поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2014 Авыл

Бер мичкә балга – бер кашык дегет

Яз айлары – терлекчелек өчен аеруча катлаулы вакыт. Җәйге лагерьларга күчү мәшәкатьләре, көтүгә чыгу белән бәйле ашату рационы үзгәрү – болар барысы да сөт җитештерү күләменә йогынты ясамый калмый. Мондый вакытларда сөт җитештерүне киметмәс өчен белгечләрдән, терлекчеләрдән зур осталык та сорала.

Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, соңгы айларда бернинди кыенлык­ларга карамый, күп районнар мөгезле эре терлекнең баш санын гына түгел, ит һәм сөт җитештерү күләмен дә арттырырга тырыша. Бу ка­дәресе бигрәк тә Кукмара, Арча, Буа, Балтач, Минзәлә, Әтнә районы хуҗалыкла­рына хас.

Нәкъ менә шундый фи­дакарьләрнең тырыш хез­мәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы сөт җитеште­рү буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрдән санала. Республика хуҗалыкларын­да көн саен 3150 тоннадан артык сөт җитештерелә. Шунысы сөенечле: язгы чорда күп хуҗалыкларда продукция җитештерү күләме арта.

Үзе юкның – күзе юк


Мөслим районында ки­ресенчә: сөт җитештерү кү­ләме кимегәннән-кими. Бү­ген район хуҗалыклары хәт­та узган ел белән чагыштырганда 2301 тонна сөт, 42 тонна итне кимрәк җитештер­гәннәр. Соңгы вакытларда сөтнең бәясе чагыштырмача югары икәнлеген дә исәпкә алганда, хуҗалыклар миллионнарча сум акчадан колак какканнар булып чыга.

Бүген Мөслим районы хуҗалыкларында 13708 мө­гезле эре терлек калып бара. Шулай булуга да карамастан, бер ел эчендә терлекнең баш санын 3234 кә, шул исәп­тән савым сыерларын 902 башка киметкәннәр. Мондый адымнар белән барганда, Мөслим районының күп­медер вакыттан соң бө­тен­ләй терлексез калуы да бар. Мондый аяныч хәлнең сә­бәп­ләре нәрсәдә? Проблеманы урынга барып ачыклар өчен Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек минис­тры урынбасары Нәҗип Ха­җи­пов җитәкчелегендә 17 бел­гечтән торган махсус комиссия Мөслим районы ху­җа­лыкларында булып кайтты.

Терлекчелек өлкәсендә озак еллар эшләгән белгечкә кайвакыт фермага барып бер күз йөртеп чыгу да җитә шул инде. Шунда ук нәрсәнең ни икәнлеге ачыклана. Нә­җип Нәкыйп улына да Мөс­лим районы хуҗалыкла­рын­да ни өчен бу кадәрле башбаштак­лык хөкем сөрүен ачыклау артык кыенлык тудырмаган. Әйтик, “Исламов И.З.” кресть­ян-фермер хуҗа­лыгының терлекчелек комплексында мул продукция алу өчен бөтен мөмкин­лекләр булуга да карамастан, ферма эш­челәре, бел­гечләре өчен тиешле эш шартлары, матди-кызыксын­дыру чаралары кү­релмәү нәтиҗәсендә гап-гади таләп­ләр дә үтәлми, ди ул. Фермада хәтта савымчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе булдыруны да кирәк санамыйлар. Югыйсә район бюджетына саллы гына өлеш кертүче оешма һәм КФХ җитәкчесе Илгиз Зәки улы 1139 баш эре мөгезле терлеге булган фермада гади генә катнаш азык цехы эшләтеп җибәрә алыр иде. Һәрхәлдә, савым сыерларына коры бодай, әчегән силос ашатып, мул сөт җитештереп булмый. Ул чагында, бәлки, савым күләме дә 11 килограмм бе­лән чикләнмәс, 100 сыердан нибары 64 түгел, ә күбрәк бозау алырлар иде. Иң аянычы, хуҗалык җи­тәкчесенең тер­лекчелеккә карата мондый мөнәсәбәте белгечләр һәм ферма эшчеләренә дә күчә. Нәтиҗәдә терлекчеләр “көн ничек үтсә, шулай яхшы”дип яши бирә. Бер яктан, продукция җитештерү кимесә, икенче яктан, терлекнең баш саны азайганнан-азая. Бо­зау­лар турында әйтәсе дә тү­гел. Дөньяга килгәннә­ренең дә 10 проценты үлеп бара, ди министр урынбасары.

Ашаган белми, тураганга кыен

Комиссия әгъзасы, ми­нистрлыкның нәселле терлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Илдар Фәрхуллин әйтүенчә, мондый аяныч хәлләр Мөслим районының башка хуҗалыкларына да хас. Аерым алганда, “Мөс­лим” агрофирмасы Чакмак авылының 402 баш мөгезле эре терлеге булган фермада сыерлар турында кайгырту түгел, терлекчеләр өчен гап-гади көнкүреш шартлары да юк. Малларны нинди рацион белән ашатуларын да ачык­лау кыен. Эт – баш, сыер – аяк дигәндәй, терлекчеләр малларга биреләсе терлек азыгы, концентрат яки катнаш азыкның күпме булырга тиешлеген дә белми.
Фермада бозау тудыру өчен махсус урын булмау бер хәл, яңа туган 84 бозауны нибары бер терлекче карый. Бозаулар өчен профилакторий, “салкын” ысул белән тәрбияләү хыялда гына кала. Нәтиҗәдә малкайлар бер айдан соң ук төрле авырулар белән чирли башлый. Хезмәт хакына кил­гәндә, берүзе 84 бозауга тәрбия күрсәтүче терлекче соңгы айда 6 мең сум алган. Мондый акчага алны-ялны белми эшләү җиңел тү­гелдер шул.

Фермада ясалма орлык­ландыру буенча технолог­ның айлык хезмәт хакы 3 мең сум. Әле монысы ярый кебек. Ферма мөдиренә – 1600 сум, ветсанитарга – 1300 сум, технологка – 3000 сум һәм һәр туган бозау өчен 200 сум... Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, саный китсәң, шактый җыела. Ярый әле фермада бу эшләрнең барысын бер кеше – Гөлнар Садриева башкара.
Мөслимнең “И. Хәмәди­шин”, “Р.Йосыпов”, “Р.Габидуллина” крестьян-фермер, “Туган як” агрофирмасы, “Сөт иле” һәм башка хуҗа­лыкларында булганнан соң, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы­гының махсус комиссиясе районның авыл хуҗалыгы активы белән дә очраша. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, ачыктан-ачык сөйләшү шактый киеренке шартларда узса да, районда терлекчелек буенча хәлнең авыр булуын һәркем яхшы аңлый. Югый­сә Мөслим районында да Әтнә, Балтач, Арча районнарындагы кебек уңган, булдык­лы кешеләр яши. Терлек асрау өчен шартлар да начар түгел. Күп вакыт фермада эшне оештыру, терлекчелекне ярату гына җитми.

Югыйсә моның уңай мисалларын эзләп, ерак йө­рисе дә юк. “Туган як” агро­фирмасының 350 мөгезле эре терлеге булган “Югары Табын” фермасындагы хәл­ләрне башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин икән. Биредә булган һәр мөмкин­лекне файдаланырга тырышалар. Малларны ашату рационы җитәрлек күләмдә сенаж, фураж белән генә түгел, төрле катнашмалар белән баетыла. Тиешле тәр­бия булгач, сыерлар да бурычлы булып калмый. Би­редә тер­лекчеләргә игътибар бар, эш шартлары турында кайгырту сизелә. Хезмәт хаклары да аена 11-16 мең сум тәшкил итә. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 64 | 06.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»