поиск новостей
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июнь
  • Әминә Сафиуллина (1925-2015) - диктор
  • Альберт Сафин (1948-1991) - язучы
  • Марсель Миңнуллин - табиб
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
25.05.2014 Мәдәният

Гармун остасы Гали Гәрәевнең 102 еллыгына багышланган фестиваль узды

Камышлы районының Мәдәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.

Иртәнге сәгать 10 да сайлап алу туры башланып, ул төшке ашка кадәр дәвам итте. Программаны бик матур, эчтәлекле, саф татар телендә район мәдәният бүлеге хезмәткәре Алсу Шәкүрова алып барды.

Дөрес, бу юлы гармунчылар үткән гармун ясау остасының 100 еллыгына багышланган фестивальдә катнашучылар саныннан азрак иде. Белмим, бу гармун белән кызыксыну кимүме, әллә башка бүтән сәбәбе бармы?

Киләсе фестивальләргә кадәр бу мәсьәлә буенча җитди эш алып барырга кирәктер, мөгаен.

Сайлап алу турында гармунчыларның чыгышын хөрмәтле жюри әгъзалары - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәрхәд Мәхмүтов, Оренбург өлкәсенең Северный районы балалар сәнгать мәктәбе мөдире Фәрит Мифтахов, Камышлы районының социаль ярдәм оешмасы җитәкчесе Наилә Галимова, Самара социаль-педагогия көллияте укытучысы Альбина Мәхмүтова һәм Камышлы районы мәдәният бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Раилә Сафиналар бәяләде. Бәя кую ансат булмагандыр, дип уйлыйм. Тик бәйге-бәйге инде ул, аның була җиңүчесе, була җиңелүчесе.

Көндезге сәгать 4тә фестивальнең гала концерты башланды. Беренче булып сүз Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка бирелде.

- Бүген безнең Камышлы район Мәдәният йортына төрле төбәкләрдән моң осталары, гармунчылар бәйгегә җыйналды. Бу бик шатлыклы вакыйга. Тарих битләрен барласаң, элек-электән Россиянең һәр төбәгендә гармун ясаучы осталар булган. Без, камышлылылар да, шундый остазыбыз белән чын күңелдән горурлана алабыз, чөнки Гали аганың тальян гармуннары татар яшәгән бөтен җиргә таралган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылган бу тантанага килгән кунакларга, гармунчыларга бәйрәмдә катнашулары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга да исәнлек-саулык, иминлек, иҗади уңышлар телим. Бәйрәмебез мөбарәк һәм гомерле булсын! - диде ул.

Гармунчыларны котларга танылган “Ак каен” һәм “Наз” бию коллективлары, һәвәскәр җырчыларыбыз Рәйхана апа Мөхетдинова, Люция апа Ибраһимова, Фәния апа Гайфуллина, Мөдәррис ага Гыйззәтов, Руфия Камилҗанова, Оркыя һәм Наил Галимуллиннар килгән иде. Аларның чыгышларын тамашачы һәрвакыттагыча кайнар алкышларга күмде. Әлбәттә инде, һәвәскәр артистларыбызның чыгышы бәйгедә җиңүче гармунчыларның чыгышы белән үрелеп барды.

10 яшьтән 15 яшькә кадәр бер генә гармунчы булып, аңа беренче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Ул - Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Ирек Мотыйгуллин. Аңа 12 яшь кенә әле. Ирек Идрис улы, яшь булуына карамастан, инде күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган егет. Моңлы итеп төрле гармуннарда уйнаудан, җырлаудан тыш, үзенең мөлаемлыгы, сәхнәдә тотышы, зәвыклы милли киемнәре белән үзенә тартып тора. Бер сүз белән әйткәндә, өметле бала, татарның киләчәге ул. Кызганычка каршы, аның белән ярышырдай яшьтәшләре генә юк иде. Хәер, булса да, аңа тиңнәр булмастыр кебек.

Шулай да яшүсмерләр арасында гармунда уйнауга мәхәббәт тәрбияли алмавыбызга офтанып куясың. Әгәр бу эшне шулай үз агымына гына җибәрсәк, гармунда уйнаучыларны якын вакытларда бармак белән генә санарга калмасмы икән?

26 яшьтән 35 яшькәчә гармунчылар номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә Кошки районы, Яңа Фәйзулла авылы егете Азат Туктаров; 36 яшьтән 50 яшькәчә гармунчылар арасында беренче дәрәҗә лауреат исеменә Камышлы районы, Яңа Усман авылы егете Мәгъдән Хәсәншин һәм Чулпан авылыннан Әсхәт Жумалетдинов, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Айрат Фәлахов; 51 яшьтән 60 яшькәчә гармунчылар арасыннан өченче дәрәҗә лауреат исеменә Камышлы авылыннан Рәшит Гыйләҗев һәм Татарстанның Әлмәт районы, Минебай станциясеннән Илгизәр Мотыйгуллин, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Дәүләткол авылыннан Рәшит Дәрҗеманов һәм Кошки районы, Фәйзулла авылыннан Равил Миннебаев, беренче дәрәҗә лауреат исеменә Оренбург өлкәсенең Бакай авылы егете Марат Шәйхетдинов лаек булдылар.

60 яшьтән 65 яшькәчә гармунчылар арасыннан өченче дәрәҗә лауреат исеменә Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан Миргазыян Садриев, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Иске Усман авылыннан Әсфир Нуретдинов; беренче дәрәҗә лауреат исеменә Шенталы районының Денис авылыннан Фуат Төхвәтуллин; 65 яшьтән өлкән булган гармунчылар арасыннан Иске Усман авылыннан Мөкатдәс Нуретдинов - икенче дәрәҗә лауреат исеменә, Камышлы авылыннан Әсфәр Галәлетдинов һәм Иске Ярмәк авылыннан Мәдхәт Рәхимов беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Ансамбльләр арасында өченче дәрәҗә лауреат исеменә Әлмәт районы, Колшәриф авылыннан “Морат” ансамбле; икенче дәрәҗә лауреат исеменә Похвистнево районы, Гали авылыннан гармунчылар дуэты - Дәрҗеман Салихов һәм Әсхәт Гарифуллин; беренче дәрәҗә лауреат исеменә Әлмәт районы, Минебай станциясеннән “Яшь күңелләр” ансамбле лаек булдылар. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бәйгедә катнашкан Гали аганың туганнан туган энесе, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән Наил Зыя улы Алтынбаев, Балыклы авылыннан өлкән яшьтәге гармунчыларыбыз Хәбибулла Нигъмәтуллин, Габделхәй Ангалышев, Камышлы авылыннан Мөхәммәт Шәкүров, Рәшидә Вафина, Әлмәт районыннан Илтизәр Җамалиев, Әхмәт Мөхәммәдиев, Самара шәһәреннән Гали Гыйльманов, Похвистнево районының Гали авылыннан гармунчылар дуэты - Сәгыйдулла Гобәев һәм Рәфкать Әхмәдиевлар да дипломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Әтисе хөрмәтенә уздырылган бәйрәмгә Гали аганың улы Җәгъфәр Гәрәев тә килгән иде. Ул район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафинага һәм бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде, абыйсы Әсфәндияр һәм үзе исеменнән иң яшь (Ирек Мотыйгуллинга) һәм иң өлкән (Габделхәй Ангалышевка) гармунчыларга акчалата бүләк тапшырды.

Менә бәйгенең кульминацион вакыты килеп җитте һәм җиңүченең - Гран-при иясенең исеме аталды. Ул Кошки районының Иске Фәйзулла авылында туып-үскән, Самара шәһәренең танылган “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминев иде. Мидхәт Шакир улы бу көнне төрле гармуннарда, курайда уйнап, тамашачының һәм инде, әлбәттә, жюри әгъзаларының күңелен яулады. Афәрин, Мидхәт!

Гран-при бүләк иясе үзенең чыгышында Камышлы һәм Иске Ярмәк авыллары халкының кунакчыллыгы, бердәмлеге, бергәлегенә исе китүен әйтеп узды.

- Район башлыгы Рафаэль Камил улына, мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Нәгыйм кызына, бәйгенең барлык оештыручыларына, иганәчеләргә шундый зур бәйрәм үткәрүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Иске Ярмәк авылы мәктәбенең музеен карап та хәйран калдым. Музей җитәкчесе Әлфия апа Баһаутдинова алдында хөрмәт белән баш иям, - диде ул.

Иганәчеләр дигәннән... Хәзерге заманда мондый зур фестивальләрне алардан башка уздырып булмый. Менә бу юлы да шушы чараны үткәрүдә Самараның “Ипозембанк”ы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте (җитәкчесе Ильяс Шәкүров), “Самара төзелеш компаниясе” (директоры Вил Мөхәммәтшин), “Итиль” фирмасы (җитәкчесе Рәшит Сәлахов), “Идел буе төзелеш компаниясе”, эшмәкәрләр Рөстәм Гаделшин (Тольятти шәһәреннән), Наил Кәлимуллин (Самара шәһәреннән), Рөстәм Хисмәтов, Венера Абрарова, Илшат Каюмов, Булат Җиһаншин (Камышлы районыннан) ярдәм күрсәттеләр.

Рафаэль Баһаутдинов Камышлы район хакимияте исеменнән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм ахырына якынлашты һәм татарларның гимны булган “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Тамашачылар да, гармунчылар да киләсе фестивальләрдә дә очрашырга насыйп булсын, дигән теләктә таралыштылар. Амин, шулай булсын!

Югарыдагы фотода Ирек Мотыйгуллин



Мидхәт Әминов

Автор фоторәсемнәре.

 


Рәисә ТӨХБӘТШИНА
Бердәмлек
№ | 25.05.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы