• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Сентябрь
  • Вадим Усманов (1946-2014) - композитор
  • Тимерҗан Кәлимуллин (1961-2016) - көрәшче
  • Гөлүсә Исмәгыйлева - журналист
  • Җәлил Фазлыев - дин әһеле
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
 
 

 
Архив
 
24.05.2014 Җәмгыять

Мәктәп белән хушлашуны хәтерлисезме? (Сораштыру)

Кичә-бүген Татарстанның барлык шәһәр-авылларында мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый. Быел респуб­ли­када 11нче сыйныфны 20 мең 415 бала тәмамлый. 24 май – алар өчен соңгы уку көне. Әмма әлегә тынычланырга иртәрәк. Укучылар алдында БДИларны уңыш­лы тапшырып, һөнәр сайлау бурычы тора. Соңгы кың­гыраулар чыңлаган бу көннәрдә күпләр үзенең мәктәп тәмамлаган чорын искә ала. Ә сез ул көнне хәтерли­сезме?

Зилә ВӘЛИЕВА, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры:

– “Соңгы кыңгырау” – гомердә бер генә була торган бәйрәм. Шуның өчен истә кала ул. Хәтта улымның мәк­тәпне тәмамлаган көнен дә бүгенгедәй күз алдына ките­рә алам. Үземнекенә килгән­дә, мәктәп ишегалдында, шу­ның белән тәмаммы икән дип, ышанмыйча басып торуыбыз хәтердә. Егетләр иңнә­ренә нәни кызларны утыртып, кыңгырау чыңлатып узганда, күзгә яшьләр килгән иде. Тантаналы өлештән соң паркка чыгып киттек, таганнарда һәм башка бала-чага аттракционнарында күңел ачып, сәгать 3ләрдә өйләргә таралдык. Чөнки икенче көн­не имтихан бирәсе бар иде. Мәктәптә мин укытучыларымнан уңдым. Безне чын күңелдән яратып укыттылар. Кешенең алдагы тормышы мәктәптә салынган нигездән тора. Алга таба аны үстереп, арттырып була. Әмма шул елларда бушлык калса, аны гомер буе тутырып булмаска да мөмкин.

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

– Алтмыш ел элек аттестат алдык. Күбебез дөньяда да юк хәзер, укытучылар да берәү генә калды. Аларны юксынабыз. Без бит татар мәктәбендә, бөтен фәннәрне татарча укыдык. Хәтта рус телен дә. Чөнки сугышта яраланып килгән бер урыс өч ай эчендә шундый итеп татарчаны өйрәнде ки, татарлар көнләшерлек иде. Мин хәзер уйлыйм, мәктәп безгә югары белем биргән. Безнең мәк­тәптән бик күп язучылар, Тукай бүләге лауреатлары, математиклар чыкты. Алар арасында Наил Дунаев белән мин дә бар. Мәскәүгә укырга киткәч, төркемдәшләр имтиханга әзерләнгәндә Дунай белән уйнап-көлеп йөрибез. Башкалар Пушкин, Гогольне укый. Без әйтәбез, боларны мәктәптә үттек бит инде, нигә яңадан укып торасыз? Киевта, Ленинградта, Мәс­кәүдә мәктәпне бетергән укучылар Гогольне аңлата алмыйлар. Без югары уку йортын да мәктәп белемнәре белән тәмамладык.

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА, җырчы:


– Мин ун класс бетермә­дем, 8нче классны тәмамлап, музыкаль училищега киттем. Мәктәпне тәмамлау бәйрәм шикелле истә калган: “Соңгы кыңгырау”, аннары имтиханнар, чыгарылыш кичәсе. “Соңгы кың­гырау”лар аннан соң да булды: училищены, консерваторияне тәмамла­ганда. Бу – шундый этап, тормышка ныклап аяк басу чоры. Безгә бирелгән белемнәр бүгенге­сеннән ныклырак булган дип саныйм. Ул елларда тәмамлаучылар һәр өлкәдә зур үрләргә иреште, алар арасыннан күпме академик, галимнәр чыкты.

Җәлил ФАЗЛЫЕВ, Та­тарстанның баш казые:


– Мәктәпне тәмамлау ямансу иде. Ул заманда бу уңайдан зур бәйрәм үткәрми идек, табигыйрәк, тынычрак уза иде. Мәктәптә бик әйбәт укыдым. Аттестатта бер генә “4”ле бар: рус теленнән. Безне иң куркытканы институтка керү иде. Авылдан чыгып китәргә кирәк, русча белмибез. Мин авыл хуҗалыгы институтына кердем. 4 имти­ханның өчесен – “5”кә, берсен, рус телен “4”кә биреп кердем. Географиядән бир­гәндә имтихан алучы чыгып, укытучың кем, кайсы мәктәп­не бетердең, дип сораганы истә. Начар җавап бирмәгән­мендер, шулай булгач. Мәк­тәп безгә әйбәт белем бирде дип саныйм. Хәзерге укучыларга шуны әйтәм: авылда калудан курыкмаска кирәк. Бар бәхет шәһәрдә генә дигән сүз түгел бит. 58 ел авылда яшим. Бу минем хыялым иде, шәһәрне беркайчан яратмадым. 



Ватаным Татарстан
№ 73 | 24.05.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№44 (878049) / 29.05.2014 10:46:57

Әдәпле кеше, үзенә белем биргән мәктәбенә төкереп карамый ул!!! Бар белеме, догмалардан гына торса да.

№43 (878047) / 29.05.2014 10:20:45

Гафу үтенү әдәплелектән.

№42 (877987) / 28.05.2014 13:22:11

Коръэн укып кына ипи үстереп булмый шууул... Мәктәп белеме кирәк яшәргә. Гел үлем турында гына сөйли торган ибен сәбил үзе ник яшәп маташа икән бу дөньяда. Кеше башаы бутаганчы, китсен де үзе шунда, бик яхшы булгач. Балаларның башын ЕГЭ белән катырган кебек, үзенең бирәсе җавабы белән кеше башы катыра. Оҗмахта кеше азырак булса, сиңа калыр күберәк урын, бәйләнмә!

Гафу үтенмим, син аны анларлык түгел, ибен гарәп.

№41 (877976) / 28.05.2014 10:40:15

Аллаһ Хәкимлеге Күкләр һәм Җир өстендә һәм Аннан башка (сезне) яклаучы да, ярдәм итүче юк икәнен белмисеңме?". Гафу үтенәм. Ибн Сәбил.

№40 (877975) / 28.05.2014 10:13:30

гафу һәм җәзәки Аллаһу хәйран. Мөсафир.

№39 (877968) / 28.05.2014 08:41:04

ибн Сэбилгэ хормэтем бик зур,анын язганнарын кызыксынып укыйм хэм хаклы дип уйлыйм,аятьлэрне язып баруга килгэндэ,кайбер хэбэрлэргэ карасан,эйтелэ,тирегэ,такта кисэклэренэ,ташка язып барганнар,сахабалар ятлап барганнар аятьлэрне,шуны эйтэсе килэ,ташка язганнар диюе сорынын дорес була тугелме? э Коръэн узгэрмэгэн,чиста булуына бернинди шик юк,Аллах Тэгалэ Коръэнне узем саклармын дигэн.

№38 (877966) / 28.05.2014 08:19:58

бигрәкләр дә татар инде син - №37!

Әгәр ул үзен атеист итеп күрсәтәсе килмәсә, ялганга корылган системаны яклап чыкмаса, мин Соры кортка бәйләнер идемме. Мәктәп бит системаның җимеше генә. Җимешнең тәме авызларыбызда. Бүгенгесе күз алдыбызда. Үткәннән дәрес алып, бүгенгегә булдыра алганча дөрес бәя бирсәк, бәлки киләчәк арурак булмасмы, дигәннән әңгәмә?!

Милләт, гореф-гәдәтләр һәм КАН мәсьәләсендә, килгәндә, Азатлыктан инде вафат Миркасыйм әфәндебез турындагы фикерләр белән танышкач, тагын бер кат гәҗәпләндем һәм тагын әзрәк ачышлар ясадым. Менә бит мин әйтәм. Хакыйкать(Әл-Хакка) якынаю өчен, кайчак күрәсең, тыныч әңгәмәнең бәхәскә әйләнүе дә кирәк. Бәлки?!

№37 (877908) / 27.05.2014 14:03:01

Менә бит, син нинди, үзенең дингә карашын афишировать итмәгән өчен генә дә, сорыны атеистлыкка язып куйдың. Бәлки ул Аллаһ Тәгаләгә сиңа караганда якынрактыр. Динилекне, гарәп гореф-гадәте тоту димичә, әхлаклы булу дип әйтә бит.
Кара инде, укыткан мәктәбен хурламаган өчен генә дә кешегә күпме гаеп ташладың? Синдәй динигә караганда, соры кебекләр атеист булса да мең мәртәбә яхшырак. Вәйт менә шулай!

№36 (877906) / 27.05.2014 13:19:03

"..Кайдадыр соры, Мөхәммәт пигамбәр авызыннан әйтелгәннәре ташка язылып барган дип язган иде.."

Менә бит, сез нинди, динне атеистлардан өйрәнмәкчеме? Вәйт-тек даа. Ялганга иярәсегез килә. Уҗаас??

Һичьюгы дәһри-атеистны иманлы кешедән, сезнеңчә "дини"дән аерырга өйрәнегез! Ә бу әзрәк булса да тырышмыйча мөмкин түгел. Аның өчен әз генә булса да динегез турында язылган китаплар уку таләп ителә! Динегезне белмәгәнгә гаҗәпләнеп монда язышабыз да түгелме соң? Диннәрне чагыштырганда да атаклы поплары В.Полосинның ни өчен исламны кабул итүе белән кызыксыныгыз. Бүген андыйлар бер ул гына түгел. Күп.

Чын, хакыйкый гыйлем алуның беренче шарты - ул, госел коенып, таһәрәтләнеп, ягъни шәригатьтә кушылганча, ягъни сине бу дөньяга кеше итеп Китерүчең әмер иткәнчә тәнеңне чистартып, намазга басу!!! Кабатлап әйтәм, бу әле беренче адым гына, үлгәннән соң һәрберебезне нәрсә көткәнен беләсегез килсә!?! Салгалаштыра торган, Эльцин абзыегыз әйтмешли, "нууу", Аллаһ аның да хәлен җиңеләйтсен, ул да Әдәм г.с.нән, ул да Әдәм баласы. Менә шул бәндә әйтмешли, "нууу", үлемегезгә ышанмыйсыз икән, бигайбә. Үләсегезгә дә ышанмыйсыз икән. Би-гәй-бә. Йокыгызны туйдырып торганга охшаган язмагыз. Йокы - кече үлем. Бу ышанычлы хәдис. Йоклаганда бик матур яки бик яман төшләр күргәнегез бармы? Бәләкәй чагыгызда? Андый төшләр һәркемгә һичьюгы бер тапкыр булса да күрсәтелә торгандыр дип уйлыйм?!

"..Кайдадыр соры, Мөхәммәт пигамбәр авызыннан әйтелгәннәре ташка язылып барган дип язган иде.."

Яки соры, яки сез бутыйсыз.

Бер генә чыганаклардан да, Мөхәммәд сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләм тарафыннан җиткерелгәннәр, ташка язып барылган дип хәтерләмим. Сүз ташка чокып язу турында булса кирәк. Ташка чокып язу дигәндә дә озаграк саклау турында бара сүз. Монда да гыйлемсезлек, Муса гәләйһиссәлләмне соңгы пәйгамбәр белән бутау сизелә. Язылса да гаеп юк. Үзе исән вакытында ук калак сөякләренә, такталарга, кәгазьгә һ.б.га да язылды. Тикшерелде. Күпмедер вакыт шулай сакланылды.

Татарда,"тузга язмаганны сөйләмә" дигән әйтем дә бар.

Әййе, аннары аның вафатыннан соң ук, шул язмалардан Коръән Хафизлар тикшереп, Китап итеп җыелды. Бер китапка. Аның вакытында ничек булса, шулай! Бу Коръәннең чиста хәлендә безгә җиткерелүенең бер юлы! Икенчесе - Пәйгамбәр сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләм үзе исән чакта ук, аңардан Коръән Хафизлар Коръәнне ятладылар. Алар бер генә кеше түгел, күпләр булды. Коръән Хафиз Коръәнне Саклаучы дип тәрҗемә ителә. Димәк, Коръәннең тагын бер чиста хәлендә саклану урыны кешеләрнең йөрәгендә. Коръән Хафиз-сәхәбәләрнең (пәйгамбәр сала Аллаһу гәләйһи вәссәләмнән файдалы гыйлем алучылар) бу гыйлеме Пәйгамбәр тарафыннан тикшерелде. Беркетелде. Һәм бу шул тәртиптә бүгенгәчә буыннан буынга, нык тикшерелеп, тапшырылып килә. Ошбу ике юл белән Коръәни Кәрим, язма рәвештә һәм йөрәктән йөрәккә, тапшырылып саклана. Шулай итеп, Аллаһтан иңдерелгән Тәүрат, Зәбур, Инҗилдән аермалы буларак, Коръәннең чиста хәлендә саклануы дөнья азагына кадәр тәэмин ителгән. Мә шәә Аллаһ. Ягъни, Аллаһу Сөбхәнәһү вә Хак Тәгаләнең Үзе тарафыннан гарантияләнгән. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Түбәнчелек белән гафу үтенеп, Аллаһтан үземә һәм сезгә дә ярлыкау сорап, ибн Сәбил.

№35 (877882) / 27.05.2014 07:18:16

бәндәләр тарафыннан пычратылмаган Тәүрат-старый завет, Зәбур-псалтырь, Инҗил-новый заветны сорыйсың, аларны таба алмаячаксың, чөнки алар бүген инде юк икәнен әйтәсең. Шул ук вакытта, Коръәни Кәрим дип, аны үзгәрешсез димәкче буласың. Допустим, Коръәни Кәрим Аллаһы Тәгаләдән вәхиләр белән иүгән икәнен дә таныйбыз. НО БИТ, БҮГЕН СЕЗ УКЫЙ ТОРГАН КИТАП, иңү вакыты узып байтатак гомер үткәннән соң гына, ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ буенча язылган. НЕ НАДО ДВОЙНЫХ СТАНДАРТОВ. Кайдадыр соры, Мөхәммәт пигамбәр авызыннан әйтелгәннәре ташка язылып барган дип язган иде. Менә шул ташлар, фактта бармы? Аннан, вәхине, Мөхәммәт пигамбәрнең, үз вакытында булган күзаллавы буенча гына кабул итә алуын да исәпкә алырга кирәк. Мөхәммәт үзе дә, киләсе буыннар мин күрмәгәннәрне дә күрерләр дип, үзе язып калдырган түгелме соң? Так что, син укытучы, ягъни старший була алмыйсың. Чөнки ИСЛАМның асылы, аның бүгенге көн фәне ирешкән бикелектән чыгып, киләчәктә тагы да ныгырак разветиедан чыөгып аңларга кирәген кабул итә алмыйсыә. Синәйләр өчен бар ИСЛАМ-гарәп гөреф-гадәте.

№34 (877879) / 27.05.2014 02:37:57

сүз уңаеннан, 8,9,14,17,27,34тә - ибн Сәбил.

Һәм ул үзен элеккеге(Р.Юныс) һәм бүгенге(Җ.Фазлыев) - рәсми әфәнделәр белән бутамавыгызны һәм 19дагы йомшак сарказмны чамалавыгызны үтенә. Аллаһ Тәгаләдән үземә һәм сезгә дә зирәк зиһен һәм тугры юлда булуны сорап, ибн Сәбил.

№33 (877873) / 26.05.2014 23:35:31

Мин 1956 елда татар мэктэбенен бетердем. Ак матур кулмэгем юк иде, апамнын ак батист клеш кулмэген киеп, озын толымлы чэчне "корзина" тосле урнаштырып выпускной вечерга барган идем, бик кунелле булды : бию, жырлау,шигырьлэр сойлэу, килэчэккэ планнар,без классыбыз белэн Сибирь ягына ниндидер яна тозелешкэ барырга уйлашкан идек.Тик алай килеп чыкмады.Бугенге выпускной вчерлардан щунысы аерылып тора: аракы тугел, вино да булмады,кызлар да, егетлэр дэ, укытучылар да аек, бик тэртипле итеп Салават Юлаев хэйкэледэй тан атканны биек тау башында каршы алдык. Татар мэктэбен бетерсэк тэ, бик кубебез яхшы белем алып хэзерге вакытта олы пенсионерлар инде.

№32 (877867) / 26.05.2014 21:05:54

Моселман беренче Коръэнне ойрэнергэ тиеш,аннан инде телэге булса башка изге Китапларны.

№31 (877866) / 26.05.2014 21:05:09

? Француз булу белән, Франция дә яшәү бер түгел. Изучай биографию своего кумира.

№30 (877865) / 26.05.2014 21:03:12
№29 (877864) / 26.05.2014 21:01:26

Ник монысына күз йомасыз???


Кстати, библия дә Аллаһ китабы түгел мени??? Дин галимнәре, башта инҗил, тәв(w)арат, аннан соң гына Коръән өйрәнә диләр иде.

№28 (877863) / 26.05.2014 21:01:14

@Тем более, аракы тыелган җирдә@

франциядэ сухой закун штоли?

№27 (877861) / 26.05.2014 20:54:52

а)ә кайберәүләр туганда ук бөкре булып та туа, гафу үтенәм.

б)Кайберәүләр наркотик кадый, ә кайберәүләргә наркотик ташлыйлар. Ач күзеңне - тук булыр!

№26 (877860) / 26.05.2014 20:51:45

Бик гажэп нокта булды ул

№25 (877859) / 26.05.2014 20:49:57

гы-гы.Дааааааааааааааааааааа. фән белән бәйләсәләр "авыру" "наркоман" диләр. Ну сәер кешеләр бар дөняда. Бөтен дөня ул галимне таный бер нокта әллә нинди диагнозлар куеп утыра. Башта китапны укып чыгарга кирәк,аннан соң язарга.

№24 (877858) / 26.05.2014 20:42:02

Күберәк наркотик кадасаң, әллә ниләр язып була. Тем более, аракы тыелган җирдә, врач өчен, норката табу өчен, проблем юк. Кстати, библия дә Аллаһ китабы түгел мени??? Дин галимнәре, башта инҗил, тәв(w)арат, аннан соң гына Коръән өйрәнә диләр иде. Ну, монысы инда чын дин әһелләре турында, ыкты-шыктыга карамый.

№23 (877856) / 26.05.2014 20:29:02

*, альцгеймер белән авырган кеше китап яза алмый.

Нинди чир икәнен аңлап языгыз инде азрак.

№22 (877855) / 26.05.2014 20:21:25

Күпләр картайган көннәрендә альцгеймер чире белән авырый. В том чесле, знаменитые ученые.

№21 (877852) / 26.05.2014 20:13:43

*, Морис Бюкайның
http://en.wikipedia.org/wiki/Maurice_Bucaille

дөняви гыйлеме синекеннән минекеннән бик күпкә югары.


Менә аның китабын укып карагыз.

http://oneislam.ru/?p=137

№20 (877851) / 26.05.2014 20:07:44

Бөтен игътибар, бер тамчы да фәнни белемнәре булмауны яшерү өчен, бер ничек тә исбатлап булмый торган әкият сөйләүләрендә. Бик "галим"нәре, әкиятләренә ышансыннар өчен, диплом да сатып алыштыра. Укып алырга башлары җитмәгәнгә.

№19 (877849) / 26.05.2014 19:48:43

Соры кортта булган күрәсең, текстны укымаган да идем. Бәй, Фазлыев әфәндебез булган икән.
Тагын бер кат, гафу. Ибн Сәбил.

№18 (877847) / 26.05.2014 19:43:15

-гене кушып укысаң, бөтенләй ханә килеп чыга, канатым. Гафу, ибн Сәбил.

№17 (877844) / 26.05.2014 19:38:27

Теге бер укытучы әйтмешли, сезгә аңлатам дип, үзем дә аңлый башладым, ахрысы.

Кабат укыганда, китерелгән аятьләрдә төп җимеш 20нче аятьтә дип таптым әле.

Бүләк ителгән язма - ачык аятьләр, һәм уллар турында бара сүз анда. Арага тигезлек тә куйсаң, мин әйтәм. Шундагы һәм 21дәге кисәтүне дә хисапка алсаң,.. Эсселе-суыклы булып, тәннәр чымырдап китте, баштан түбәтәй егылып төшкән кебек булды.?.!.??..!!





№16 (877833) / 26.05.2014 17:27:44

кабул итәсе килмәүчеме, әллә тугры юлга чакыручымы тизрәк ялыга?

Берәүгә бака боты, икенчегә бәлки сарыкның калак сөяге сөйкемлерәк. Аллаһ Белүче генә түгел, иң Төгәл Үлчәү дә Аныкы. Һәм Ул хәкимнәр өстеннән Хәким!

Мондагы "ата казың күкәй саламы"ңны - ягъни "естествознаниеңне", мин атеист дип ләпелдәүче белән иманда нык торучы арасындагы бәхәс дәрәҗәсенә күтәреп әңгәмәгә файдалырак юнәлеш бирү турында бара сүз, акылы булганга.

Бераз гына акылы булганнарга да, гыйлем эстәүдән, хакыйкый гыйлем - Ахирәт Гыйлеменә омтылудан, зыян тимәс иншә Аллаһ!

Кызганычка каршы, патшаның шәрә икәнен аңламаучылар да җитәрлек.

Патша киеменә кызыгучы, үзләре дә алданып, башкаларны да юлдан яздыручыларның эше ул - "патша киеме матур" икәнен исбатлау белән шөгыльләнү. Патшадан икона ясап, шуңа табынучыларның эше. Патшадан түгел, Гәйсә гәләйһиссәлләмнән һәм аның әнисе Мәрьямнән дә икона ясарга ярамый. Атеист-материалист әфәнделәребез шуны да аера белми. Шулай түгелме әллә?

Кызыбрак киттем ахрысы, сөннәт уразада идем, бәлки шуңадыр. Гафу үтенәм, ибн Сәбил.

№15 (877812) / 26.05.2014 12:39:03

Менә бит, Ялыкмадыңмы, ат дагалаганда бака боты кыстырудан??? Юк җирдән мәгънә эзләргә, монда акыллы кешеләр утыра. Үзең ишеләлр янында, "патшаның киеме матур" икәнне исбатла, аның шәрә икәнен күрүчеләр янында түгел!



Бераз акылы булган, естествознание турында сөйләшүчеләргә үзенең догмалары белән килеп кысылмый!!!

№14 (877811) / 26.05.2014 12:22:40

"әйткән сүз, аткан ук" кемгә тиеш, шуңа барып тия. Ул аны умырып ала да, күтәреп бәрә. Ә бу кирәк.

Бигрәк тә дәһриләр токымы белән көрәшкәндә.

Татарчалап язган аңлашылып җитмәгәндә, сабантуй МӘЙДАНы белән урыслар да, әле ничек кенә кызыксына дип, урысчада да вәжни буталавыбызны чамалап, теореманы исбатлау өчен аксиомага мөрәҗәгать итәбез.

Раббым Аллаһ, гафу ит, Коръәни Кәримгә карата андый сүз кулланганым өчен. Коръәннең сүзгә сүз диярлек урысчага мәгънәви тәрҗемәсеннән "Әл-Әнгам", башкортчада минемчә төгәлрәк "Мал-туар" дип, урысчада "Скот" дип тәрҗемә ителгән аятьләре китерелә. Вәсвәсәләүченең шаукымыннан Үзеңә сыенам:

"17. Если Аллах коснется тебя бедой, то никто не сможет избавить от нее, кроме Него. Если же Он коснется тебя благом, то ведь Он способен на всякую вещь.

18. Он – Одолевающий и находится над Своими рабами. Он – Мудрый, Ведающий.

19. Скажи: «Чье свидетельство является самым важным?» Скажи: «Аллах – Свидетель между мною и вами. Этот Коран дан мне в откровение, чтобы я предостерег посредством него вас и тех, до кого он дойдет. Неужели вы действительно свидетельствуете, что наряду с Аллахом существуют другие боги?» Скажи: «Я не свидетельствую об этом». Скажи: «Он является Единственным Богом, и я не причастен к тому, что вы приобщаете в сотоварищи».

20. Те, кому Мы даровали Писание, знают его, как знают своих сыновей. Те, которые потеряли самих себя, никогда не уверуют.

21. Кто может быть несправедливее того, кто возвел на Аллаха навет или счел ложью Его знамения? Воистину, не преуспеют беззаконники.

22. В тот день Мы соберем их вместе, а затем скажем тем, кто приобщал сотоварищей: «Где сотоварищи, о существовании которых вы предполагали?»

23. Тогда у них не будет никакого оправдания, кроме слов: «Клянемся Аллахом, нашим Господом, мы не были многобожниками!»

24. Посмотри, как они лгут о самих себе! Но покинет их все, что они измышляли.

25. Среди них есть такие, которые слушают тебя, но Мы накинули на их сердца покрывала, чтобы они не могли понять его (Коран), и поразили их уши глухотой. Какое бы знамение они ни увидели, они все равно не уверуют в него, и поэтому, когда они приходят к тебе, чтобы препираться с тобой, неверующие говорят: «Это – всего лишь сказки древних народов».

26. Они удерживают других от него (прямого пути), и сами сторонятся его, однако они губят только самих себя, не ощущая этого.

27. Если бы ты только увидел их, когда их остановят перед Огнем. Они скажут: «О, если бы нас вернули обратно! Мы не считали бы ложью знамения нашего Господа и стали бы верующими!»

28. О нет! Им открылось то, что они скрывали прежде. Если бы их вернули обратно, то они непременно вернулись бы к тому, что им было запрещено. Воистину, они – лжецы.

29. Они говорят: «Есть только наша мирская жизнь, и мы не будем воскрешены».

30. Если бы ты только увидел их, когда их остановят перед их Господом. Он скажет: «Разве это не истина?» Они скажут: «Конечно, клянемся нашим Господом!» Он скажет: «Вкусите же мучения за то, что вы были неверующими!»

31. Те, которые отрицали встречу с Аллахом, уже оказались в убытке. Когда же внезапно для них настанет Час, они, неся свои ноши на своих спинах, скажут: «Горе нам за то, что мы упустили там!» Как же скверно то, что они понесут!

32. Мирская жизнь – всего лишь игра и потеха, а последняя обитель лучше для тех, кто богобоязнен. Неужели вы не разумеете?

33. Мы знаем, что тебя печалит то, что они говорят. Они не считают лжецом тебя – беззаконники отрицают знамения Аллаха!

34. До тебя посланников также считали лжецами, но они терпели то, что их называли лжецами и обижали, пока не являлась к ним Наша помощь. Никто не исказит слов Аллаха, и до тебя уже дошли некоторые вести о посланниках.

35. Если тебя тяготит их отвращение, то если ты сможешь отыскать проход в земле или лестницу на небо, то принеси им знамение. Если бы Аллах пожелал, то собрал бы их всех на прямом пути. Посему не будь одним из невежд.

36. Отвечают только те, кто внимает. А мертвых Аллах воскресит, после чего они будут возвращены к Нему.

Бигрәк тә игътибарыгызны кабат юнәлтәсе килгән урыннар -

25нче аятьтәге: " Среди них есть такие, которые слушают тебя, но Мы накинули на их сердца покрывала, чтобы они не могли понять его, и поразили их уши глухотой. Какое бы знамение они ни увидели, они все равно не уверуют в него (Коран).." һәм ...

31нче аятьтәге:"..Когда же внезапно для них настанет Час, они, неся свои ноши на своих спинах, скажут: «Горе нам за то, что мы упустили там!» Как же скверно то, что они понесут! һәм ...

мондагы, бигрәк тә"..неся свои ноши на своих спинах," һәм ...

36нчы аять тулаем

"36. Отвечают только те, кто внимает. А мертвых Аллах воскресит, после чего они будут возвращены к Нему."

Коръән аятьләре ачылсын өчен, кабат-кабат тәкърарлауның да файдасы булмаячак, әгәр Аллаһ ризалыгын өмет итеп, рокугъ, сәҗдәгә иелмәсәгез. Белегез хакыйкый Коръән гыйлеменә туры юл, ныклы иман аркылы гына! Всякиий востоковед, демозападниклар фәлсәфәсенә бирелмәгез! Тем более, аракыдан, зинадан, сүгенүдән, ялганнан аерыла алмаучыларга!

№13 (877792) / 25.05.2014 21:09:34

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА:
"Ул елларда тәмамлаучылар һәр өлкәдә зур үрләргә иреште, алар арасыннан күпме академик, галимнәр чыкты."

Кызыыык... Әллә хәзерге чыгарылыштан һәр өлкәдә зур үрләргә ирешүче, алар арасыннан күпме академик, галимнәр булмас дип уйлыймы икән Зилә ханым))) Булган, бар һәм булачаклар алар. Әйтергә кирәк, алдагы бун галимнәре, безнең буынныкыларга караганда, күпкә тирәнерәк белемгә ия булачак. Кайчандыр, Пифагор теоремасын исбатлый белүче бик зур гыйлем иясе саналуын онытмаска кирәк...

№12 (877791) / 25.05.2014 20:52:46

Хәерен җәлләп бирмәсәләр кайда яшәсәң дә була ул муллага.Бәлеш пешкән ,тамак тук,кесәдә акча!Авыл ни дә,шәһәр ни!

№11 (877790) / 25.05.2014 20:48:07

!, убыравызлымы- түгелме, аны тикшерү минем эш түгел- язуың синеке. Акка кара белән язганны үзгәртеп былмай!!!

№10 (877785) / 25.05.2014 19:09:42

РУХи №9

)))Һәр постыңда, БУ ДӨНЯГА ТУУНЫҢ ИҢ ЗУР ХОНАХ икәнен тукыйсыз. ))) Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм, гариза язып тумадым.))) Әти-әнием, бәхетле бала булсын дип тапкан, шуңа, гомерем буе, муйныма кәфен урап яшәргә уйламыйм (Һәер, мөселманнар мунына урамый, чалма итеп чала ахыры аны). )))
Җебек булмыйча, егет булсаң, дер калтырап түгел, күкрәп яшәргә өйрән! БУ ДӨНЯГА ТУУНЫҢ ИҢ ЗУР ХОНАХ икән, анысы безнең гаеп түгел, балачага уены уйный торган яратучы гаебе.))) Әлбәттә, булуы бик мөмкин булган Бөек акыл турында әйтмим, сезнең миегезнең уй-фикер йөртергә тишле урнына кереп утырган бәйләнчек күзаллау турында әйтәм.)))

№9 (877775) / 25.05.2014 13:05:55

-ләр артында нәрсә торганын белмисеңме әллә?
Татлы ялганны яклаучы булмасаң?!!

№8 (877774) / 25.05.2014 13:02:24

ягыңны саклау, укытучылардан һәм береңнән берең көлү-чәйнәү дә, анекдотлар(уйдырмалар) сөйләү-тыңлау да, аннан битәррәк, тәмәке көйрәтергә, сыра, кызылны эчәргә, аты-юлы белән сүгенергә өйрәнү дә, малайлар-кызлар бергә җыелып әтәчләнү, мыскыл итешү дә, кичләрен очрашып-озатышып йөрү һәм нәтиҗәдә намусыңны югалту да түгел. Череп таркалуга китерүче тискәре сәбәпләрнең кайберләре монда язылды.

Бу әйтелгән һәм шуңа охшашлар - без үткән юл. Беләсез булыр, хәзерге хәлләр күпкә моннан хәтәррәк.

Язылмаганнарын миннән дә яхшырак беләсез. Менә шуларның капма-каршысын эзлә, тап, торгыз! Бу былчырактан чыгу һәм алар кабатланмасын өчен, ару якка таба сәбәп эзлә, башыңны эшләт! Җебек булмыйча, егет булсаң, РУХ, РУХИ як, РУХИлык белән кызыксыну синең өчен соры булмаса.

№7 (877761) / 24.05.2014 22:56:49

Соры корт,

№6 (877759) / 24.05.2014 22:33:16

!
изәр нәрсәң булса, изәрләр иде дә, кызганычка каршы, синдә рух та башкасы да юкка ошаган. Шуңа да, үзеңдә булган бар "байлыгыңны" мәктәп идәнендә калдыргансың да инде...

№5 (877758) / 24.05.2014 22:32:13

Ул мэктэптэ шулхэтле нэрсэ эшлэделэр икэн рухи яктан изэрлек?

№4 (877755) / 24.05.2014 21:41:53

мэктэп баланы рухи яктан изэ торган урын.мина ул зыяннан башка берни бирмэде.укытучыларга хормэтем дэ юк!

№3 (877753) / 24.05.2014 21:11:56

Җыен тәртипсезләр былгансыз икән. Мәктәпне бетергәнгә 32 ел, әледә җае чыкканда кереп чыгам мәктәпкә. Мөмкин былса, үзебезнең класслар белән тагын укыр идем. Мәктәптә иң дус, иң бердәм класс- безнең класс иде!!!

№2 (877731) / 24.05.2014 16:57:23

кызыл аракы гына эчэсен калган....

№1 (877730) / 24.05.2014 16:43:47

Мәктәп белән хушлашуны ник хәтерләмәскә..Бик нык истә калган.. Классташ егетләремнең күбесе очсыз кызыл аракы эчеп исереп беттеләр..Ә мин эчмәдем..!!!Чыгарылыш кичәсе узып 3 үткәч батальон командиры авызны каерып спирт салды...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar