поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2014 Җәмгыять

Төньяк Кореядан Казанга килгән Ли Чер Су: “Без Ким Чен Ынга табынабыз!”

Әңгәмәдәшебез – иптәш Ли Чер Су. Кем ул, каян килгән? Ли – Төньяк Кореяның Казандагы икътисадый-техник хезмәттәшлек буенча “Раквон” компаниясе вәкиле. “Раквон” – Төньяк Кореяның Казанда эшли торган ике төзелеш компанияләренең берсе. Икенчесе “Ремарка” дип атала. Икесенең уртак генераль директоры – иптәш Чан Тэ Сон.

Ниләр беләбез соң без Төньяк Корея турында? Бүген әлеге илдә нәкъ элеккеге Советлар Союзында шикелле яшиләр. Шул ук социализм (үзләре күзаллавынча –коммунизм), шундый ук җитәкчеләр, шундый ук рухи күтәренкелек, бәйрәм парадлары, кып-кызыл төсләр, урра кычырулар. Дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары Төньяк Кореядагы диктатура, халыкны массалы рәвештә җәзалау, атып үтерүләр турында яза. Анда кешеләр куркытылып, изелеп яши, анда чып-чын кыргый вәхшилек идарә итә дип ышандыралар. Белмим, каян алып яза торганнардыр, чөнки Төньяк Корея – дөнья өчен бикле ил. Анда барып җитә алган туристларны да билгеле бер урыннарга гына йөртәләр, гади халык белән аралашырга рөхсәт итмиләр. Чынлыкта нинди ил соң ул Төньяк Корея? Ким Чен Ын нинди җитәкче? Чит-ятлар өчен бикле ил булса да, Төньяк Кореядан килеп, төзелештә эшләүче кореялылар Русия буйлап бик күп. “Казанның яртысын кореялылар төзегән”, -- дигән гыйбарә дә яши. Урамнарда күзгә күренмәсәләр дә, кореялыларның гаҗәп сыйфатлы һәм тиз эшләүләре турында сүзләр күп йөри. Бер кореялы биш үзбәккә тора дип тә чагыштыралар хәтта. Корея компаниясе Казан белән генә чикләнеп калмыйча, Татарстан буенча төзелешләрдә дә катнаша. Әйтик, Питрәч район үзәгендә берничә йортны төзергә, эчке эшләрен башкарырга кореялыларны чакырдылар. Корея эшчеләре урысча да, татарча да бер авыз сүз белмиләр. Нидер сорый башласаң, елмаеп, авызларын гына тоталар. Сөйләшә белмим дигәнне аңлата торгандыр инде. Урысчаны бер-икесе генә белә. Әйтик, компаниянең вәкиле Ли Чер Су. Кирәгендә иптәшләренә тәрҗемәче ролен дә башкара, ашарга алып килүче дә ул. Эш киеме киеп, растворга батып йөри торган кеше түгел инде, кыскасы, ялтыраткан түфли киеп йөри торган җитәкче. 45 яшьлек иптәш “нәчәлник” Русиядә 7 ел яшәп эшли икән инде. Журналистлар белән моңарчы бер мәртәбә дә аралашырга туры килмәгән, “Базар көн” – аны беренче сөйләштерүче газета. Иптәш Ли Чер Су белән шул төзелешләрнең берсендә әңгәмә кордык.

– Иптәш Ли, сез урысча менә дигән сөйләшәсез. Телне кайда өйрәндегез?

– Урыс теленә Кореяда, университетта өйрәндем. Тел белгечлегем дә бар, өстәвенә икътисад юнәлеше буенча да белем алдым. Урыс теле – безнең өчен бик катлаулы, авыр тел. Туган телебез дә бик матур тел. Нигездә, без үзебезнең музыканы яисә кытайныкын тыңлыйбыз. Тик, дөресен генә әйткәндә, хис-тойгылар, кичерешләр буенча безгә урыс көйләре дә бик якын. Кореялылар урыс концертларын бик ярата.

– Сез эшкә ничек нәкъ менә Русиягә килергә булдыгыз?


– Безнең илләр арасындагы килешү буенча. Мин аның төгәл нечкәлекләрен белмим дә, бу миңа кирәк тә түгел. Чөнки эш – кая да эш инде ул. Кореялыларның бөтенесе дә шундый карашта – безнең өчен эш булуы мөһим, аның кайсы илдә булуы мөһим түгел. Бөтенебез дә үз теләгебез белән киләбез. Ә сезнең ил белән без СССР заманнарыннан ук яхшы таныш һәм дус. Озак елларга сузылган дуслык илләрне якынайтмыйча калмый.

– Кореялылар – бик яхшы эшчеләр, башкалар белән чагыштырганда, эшне күпкә сыйфатлырак башкаралар дигән сүз белән килешәсезме? Юкка чакырмыйлардыр бит инде сезне?


– Сез шундый фикердәме? Рәхмәт. Борыңгыдан кореялыларга тырыш халык дигән сүз ияреп йөри. Бу чыннан да шулайдыр. Тик бу татарлар яисә урыслар начаррак эшли дигәнне аңлатмый. Һәр халык үзенчә тырыш. Сезнең илдә читтән килеп эшләүчеләр күп, шуңа күрә эшчеләргә караш та төрлечәдер.

– Кореялылар үзләренең иле – Төньяк Корея файдасына фәлән күләмдәге норма буенча акча тапшырып торырга тиешле дигән сүз дөресме ул? Әйтик, мондагы хезмәт хакларының якынча яртысын ил фондына тапшырып баралар ди?


– Ил фондына акча тапшыру – һәр кореялының үз ихтыярында, бу мәҗбүри түгел. Гомумән, бу сәяси сорау, ә минем сәяси сораулар турында сөйләшәсем килмәгән иде. Шуны гына әйтә алам – кореялыларның бөтенесе дә үз иленең патриотлары. Барыбыз да илебез казнасына хезмәт хакыбыздан күпмедер күләмдә акча тапшырып барабыз. Безнең илебез сезнекеннән аерылып тора, шуңа аңлавы кыенрактыр. Бездә коммунизм.

– Телевизордан, башка чаралар аша сезнең илегез турында бик куркыныч нәрсәләр күрсәтәләр. Җитәкчегезне диктатор диләр, үзенә буйсынмаган, яки ришвәтчелектә гаепләнгән кешеләрне бөтен халык каршында атып, яндырып үтерә дип сөйлиләр. Хәтта үз туганнарын, билгеле артистларны, хөкүмәт вәкиләрен дә кызганып тормый диләр...


– Бу – чеп-чи ялган!! Минем шуны ассызыклыйсым килә – төрле чыганаклар аша безнең ил турындагы пычрак хәбәрләр – уйдырма гына. Безнең ил турында бөтенләй берни дә белми торган намуссыз журналистлар шуны күтәреп алып, безнең илне пычраталар. Минемчә һәм бөтен кореялылар фикеренчә, Ким Чен Ын бик дөрес сәясәт алып бара. Ә сатлыкҗаннар барлыкка килә икән, алар белән тагын ничек көрәшәсең? Теләсә кайсы ил үзенең сатлыкҗаннарыннан котылырга тели. Без – кореялылар, үзебезнең бөек җитәкчебез Ким Чен Ынны бик хөрмәтлибез. Ул – бөек акыл иясе. Безнең илебез бай түгел, халкы да гади киенә, гади ашый. Шул сәбәпле, бездә сәяси катаклизмнарның буласы юк. Хөкүмәтебез халыкны кайгырта. Әйтик, бөтен укытучыларга да бушлай фатир бирәләр. Ул фатирлар өр-яңа, заманча. Казанда андый фатирлар 3-4 миллион сум тора. Ә бездә шуларны бушлай бирәләр.

– Димәк, сездә, чыннан да, коммунизм? Безгә бу хакта күрсәтмиләр бит!

– Әйе, дөнья җәмәгатьчелегенең бездәге коммунизмны аңлыйсы да килми. Без – үз илебез патриотлары. Мин яшермим, без бай илләрдән түгел. Тик вакытлыча авырлыклар бөтен илдә дә була. Уздыра белергә кирәк. Образлы итеп әйткәндә, без киләчәккә, Ким Чен Ынга карап яшибез. Без 70 елдан артык Ким Ир Сен, Ким Чен Ир җитәкчелегендә яшәдек, алар – бик акыллы җитәкчеләр булды. Башка илләр ни генә сөйләсә дә, һәрбер кореялы үзенең тормышыннан, илдәге сәясәттән канәгать. Илебезгә карата мәхәббәтне, табынуыбызны сүз белән генә аңалатып та бетерә алмыйм хәтта. Әйтик, сез Аллаһы Тәгаләгә ышанган кебек, без Ким Чен Ынга ышанабыз.

– Төньяк Корея турында дөньядагы мәгълүмат чаралары тискәре, әшәке хәбәрләр генә сөйләп тора. Шуңа күрә илегездә бары тик җирле телевидение генә күрсәтә, интернет юк – читтәге пычрак кермәсен өчендер инде? Халык интернетсыз ничек яши ала?


– Дөресен генә әйткәндә, бездә интернет бөтенләй юк. Дөресрәге, аның белән бары тик туристлар, ил кунаклары гына файдалана. Ә кореялылар үзләре кулланмый. Телевизор да карамыйбыз, карыйсыбыз килми. Чөнки Төньяк Корея турында, чыннан да, бары тик пычрак нәрсәләр генә күрсәтәләр. Илне белмәсәләр дә, үз белдеклеге белән әшәке итеп сөйлиләр. Хәтта Русия газеталарының берсендә мин үзебезнең ил турында начар хәбәр укыдым һәм шаккаттым. Кореялылар бу негативтан читләшеп яшәргә тырыша, шуңа күрә дөнья каналларын карамый.

– “Раквон” кебек төзелеш фирмаларыгыз, димәк, Төньяк Кореяга икътисадый авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша?


– Безнең төп лозунг – көчле, чәчәк атучы Төньяк Корея төзү. Без –гади кореялылар хөкүмәткә әлеге лозунгны тормышка ашырырга мөмкин кадәр ярдәм итәбез. Үзебезнең Ватаныбызның якты киләчәге өчен тырышабыз. Америка безне изәргә, сытарга, буарга тели, без илебезне бар көчебезгә саклыйбыз. Япуннар, кытайлар да безгә басым ясап кына тора. Русия Федерациясенең мөнәсәбәте нормаль дип бәяләргә мөмкин.

– Сезгә Казан ошыймы?


– Бик матур шәһәр. Әле 5-6 ел элек кенә дә ул башкачарак иде. Танымаслык булып үзгәрде. Казанның кешеләре дә бик ягымлы. Араларыбызны тагын да якынайтып, күптәп түгел президентыгыз Миннеханов Төньяк Кореягә эшлекле сәфәр белән килде.

– Сезнең компаниянең төп офисы Мәскәүдә урнашкан бугай?


– Әйе, Казанда да вәкиллегебез күпсанлы. Казандагы ике фирманың һәркайсында 400-450 эшчебез исәпләнә. Безнең өчен беренче урында – намуслык. Без эштә дә, акча мәсьәләсендә дә намуслы. Башта куелган эшне намус белән эшләп бетерәбез, аннары гына хезмәт хакы буенча дәгъваларыбыз булса, белдерәбез. Үзебезгә тиешлесен тиененә кадәр алып бетерәбез. Үзебез вөҗданлы, төгәл булгач, акчаны да төгәл итеп, сөйләшенгәнчә бирәләр. Алдакчыларны, безне авыр хәлдә калдырган кешеләрне күргәнебез юк.

– Төньяк Корея Русия белән генә хезмәттәшлек итәме әллә башка илләрдә дә эшлисезме?

– Русия буйлап бик күп төбәкләрдә эшлибез. Тагын --Белоруссиядә, Польша, Согутъ Гарәбстаны, Кувейт, Англия, Чилида. Кайда чакыралар, шунда барабыз.

– Кореялылар бөтенесе дә бала-чага шикелле яшь күренәләр. Менә сезгә дә 45не һич биреп булмый. Моңа нәрсә ярдәм итә?


– Гади итеп әйткәндә, без бик акрын үсәбез. Табигатебез шундый – бер ел ике елга бара. Тагын – итне аз ашыйбыз, күбрәк диңгез продуктлары, яшелчәләр.

– Эшчеләрегез Кореяга еш кайта аламы?


– Елга бер туры киләдер. Фирма берничә кешелек төркемгә билетлар ала да, кайтарып җибәрә. Эшчеләр Русиядә 3-5 еллап эшлиләр. Фирма үзенең эшчеләрен гел кайгыртып тора. Зур партияләр белән ашарга кайтарабыз, чөнки без ашаган ризык башкачарак бит. Беренче чиратта, без эшчеләрнең көнкүрешен кайгыртабыз – вакытында ашасыннар, кешечә йокласыннар, ял итсеннәр дип. Эшләре авыр бит. Азмы-күпме комфорт булырга тиеш, чөнки бу сорауларны хәл итмичә, кеше әйбәт итеп эшли алмый.

Безнең илләребез арасында дуслык, хезмәттәшлек ныгысын гына иде дип теләп калам. Әйе, бу – рәсми сүзләр шикелле, тик мин моны чын күңелемнән әйтәм.

Кореялылар белән эшләгән Рәсим исемле прорабның фикере:


– Кореялылар белән беренче мәртәбә Питерда төзелештә прораб булып эшләгән чагымда таныштым. Бик намуслы эшлиләр. Аларны башкалардан аерып тора торган сыйфат – затлылык. Эшне бик сыйфатлы итеп, намус белән башкаралар. Куелган бурычны эшләп чыкмыйча, йокларга ятмыйлар. Ниндидер сәбәпләр аркасында кореялы үзенең эшен көнендә тәмамлый алмаган икән, иртән ул беренче чиратта гафу үтенәчәк. Һәм шундук эшенә тотыначак. Кореялылар үтә дә җаваплы халык, бу сыйфат -- аларның канында.”

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Базар көн
№ |
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»