поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.05.2014 Икътисад

Кече һәм урта эшмәкәрлек: әллә шүрлиләр, әллә белмиләр

Республикада урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүнең яңа ысулларын табу таләп ителә, чөнки хәзерге вакытта бу өлкә Татарстан икътисадындагы иң авыр тармакларның берсе булып санала.

Республика кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Россиядә икенче урынны тота. Ә бер эшмәкәргә ярдәм күләме исә исемлектә беренче урынны алып торган Мәскәү шәһәре белән чагыштырганда 3 тапкырга (!) артыграк чыга. Мәсәлән, узган ел Мәскәү кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен 4,6 миллиард сум акча бүлеп биргән булса, Татарстанда бу күрсәткеч 2,1 миллиардны тәшкил итә. Аның каравы, Мәскәүнең бер эшмәкәренә бу акчаларның 19 мең сумы гына туры килсә, Татарстан бизнесмены исә 45 мең сумга дәгъва итә ала. Финанс ярдәме башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый күбрәк булуга да карамастан, Татарстанга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юлларын эзләү кирәк.

Эшмәкәрлекне “юл картасы” үстерәчәк

Республикада 2011-2015 елларга исәпләнгән икътисади үсеш программасы эшли. Аның буенча кече һәм урта эшмәкәрлекнең Татарстан тулаем төбәк продуктындагы күләме 34 процентка кадәр артырга тиеш. Кызганычка, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 25 процентны гына тәшкил итә. Бу өлкәдәге күрсәткечләр программада каралган саннарга тәңгәл булсын өчен, кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктындагы күләмен ел ярым вакыт эчендә төгәл 9 процентка (!) арттыру таләп ителә.

Бу шактый авыр бурыч. Шулай да, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, программага үзгәрешләр кертү булмаячак. Аның каравы, куелган максатка ирешү өчен җаваплы идарәчелекләр тарафыннан махсус “юл картасы” төзелгән. Әлеге карта эшмәкәрләр ярдәмендә эшләнгән һәм агымдагы елның март аенда кабул ителгән.

- Бу документның башка охшаш проектлардан төп аермасы – бизнеска инфраструктур ярдәмнән туры финанслауга күчү. Ярдәм чаралары белән идарә итү хокукы исә республика җитәкчелегеннән муниципаль район дәрәҗәсенә “төшерелә”. Бу исә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру өчен муниципаль берәмлекләргә субсидияләр бүлеп бирү механизмын эшләүне таләп итә, - дип аңлаткан иде министр күптән түгел генә Татарстанның Дәүләт Советында узган матбугат конференцияләренең берсендә.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бу район башлыкларына өстәмә җаваплылык өстәячәк. Аларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле күрсәткечләр турында республика премьер-министры Илдар Халиковка - ай саен, ә Президент Рөстәм Миңнехановка исә квартал саен хисап бирергә туры киләчәк.

Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов бу документка зур өметләр баглый. “Юл картасы” республикада эшмәкәрлекне камилләштерү өчен уңай шартлар тудыру белән беррәттән яңа төр бизнеслар барлыкка килү һәм өстәмә эш урыннары булдыруга да тәэсир итәчәк, дип саный Президент.

Эшкуарлар мәгълүматсыз “интегә”

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә тагын бер проблема бар. Ул да булса, эшмәкәрләрнең үзләренә каралган дәүләт программаларыннан хәбәрдар булмавы.

- Эшмәкәрләр мәгълүматсызлыктан “интегә”. Ни сәбәпледер, аларның күбесе үзләренә каралган ярдәм формалары, субсидияләр турында белми дә. Аларның республикада бизнес өчен барлыкка китерелә торган махсус мәйданнар турында да ишеткәне юк , - дип белдерә Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Әйтергә кирәк, республикада дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән субсидияләр турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кемдер аларны файдаланып уңышлы бизнес булдыра, ә кайберәүләр исә, киресенчә, бу “документлар оясы”на тыгылмаска тырыша. Бизнес вәкилләренең бу өлкәдәге уй-фикерләрен белешү өчен без Татарстанда эшләүче эшмәкәрләрнең үзләреннән сораштырырга булдык.

- Республикада эшмәкәрләргә ярдәм формалары булу турында, әлбәттә, беләбез. Шулай да бер генә программаны да кулланып караган юк әле. Дөресен генә әйткәндә, һаман вакыт җитми. Анда бит шактый гына документлар җыярга кирәк, аларны тикшерү, барлау таләп ителә. Барысы да тәртиптә булырга тиеш. Хәзергә субсидияләрсез дә эш яхшы гына бара әле, - дип белдерде безгә Балтач районы эшмәкәре Илнар Сәләхов.

Полиэтиленнан торбалар җитештерү белән шөгыльләнүче «Монолит-Полимер» предприятиесе директоры Равил Габидуллинның да кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларыннан файдаланганы юк икән.

- Мин эшмәкәрлекнең бу төре белән 2007 елдан бирле шөгыльләнәм. Бизнесны алып барганда дәүләт программаларына түгел, ә кредитларга өстенлек бирәм. Хәзер банклар эшмәкәрләргә төрле кызыклы кредит программалары тәкъдим итә бит – шулардан файдаланам. Әлбәттә, дәүләт ярдәменә дәгъва итеп карау уе да бар. Шулай да, әлегә нәрсәдер тотып тора - күңелдә ниндидер шик бар. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге программалар тирәсендә төрле сүзләр йөри. Субсидияләрне бүлү гадел рәвештә тормышка ашырылмый, аларны таныш-белешләр аша гына алып була, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Аның каравы, таныш эшмәкәрләр арасында әлеге субсидияләрдән файдаланып яхшы гына уңышларга ирешкәннәре дә юк түгел. Алар бу программалардан һичшиксез файдаланырга тәкъдим итә, - дип сөйләде предприятие җитәкчесе Равил Габидуллин.

Районнарга ышаныч юкмы?

Чистай шәһәрендәге “Таттеплотруба” компаниясендә исә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программалары турында беләләр. Әлеге фирманың җитәкчесе Дмитрий Бобков сүзләренә караганда, эшмәкәр үзенә ярдәм тәкъдим иткәнне көтеп ятарга тиеш түгел. Әгәр дә кирәк икән, алар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларын үзләре үк эзләп табачак һәм энәсеннән җебенә кадәр өйрәнәчәк.

- Әлеге программаларда катнашкан вакытта без Татарстанның икътисад министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләдек. 2-3 ел элек грантка ия булдык. Нәтиҗәдә, фирманы тиешле җиһазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге туды. Эшмәкәрләргә шуны әйтәсем килә – бу программаларда катнашудан куркырга ярамый, тиешле документлар исемлеге белән исә министрлык сайтында да танышырга мөмкин. “Бүрене аяклары туендыра” дигәндәй, әгәр дә эшмәкәр үз бизнесын җәелдерергә тели икән, ул һичшиксез бу программалардан файдаланачак, - дип белдерде безгә Дмитрий Бобков.

2007 елда сафка баскан предприятиедә хәзерге вакытта 80нән артык кеше хезмәт куя. Исәпләре – алга таба да үсү һәм камилләшү.

Аның каравы, “Таттеплотруба” компаниясе җитәкчесе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан әзерләнгән “Юл картасы”ның кайбер пунктлары белән килешмәве турында әйтә. Ул да булса - эшкуарларга каралган ярдәм чаралары белән идарә итү хокукының республика җитәкчелегеннән муниципаль районнар карамагына тапшырылуы.

- Миңа калса, бу дөрес карар түгел. Әлбәттә, бу эшнең кайсыдыр өлешен (мәсәлән, документлар җыюны) районнарга тапшырып булыр иде. Ә менә грантларны бүлү һәм төп карар кабул итү белән министрлык үзе шөгыльләнергә тиеш дип саныйм. Әгәр дә бу эшкә районнар алынса, шикаятьләр тагын да күбрәк булачак, - дип белдерә җитәкче.

Әлеге “Юл картасы” 2014-2016 елларга исәпләнгән. Аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген исә вакыт күрсәтер. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 22.05.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»