23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Батырлык һәм куркаклык, ихтыяр көче
● Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.
● Аю өнендә, куркак өендә көчле.
● Батыр баткактан курыкмас.
● Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.
● Батыр булсаң — йөрәктән, көчле булсаң — беләктән.
● Батырга да җан кирәк.
● Батырга таяк та ярак (корал).
● Батырга үлем юк.
● Батырга яра да килешә.
● Батыр кеше бакыр өзәр.
● Батырларга юл туры.
● Батырлыгыңны мәйданда сынат.
● Батырлыгыңны кулың белән күрсәт.
● Батырлыкта матурлык.
● Батыр үз халкын яклый.
● Берәү үзе батыр, берәү качарга курыкканнан батыр.
● Бер куркакның бәласе меңгә тияр, куркак белән юлдаш булсаң җаның көяр.
● Бүре бар дип урманга бармый тормыйлар.
● Гарьсез кеше куркак булыр.
● Дөя кошы (тәвә) башын комга яшереп кенә аучыдан котыла алмый.
● Ефәк билбау бил күрке, батыр егет ил күрке.
● Елан чаккан киндерәдән куркыр.
● Җанын аямаган батыр була.
● Идел кичми ил булмый, куркак егет ир булмый.
● Йөрәксездән ерак кач!
● Кич курыккан көндез чыра яндырыр.
● Карбыз кабыгы аркасында батыр җиргә егыла.
● Кулдан килү — батырлык, телдән килү — такылдык.
● Куркак аулакта батыр була.
● Куркак булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.
● Куркаклык баганага мендерә, кыюлык йолдызларга мендерә.
● Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый, кыю кош кыя башына.
● Куркакны күп кусаң, батыр булыр.
● Куркакның йодрыгы кесәсендә.
● Куркакның күзе маңгай өстенә менәр.
● Куркакның күңеле юртак.
● Куркакның кулы кыска.
● Куркак солдат сугышта үләр.
● Куркактан җир җирәнгән.
● Куркак үз борын сызгыруыннан курыккан.
● Куркак эт корыга өрә.
● Курыккан эт кырга чыкмас.
● Куркак эт өреп куркуын басар.
● Куркып гомер сөргәнче, капланып үлгәнең артык.
● Курыккан алдан сугар.
● Курыкканга көчек тә өрә.
● Курыкканга куш күренә, тора-бара буш күренә.
● Курыккан эт койрыгын кысар.
● Куян үз күләгәсеннән дә курка.
● Куркып-посып үлгәнче, тайчанмый тауга менеп үл.
● Кырык каргага бер таш җитә.
● Онытчак бүркен югалтыр, куркак башын югалтыр.
● Өйдә һәркем лаф ора, батыр мәйданда ега.
● Сарык булма, бүре ашамас.
● Сарык янында бүре, бүре янында шүре.
● Сугыш беткәч батыр күбәер.
● Тайчанмаган тау җиңгән.
● Тайчанмасның алдында тау табыныр.
● Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.
● Тәвәккәлсез батыр юк.
● Черек каен бакадан да курка.
● Чыпчыктан курыксаң, йоклама.
● Эт батырга өрер, куркакны тешләр.
Иихтыяр көче, үзеңә ышану
● Зур ихтыяр җир селкетер.
● Ике уйла, бер кистер.
● Икеләнгән ике үләр.
● Икеләнгән шикләнер, шиге белән чикләнер.
● Ихтыярлы кеше — игътибарлы кеше.
● Ихтыярлы кеше — бар кеше, ихтыярсыз кеше — юк кеше.
● Яшь беләгенә ышаныр, карт белгәненә ышаныр.
● Кешенең сүзе белән үзе бер булсын.
● Кеше үзенә баш булса, кешегә дә баш булыр.
● Көнен үз ихтыярына буйсындыра алмаган кеше төнлә эшләр.
● Көчле булсаң, үзеңә көчең җитсен!
● Каты ихтыярга күкләр буйсына.
● Су да үзенә юл ера.
● Үзенә баш — эшенә баш, эшенә баш — кешегә баш.
● Үзенә ышанган — йокыдан торып киткән, әтәчкә ышанган ятып калган.
● Үзен иркәләгәнне бер көн дөнья типкәләр.
● Үзен үзе тыңлата алмаган — кешене тыңлаталмас.
● Үзеңә үзең каты тор, чыгымчы атка йөгән ор!
● Үз көчеңә сыен.
● Хәлләр шөкер, җилкәм чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?
● Һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче, дәрәҗәдән коры калмас андый кеше.
● Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер.
● Шомланма, шомланганыңа юлыгырсың.
● Үзенә ихтыярсыз кеше кешегә игътибарсыз булыр.
● Үзен иркәләгән ирек тапмас.
● Үзеңә үзең каты бул, кешеләргә йомшак бул!
● Һәркем үзенә үзе баш.