бүген тыныч, ирекле тормышта башка халык йолалары белән алыштырмасын өчен кисәтү ясый. Әсәрдә тормыштан алынган чынбарлык вакыйгалар, шәхесләр гәүдәләнгән.

Мөхлисә Бубый - беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә, халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна. Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары әлеге вакыйгаларны сәхнәләштергәндә тамашачылар тыела алмыйча елап утырды. Әсәр бик тетрәндерде безне. Ә иң мөһиме, минемчә, бу мизгелләрдә милләтебезне, димәк, үз-үзебезне саклап калуда, һәрберебез үзебездән нинди өлеш кертүебез, гаиләдә миллилекне саклап калуда хатын-кызның роле, бүгенге тормышыбыз турында уйланды.

Икенче көн


Форумның икенче көнендә Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында иң актуаль милли мәcьәләләрне уртага салып сөйләшүгә, докладлар тыңлауга корылган пленар утырыш булды. Форумда катнашучыларны сәламләргә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов һ.б. килде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге Бөтендөнья форумының нәтиҗәләре көттермәячәге турында ышаныч белдерде. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” дип аталган депутат-хатын-кызлар берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшләве турында сөйләде. “Парламентта гаилә, ана булу, аналарның хокукларын яклау, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләре даими игътибар үзәгендә. Бу юнәлешләргә җитди игътибар бирелә, тиешле республика программалары кабул ителде һәм чынга ашырыла. Хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары дәүләт хакимияте органнары белән берлектә куелган максатларны хәл итүдә зур уңышларга ирешәчәк”, - дип сөйләде ул һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укып үтте.

Удмуртиядән форумда 9 делегат катнашты. Алар Можга шәһәреннән Милли-мәдәни автономия активистлары Фәридә Аникина, Люция Галиева, Ижаудан, К. Герд исемендәге музей хез¬мәткәре Резеда Әхмәтвәлиева, журналистлар Хәмидә Гайфуллина, Фәнзилә Салихова, УР “Халыклар дуслыгы йорты”нда милли һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең әйдәүче методисты Алия Абдуллина, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәфилә Рәсүлева, УР Социаль педагогия көллияте татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова иде. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Вәсилә Хәкимовага Удмуртиядәге милли эшләрдә актив катнашканы өчен Мактау хаты тапшырылганда үзебезнекеләр өчен горурлык хисләре туды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова дөньякүләм форумда әлеге иҗтимагый оешма алдында бик күп хәл ителәсе мәсьәләләр торуы, шуларның иң мөһиме һәм аянычлысы - катнаш никахлар мәсьәләсе икәнлеген ассызык¬лады. Аның сүзләренчә, көн кадагына кагылган әлеге проблемадан арыну өчен “Ак калфак” оешмасы кысаларында димчелек йоласын үстерү бик урынлы. Ул форумда катнашучыларны телне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне сакларга, балалар тәрбияләгәндә һәрвакыт уяу булырга өндәде. Кадрия Идрисова шулай ук татар милли киемнәре популярлаштырылырга, рәссам¬нарның татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлаган картиналары күргәзмәләрен оештырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук хатын-кыз, балалар тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдырган телевизион тапшырулар ешрак күрсәтелсен иде, дигән теләктә калды.

Бирегә җыелган хатын-кызлар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында саф татар телендә фикер алыштылар, үзләре яшәгән төбәкләрдә телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен нинди эш алып барылуы хакында сөйләп үттеләр.

Бөтендөнья Татар хатын-кызлары Пленар утырыш тәмамланганда яңгыраган чыгышлар, тәкъдимнәр, күтәрелгән проблемаларны күздә тотып резолюция кабул ителде. Бу көнне Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында узган “Сөембикә” журналының 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә танылган җырчылар, “Казан” бию ансамбленең зәвыклы биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чарада “Сөембикә” журналының узган юлы, тарихи вакыйгалар чагылыш тапты. Бу иҗади кичә ерак-еракларда милли моңга, җырларыбызга, әдәбиятыбызга сусап яшәүче татарлар өчен, аеруча, күңелләренә сихәт, рухи азык булгандыр.

Гомумән, форум төрле илләрдән, регионнардан җыелган татар хатын-кызларын якыннан таныштырды, дуслаштырды, бер-берсе белән аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен чикләр ачты.

 


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ 22 |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»