поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2014 Җәмгыять

Консультант булып эшләү тәҗрибәм

Шәһәр җирендә нинди генә кибетләр юк: парфюмерия, кием-салым, бижутерия, косметика, көндәлек кирәк-яраклары һ.б.

Казан урамыннан атлап барганда күзем косметика һәм көндәлек кирәк-яраклары кибетенә төште. Бу кибеткә үзем еш йөрим. Сатучылары да ошый, товарлары да сыйфатлы. Ишегендәге «Сатучы-консультант таләп ителә» дигән язуга күзем төште. Шунда ук, касса янына килеп: «Сезгә сатучылар кирәк икән. Бу турыда кем белән сөйләшеп була?» – дип сорадым. Яныма Марина исемле кыз килеп басты да үзе белән бер бүлмәгә алып кереп китте. Керү белән: «Сиңа ничә яшь? Кайда укыйсың? Моңа кадәр эшләгәнең бармы?» кебек сораулар бирергә тотынды. Мин әлегә студент икәнлегемне һәм, төп шарт итеп, уку белән эшне аралаштыру мөмкинлеге булуын әйттем. Өстәл артында утыручы мөлаем кыз миңа: «Бездә эшләүче кешеләр, гадәттә, тулы эш сәгатьләрен эшли. Ләкин синең бездә эшләргә теләгең булса, «алтын урта»ны таба алырбыз, миңа калса. Әгәр дә син безнең шартларга риза икән, иртәгә сәгать икеләр тирәсенә килеп эшләп карарсың. Сату эше ошаса, без сине эшкә алырбыз. Документларыңны онытма!» – диде. Икенче көнне төгәл сәгать икедә потенциаль эш урынымда басып тора идем... Яныма бер яшь кенә ханым килде дә үзе артыннан дәште. Аннары: «Сез яңа кешедер?!» – дип, миңа төп вазифаларымны аңлата башлады. Мин исә, сатучы-консультант буларак, яңа товар урнаштырырга, аңа реклама ясарга, кибеткә керүчеләр белән әңгәмә алып барырга, аларга товар сайлауда булышырга тиеш идем. Минем кебек яңалар миннән башка тагын өч-дүрт кеше иде. Аңлавымча, алар да «ошаса гына» эшкә урнашачак.

Татарлар әйтмешли: «алга!» Тик миңа товарның кайда ятканын, кайсы фирма товары кайда урнашуын күрсәтмәделәр. Иң беренче эш итеп, кайда нәрсә ятуын җентекләп карарга керештем. Кибеткә кеше дә керми тормый бит, аларга хезмәт күрсәтергә җитешергә кирәк. Түшемдә «сатучы-консультант» бейджигы, шуңа күрә, минем янга килеп, теге яки бу товар турында сораштыра да башладылар. Мине косметика товарлары сатыла торган бүлеккә хезмәт күрсәтергә куйганга күрәме, башта бераз югалып та калдым. Андагы товарлар шактый күп, фирмалары төрле-төрле – аларның барысын да ничек истә калдырасың ди?! Тик башлаган эшне азагына кадәр булдырырга кирәк. Үземне кулга бик тиз алдым. Әһә, бу киштәдә «Л.», монысында «M.», өстәгесендә «E.», астагысында «А.», сул якта – «Ф.», уң якта «Н.» һ.б. ята икән. «Бераз товар үзләштерелде бугай», – дип, җиңел сулап куйдым. Әле яхшы үзем, кыз бала буларак, әлеге фирмаларның косметикасын кулланганым бар иде. Аннары кирәкле мәгълүмат белән интернет челтәрендә дә танышып бара идем. Хәзер әйбер алырга килгән кешеләргә булышырга вакыт. Бер апага «яшәртә» торган крем, икенчесенә тушь, өченчесенә иннек һәм кершән сайларга булыштым. Алай авыр түгел икән, бары тик тел белән эшли белергә генә кирәк.

Шулай «консультант» эшен алып барганда, кибетебезгә бер ханым килеп керде дә: «Кичә сезнең бер кызыгыз миңа сыйфатсыз тушь сатып җибәрде. Әле бит ул 500 сумга төште», – дип, тавыш-гауга куптарды. «Сатып алучы һәрвакыт хаклы» принцибына нигезләнеп эшләүчеләр булганга күрә, сатучылар (болар санына мин дә керәм, әлбәттә) бу ханым белән килеп чыккан низагны тыныч юл белән җайга салырга кереште. Проблеманы кем хәл итте дисезме? Әлбәттә, «зур» эшне яңа сатучыга, ягъни миңа йөкләделәр. Башта бу ханым бик кырыс сөйләшкәнгә күрә, аннан бераз куркып та тордым, ләкин аңа шушы тушьны башкасына алыштыра яки шул ук суммага башка әйбер алу мөмкинлеге турында әйткәч, ул тынычланды. Хәтта мин башка фирма товарлары турында сөйли башлагач, мине игътибар белән тыңлый башлады, әле елмаеп та куйды. Әйтәм бит, матур сөйләшә белү – сатучы һөнәрендә иң әһәмиятле сыйфатларның берсе.

Кибеткә кеше агыла тора, ә без консультантлар аларга әйбер сайлауда-алуда ярдәм итәбез. Берсенә – иннек, икенчесенә – лак, өченчесенә исә шампунь кирәк. Сатуда булган һәр әйбер турында мәгълүматлы булу мөһим. Бер әби кереп, оныгының туган көненә бүләк сайлап бирүне сорады, бигрәк тә хушбуйлар кызыксындыра икән аны. Аңа да булыштым. Яныма бер егет килеп: «Хатыным капрон оек алырга кушкан иде. 40 денлы, үлчәме – ике, кара капрон оек кирәк. Миңа ярдәм итә алмассызмы? Алайса, мин мондый нәрсәләрне бөтенләй аңламыйм», – дип үтенде. Булышмый кая китәсең, бигрәк тә хатыны минут саен шалтыратып, аннан яңа оек сорап тинтерәткәч. Әйе-әйе, нәкъ минут саен шалтырады теге егетнең телефоны.

Үзем өчен шуны билгеләдем: яшь кызлар косметика, хушбуйларны үзләре сайласа, өлкәнрәк ханымнар консультантлар белән киңәшләшә иде.
Кичкә таба ару да үзен сиздерде. Авыр физик эш башкармасам да, көне буе йөрүдән аяклар авырта башлады. Эш көне тәмамлануга таба барганда кибеткә керүче кешеләр дә азайды. «Яңа»лар арасыннан берсенең телефоны шалтыраган иде, аны шундук шелтәләделәр. Биредә телефоннан сөйләшү, аны куллану катгый рәвештә тыела. Бик кирәк очракта да качып сөйләшеп булмый – син видеокамера «күзләре» астында эш итәсең. Тик шулай да шомарып беткән сатучы-консультантлар арасыннан берничәсе видеокамерага бер дә игътибар итми. Алар телефоннан сөйләшүен сөйләшми, әлбәттә, ә менә сатып алучылар өчен каралган «пробниклар»ны кулланудан баш тартмый. Иннекме ул, пудрамы, хәтта тарак та шушындый консультантлар кулланышында йөри. Ә нәрсә, бушка бит – ал да куллан! Бу күренеш гаҗәпләндерми кала алмый. Кибет эчендә үзем эшләп карамаган булсам, мондый нәрсә турында белмәс тә идем. Миндә хәтта сатучылар болай кыланалардыр дигән уй да юк иде...

Сәгать сигез тулуга, кибет ябылды, ә безне касса белән эшләргә өйрәнергә калдырдылар. Анысына Надежда Петровна исемле илле яшьләрдәге ханым өйрәтте. Башка сатучылар бу ханымның хәтта бер карашыннан да куркалар икән. Әһә, димәк, бу аларның бик усал бер «начальнигы». «Яңалар» касса белән эшләргә өйрәнеп торганда, арабыздан бер кырык биш яшьләрдәге ханым: «Мин консультант булырга дип килдем. Белдерүдә кассир кирәк дип язылмаган иде», – дип әйтүгә, Надежда Петровна аңа: «Кайтып китә аласың, иртәгә килеп тә тормассың!» – дип, кырт кисте. Бик кырыс хатынга охшаган. Ә инде бөтенебез дә таралыша башлагач, арабыздан Лилия исемле бер кыз кемнең кайчан телефоннан сөйләшүен, кемнең эшләмичә басып торуын, кемнең ашап алуын, кыскасы, барысын да бәйнә-бәйнә «начальник»ка сөйләп бирде. Күрәсең, ул шундый ысул белән эшкә кермәкче булгандыр, ә бәлки тормышта да шундыйдыр. Кем белә... Монысы инде аның намусында... Мин исә колагыма шуны киртләп куйдым: бу эштә калырга уйласам, Лилиягә ышанырга ярамый икән.

Арып-талып өйгә юнәлдем. Көнем бер яктан кызыклы үтсә, икенче яктан үзем өчен «зур тәҗрибә» алдым. Кеше белән аралашу үзе бер рәхәт эш булса да, арада начар күңелле кешеләрнең дә очравына, тышкы кыяфәтнең алдаучан булуына тагы бер кат инандым. 


Алия КӘЛИМУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»