поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.05.2014 Дин

Җәннәт – аналарның аяк астында

Пәйгамбәребезнең бу хәдисен җае, урыны туры килгән саен кабатларга яратабыз. Нинди мәгънәгә ия соң әлеге хәдис?

Тәрбияләгән баласы анасына карата мәрхәмәтле, рәхим- шәфкатьле, кайгыртучан булса, ананы рәнҗетмәсә, аны соңгы сулышына кадәр тәрбия кылып, бәхиллеген алып, соңгы юлга озатса, яңадан да рухына хәер-догада торса, ул баланы, һичшиксез, ахирәттә җәннәт көтәдер, мөгаен. Анаңның аяк астында туфрак булырга кирәк дип аңлыйм мин үзем бу хәдисне. Үзен тугыз ай дәвамында күтәргән, мең газаплар белән тудырган, күкрәк сөтен имезеп үстергән, аякка бастырган анасын рәнҗетүчене, һичшиксез, җәһәннәм көтә диелә. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, анаңны аркаңа салып, Хаҗга алып барып, аны күтәреп, Кәгъбәтулла тирәли йөреп чыгып та, ана хакын үтәп булмый икән. Анаңның сине тапкандагы бер тулгагына да тормый икән бу хезмәтең!

Ислам дине анага, хатын-кызга зур хөрмәт белән карый. Ана хакы ата хакыннан зуррак. Пәйгамбәребезнең “әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең” дигән хәдисе зур һәм тирән мәгънәгә ия. Бу хәдисне тыңлаганнан соң кайбер ир-атларның: “Дине дә бит аның ир-атны арткы планга куя. Шуңа күрә хатын-кызлар муенга менеп атланды да инде”, – дигәннәрен ишетәбез. Ашыкмый торыгыз әле, көчле җенес вәкилләре! Сезгә карата да динебез бик хәерхаклы. Ә шулай да ни өчен ананың хакы зуррак соң? Илдар хәзрәт Хәйруллинның (ул Уфа шәһәрендә яши) “Ислам дөньясында мең дә бер сорау” китабыннан шушы сорауга җавабын китерәм: “Беренчедән, ана тугыз ай буе күтәреп, зур авырлык белән баланы дөньяга китерә һәм аны ике яшькә кадәр имезә. Икенчедән, шәригатебез һәрчак мохтаҗрак, көчсезрәк кешеләргә беренче чиратта ярдәм итәргә куша, ә хатын-кыз бөтен халыкта да көчсез җенес санала. Өченчедән, Аллаһ Тәгалә ана күңеленә балага карата сөюне күбрәк биргән. Ир кеше үзенең табигате белән һичбер вакытта да бала табарга риза булмас иде. Бүгенге көндә, күрүебезчә, күп ир-ат табып кайтарган балага да риза түгел. Балаларын ташлап китүчеләр күп. Ә ана кеше табибларның, синең гомереңә бала табу куркыныч дип кисәтүләренә карамастан, үзләрен булачак балалары өчен корбан итәргә дә әзер. Бу бит могҗиза! Шуңа күрә балага ничек Ана хакы зур булмасын?!”

Атеистик тәрбия алып үскән берничә буын аңында Ислам дине хатын-кызны кимсетә, мыскыллый, ул кол хәлендә, анда хатын-кызның бернинди хокукы юк дигән караш яшәде. Мондый фикерне аңга сеңдерүдә заманында әдәбият-сәнгать нык тырышты. Әле хәзер дә телевизордан күрсәтелә торган Русия фильмнарын карасаң, чәчләрең үрә тора. Якын Көнчыгышка яки Урта Азиягә кагылышлы фильмнарда хатын-кыз әле һаман да кол хөкемендә, имеш. Ниләр генә күрми дә, ниләр генә ишетми! (Мәсәлән, “Вкус граната” фильмы). Дин, шәригать шулай куша дигән булып, хатын-кызны кимсетеп сөйләүчеләр юк-юкта авыл җирләрендә дә очрап тора. Коръәннең, шәригатьнең ни икәнен дә белмәгән, аны ачып та карамаган наданнардан һәм карагруһчылардан ни көтәсең?! Надан кеше бит ул дөньяви гыйлемнең дә, дини гыйлемнең дә тискәрерәк ягын алучан яки үзенә яраклаштыручан була.

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Аллаһ Тәгалә без – мөселманнарга васыять әйтте, –ди. – Сез хатын-кызлар белән матур, йомшак, күркәм мөгамәләдә булыгыз. Бу ирләр өчен вәҗиб, ягъни тиеш булды. Чөнки алар – сезнең аналарыгыз, сезнең кыз туганнарыгыз, сезнең кызларыгыз һәм сезнең аналарыгызның туганнары”.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның бер фикерен ишеткәнем бар: “Баласын җәннәтле итсә дә, җәһәннәмле итсә дә, әни кеше җаваплы, чөнки бала тәрбияләү әни кешегә йөкләтелгән”, – ди ул. Әйе, ата – мал табучы, гаиләсен тәэмин итүче, ә ана – тәрбияче. Шуңа күрә ананың үзенең дә яхшы тәрбияле булуы кирәк, чөнки бозык агачта яхшы җимеш үсми. Аналарга аеруча кызларын, киләчәктә ана булачак кешеләрне бу җаваплы вазыйфага әзерләү зарур.

Язмамны йомгаклап, бер гыйбрәтле мисал китереп үтәм.

Бервакыт өч гаилә – америкалы, француз һәм гарәп гаиләсе яхта белән диңгезгә сәйранга чыга. Һәр гаиләдә дүртәр кеше: хуҗа үзе, хатыны, баласы һәм әнисе. Ярга әйләнеп кайтыр алдыннан диңгездә көчле давыл башлана. Дулкыннар яхтаны йомычка урынына йөртә. Бераздан кораб бата башлый. Гаилә башлыклары, ничек кирәк алай, якыннарын коткарырга ашыга. Америкалы иң беренче чиратта баласына ярдәмгә ташлана. Җыйган байлыгын калдырырга мирас сакчысы бит ул аның. Француз хатынына коткару жилетын бирә. Ә гарәп кешесе исә, җан-фәрман килеп, әнисен коткарырга ашыга. Ислам традицияләре буенча тәрбияләнгән гарәп болай уйлый: исән калсаң, хатын табыла, хатын булса, бала тагын була. Ә ана – бердәнбер, аны югалтсаң – таба алмыйсың!

Бу – динебездә ана хакын хаклауның ачык һәм гыйбрәтле бер мисалы. Шунысы бар, безнең балаларыбыз арасында мондыйлар табылыр микән?!  


Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»