поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
23.05.2014 Татар халык мәкальләре

Теләк, максат, кыюлык, тәвәккәллек

Теләк, максат

● Кем идем димә, кем булырмын диген!
● Кеше ни эзләсә, шуны табар.
● Ничек итсәң ит, морадыңа җит!
● Ничек туганыңны белү кызык түгел, кем булып үләчәгеңне белү кызык.
● Омтылган зур омтылыр, омтылмаган — онытылыр.
● Омтылган — ирешер, омтылмаган — бөрешер.
● Теләк булса, беләк карышмый.
● Теләсәң чарасын булдыр!
● Тырышсаң, морадыңа ирешерсең.
● Һәр максатка чара бар.
● Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка. Яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка.
● Яхшы ният — эш башы.

Кыюлык, тәвәккәллек

● Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә.
● Гайрәттән яхшы дус юк.
● Дусыңа салынма, гайрәтеңә салын.
● Ишәк җиде төрле йөзә белсә дә, су янына килгәч җидесен дә онытыр.
● Кыю бер үләр, куркак мең үләр.
● Кыюдан пуля да курка.
● Кыюлык — бәхет.
● Кыюлык — адәмнең канаты.
● Кыюлык тау ашыра, гайрәт диңгез кичерә.
● Кыюсыз йөрәк теләген теләп кенә калыр.
● Кыюсыз төлке ачка үләр.
● Кыюсыз куәт әрәмгә китәр.
● Тәвәккәлгә бүре тимәс.
● Тәвәккәлләгән таш йоткан, таш йотмаган — аш йоткан.
● Тәвәккәлнең көймәсе батмый.
● Тәвәккәл таш ярыр, булдыксыз баш ярыр.
● Ир егетнең юлдашы тәвәккәллек.
● Тәвәккәл тәүдә чыгар.
● Уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетергән.

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы