• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
10.03.2009 Мәдәният

ГЕННАДИЙ МАКАРОВ: “ФОЛЬКЛОРЫБЫЗ БАЙ”

Геннадий Макаров татар сәнгатен үстерүгә, фоль­клорны саклап калуга зур өлеш керткән кеше. Аның хезмәте бәяләп бетергесез. Борынгы милли уен коралларын барлап, үз куллары белән ясаган ул. Аның уен кораллары ТРның Милли музеенда, Санкт-Петербургта саклана. Әлмәт музыка училищесына, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, А.Алиш исемендәге балалар үзәгенә милли уен коралларын бүләк ит­кән. Моңа өстәп Геннадий Макаров татар мөнә­җәтләрен, бәетләрен барлап халыкка җиткергән шәхес. Мөселман рухи мирасын керәшен татары күтәрә, бөртекләп, җентекләп җыя, татар фольклоры дип җанын бирә.

– Геннадий абый, татар музыкаль фольклоры никадәр өйрәнелгән?

 

– Фольклор – бик киң төшенчә. Бу өлкәдә филологлар өстенлек итә. Шу­­ңа да киң катлам халык фоль­клорга тел байлыгы, авыз иҗаты итеп карый. Безнең музыкаль җәүһәрлә­ребез дә тел белән бәйле. Му­зыкаль фольклорны өй­рән­гәндә белгечкә берьюлы тел һәм музыка сәнгате остасы булырга туры килә. Бездә телчеләр, әдәбиятчылар шактый, музыка белгечләре дә аз түгел. Ә берьюлы музыканы да, телне дә белүчеләр бармак белән санарлык. Шу­ңа күрә безнең бу өлкә шактый аксый.

 

Өйрәнүчеләр юк түгел һәм без алар белән горурланабыз. Илгә, дөнь­я­га танылган музыкаль фоль­­клор буенча белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Земфира Сәйдә­шева, Наилә Әлмиевалар бар. Мәхмүт ага Нигъмәт­җанов эшчәнлегенең кыйммәте шунда: ул төрле татар диалектлары барлыгын дөнь­­­яга күрсәтте. Аңа кадәр Александр Ключеров, Җәү­дәт Фәйзиләр фольклорны өйрәнде, Казан татарлары фоль­клоры дигән атама бирелде. Ә Мәхмүт Нигъмәт­җанов төр­ле төбәкләргә йө­реп, Урал, Себер, керәшен­нәр ту­рында саллы материалларны казып чыгарды. Татар фольклорының чикләре киңәйде.

 

Соңгы вакытта Әстерхан татарлары тарафыннан музыкаль мирас буенча диссертация якланды. Шушы елларда мишәрләр фоль­клоры да өйрәнелеп, фәнни хезмәт язылды. Болар барысы да фәнни эшләр. Бу бик ки­рәк.

 

Ләкин башка зур проблема – ул фольклорны “тере” килеш саклау. Дәүләт моны игътибардан читтә калдыра дип әйтеп булмый, нидер эш­лә­нә, әмма барыбер кулга алырлык, зурлап сөй­ләр­лек масштаблы проектлар юк. Безнең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар. Ул фольклор мирасыбызны саклау һәм үстерүгә көч кертергә тиеш. Ләкин анда да проблемалар җитәрлек. Ком­­позиторлар “чи” халык көй­­ләрен кеше тыңларлык итеп матурлап камилләштерергә тырыша. Башкалардан, Европадан калышмас өчен, бер тавышка җырлый торган җырларны өч тавыш­ка башкаралар. Нигә бозарга?! Каш ясыйбыз дип, күз чыгарабыз бит. Тагын да матуррак  яңгырар дип, яңа төс­­мерләр өстәп, борынгы җыр­­ның асылын югалтабыз. Барлык көйләр­дән дә “Тәф­тиләү” ясыйлар. Бу милли тра­­дицион җыр сән­­гатен саклауга түгел, күб­рәк мә­дәниятне үстерү төшенчәсенә туры киләдер. Чын классик, халык җырын башкару сәнгате турында уйламыйбыз.

 

Айдар Фәй­зрах­манов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле бар. Ул да булдыра алганча тырыша. Ләкин аларның чыгышларын караганда да шак­­тый сорау туа. Бу фоль­к­лор әсәрләрен төрләндерүме, матурлаумы яисә халыкка якын булсын дип аны эстрада оркестрына кушып башкарумы?! Республикада үзешчән фольклор коллективлар да бар. Ләкин аларның күпчелеге йә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен кабатлый, йә Айдар Фәйзрахмановларга охшарга тырыша. Аулак өйләр ясый, солдат озату көйләрен башкара, каз өмәсе композициясен эшли. Ләкин алар да 1950-1960 елларда популяр булган җырларны сузалар, гармунга җырлыйлар һәм шуның белән вәс­сәлам. Шушымы инде безнең борынгы мирас?!

 

Татарлар аңлый, “Әйе, фольклорны өйрәнү, саклау бик кирәк, коллектив, ан­самбль­ләрне булдыру, һичшиксез, мөһим” дип уйлый. Лә­кин шуның ише буш сүз сөй­ләүдән ары китә алмыйбыз. Менә шул ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә фольклорчы-консультант кебек бер штат берәмлеге дә юк. Айдар Фәй­зрахманов коллективында да шулай ук. Мондый белгечләр булмый торып, ничек фольклорны дөрес саклап калу турында сүз алып барырга мөмкин?!

 

– Сез озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләдегез. Бү­ген музыкаль фольклор буенча экспедицияләр оеш­ты­рыламы?

 

– Институтта 25 елга якын эшләдем, хәзер киттем. Анда барысы да тел белгечләре, шуңа да музыкаль мираска игътибар җитеп бетми. Гыйльми советка бер генә музыка белгече дә кертелмәде. Эш­ләгән чорымда 7 меңгә якын көй тупланды, алар иске маг­­нитофон тасмаларында. Хәзерге көндә складларда кибеп, корып яталар. Һаман дискларга күчерелмәде. Ул – милләтнең музыкаль ге­но­­фонды. Үзен хөрмәт иткән милләт генофондына шулкадәр битараф була алмый. Каян килә шундый игътибарсызлык?! Күпме көч салынган бит аларны табуга, туплауга! Мин киткәч, ин­с­титут­та экспедицияләр гомумән уздырылмас дип куркам.

 

Бәлки, драматик рәвештә сөйлимдер, ләкин башкарылган эш, тырышлык са­лын­ган хезмәт берсенә дә кирәкми дигән нәтиҗә ясыйм да, күңел төшә. Ә бит әле  күп­ме эшләнелмәгән?! Хәер, бездәге керәшен фоль­­­к­­­лоры ничек тә булса ишетелә, чөн­ки үзләре тырыша, үҗәт­ләнә. Ә менә мишәр җырлары бик сирәк яңгырый. Этник төр­кем­нәрнең сәхнәгә бөтен­ләй чыкканы юк. Ә чын мишәр көйләре шулкадәр матур, искиткеч бай ул. Безнең халык себер, әстерхан татарларының үзенчәлекле җырларын белми диярлек. Әстерханда думбрачылар, кушавазларны башкаручылар әле шушы елларда гына үлеп бетте. Шулай да, бераз магнитофон тасмалары бар. Без мон­­да Арча белән Сарман көйләрен саклыйк дип чәбә­ләнәбез, ә тегеләр бө­тенләй игътибардан читтә кала. Боларның барысының да югалып бетүе Казан намусында булачак. Монда Мәс­кәү гаепле түгел.

 

– Узган елның октя­брендә Ульян өлкәсенең Ку­латкы җирендә I Бөтенрусия татар фольклор фес­тивале үтте. Шактый күп коллектив җыелган иде.

 

– Бу бик зур чара булды. Фестиваль караңгылыкка бер яктылык алып керде. Шунысы куанычлы: бернинди синтезатор булмады, халык ансыз да яшәргә мөм­кин икән дип, чын традицион башкаруны сакларга ди­гән фикерләрен ныгытып таралышты. Шуңа да вәз­гы­ять­­нең яхшы якка борылыш алу­ына өметебез зур. Мине генә түгел, барысын да шаккатырган ансамбль – Сверд­­­ловск өлкә­се Красноуфимскидан “Сардария” коллективы. Алар­ны бүген­нән үк дөнья­күләм фестивальләргә җи­бәр­сәң дә, оят түгел, беренчелекне яулап кайтачаклар. Мордовиядә уңай үзгә­реш­ләр бар. “Умыр­зая” ансам­бле кыз елау йоласын күр­сәт­те, җыр­ларны үз якларына хас булган үзенчәлек белән башкардылар. Баян да кушмыйча, үз тавышлары белән әсир иттеләр. Шунысы кызганыч, этник катлам бетеп бара. Менә гомуммилли һәм җирле фольклор  бар. Ае­рым төбәкләргә ге­нә хас бул­ган фольклор үзен­чәлек­ләрен саклап каласы иде безгә.

 

Чарада тагын бер ошамаган як булды. Мәсә­лән, ми­шәр егетләре “Карур­ман”­ны башкардылар. Алар барыбер  Илһам Шакировны уздыра алмаячак. Шуңа да ник җырларга? Ә үзләренең шулкадәр матур көй­ләре күп, ни­гә шуларны халыкка җиткер­мәскә?! Мишәрләрнең көйләү манерасы, ысулы да үзгә бит, менә шуны саклап калырга кирәк. Байлыгыбыз тагын да киңрәк, тулырак булыр иде.

 

– Башка милләтләр, халыклар белән чагыштырганда, безнең мирас ни хәлдә?

 

– Күп халыклар үз­ләре­нең көчле этник ансамбльләрен оештырды. Себер халыклары, күрше фин-угор милләтләрендә ул югары куелган. Башкортлар да бу өлкәдә алда бара. Телевидениеләрен карасаң, сокланасың да, көнләшәсең дә. Ни­чәмә-ничә коллектив алар­да, концертлар тапшырыла, фольклор турында фильмнар төшерелә. Ә без моның белән әлегә мактана алмыйбыз.

 

Уйласаң, татарда да йолалар шактый, аларны менә дигән итеп халыкка җиткерергә була. Шул ук ма­ри, чуваш, удмуртлар төрле музыка коралларын барлап, чыгышлар ясыйлар. Гөслә­ләрен кайтара алдылар, ә аларның бу уен коралында оста уйнаучылары күптән үлеп бетте. Татарда исә андый талантлар, шөкер, бар әле. Балтач, Арча якларында гөсләдә уйный белүче әбиләр исән. Әмма ләкин бу уен коралы бездә юк. Гөс­ләдә уйнарга өйрәтүче музыка мәктәбен дә табып бул­мый. Бүген аны урыс милли уен коралы итеп кенә беләләр.

 

Тальян гармунын ясаучы фабрика да бетерелде. Сә­бәбе? Алучы юк, ди­ләр. Уйлап карагыз, Башкор­тос­танда курай дәресе бө­тен мәктәптә дә бар, һәр авылда диярлек курайчылар коллективы. Курай сыйныфы булмый карасын, музыка мәктәбен ябып куячаклар. Әгәр дә тальян  гармуны клас­сы буенча белем бирү булмаса, ябабыз, дисә­ләр, бездә дә шундук музыка мәктәпләре тальянны сатып алыр иде. Ул әллә ни кыйм­мәт түгел бит. Болар ба­­рысы да бер-берсенә шул­кадәр бәйлән­гән. Әгәр уйланып эш­ләнсә, музыка мәк­тәбе дә тальянлы булыр, фабрика да эшсез утырмас, милли традицияләр дә сакланыр иде. Дәү­ләт тарафыннан кон­трольдә торырга тиеш нәр­сәләр бит бу.

 

– Сез борынгы милли уен коралларын барлап, үзегез эшлә­гән, уйный да белгән кеше. Алар белән кызыксынучылар бармы?

 

– Коллекциядә думбра, гөслә, тамбур, ногай курае, бәрмә һ.б. уен кораллары бар. Курайны Казанда да, авылларда да ясыйлар. Думбрада уйнаган берничә кешене беләм. Студентлар арасында да кызыксынучылар бар. Безгә, һичшиксез, бер остаханә булдырырга ки­­­рәк. Республика буенча бөтен музыка мәктәплә­рен­дә борынгы милли уен кораллары белән таныштыру, уйнарга өйрәтү дәресләре булырга тиеш. Мәҗбүр ит­кәндә милли уен коралларына ихтыяҗ да туар. Ә энтузиастлар белән генә ерак китеп булмаячак.

 

– Безнең “Сорнай” фольклор ансамбле бар, бик үзенчәлекле, кызыклы коллектив. Борынгы уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Лә­кин алар бердәнбер. Ни өчен андый ансамбльләр юк?! Борынгы уен коралларында уйнаучыларны табу авырмы? Әллә уен кораллары булмаганга оешмыйлармы? Яисә ихтыяҗ юк­мы?

 

– Ихтыяҗ бар. “Сорнай”ны туплап тотучы Ренат Гыйләҗевка исемнәр бирел­мәсә дә, ул милли каһарман. Халыкка борынгы уен коралларын чыгарды. Күптөр­ле уен коралларыбыз бар, алар турында укыйбыз, беләбез, ләкин шуннан ары китмибез. Тагын бер хәрәкәт булырга тиеш. Кара әле, бу уен коралын ясап, уйнарга мөмкин бит дип фикерләп эш итәргә кирәк. Моның өчен эчке кир­тәләр бар. Аларда уйный башларга кирәк. Үзем шулай башладым. Ләкин мин генә барысына да өл­гер­­мим. Кораллар җитешми, аларда уйнарга өйрәтү, укыту куелмаган, программалар юк.

 

– Чит илдә бүген популяр музыкадан туеп, этномузыка белән җенләнәләр. Безгә кайчан килеп җитәр икән?

 

– Безгә дә килер ул, исләренә төшәр, ләкин аңа кадәр бар нәрсәне югалтып бетермәсәк ярар иде дип телим. Хөкүмәтебез карары белән керәшен дәүләт ансамбле оешты. Тупланган материал шактый күп, шуңа бер генә түгел, әллә ничә ансамбльгә җитәрлек. Лә­кин җыелышкач, каршылыклар барлыкка килде. Кирәкме ул халыкчан итеп җырлау дигән сорау туды. Кем тыңласын, кемгә кирәк искечә башкару, диләр? Эстрадага якын булырга омтылалар. Болай да сәхнә поп-музыка белән тулган. Керәшеннәр ансамбле белән чит ил кешеләре кызыксына, аларга югары бәя бирә. Ә безнекеләр үзләренең стереотипларыннан арына алмыйча, аны “авыл культурасы” дип бәяли. Синтезаторга кушылып җырлауны өстенрәк кү­рә.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 06.03.2009
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№22 (14910) / 21.03.2009 21:51:41

Иркә,
Бәлки сиңа татар теле дәресләренә йөри башларга кирәктер. Казанда бармы шундый курслар, әллә юкмы инде? Булмаса, Чаллыга күчеп кил.
Син бит бер дә өметсез кыз түгелсең...

№21 (14407) / 15.03.2009 18:22:48

менә монда яхшы музык.
http://www.welove-music.net
http://folkmusicsmb.blogspot.com

№20 (14300) / 12.03.2009 23:17:18

Иркэ, шул этник музыка ошый да мина - хинд ситары, эрмэн дудугы, шотланд жырлары.. Мин "Карурман"ны куздэ тотмаган идем. Хотя, анысы да ошый.
Поп хэм рок музыкада да шул этно моментлар булса, яхшырак. Нинди пример китерергэ сон...Мэсэлэн, элеге дэ баягы, София Ротарунын элеккеге жырларында украин хэм молдаван элементлары куп иде. Рэхэтлэнеп тынлый идек.

№19 (14298) / 12.03.2009 23:15:15

Халык җырларын современныйлаштырып җырласалар мин рәхәтләнеп тыңлыйм. була бит аннан да оештырып. Әбиләр сукраныр инде ул, бозганнар дип. Но ул кирәк. Безне, яшьләрне шунсыз халык җырларына тартып булмый. Ничек инде озаклап тартып сузганны тузеп торасын тынлап. Бер җырны тынлап була. ну икене мин инде булдыра алмыйм.

№18 (14296) / 12.03.2009 23:10:35

Җәмәгать, ни әйтсәгез дә әйтерсез, но Фәнис язган "ебиеннеке" дигән сүз точно татарныкы түгел! Русчага күбрәк охшаган.

№17 (14294) / 12.03.2009 23:04:36

Нух, этно музыка дигэндэ, борынгырак музыка турында эйтэлэр.Эле нота да булмаган чордагысын. Без буген тынлый торган халык жырларынын кубесе 20нче гасыр башы жырлары. Ин борынгы дигэндэ 19 гасыр ахыры. Карурманны жырлаганда Ильхам Шакиров анлап та бетерми идем элек, нинди халык жыры булсын дип. Карурман щул фольклор жырга ошаган инде ул. Фольклордан мин башкортныкын яратам.Эле миндэ эллэ нинди, беренче карашка бредовый кебек тоелган идеялэрем дэ бар. Аларын сонрак бирергэ жыенам. Э болай яхшы тере музыка кемнеке дэ яхшы. Хэзерге поп мущыканы музыка сэнгате дип тэ булмый, бизнес бит ул.Шуна фальшивка куп инде. Но продавать в красмвой упаковке умеют.

№16 (14290) / 12.03.2009 22:47:17

"Чит илдә бүген популяр музыкадан туеп, этномузыка белән җенләнәләр."

-Мин чит илдэ яшимме эллэ? Мин менэ, мондагы "чын" татарларны котыртсам - котыртырмын, "Играй, гармонь" тапшыруын карыйм, вакыт булганда. "Жырлыйк эле"не дэ халыкчан булган очен яратам. Халык музыкасы ишетсэм, нинди халыкныкы булуына карамастан, рэхэтлэнеп тынлыйм. Поп-музыка анда рядом не валялась..

№15 (14282) / 12.03.2009 22:24:07

Гармоника алманнарныкы дусларым.Ул бик борынгы корал тугел. Шуна кемнеке икэне билгеле. Кыллы кораллар борынгы кораллар, бер-берсенэ бик ошашлар, шунлыктан аныкы-моныкы икэнен куп очракта ачыклап булмый. Монда суз хэзерге сифоник оркестр кыллылары турында тугел, э фольклор музыка кораллары турында бара.

№14 (14281) / 12.03.2009 22:15:08

Сабира, 

гомумән, гармун татарның асыл уен коралы түгел икәнен мин беләмен.
ләкин менә 20 гасыр башы турындагы мәгълүмат бәлки бик дөрес тә түгелдер.
чөнки, 1823 еллар тирәсендә вафат булган Җәгъфәр б. Габди исемле бер кешенең гармунда уйнавы турфнда Морад Рәмзи китабында язылган.
(Рәмзи М. Тәлфик әл-әхбәр.... 2 нче том, 423 бит)
белмим инде, точнысы гармун булган микән, чөнки Риза казый алай ук төгәл атамый уен коралын:
"Тирә-якта Җәгъфәр ишан дип мәшһүр булган зат шушы кешедер. Бик тә күңелле вә көлке сөйләүче кеше булып, кайбер вакытта төрле уен коралларында уйнавы да мәгълүм."
(Асар. Рухияттә басылганының беренче томы. №132. икенче томын әле күрмәдем дә, бастырылды инде :)

вот так.
ә менә макаров абзый кайдан ала икән үзенең музыкаль материалын...

№13 (14265) / 12.03.2009 18:17:30

Исем-жисем сезне танымыйм емма сезге де читенсенеп кене :)юк ебиеннеке дим. Ярар гармун безнеке тугел, емма урысныкы да тугел шул. гармунда безнен татар моны гына монлы ахенле чыга ;). Бик безнеке ук булып бетмесе де кукрек кагып ейтерге кирек безнеке дип. Башка халыклар шулай талап алып узлештере бит, бар нерсене, езерге куналар да соныннан "безнекелештерелер". Башкортнын курае дибез, исбатланганмы сон башкортныкы икене. Аларнын уйнаган курайлары башка безнеке башка. Миллетебезнен борынгы кыллы уен кораллары бар , кубесенен исемнерен белмибез тик шулай да исемде бер икесе бар. Белмевемнен себебе минем кесебем тугел, (курай уйный белсем де). Меселен: кушкарча, госле, дамбур, "Сорнай" группасында булган могезден ясалган офлене торган уен коралы, саз торлере....

№12 (14262) / 12.03.2009 17:49:56

fenis, юк шул гармун урысныкы, курай башкортныкы... Безнеке юк... Юк и все!

№11 (14261) / 12.03.2009 17:47:17

Юк ебиеннеке Римма. Курше тире халык безнеке дип мактанган куп уен корраллары татарныкы жанашым...

№10 (14252) / 12.03.2009 14:34:17

авыз тутырып эйтерлек, мактанырлык то есть)))

№9 (14251) / 12.03.2009 14:32:56

татар ярлыланган миллэт,пиарлаштырыр очен авыз тутырып узебезнен милли уен коралыбыз да юк. татар кешесе тальян гармун белэн туган дисэлэр дэ, безнеке тугел ул

№8 (14248) / 12.03.2009 13:36:18

Эх, мене шундый шехеслерге фольклорны устеру очен хокумет тарафындан ботен момкинчелеклер бирелсе иде. Хаман да шул "эххххх" дибез, урамына токерим...
Римма тебриклер!

№7 (14247) / 12.03.2009 13:23:20

ил, синен геннарына гармун моны ятышлырактыр:)))

Хотя...бу инструмент безнен илдэ 20 гасыр башында гына барлыкка килэ. А пришел этот инструмент из Германии,кажись...

№6 (14246) / 12.03.2009 12:31:10

Rimma, 
кем белгән инде аны...
ләкин менә макровский көйләр минем "геннар хәтеремә" туры килми.

№5 (14243) / 12.03.2009 12:07:43

ил, э борынгы татар фольклоры нинди ул?

№4 (14226) / 11.03.2009 22:53:29

ил, кыйна син аны бер аулак почмакта тотып. балалайкасынын кылларын тешлеп оз.

аннар кайтып Георгий Ибушевны тынла

№3 (14220) / 11.03.2009 20:39:17

бу абзый әллә нинди тренди-бренди балалайка көйләрен борынгы татар фольклоры дип йөри.
шуңа ачуым чыга.

№2 (14125) / 10.03.2009 12:42:40

Римма, бу юлы чыннан да биш. Музыкаль культура турында язу ул эстрада, иялэштерелгэнчэ йолдыз дип ычкындыра яздым, вэкиллэренен сояклэрен суырып утыру тугел. Бигрэк тэ ахыры ошады.Ренат Гыйлэжевка мин культура министры булсам, ирлэр бик ярата торган сузне эйтеп, ни телэсэгез шуны эшлэгез дип музыка мэктэбе хэм телэгэн кадэр акча бирер идем. Улымнын гимназиясенэ эш белэн барган идем. Ашыга идем, эшлэрем дэ куп иде.Фойе да Ренат Гыйлэжев ансамбле, уен кораллары турында сойлэу белэн аралаштырып, концерт куя иде. Ишетеп туктап калдым, бетмичэ китэ алмадым. Ул эле Ренат Валеевтан кала икенче /бу бик яхшыны анлата/ тальянда уйный икэн. Мин якын килеп рэхмэт эйтеп киттем тэмам булгач. Биргэн акчаларны ул исраф итмэс иде!!!

№1 (14121) / 10.03.2009 12:00:09

Молодец та инде син, Римма, булдыргансыћ. мин 5 ел ќыенам бит инде Макаровтан интервью алырга, очраган саен очрашып сљйлђшђсе иде дим дђ кала да кала. Шулкадђр кызыклы шђхес бит ул.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar