|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2009 Сәясәт
КЫЗЫК!.."Ватаным Татарстан"ның кичәге санында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 1 мартта Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләрен раслый торган карары басылып чыкты. Күзгә беренче чалынганы: Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин кебек күп еллар буе парламентта милли юнәлештә зур эшләр башкарган депутатларыбызның кабат сайлануы дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы да милли мәнфәгатьләребезне яклауны дәвам итәр дип уйларга нигез бирә. Шул ук вакытта, яңа депутатлар исемлегеннән күренгәнчә, 10лап эре коммерцияле предприятие җитәкчесе, "Бердәм Россия"нең исемлегенә кереп калып, дүртенче чакырылыш республика парламентында урын алган. Ә бер мандатлы сайлау округларында андыйлар тагын да күбрәк: халыкның ышанычын 26 "гендиректор" казанган һәм аны алдагы 5 ел дәвамында акларга тиеш булачак. Бу әле бердәмроссиячеләр генә. Сайланган коммунистлар арасында да 3 предприятие җитәкчесе депутат булу бәхетенә ирешкән. Үз кандидатураларын үзләре тәкъдим итеп җиңеп чыкканнарга карасаң да, 7 кешенең 5се – эшмәкәр. Кыскасы, Татарстан парламентының 44 проценты эре җитәкчеләрдән торачак. Кызык!.. Финанс кризисы вакытында бай кесәле "халык вәкилләре" икътисадый авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм безгә җиңеллек китерергә күбрәк сәләтле дип ышанырга туры килә. Калган һөнәр ияләрен санап карасаң, депутатларыбыз арасында уку йортларын җитәкчеләүчеләр, чиновниклар (хәзер аларны "элекке чиновниклар" дип әйтү дөресрәк булыр) һәм баш табиблар да җитәрлек. Хәтта бер эшче дә бар, бу – 27 нче Девон бер мандатлы округында 63,42 процент тавыш җыйган Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең 2 нче бораулау цехы мастеры Николай Кольгин. Кызык!..
Сайлауда кайда күпме кешенең ничек итеп тавыш биргәне дә кызыклы. Әлбәттә, халык аз яши торган районнарда кешене тавыш бирү участокларына китерү җиңелрәк. Мәсәлән, сайлау хокукына ия булган халкының 99 проценттан артыгы (!) үзләренең гражданлык бурычларын үтәгән Актаныш, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм бигрәк тә 99,99 процент күрсәткеченә ия булган Чирмешән районнарын аягүрә алкышларга гына кала. "Явка"га бәйле тагын бер закончалыкны күрми мөмкин түгел: сайлауга күбрәк кеше килгән районнарда ни сәбәпледер "Бердәм Россия"гә тавыш бирүчеләр аеруча күп. Әйтик, югарыда аталган "рекордсмен" районнар арасында бу партиягә 94 проценттан да кимрәк тавыш бирүче юк. Әлеге дә баягы Чирмешәндә исә 99,59 процент кеше "Бердәм Россия"гә ышанычларын белдергән. Сайларга килүчеләр азрак булган районнарда исә, киресенчә, оппозицияне яклап биргән тавышлар күбрәк. Шәһәрләрдә традицион рәвештә "явка" 60-70 процент тирәсендә саклана. КПРФ, ЛДПР һәм "Гадел Россия" дә анда авыл районнарына караганда күбрәк тавыш алган. Кызык!..
Без сайлаган 100 кешелек парламентта 87 кеше – "Бердәм Россия" партиясеннән. Шул ук вакытта үзләрен хакимият партиясенә каршы торучы дип күрсәтә торган КПРФ, ЛДПР һәм "Гадел Россия"нең республикабызда гомуми күрсәткече – 19,06 процент, ягъни 540 мең кеше тирәсе. Ләкин оппозицион фикерле татарстанлыларны бу сан белән генә чикләү дөрес булмастыр ул, мөгаен. Сайлауга бармауның сәбәбе еш кына вакыт юклыкка яки битарафлыкка гына бәйле түгел. Билгеле булганча, бюллетеньнәрдә "барысына да каршы" дигән графа бетерелгән, шуның аркасында, әлеге графага "чыпчык" куеп, протест белдерергә өйрәнгән кешеләр өчен дә сайлауга баруның мәгънәсе калмады. Андыйлар Татарстанда сайлауда катнашмаган 20 проценттан артык халык арасында да бар.
Шунысы аңлашылмый: ни өчен бер районда 10 кешенең 9 ы сайлауга бармый калмый, ә икенчеләрендә, мәсәлән, Казанда һәм Чаллыда, бу күрсәткеч 60-70 процентны гына тәшкил итә? Әйтерсең без бер төбәктә яшәмибез, әйтерсең бу шәһәр һәм районнарны меңләгән чакрымнар аерып тора. Ни өчен Чирмешәндә коммунистларга 0, 24 процент кына тавыш бирәләр, ә шул ук Татарстаныбызның Чаллы дигән шәһәрнең Комсомол районында 24,56 процент халык КПРФ яклы? Чирмешәндә һәм Чаллыда бер үк күрсәткеч йөз тапкырга аерыла икән! Кызык!..
Бер исемдәге шәһәр һәм районнарда мондый хәл бигрәк тә аптырашта калдыра. Мәсәлән, Азнакай районын һәм шәһәрен алыйк. Икесендә дә сайлауда катнашкан халык саны бер чама. Ләкин районда "Бердәм Россия" – 88,86 процент, ә КПРФ 7,51 процент җыйган булса, Азнакай шәһәрендә "Бердәм Россия" – 70,38 процент, ә коммунистларга бирелгән процентлар өч тапкыр (!) диярлек күбрәк – 20,34 процент. Кызык!..
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|