23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Әдәбият, җыр, музыка, сәнгать, фольклор
● Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
● Акылың булса, акылга ияр, акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.
● Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
● Аталар сүзе — акылның үзе.
● Атаң әйтсә алдамас, мыкый мәкаль аңламас.
● Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
● Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә язып ал.
● Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
● Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.
● Камчат күрсәң атып ал, мәкаль сүзне отып кал!
● Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләрнекен янчыкка сал.
● Олының сүзен оекка кыстыр.
● Картлар сүзен кар басмас.
● Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
● Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
● Мәкаль сакалдан олырак.
● Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
● Мыектан олы сакал бар, сүз төбендә мәкаль бар.
● Сүзнең тозы мәкаль.
● Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
● Тоз ашның тәмен китерсә, мәкаль сүз ямен китерер.
● Хәлвәнең әлбәсе бар, картлар әйткәннең мәгънәсе бар.
● Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.
Әкият, мәзәк, табышмаклар
● Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.
● Бу әле әкиятнең баласы, алда булыр әле анасы.
● Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.
● Мәзәк — күңел ачкычы, табышмак — зиһен ачкычы.
● Мәзәк сүз — ашка тоз.
Җыр-көй
● Белгәнгә җыр, белмәгәнгә "дыр".
● Әүвәл тавыш, аннан көй.
● Җилләтми томан ачылмый, җырламый күңел ачылмый.
● Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белү дә зур һөнәр.
● Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.
● Җырлаганның биергә исәбе бар.
● Җыр кешенең юлдашы.
● Җырлап ачылмаса күңел, елап ачылачак түгел.
● Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
● Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
● Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
● Җырның канаты бар.
● Җырның ертыгы юк.
● Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
● Заманасына күрә көе.
● Һәр заманның үз көе.
● Ил җыр белән яши.
● Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар.
● Ишәк килде — җыр бетте.
● Көй — күңелнең моңы.
● Карга каңгылдап каз булмас.
● Карганыкы көн дә бер карылдау.
● Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
● Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
● Сандугач сайрый, карга кычкыра, бүре улый, кеше җырлый.
● Сүз — басу, җыр — чәчәк.
● Сүз — көмеш, җыр — алтын.
● Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
● Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.
● Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
● Һәр кошның үз моңы.
● Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.
● Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.
● Эч пошканга җыр файда.
● Эш вакытында такмак әйтмиләр.
● Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.
Музыка һәм музыкантлар
● Анысы шулай шулаен да, тартып җибәр кураең!
● Барабан каксалар, барабан артыннан; Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.
● Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
● Гармунсыз клуб, лампасыз куык.
● Гармунчы назлы булыр.
● Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
● Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.
● Музыканы хайваннар да яраталар.
● Ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән.
● Эчең пошса, музыка уйна, уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!
Бию
● Атам-анам биегән, күңел ачкан биюдән.
● Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.
● Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.
Шигырь һәм шагыйрьләр
● Дәртсездән шигырь чыкмас, рәтсездән күп эш чыкмас.
● Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.
● Саескан сайрау белән сандугач булмас.
● Сандугач булсаң, сайрый да бел.
● Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.
● "Шигырь" язу кыен түгел, шагыйрь булу кыен.
● Театр — күңелләрне уятыр.
Зәвык, ямь тою
● Берәү хөрмә сөя, берәү торма сөя.
● Гөл кадерен былбыл белер, җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
● Зәвык зәвыкка башка.
● Зәвыкта бәхәс юк.
Талант һәм аны үстерү турында
● Бөркетнең канаты очканда ныгый.
● Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
● Былбылны сайравыннан таныйлар.
● Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
● Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
● Зур урманда карга булганчы, бәләкәй куакта былбыл булсаңчы.
● Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
● Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз.
● Олы талантлар берьюлы гына тумый.
● Саескан сайрау белән сандугач булмас.
● Сандугач үз кадерен үзе белер.
● Сандугач үз җирендә сайрый.
● Сандугач юк елны карга дан тотар.
● Тавис каурые белән матур, сандугач сайравы белән матур.
● Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан.
● Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
● Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
● Һәр кош үз канаты белән оча.
● Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
● Ялгыз чапкан ат йөгерек.