|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2014 Җәмгыять
![]() Көнчелек – яратумы, әллә чирме?Безнең күршедә гаиләсе белән Шамил абый яши иде. Алар хатыны Закирә апа белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә икесе дә гүр ияләре инде. Без – күрше тирә балалары, бергә уйнап үстек. Шамил абыйның кызлары еш кына тиктомалдан да елыйлар иде. Без балалык белән аларның нигә елаганнарын аңламый идек. Сәбәбен үсә төшкәч кенә белдек. Баксаң, әтиләре көнләшүдән әниләрен гел кыйнап торган икән. Кемнән көнләгән ул хатынын, белмәссең. Югыйсә, Закирә апаның өйдән ары беркая диярлек чыкканы да, чыгып йөрергә вакыты да булмагандыр. Ни өчен дигәндә, өй тулы бала-чага, андагы тавык та чүпләп бетерә алмастай эш белән кая да булса йөрергә вакыты калды микән аның? Шамил абыйның ду китереп Закирә апаны эзләп йөргәннәрен үзем дә хәтерлим әле. Андый вакытларда ул гел салмыш була торган иде. Бервакыт, күзен-башын тондырып, безгә килеп керде дә, хатынны кая яшердегез дип, җикеренеп һушны алды. Аннан, бакча ягына чыгып, бәрәңге буразналары арасыннан җенләнә-җенләнә Закирә апаны эзләп йөргән иде. Тегесе, мескен, икенче як күршеләренең мунчасына кереп качкан булган. Хәзер шуларны искә төшереп хәйран калам. Әнә шундый хәлләргә дә түзеп яшәгән элекке буын хатыннары. Усал каенанага да, исерек иргә дә, итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә елак балаларына да. Хәзергеләр булсамы?..
ӘЛФИЯ |
Иң күп укылган
|