14.05.2014 Җәмгыять
Галим Илдус Әхмәтов: “Чемпионны каныннан ачыклыйбыз”
Моңарчы галимнәр арасында: “5 процент сәләтне үстерү өчен, 95 процент тырышлык кирәк”, – дигән караш яшәп килде. Әмма Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең фәнни укыту үзәге директоры Илдус Әхмәтов әлеге фикер чынбарлыктан ерак тора, ди.
Медицина фәннәре докторы раславынча, уңышның 70 проценты геннарга бәйле. Ә үсешнең калган 30 проценты күнегүләр ешлыгыннан, ихтыяр көче ныклыгыннан, максатчанлыктан тора.
– Илдус әфәнде, “Кешенең кемлеге канында язылган” – дип, булачак чемпионнарны фаразлауны гадиләштереп күрсәтәсез кебек.
– Бу – фантастика түгел. Америка, Германия, Россия, Франция, Швейцария, Япониядә эшләнгән егермеләп җиһаз төрле тикшеренүләрне бик төгәл башкара. Камил җайланмалар кеше күзенә күренмәгән төрле хикмәтләрне әйтеп бирә. Мәсәлән, йөкле хатынның каны алына. Молекуляр генетика лабораториясендә аннан яралгы күзәнәге табыла. Туачак баланың сәләт мөмкинлекләре тикшерелә. Бала тугач, ике яшьтә кабат анализ ясала. Көчне үстерүче, түземлекне ныгытучы, тизлекне һәм сыгылмалылыкны арттыручы күзәнәк төшенең – хромосоманың мәгълүматы укыла. Татарстанда моның белән – 3, ә Россиядә 30лап белгеч шөгыльләнә.
– Сәләт ияләрен ачыклау озакка сузыламы? Кыйммәткә төшәме?
– Монда катлаулы төзелешле микроскоп кирәкми. Анализ ясаганда сыналган химик ысуллар кулланыла. Берәм-берәм егермеләп генның “хәлен белешергә” туры килә. Яхшы җайланмада моңа дүрт сәгать сарыф ителә. Әлеге тикшеренүнең үзкыймәте 1200 сумга төшә. Бәя арзан булгач, хезмәт күрсәтүнең бу төреннән файдаланучылар арта. Спортчылар гына түгел, безгә кызыксынучан укучылар да мөрәҗәгать итә.
– Кешенең акыл үзенчәлекләрен дә билгеләп буламы?
– Рәхәтләнеп. Чемпионның мускул геннарына игътибар бирелсә, фәнгә омтылышы баш мие геннарыннан күренә. Гомумән, кешедә 25 меңләп ген бар. Аларның бер өлеше эшли, икенчеләре йоклый, ял итә. Әйтик, мускулларда – 600ләп, баш миендә берничә мең ген эшчәнлек алып бара. Шуларның кайберләре хәтер ныклыгы, логик фикерләү өчен җавап бирә. Казанның югары уку йортларында эшләүче 150 галимне тикшергәндә, аларның кызыксынучанлыгы, яңалыкка омтылучанлыгы күренде. Бу сыйфат гыйлем ияләренең 55 процентына хас. Ә укучыларда ул – 25, студентларда 35 процентка җитә.
– Хромосомаларда җырга сәләт тә шәйләнәме?
– Татарстанда әлегә моны өйрәнүче юк, әмма мөмкинлек бар. Финляндиядәге хезмәттәшләр, биш генны “капшап” карап, музыкаль сәләтне тоемлый ала. Мин кызыксынучан студентларга, аспирантларга бу өлкәдә юнәлеш күрсәтергә әзер. Булачак җырчыларны ачыкларга теләүчеләр бар икән, рәхим итсеннәр!
– Яман гадәтләргә тиз бирешүчәнлек тә канда күренәме?
– Моңа инде генетиканың катнашы юк. Начарлык бер нәселдән икенчесенә күчми ул. Әхлак, тәртип, гаилә, мәктәп, тирә-юнь мохите тәрбиясенә турыдан-туры бәйле.
– Каннарын алмаштырган кешеләр нәселдән күчүче сыйфатларын югалтамы?
– Канын югалтучыларга донорлар ярдәмгә килү – вакытлы күренеш. Аннары организм кан эшләп чыгаруны үзе дәвам итә. Димәк, геннар төзелешенә бернинди хилафлык килми.
– Тикшеренүне районнарда, авылларда алып барырга мөмкинме?
– Күчерелеп йөртелүче кайбер җиһазлар белән чыгып китәргә була, әмма фәнни укыту үзәгендә эшләүче 11 хезмәткәрнең моңа вакыты җитми. Казанда кабул итәбез, тикшеренергә теләүчеләр күп. Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр сигез яшьтән физиологик хәлләрен ачыкларга килә, яшүсмерләренең җыелма командалары спортчылары биредә еш була. Монда организмнан алынган “хәбәр”гә нигезләнеп, тренерларга киңәш бирелә.