06.05.2014 Мәдәният
Самара өлкәсендә башкорт концертлары булды
Башкортостанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә Самара өлкәсендә берничә башкорт концерты булып узды
Башкорт җырчыларының дала кебек киң һәм моңлы тавышлары, кошлар кебек очып биюче егетләре, суда йөзгән аккошлардай салмак биюче кызлары, Урал тауларының куәтле сулышын, һаваны яңа төсләргә бизәгән салават күпере матурлыгын, шыбыр-шыбыр яуган ләйсән яңгыры тавышларын үз эченә алган курай моңы тамашачыларны таң калдыра.
Курай! Бу могҗизалы музыка коралын күп милләтләр куллана, ә шулай да башкорт курайчылары башкаруындагы әсәрләр тыңлаучылар күңелендә аеруча сихерле тәэсирләр калдыра, дип саный музыка белгечләре. Без дә, Самара башкортлары, шушы фикергә кушылып, данлыклы курайчы Азат Бикчуринга рәхмәтләребезне белдерәбез, эшенә - уңышлар, гаиләсенә бәхетләр теләп калабыз.
Мәдәният елы кысаларында беренче булып Самараның опера һәм балет театрында Башкортостанның атаклы “Мирас” җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган иде. Залда тамашачылар саны аз булу артистларның күңелен төшерде-төшерүен. Әмма алар безне дә аңларга тиеш. Самара өлкәсендә башкортлар саны бик аз булса да, концертларга йөрүчеләр саны башкалардан күбрәк. Мәсәлән, Самара өлкәсендә татарлар саны 120 мең булса, башкортлар - 7800. Шуннан исәпләгез инде. Башкорт концертларының афишаларын да алдан язып элмиләр бит әле.
Эстәрлетамак филармониясенең бию театры концерты да бик шәп узды биредә. Анда тамашачылар да байтак җыелган иде. Эстәрлетамак филармониясенең бию театры Волжск халык хоры белән алмашып, Самарага гастрольләргә килеп йөрүе бик хуп. Бер-берсенә ярдәм дә, халыкка яңа тамаша да.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры үзенең 95 еллык юбилей турын безнең Самара каласыннан башлап җибәрде. Бу аларның Самарага беренче тапкыр килүе булса да, театр куелган көнне Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда халык аз иде. Ә икенче көнне шунда ук милли бәйрәмебез Каргатуй да уздырылды, башкорт артистларының “Күңел җылылыгы – дусларга” дип аталган театрлаштырылган концерты да булды. Россиянең, Башкортостанның, Татарстанның халык артистлары белән очрашу, аларның моңлы җырларын тыңлау, оста биюләрен карау, курай моңнарына чумып ял итү бөтен тамашачыларга да бик ошады. Халык сәхнәгә чәчәкләр һәм бүләкләр ташыды. Бигрәк тә Оренбург шәһәрендә туып-үскән Фәнүзә Гомәрова һәм аның хәләл җефете бик күп күчтәнәчләр алып килгән иде. Алар якташыбыз Мөхәммәтша Буранголовның “Шәүрәкәй” спектакленең уңышлы үтүенә шулай шатланганнар икән. Аллаһының рәхмәтендә булсыннар.
Шулай Башкортостан – Самара арасындагы сукмаклар олы юлга әверелеп бара. Болай булса, концертларга, спектакльләргә халык та өйрәнеп китәр, йөри башлар. Тик менә афишаларны иртәрәк эләргә, милли матбугат чараларында рекламалар биреп торырга кирәк, шул очракта халык та килер, бәйрәмнәр дә матуррак үтәр.
1
2