23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Кеше һәм кешелеклелек, кешегә хөрмәт, олы һәм кече
Кеше һәм кешене тану, аралашу
● Адәм адәмгә сыенмыйча, агачка, ташка сыенмый.
● Адәм адәмгә иш, хайван хайванга иш.
● Адәм бар кем — адәмнәрнең нәкышыдыр, адәм бар кем — хайван аннан яхшыдыр.
● Адәм бәгъре таштан каты, майдан йомшак.
● Адәмнең кыйммәтен адәм белер.
● Ун адәм салган күперне бер адәм бозар, бер адәмнең яккан утына ун адәм җылыныр.
● Йөз кешенең йөзен таныганчы бер кешенең атын бел!
● Кеше арасында кеше бул!
● Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.
● Кеше кешегә бер кирәк.
● Кеше кешесез яшәми.
● Кеше кешегә бурычлы.
● Кеше кеше өчен дөрләп янган утка, ургып аккан суга керә.
● Кеше күпкә сәләтле.
● Кешенең даруы — кеше.
● Кешенең эше — көзге.
● Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра.
● Кешене эштә сына.
● Кеше тун җиңе түгел — йә дигәндә әйләндереп карый алмассың.
● Әрәм булу җиңел, адәм булу авыр.
● Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
● Кеше дигән исем кешегә лаек.
● Кеше кешелеге булса гына кеше, булмаса — меше.
● Тутый сөйләшергә өйрәнсә дә кеше булалмас.
Кеше белән кеше аермасы
● Бер ат аркасында мең ат су эчкән.
● Берәү бар — Иделдән ил кичергән, меңнәр бар — ник туганын белми гомер кичергән.
● Берәү бар — меңгә биргесез, берәү бар — бар икәне дә билгесез.
● Берәү белмәгәнне берәү белер.
● Бернең бәласе меңгә тия.
Кыңгыр эш, хыянәт
● Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.
● Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.
● Хыянәтче кеше куркак булыр.
Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү
● Адәмнең хөрмәт күрүе дә хурлык күрүе дә үз кулында.
● Гөл кадерен былбыл белер.
● Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр.
● Җимешле агачның башы түбән.
● Иелгәнгә иел, башың җиргә тигәнче, Чалкайганга чалкай, Башың күккә тигәнче.
● Иелгәнгә иел, ул да сиңа кол түгел; Эреләнгәнгә эре тор, ул да әллә кем түгел.
● Иелмәгәнгә бөгелмә!
● Йолдыз бик югары да, ул да кое төбенә төшә.
● Ишәккә җәймә түшәк, ишәк түшәк кадерен белмәс.
● Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.
● Кечеләр олыга буйсына, энеләр агага буйсына.
● Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
● Кешегә кечелек итәм дип, башыңны идәнгә бәрмә.
● Кешегә кече бул, үзеңнең кеше икәнеңне дә онытма!
● Кешегә ярыйм дип ярылып үлеп булмый.
● Кешегә ипи алып кайту гына әйбәт. (Ошатмаса үзең утырып ашыйсың.)
● Кеше үзен-үзе җуймаса, аны кеше җуймас.
● Кеше үз кадерен үзе арттырыр.
● Кадерләгәннең кадерен бел.
● Кадерләсәң кешене, кадерләрләр үзеңне.
● Олы булсаң, кече бул!
● Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.
● Олылар сүзен тыңламасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.
● Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын.
● Төлке тиресе белән, былбыл өне белән кадерле.
● Үз кадерен белгән кешене кадер ит.
● Үз кадереңне үзең бел!
● Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс.
● Хайваннарны хөрмәт кыл, кешеләрне үзең бел.
● Тук башак аска иелә, буш башак өскә үрелә.
● Һичкемне үзеңнән түбән уйлама.
Үзеңне белү
● Үзен белгән инсаф белер.
● Үзен белгән кешене дә белер.
● Үзен танымаган кешене танымас.
● Үзеңне үзең бел!
● Үзең нинди — көзгең шундый.
Кешегә салынмау
● Кеше авызына карама, кеше табагын ялама!
● Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән!
● Үзеңне үзең уйламасаң, сине кеше уйламас.
● Кешедән күрмә, үзеңнән күр.
Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт
● Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
● Гадәт гадәткә тарта.
● Гадәтне сәләт җиңә.
● Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың. Яманга күнсәң, әрәм булырсың.
● Кеше эшкә күнегер, күнекмәгән дөмегер.
● Өйрәнгән җиренә сыер да кайта.
● Таякны чи чагында бөгеп кал!
● Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.
● Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.
● Үрдәк йомыркасын тавык басар, бәбкәсе суга качар.
● Һәркемнең үз гадәте.
● Чөйне чөй белән, гадәтне гадәт белән (чыгаралар).
● Чучка үлә ятса да, мыркылдавын куймас.
● Яман чир тиз йога, яман гадәт тиз керә.
● Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
● Яхшы гадәт яман гадәтне куар.