23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Ата-ана, бала-чага турында
Бәби, сабый, бала
● Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
● Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
● Бала заманасына охшап туар.
● Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.
● Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
● Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.
● Бала кошның авызы зур булыр.
● Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
● Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.
Ана
● Ана дигән хәзинә.
● Анаңдай ана булмас.
● Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
● Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
● Ана — шәфкать диңгезе.
● Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
● Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
● Анасыз корт ил булмас.
● Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
● Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
● Әни суккан авыртмый.
● Әнкәм йорты алтын бишек.
● Йорт анасы белән корт анасы бер.
● Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
● Өйнең яме ана белән.
● Туган ана бер, туган Ватан бер.
● Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
● Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
Ана белән бала
● Алтмышка җитсен бала,
● Ана өчен һаман да бала.
● Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
● Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
● Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
● Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
● Бала моңын ана белер.
● Баланың телен анасы белер.
● Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
● Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
● Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
● Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
● Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
● Ханнан бала олы,
● Баладан ана олы.
Ата-анага хөрмәт
● Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
● Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
● Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
● Ата-ана теләге
● Утка-суга батырмас.
● Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
● Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
● Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
● Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
● Ата аркасы — кала аркасы.
● Ата — беләк,
● Ана — йөрәк.
● Ата — җизнә,
● Ана — казна.
● Ата — йортның матчасы,
● Ана — йортның өрлеге,
● Балалар — стенасы.
● Ата йөрәге — таудан өлкән,
● Ана йөрәге — диңгездән тирән.
● Атаның каны, ананың сөте.
● Атаң-анаң — чын дусың,
● Дус-ишләрең — юлдашың.
● Атаң кебек кешегә тел озайтма.
● Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
● Атаңны башыңда тот,
● Аңаңны учыңда тот!
● Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
● Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
● Атасы барның бәхете бар.
● Атасын алдаган илен дә алдар.
● Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
● Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
● Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
● Аю да баласын "йомшагым" ди.
● Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
● Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
● Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
● Йомырка тавыкны өйрәтми.
● Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
● Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
● Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
● Ымны белмәгән нине белсен?
● Атасын белмәгән кемне белсен?
● Эт атасын танымас.=))))
Тәрбия
● Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
● "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
● Алтыдагы (холык) алтмышка.
● Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
● Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
● Ана сөте белән кергән онытылмый.
● Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
● Атай барда атай баш, Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш.
● Ата алмаган малай атасыннан күргән.
● Ата-анаң сиңа гомер биргән.
● Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
● Бала безнеке, акылы үзенеке.
● Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
● Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
● Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
● Балага иң куәтле кеше — ата.
● Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
● Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
● Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
● Бала көчен күрсәтергә яратыр.
● Бала күргәнен эшләр.
● Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
● Бала кулында елан үләр.
● Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
● Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
● Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
● Бала үсте дигәнче, Батыр үсте дисәңче; Батыр һөнәр белмәсә, Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.
● Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
● Баланы яшьтән бөк, агачны баштан бөк.
● Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
● Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
● Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә дә өйрәт.
● Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
● Бала уйнаудан туймас.
● Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
● Бала-чага ипи сатып калач ала.
● Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
● Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр, ана торып кыз сөйләр.
● Бишектәге бишкә төрләнер.
● Буй үстергәнче, акыл үстер.
● Буранда бала котырыр.
● Әдәпле бала гарьле була, әдәпсез бала гарьсез була.
● Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.
● Кем нәрсәгә күнегә — шуның белән күмелә.
● Кыз бала анасына чын дус була.
● Кыз сөйкемле булса, холыгы белән, ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
● Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
● Олы кызы Мәстүрә кечеләрен үстерә.
● Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.
● Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
● Сабый хөкеме — уен.
● Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.
● Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
● Туа белми, тора белә.
● Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
● Үзе егылган бала еламас.
● Уйнаса баласы җиңә, чынласа атасы җиңә.
● Улга утыз өйдән тыю, кызга кырык өйдән тыю.
● Ул минеке, акыл үзенеке.
● Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
● Улы барның кулы бар.
● Улның ояты атага, кызның ояты анага.
● Хәерсез бала хәерче булыр.
● Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар: сабый хөкеме — уен.
● Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен.
● Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
Үги-ятимнәр, үги аналар
● Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
● Анаң юктан үги ана да яхшы.
● Аналы ятим — ярты ятим.
● Анаң үлсә, елгаң корыды, атаң үлсә, таянган тавың ауды.
● Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
● Ана янында бала ятим булмый.
● Аталы бала — аркалы, аналы бала — иркәлә.
● Атадан бала яшь кала, күп-күп эшләр башкара.
● Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
● Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
● Җиденчели ни яман? Җитәкләшеп ятимнәр Елый калса, шул яман.
● Җиргә төшкән ятимнеке.
● Кемнең газизе кемгә хур булмый.
● Сабаксыз төймә салмаклы, Сабаксыз төймә салмаксыз; Аталы бала ардаклы(газиз), Атасыз бала ардаксыз.
● Үги бала үпкәчел.
● Үги ана — яфрак, үз әнием яхшырак.
● Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
● Үги үз булмый, колак күз булмый.
● Ятим ашы ярты пешәр.
● Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
● Ятим бала гарьчел була.
● Ятим балага ярдәм ит.
● Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
● Ятим баланың күңеле сынык.
● Ятим еласа, җир-күк елар.
● Ятим күңеле җирәнчек.
● Ятимнәрнең бәйрәме яңа күлмәк кигәндә.
● Ятим тайдан юрга чыгар.
● Ятим ярасының ямавы өстендә.
Юньле һәм юньсез бала
● Атадан яхшы ул туса, ишектәге башын түргә сөйрәр; Атадан яман бала туса, Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.
● Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.
● Атадан яхшы ул туса, кар өстендә ут ягар; Атадан яман ул туса, ат өстендә эт кабар.
● Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
● Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр; Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр.
● Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән, малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.
● Атасы торып, улы сөйләгәннән биз, анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.
● Балалар җиткән, карчык урманга (утынга) киткән.
● Бала яхшы булса — дәүләт, яман булса — имгәк.
● Бәхетленең баласы унбишендә баш булыр; Бәхетсезнең баласы утызда да яшь булыр.
● Буласы бака баштан була.
● Булыр ат тайдан билгеле, булыр сыер бозаудан билгеле.
● Булыр бала ун яшендә баш була, булмас бала егерме биштә дә яшь була.
● Бүре бәйләүгә күнмәс, дуңгыз әйдәүгә килмәс.
● Гөл чәчәгеннән билгеле.
● Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.
● Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.
● Кеше булыр баланың кеше белән эше бар; Кеше булмас баланың кеше белән ни эше бар.
● Мисез бала ата-анасын тыңламас.
● Тырыш бала ах яхшы, ялкау бала фу шакшы.
● Уңар йортның баласы бер-берсенә "батыр" дир; Уңмас йортның -баласы Бер-берсенә "кутыр" дир.
● Тырыш бала талпынган коштай, күңеле тынмас күкләргә очмый.
● Шәп маллар аякланып туа.
● Юньле бала ат мендерә, юньсез бала аттан төшерә.
● Яман бала атасын сүктерер.
● Яман баланың барыннан югы.
● Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас.
● Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.
● Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.
Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү
● Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
● Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.
● Ата баласы кемнән туганын онытмый.
● Ата баласы үз хатасын үзе юар.
● Атадан бала туар, атасының юлын куар.
● Атадан күреп ул үсә, анадан күреп кыз үсә.
● Атаң данын онытма, дан яшәүдән курыкма!
● Атаңнан борын капкынга төшмә!
● Атасы кордашның баласы кордаш.
● Ата юлы балага такыр.
● Атаң кем булса, син шуның угылы.
● Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.
● Аттан тай узар, атадан бала узар.
● Акылсыз атка менсә, атасын танымас.
● Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.
● — Кем угылысың? — дигәннәр, — Әти улымын! — дигән.
● Ким козгындин туар козгын, атасыннан булыр узгын.
● Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.