поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.04.2014 Җәмгыять

Рамай Юлдашев: “Умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен” (ФОТО)

Чираттагы әңгәмәбез, чыннан да легендар шәхес, вакыт-вакыт милли өянәге кузгалучы, бөтен төрки һәм фин-угыр дөньясына таныш кеше Рамай Юлдашев белән. Рамайның исеме, аның турында язма Казанның меңъеллыгы алдыннан басылып чыккан “100 выдающихся татар глазами национальной элиты” дигән китапта да бар.

- Рамай, иң беренче шуны әйтеп үт әле, исемеңне нигә шулай дип куйганнар синең?

- Исемем Рамай икетуган абыем Әхмәдиев Рамай Ардуан улынын якты истәлегенә багышлап куелган. Ул армия сафларында хезмәт иткән вакытта, 1969 елның 6-7 мартларында Даманск утравында хәрби бәрелештә һәлак булган. Монда кытайлар белән Советлар Союзы арасындагы чиктә сугыш чыккан. Рамай абый чик саклаучы булып хезмәт иткән. Кызганыч, әлеге конфликтта 58 совет гаскәрие һәлак булган, шулар арасында – минем туганым Рамай Әхмәдиев та. Аны туган авылына – Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалыга алып кайтып, батырларча һәлак булган хәрби кеше буларак, барлык рәсми шартларын туры китереп, тиешенчә атрибутлар белән җирләделәр. Күккә мылтыклардан атып, бик күп веноклар куеп, бөтен район халкы соңгы юлга озатты. Чибәр, 19 яшен әле генә тутырган, гармунда сыздырып уйнаган, яши генә башлаган егеткәй чит-ят җирләрдә башын салып, авылдашларының мәңгелек хәтерендә генә калды.
Төгәл бер елдан соң, 1970 елның 24 мартында дөньга мин килгәнмен, һәлак булган туганым хөрмәтенә миңа Рамай дип кушканнар да инде. Университетка килгәч, татар укытучылары, профессорлар -- Резеда апалар, Тәлгать абыйлар,: “О! Милләтнең Рамайлары да килде!” – дип бик шатланганнар иде.

Әнием тумышы белән Башкортостаннан, Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылыннан, әтием Оренбург өлкәсе, Красногвардия районы, Ибрай авылыннан. Алар 54-55 елларда Үзбәкстанда, Ташкентта татарлар җыйналган паркта “Кичке уен”да танышканнар. Ташкент, Чимкент якларына тормыш көтәргә чыгып киткән булганнар. Минем карт бабай үлгәч, әби әтигә: “Улым, берүзем генә калдым, кайт инде”, -- дип, Ташкентка хат язган. Шуннан соң, әтием белән әнием Оренбур якларына кайтып төпләнгәннәр. Әтием 17 ел буена киномеханик булып эшләде, “синематография” дигән серле дөнья күрсәтеп, зур хөрмәткә ирешкән кеше. Шуннан 15 ел буена мәктәптә кочегар булып эшләде. Иген чәчү, уңыш җыю, печән өсте кебек кызу эш чорларында авыл хуҗалыгында да гел катнашмыйча калганы юк иде. Әтием гыйлемле, бик укымышлы кеше булды. 70-80 елларда без бик күп газета –журналлар алдыра торган идек. Без биш бала үстек. Мин –төпчек малай. Дөнья мәшәкатьләре белән әти әлләнинди карьера үсешләренә ирешә алмады инде, гәрчә укымышлыгын күрмәделәр түгел, күрделәр. Гел партия сафларына чакырып тордылар. Ләкин минем әтием коммунистлар партиясенә кермәде.

- Берничә җөмлә белән генә булса да, туган-үскән якларыңны, ничек милли хәрәкәткә килүең тарихын да әйтеп китсәң иде. Кемнәрдер өчен син – шактый серле шәхес. Шуңа соравым.


- Дүртенче класста тарих белән кызыксына башладым. Шул чакта ук Спартак, Джузеппе Гарибальди, Суворов, Кутузов, Симон Боливар,Сандино һ.б. кебек бөек шәхесләр турында бик күп китаплар укырга тотындым. Индеецлар турында бик куп укыдым, китапны 4 китапханәдән алып укый идем, хәттә күрше 7 чакрымдагы авылдан китап ташый идем.Бу кызыксыну нәтиҗәсез калмады – 7-8 класслар өчен оештырылган олимпиадада катнашып, мин беренче урынны алдым. Бүгенгедәй хәтеремдә – миңа шахмат бүләк иткәннәр иде. Миңа җитә калган, үсендергәндер инде, күрәсең -- ныклап сәясәт, тарихка кереп чумдым. Володя Дубинин исемендәге пионер отрядыбызның советы рәисе итеп сайладылар. Тагын – класстагы сәяси сектор, сәяси эшчәнлек өчен җаваплы да мин. Җиденче класста мине сигезъеллык мәктәбебезнең укучылар комитеты рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар, сигезенчедә шуның рәисе булдым. Сәяси информация тарату,шуңа кагылышлы стендлар чыгару – бу эшкә дә тулысынча мин җаваплы идем. Элек политинформация дигән нәрсә мәктәпләрдә бик көчле куелган иде. Илдә, дөньяда бара торган вакыйгалар турында һәрбер укучы 2-3 мәгълүмат җыеп килеп, класс каршында кыскача чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең мәктәп бик актив тормыш алып барды. Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә юннатчылык, бакчачылык, төрле сортлы башак үстерү эшләре дә алып бардык, һәрбер яңалык теркәлеп барды. Безнең тәҗрибәләребез турында “Пионерская правда” газетасында да яздылар хәтта. Директорыбыз Габдулла Ахунович Кидрячев – тарихчы, аның төрле-төрле тарихи карталар тулы кабинеты бар иде һәм шул кабинеттан ачкычны ул бары тик миңа гына бирә торган иде. Башка берәүгә дә ышанып тапшырмады. Мин кабинеттан карталар алып чыгып, дәрескә элеп куя торган идем. Шул карталарга карап, Идел Болгарны, Алтын Урдаларны күреп: “Бу бит татар дәүләтләре, татарның үз дәүләтләре дә булган!” -- дип уйланып утырганнарымны хәтерлим.

Шул дүртенче классларда булды микән, мин үземчә хыялларымны язып куйдым – мәктәпне бетерәм, шуннан соң армияга барам, шуннан соң югары уку йортына китәм. Кызлар бу кәгаземне ничектер эләктереп алганнар да, тәнәфестә миннән “ха-ха-ха” килеп көлеп йөргәннәр иде. Узды еллар, сигезенче классны 11 кеше бетердек. Шул укучылар арасыннан мин генә югары уку йортын бетердем. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген 3 югары белемем бар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, этномәдәни үзәк җитәкчесе, халык бәйрәмнәре режиссеры. Журналист та, политолог та буласым килгән чаклар булды. Элек “Халыкара панорама” дигән тапшыруны карый идек бит инде, совет чоры, интернационализмның чәчәк аткан чоры. Никарагуа, Сальвадор, Гренада... АКШка каршы чыгышлар, Африка, Азия илләрендә барган сәяси вакыйгалар, инкыйлаблар, шәхесләр – боларның барысы да минем яшь аңымны ниндидер хыялый, дулкынландыргыч дөньяга баш-аягым белән алып кереп китә иде. Татар тарихын, дөньяви тарих: Кытай, Америка, Африка, Россия тарихынларын, милли хәрәкәтләрен яхшы беләм. Күзаллавым, дөньяга карашларым шул мизгелләрдә нигезләнә башлагандыр да инде дип уйлыйм. Аннары туксанынчы елларда фермер да буласым килеп китте. Шамил Басаевтан берзаман сораганнар иде бит. Алга таба нишләргә җыенасыз дип. Ул: "Умартачы булачакмын!” – дип җавап биргән иде. Шуңа күрә, кем белә, бәлки мин дә берзаман авыл хуҗалыгы эшенә чума-нитә калсам, аптырамассыз.

Мәктәптән соң Оренбургтагы тарих факультетына керә алмадым. Шуннан соң тракторчы булып эшләдем, аннары 9 нчы классның сыйныф җитәкчесе итеп, өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр. Тиздән ишеттем -- Казандагы татар факультетына студентлар чакыралар. Мин шул ук елны барып укырга да кердем.

Минем өчен бик тетрәндергеч вакыйга –1991 елның 14 октябрендә Хәтер көнендә катнашуым. Анда 20 меңләп халык җыелды. Милли күтәрелешнең бик югары ноктасы иде ул. Шул көннәрдә минем күңелемдә, җанымда нәрсәдер сынды. Елардай булып күңелем тулды. Бик дулкынландым, егетләр белән ул көннәр чараларында актив катнаштык. Тик “Азатлык” яшьләр оешмасында мине баштан ук өнәмәделәр, чөнки аларның эшчәнлеге нигездә культура-агарту эшләренә барып төртелә иде. Сәяси акцияләрдән читләшергә тырыштылар. Шуннан озак та тормады, “Азатлык” таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте.
Мин хәрби частьләрдән кайткан хәрбиләрнең проблемаларын хәл итү комитетында да эшләдем, аннары референдум алдыннан пропаганда белән каты шөгыльләндек. Листовкалар тараттык. Татар халкының Корылтаен һәм “Милли Мәҗлес” эшчәнлеген оештыруда да үземнең көчемнән килгәнчә хезмәтемне куйдым.

Кыскасы, яшьлегемдә үз алдыма куелган планнарымның күбесен тормышка ашырдым. 1991-1993 елларда бик күп эшләр башкардым, бу хакта пиар ясап, мактанып кычкырып та йөрмәдем. Интервью сорап килгән күпчелек журналистны да кире бора идем. Мин татар халкы өчен, милләт өчен, Татарстан өчен дип чын күңелдән йөрдем. Минем исемемне 1994 елның көзендә, мине төрмәгә утырткач барыбер “распиарили”. Бөтен мәгълүмат чаралары пыр тузып минем турында язарга тотынды.

1992 елның апрель аенда Башкортстанга барган идем. Федераль килешүгә Ичкерия һәм Татарстан кул куймаган иде бит. Ә Рәхимов кулын куйды, өстәмәләр белән. Шуннан соң башкорт яшьләре оешмасы вәкилләре ачлык игълан итте. Татарстаннан берничә кеше алар янына киттек, мин теләктәшлек йөзеннән ачлыкка кушылдым. Дүрт тәүлек утырдым. Башкорт яшьләрен резолюцияләр язарга, документлар тутырырга, пикетлар, митинглар оештырырга, ничегрәк итеп белдерүләр бастырып таратырга – азмы-күпме барысына да өйрәтергә тырыштым. Безгә тыныч кына утырырга ирек бирделәр дип әйтеп булмый – кыйнап та киттеләр, малайларның башларын да ярдылар, кайберәүләрнең баш мие селкенде. Без анда 12 егет утырдык. Автобуска төялгән махсус бригада килеп, “оста гына итеп” ( күренеп тора – каратэ осталары) һәм көрәк таяклары белән безне дөмбәсләп китте. Безне куркытырга теләделәр. Кайбер егетләр ярсып киткән иде, мин аларны тынычландырырга тырыштым һәм тынычландырдым да. Беренче көннән үк авторитетым булды. Әммә дә ләкин без таралмадык, китмәдек, Салават Юлаев һәйкәле янында учаклар ягып, төне буе утырдык. Дөресен генә әйткәндә, салкын иде кичләр. Курайларда башкортлар уйнады, татарлар гармун тартты, мин 3-4 мәртәбә чыгыш ясадым, башкалар да чыгыш ясады. Иртәнге тугызларга яныбызга тагын кешеләр җыела башлады, 1-2 меңләп яшьләр, студентлар алдында тагын чыгышлар ясадык. Безне кыйнауларга эчке эшләр министрлыгы җавап бирсен дип тәлап иттек. Аннары Башкортостан корылтае каршында да зур-зур, 3-4 әр метр биеклектә учаклар яндырдык. Шундый заманнар бар иде.

Шуннан соң 1992 елның 19 ноябрендә минем инициатива белән тагын бер зур эш башкардык. Чит шәһәрләргә йөрүче автобус, шәһәрара поездларның билет бәяләренә студентлар һәм укучылар өчен яртылаш ташлама бар иде бит. Никтер моны Татарстанда бетерделәр. Өстәвенә, Татарстан стипендиатларына Казан университетында 3 ай буена стипендия түләнмәгән иде. Халык арасында ризасызлык туа башлады, егетләр-кызлар имзалар җыя башладылар. Шундый четерекле, революцион ситуация килеп туды. Мин “Азатлык” егетләренә дә мөрәҗәгать иттем. Бергәләп резолюция яздык, оештыру, листовкалар бастыру, тарату минем өскә йөкләнде. Аларны бөтен тулай торакларда тараттык. Шуннан дәррәү күтәрелеп, 1992 елның 19 ноябрь көнне митингка чыктык. КДУның ректоры да чыкты, профкомы да. КДУның “таба”сында башланган митинг, кыза торгач, зураеп китте. Без трамвай юллары буенча дәррәү күтәрелеп, Ирек мәйданына юнәлдек, дәүләт советы бинасы янына киттек. Анда безне алдап-йолдап, тынычландырмакчы булдылар. Без әйттек: “Татарстанның премьер-министры Мөхәммәт Сабиров белән очрашмыйча, беркая да китмибез!”. Без – 4-5 вәкил, кереп киттек, халык урамда көтеп калды. Мин кистереп әйттем : “Мөхәммәт Гәлләмович, студентларга ташламаны кире кайтарыгыз, без китмибез! Карар көтәбез”, – дидем. Безне ишеттеләр – чынлап та, автобус, поездларга студентлар өчен 50 процент ташламаны кире кайтардылар. Бу ташлама белән Татарстанда елына 300 меңнән артык укучы һәм студент файдалана иде. Укучылар-студентлар озак еллар дәвамында шушы ташламаның рәхәтен күреп яшәде. Бүген ничек микән ул, хак булса, тагын бетерелде дип ишеткән идем.

Мин шул чакларда яшьләр, студентларның милли лидеры буларак формалаша башладым. 1992 елда Чечен республикасына барып, бер ай торып кайттым.

Факультетның профком рәисе дә, тулай торакның студсоветы рәисе дә идем. Аннары бер көнкүреш конфликты корбаны да булырга туры килде. Тулай торактан чыккан ике егет һәм узып баручылар эләгешеп киткән иде. Берселәре тәмәке сорап, икенчеләре бирмичә, әшәке сүз әйтеп, сугышып киткәннәр. Мин йөгереп чыкканда, буранар уйный иде инде монда! Араларына кереп, аерырга туры килде. Ахырда, шушы хәлләр аркасында милициядә миңа эш ачылып, озак кына тикшерделәр, миңа туган якларга да кайтып килергә рөхсәт булмады. Башкалар сугышканга никтер мине төп гаепле итеп калдырдылар.

Монда төрле сәбәпләр белән миңа басым китте. Чынлыкта, бу -- сәяси басым икәне аңлашыла иде. Чөнки чечен сугышы вакытында милли лидерларны локальләштерергә кирәк дип уйладылар, минем тарафтан сугышка каршы митинглар оештырылмасын дип, мине боргычлап алдылар. Мең төрле сәбәп табып, теге тулай торактагы вакыйганы чәпәп куйдылар, миңа каршы заказлы мәкалә дә яздырдылар. Әмма татар матбугатының да, урыс матбугатының да күпчелеге мине яклап чыкты, чөнки бөтенесе белә – Рамай Юлдаш чын, чиста күңелле, студентлар, яшьләр өчен халыкка хезмәт итүче. Акча өчен дә, званиеләр өчен дә түгел.

Тулай торак янындагы сугышу һәм башка сәбәпләр “чәпәп” куеп, мине кулга алдылар. Судлар булды, мине ике елга хөкем иттеләр дә куйдылар. Шул чакта залда утырган студентлар югалып, агарынып киттеләр хәтта. Үземнән бигрәк, дус –иш студентларның агарган йөзләренә карап үзләрен кызгандым. Ике айлап төрмәдә утырырга туры килде.
Тик тугъры дусларым, студентар мине авыр хәлдә ташлап китмәделәр! 1994 елның октябрьдә, мине яклап, иртәдән кичкә кадәр бишйөзләп кеше Ирек мәданын камап тотканнар. Монда иң беренче чиратта – татар факультеты студентлары, хәтта университет ректоры да чыккан. Яннарына Шәймиев үзе дә чыгып:“Президент сүзе бирәм – Рамай иректә булыр”, -- дип әйткән. Мөхәммәтшин дә шулай дигән. Тынычланыгыз, кайтыгыз дигәннәр. Фиргать Дәүләтҗан, Рифат Имамов, Айрат Гыйләҗев, Рушан Сабировлар һ.б. дусларым мине бик каты яклады. “Иттифак”, “Азатлык” та гариза кабул иткән. Бу хәлләр турында мин яңадан, иреккә чыккач кына белдем. Ә төрмәдә берни ишетмәдем. Беркөнне генә төрмә китапханәсендә “Республика Татарстан”газетасының беренче битендә күрдем: “Студентлар Шәймиев белән очрашты” дигән фото басылган. Янында –минем дусларым. Шунда гына аңлап алдым – болар бит мине кайгыртып йөри! Күңелгә җылы керде.
Шулай көрәшә торгач, мине чыгардылар, тик барыбер бер елга шартлы рәвештә дигәнне калдырдылар. Мин анысыннан да чистарынырга талпынып карадым, тик өстән шундый күрсәтмә бирелгән иде – мине тулысынча чиста килеш җибәрмәскә.

Шул ук вакытта мин студентлар арасында депутатлыкка бердәнбер кандидат идем бит әле. 23 ел эчендә татар милли азатлыгы һәм дәүләте өчен өч тапкыр ачлыкта да утырырга туры килде.

- Казанның меңъеллыгын үткәргәндә сине бәйләп алып китеп, ябып та тотканнар дигән хәбәрләр ишетелгәләде. Дөресме шул? Ничек булды ул?

- Меңъеллыкка ике ай алдан ук миңа бик каты прессинг башланды. УВДга, МВДга, ФСБга “профилактик” әңгәмәләргә чакыртып кына тордылар. Эштән кайтканда каршы чыгып та сөйләштерәләр иде хәтта. Нишләргә җыенасың, планнарың ничек дип, кызыксынып кына тордылар. Ул чакта мәктәптә эшли идем бит. “Авылга кайтам, -- мин әйтәм, -- каникулга. Туганнарыма булышып киләм”. Мари-Элга да, Киров өлкәсенә якларына да китеп карадым. Мариларның төрле чараларында катнашып, изге урыннарын карап йөрдем. Казанга кайтуым гына була -- тагын тинтерәтә башлыйлар. Аптырагач, Мәскәү өлкәсенә, Звенигород якларына сәфәргә киттем.

Меңъеллык гомергә бер генә була торган бәйрәм бит инде, аны да күрмичә каласы килми! Шуңа күрә мин 30 август иртәсендә Казанга барыбер кайтып төштем. Чаллыдан, Себер якларыннан дуслар, татарлар килгән иде. Исән-сау гына 30 августны каршы алдык, бәйрәмне күрдек, шәһәр буйлап йөрдек. Төнге икеләрдә арып-талып кайтып яттык.
31 август иртәсендә, сәгать уннар иде бугай, ишек ачылып та китте, йокы аралаш аңламыйча да калдым – автомат белән китереп тә бәрделәр! “Где твой пистолет?! Позвони Рафаэлю, Зиннуру, позвони Дамиру!!” – дип акыралар. Шул автомат чигәмә терәлде. Аннары башыма целлофан пакет кигереп куйдылар. Омскидан кунакка килгән дус малаем бар иде. Аңа да башына пакет кигертеп куйдылар мескенкәйгә. Чаллы дусларым иртәнге җидедә торып, кайтып киткәннәр иде, шуңа гына бу мәшхәрдән котылып калдылар. Көтелмәгән кунаклар өйнең астын өскә китерделәр. Газета-журнал, китаплар, диван аслары, мичне – бөтен җирне актарып чыктылар. Морҗаны сүтеп бетерә яздылар. Кулларны артка каерып, наручник кигертеп, буханка шикелле машина идәненә салдылар. Башта пакет бит инде, күренми. Машинаның идәненә йөзтүбән салып, шулай итеп теге малай белән икебезне шәһәр буйлап йөрттеләр дә йөрттеләр. Тимер рельслар аша үткәнебезне, борылышларны хәтерләп бардым үзенчә. Кая алып барганнарын чамалау өчен. “Әһә, мәйтәм, бу—Горький паркы тирәсе, монысы -- Ирек мәйданы шикелле”.
Аннары бер бинага алып керделәр, өченче катка менгерделәр, аннары икенчегә төшерделәр, аннары тагын беренче каттан – өченчегә. Күп тапкырлар шулай йөрттеләр. Башны катыру өчен инде бусы. Аннары ниндидер бүлмәгә алып кереп: “Признавайся, кая пистолет?!” -- дип акыралар. Мәйтәм, юк минем бернинди дә пистолет. Аннары ничектер башымнан пакетны алып ташладым, чөнки сулап булмый, буыла башладым. Кечкенә тәрәзәдән, еракта иске кызыл кирпеч бина күрдем, шул чакта гына үзебезнең кайда икәнлегебезне аңлап алдым. Аннары тагын целлофан кигерттеләр дә, баскычлардан, бүлмәләрдән бүлмәгә тагын йөрттеләр дә йөрттеләр. Аннары тагын шәһәр буенча алып чыгып киттеләр. Шулай йөри торгач, каядыр машинадан алып чыгып, тезләндерделәр. Мин инде үлемгә әзерләнеп беткән идем. Берәр Самосыр чүплеге ише җирдер инде бу, хәзер бәрәләр дә, аннары чүп белән тигезлиләр, эт тә таба алмыйчак, дип уйлыйм. Җиргә яткырдылар. Берзаман шыгыр-шыгыр, машина китеп барган тавыш ишеттем. Болар сиздермичә генә наручникларымны ычкындырганнар, яныма паспортымны да ыргытып киткәннәре ачыкланды. Башымнан пакетны салып ташласам -- Миллениум күпере төбендә, су янында ята идем. Ерактан машина китеп бара иде, номерын күрә алмыйча калдым.

Менә шулай узды бәйрәмнең икенче көне. Прокуратурага, мәхкәмәләргә язып бетердем, хәтта ялган детекторы аркылы да уздырдылар – файдасыз, мине кулга алып интектергән кешеләр “табылмады”.

- Тагын утыз елдан татарларның саны, милли хәле ничегрәк булыр дип уйлыйсың?

- Болай барса, татарның халәте, милли аңы шушындыйрак дәрәҗәдә сакланып торса, сан буенча, кызганычка каршы шул 2-3 миллионга “мал” халкына калырбыз дип уйлыйм. Юллар, торбалар, нефть-газ тирәләрендә хезмәт күрсәтүче гастарбайтерлар формасында калачакбыз. Юнәлеш күрсәтүче элитасы юкка чыгачак. Татар бары тик кул көче буларак сакланып калачак. Хәтта 15-20 ел эчендә үк күренәчәк бу. Интеллигенциясе, халыктан чыккан милли җанлы вәкилләре дә бетсә, кызганычка каршы, тагын да тизрәк кимичәкбез. Америкада хет 200 мең татар яшәсен, Австралиядә яшәсен, ләкин бит татарның фольклоры, борынгы горыф-гадәтләре, милли үзаңы үзебездә генә саклана, үзебездә генә үсеш алырга мөмкин. Фин татарлары, шулай ук Төркиягә күчеп киткән татарлар, Германиядә татарлар матур яши дип лаф оралар. Ләкин бит шулар арасыннан бер шагыйрь дә, бер рәтле язучы да чыкмый. Бернинди галимнәре дә юк. Ни дисәң дә, туган җирдә, милләтнең фонында, ареалында татар кешесе иркенрәк яши, ачылып китә. Ни дисәк тә, читкә киткән татар ике-өч буыннан соң шул җирлектәге милләтләр белән кушылып, эреп бетә ул. Ә туган җирдәге аура, һавасы, чишмәләре, болыннары, энергетикасы татарга яшәргә, иҗат итәргә көч, дәрт биреп тора.

Татарның флагы, гербы бар бит инде. Бер яктан, бу – сәяси символлар, икенче яктан декорация генә. Дөресен генә әйткәндә, яхшы итеп орып, талыйлар инде. Татарстанның никадәр байлыгы Мәскәүгә һәм башка дотация төбәкләренә китә. Бу барысы да безнең кесәләрдән дигән сүз.

Милли хәрәкәт властька килмичә, үзгәрешләр булмыйчак. Ә милли хәрәкәт властька инкыйлаб аша, Мәскәүдә, Рәсәйдә таркалу процесслары аркасында гына килә ала. Рәсәйдә бер яктан -- либераллар, икенче яктан империалист-шовинистлар һәм сулчылары кайнаша. Ә шул ук вакытта безнең татарлар җырлап-биеп, коймак-бәлеш пешереп берни булмагандай яши бирәләр. Проблемалар күтәреп, әйтик, татар мәктәпләре бетүе турында, татарның демографик, жир проблемалары турында чаң кагып чыгучылар юк. Матбугатта цензура – җитәкчеләрне сүгәргә ярамый. Татарның милли хәрәкәте -- аның милләте халәтенең күрсәткече. Чөнки бөтен авангард, уйлары, фикерләре, көч, көрәш шул милли хәрәкәткә тупланырга тиеш. Милли күтәрелеш чорларыбыз булды бит! Ахырына гына җиткерә алмадык, бу – зур үкенеч. 15-20 мең халык тулы мәйданнар җыелды бит, иртәдән кичкә кадәр тора идек. Әбиләр-апалар безгә чәйләр ташыды, бәрәңге, коймаклар пешереп алып килә торганнар иде. Һәр халыкка 100 елга Ходай ирек алырга шанс бирә, татарга 20 нче гасыр башында һәм азагында ике тапкыр шанс биреп карады, ләкин ирекне ала алмадык. Мин ул чакларда бер активист кына идем, милли җанлы Рамай Юлдашев кына идем.

- Син озак еллар буе “Таңбатыр” лагерен оештыручы, әйдәп баручы. Бу лагерь турында сөйләче. Кайлардан киләләр, ничек үтә?


- 2000 нче елларда башладык. Казаннан татар яшьләре килә иде, Чаллыдан Дамир Шәйхетдин җыеп алып килде. 2000 елның көз көнендә агач утырта башладык. “Сәләт” лагеренда да, Татар яшьләре көннәрендә дә булганым бар. Андагы яшьләрне, контингентны күреп, дәүләт системасы барысын да кысаларга китереп тыгуыннан гайрәтем чигеп туктадым. 1996 елдан башлап, Татар яшьәре көннәрен оештырган кеше мин. Оештыру комитеты рәисе дә булдым, комитетта да эшләдем. Барысының да “кухняларын”, системасын беләм. Шуңа күрә бөтенләй башкача, үземчә лагерь оештырасым килде. Әйтик, “Сәләт”кә 5 меңләп бала җыялар, зур-зур миллионаннар салып уздыралар. Кая күренәләр ул балалар? Галимнәр, стратеглар, тактиклар чыктымы алардан, файдалы гамәл коофициенты ни дәрәҗәдә? Белмим, мин күрмим. Башкалар күрәләр микән? Имеш, анда яңа татар элитасын тәрбияләү бара. 10-15 ел узды бит инде. Күрмим мин бернинди дә элита, кая алар, кая йөриләр алар? Бәлки Гарвард, Оксфордлардадыр?

Үземнең лагерь турында 1998 еллардан ук уйлана башладым. Татарларның бөек сугышларын күзаллау өчен ук-җәяләр, борыңгы хәрби киемнәр киеп, кылычлар, кольчуга, көбе, калчаннар белән рольләргә бүлешеп уеннар да күздә тотылды. Анда тарих, экология, тәңречелек, татарчылык идеологик-философик төсмерләр салынды. “Зилантком”ның рольле уеннарын күргәнем бар. Тик, кызганычка каршы, анда халык интернациональ, космополит, нигилист. “Таңбатыр” нигезендә – татарчылык, аның язуы, фәлсәфәсе, горыф-гадәтләре, исемнәре-җисемнәре, мифлары, әкиятләре, тамгалары, шәҗәрәләре. Чын татар шәхесләре тәрбияләү өчен яңа көч өрү.

Бер-ике ел агач утыртып йөргәннән соң, лагерь оешып китте. Мәдәни-мәгърифәти, тарихи, шул ук вакытта күзаллауны киңәйтү, татарчылыктан киңәеп китеп, төркичелеккә килдек, аннары тагын да үсеп китеп – туранчылык. Соңгысына төрки халыклар белән бергә фин-угор халыкларын берләштерүче фактор да керә, эшләребездәге, ниятләребездәге солидаризм. Шулай итеп, лагерьның географиясе зурайды. Борыңгылыкны яңалык белән үреп барырга тырышабыз. Хәзер бит гарәп экспансиясе китте. Хәтерләсәгез, 90нчы елларда имамнар болай дип сөйләде: “Менә хәзер бөтенебез дә иманлы булачакбыз да, шуннан соң бәйсезлек киләчәк”. Меңләгән мәчетләр төзелде, имамнар да күп шикелле, ә совет заманнарында иман, намус, тәрбия дигән әйберләр барыбер көчлерәк иде. Халыкта оялу дигән әйбер бар иде. Димәк, сәбәпләр башкада.
“Таңбатыр”га халык бөтен дөньядан җыела. Карачай-Черкес, Гагауздан, Мари Эл, Казахстан, Төркия, Япония, Удмуртия, Чувашия, Швециядән, Америка, Германия, һ.б. бик күп яклардан килделәр. Төрле чаклар, елына карап: 30-40, 80-100 кеше җыелган чаклар да булды.

- Ялгышмасам, син Мари илендә торасың. Хатының да мари милләтеннән. Ул татарча беләме?


- Казанга кайтсам: “Нишләп син Мари иленә барып эләктең соң әле?” -- дип сораганга: “Мине Шәймиев мари урманнарына сөргенгә җибәрде”, -- дип шаяртам. Чынлыкта исә, мари кызына өйләнеп киттем. Татарстанда каңгырап йөргәннән соң, милли эшләрдә катнашып йөри торгач, эшкә дә алмадылар, 7-8 ел буена бер урында --каравылда эшләгән урынымнан да чыгардылар. Идәндә тәгәрәп яткан алкашларны калдырдылар, ә мине “кыскарттылар”, имеш. Мәктәпләргә якын да җибәрмәс иттеләр. Фатирлар, эшче тулай торакларын арендалап, әле аларын да көчкә табып интектем. Кая гына яшәмәдем инде, хәтта теплицада да яшәдем.

Хатыным милли үзаңы буенча – мари. Мари авылында туып үскән, мари мохитендә. Әнисе, әбисе –марилар, әтисе – төрекмән. Әтисе белән әнисе Ашхабадта танышып кавышканнар, аннары юллары аерылган. Төрекмән Куребердый мари урманнарында яши алмаган. Әнкәсе төрекмәннәрнең Караком, Кызылкомнарында чыдамаган. Хатынымның үз фамилиясе Атаева. Йөз-кыяфәте буенча төрекмән булса да, милли аңы буенча үзен мари дип хис итә, чөнки 3-4 яшеннән мари мохитендә тәрбияләнгән. Аталары беркайчан да ташлап бетермәгән, һәрвакыт ярдәм итеп яшәгән. Кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Шунысы кызык – хәтта аерым яши башлагач та, шулай кунакка йөрешә-йөрешә торгач, әнкәсе Куребердыйдан тагын ике бала алып кайткан.

Хатыным бик тыйнак, акыллы, аннан уңдым дип авыз тутырып әйтә алам. Татарчаны аңлый, бераз сөйләшә дә. Тормыш булгач, өйрәнәбез инде. Ул – татарчаны, мин –марича. Хурлап әйтүем түгел, татар кызларына, дөресен генә әйткәндә, булачак иренең фатирлы, яхшы зарплаталы эшле булуы беренче урында тора. Татар кызлары материалистлар бит. Ә мин – хәерче, үземә дә торыр урыным юк, мин нишләргә тиеш? Аңлаучы татар кызлары табылмады. Мари кызы Лена гына мине аңлады, ничек бар – шулай кабул итте. Безне уртак фикерләр, ниятләр дә берләштерде – Лена мари милли ”Мари Ушем” хәрәкәтендә берничә ел дәвамында актив катнашып киткән вәкил. Хәрби кешеләргә иҗтимагый оешмаларда катнашу тыелган булса да, ул курыкмыйча төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыруда актив катнашкан. Шул бәйрәмнәренең берсендә, 2004 елда Мари илендә таныштык та инде без. Әйе, Лена – хәрби кеше, ул хәрби частьтә хезмәт итә.

- Татарлар арасында Тәңречелек белән кызыксынучылар көннән-көн күбәя. Алар берәр заман җитди оешма кора алыр дип уйлыйсыңмы? Әллә моның кирәге юк дип саныйсыңмы?


- Татарларда гына түгел, калмыклар, кыргызлар, бурятлар, алтайлар, казахларда, якутларда да ул процесслар бара. Хәтта Америка белән Англиядә дә бар ул үз тамырларыңа, үз нигезләреңә кайту хәрәкәте. Якутиядә депутатлар шундый тәкъдим белән чыкканнар хәтта – республикадагы диннәр исемлегендә христианство белән ислам гына түгел, тәңречелек тә булырга тиеш дип. Тәңречелек идеясе социаль челтәрләрдә бик киң таратылган. Глобализация, урбанизация шартларында үзбилгеләнү символы бит ул.

Татарлар – төрки халыклар арасында идея, теория генераторы. Тәңречелек хәрәкәтенең киң таралуына һичшиксез безнең дә өлешебез зур. 1997-1998 елларда тәңречелекне тарату максатыннан Зиннур Әһлиуллин, Рафаэль Бәзретинов, Дамир Шәйхетдин, Венир Әхмәтов,Альмира Хисмәтуллина һәм мин юлга чыгып киттек. Шушы энтузиастлар аркасында төрки дөньясында тәңречелеккә таба зур этәргеч булды. Казахстан, Бурятия, Алтайларга, Тува, Азербайҗан, кырым татарларына, гагаузларга, карачайларга да барып җиттек, шушы тәгълимәтне, фәлсәфәне тараттык. Тәңречелек турында китаплар, газеталар таратып, башкаларга да зур этәргеч ясадык. 90 нчы елларда оешып киткән Төрки яшьләр берләшмәсе – ул да бит татарлардан чыккан идея, ничә еллар дәвамында аның җитәкчесе булып Тәлгать Әхмәдишин торды. Төрки халыклар ассамблеясы да шулай ук – татарларның җимеше, аны Рафаэль Мөхәммәтдинов җитәкләде.

Татарда тәңречелек сакланган дип әйтергә була. Фольклорында, горыф-гадәтләрендә чагылыш таба бу. Биләргә, изге чишмәләргә, тауларга барсаң, күрәбез – чалмалар, бәйләнеп калдырган тукыма кисәкләре җилфердәп тора. Өчесе, җидесе, кырыгы, бер еллыгы дигән ышанулар да—тәңречелектән. Гарәп миссионерлары 10-14 гасырларда ул тәңречелек ышануларны исламга яраклаштырыбрак калдырырга , халык арасына үз идеялогиясен үткәрер өчен тырышканнар. Шуңа күрә үрелеп-үрелеп булса да, тәңречелек элементлары бездә сакланган. Оешма теркәү дигәннән. Кыргызлар да, казахлар да берләшмә төзеп карыйлар, барып чыкмый әлегә. Ә менә мариларның 30-40 проценты үзләренең мәҗүси диннәрендә. Милли киемнәре көндәлеккә киелә. Министр урынбасарлары, түрәләр дә, гади халык та чын милли киемнәрен көндәлеккә кияләр. Милли чигүле киемнәре гадәти кием санала. Туй-бәйрәмнәрне әйткән дә юк инде. Бизәк, чигү, орнамент элементлары сакраль көчкә ия. Башкортстанда да мариларның үзләренең традицион диннәрен тотучылар шактый. Бишйөздән артык изге әрәмәләре дәүләт тарафыннан саклана. Кайбер җыеннарда 1,5-2 меңләп кеше җыйнала. Монда бервакыт ат, үгез, 750дән артык каз-үрдәк суелды.

Бездә тәңречелек оешмалары барлыкка килмичә калмыйчак. Хәзер кануннар белән төрле яктан китереп кыстылар анысы – 3-5 кеше бергә җыйнала башласа, полиция шундук килеп җитә. Фикердәшләрдән оешма теркәп, сәяси мәйданга да чыгарга кирәк. Исламга да, христианнарга да каршы түгел без, табынсыннар. Тик башка юнәлешләргә алар тарафыннан басым булмаска тиеш. Башлаган чорда -- 90нчы еллар ахрында -- бик авырга туры килде, дөресен генә әйткәндә. Безне бөтен яктан измәкче булдылар. Ә хәзер гадәти күренеш шикелле кабул ителә, тәңречелекне бик каты сүгүчеләр дә, җир белән тигезләүчеләр дә матбугатта, интернетта күренми диярлек. Кайбер язмаларда “татарлар ислам, христиан дине һәм тәңречелек тота” дип тә яза башладылар хәтта һәм бу гадәти күренешкә әверелде. Ул хәрәкәт китте, аны басып, юкка чыгарырга тырышып кына җиңеп бетереп булмый һәм кирәк тә түгел.

- Синең хәзинә табасың килгәне юкмы? Алтын Урда чорына караган әйберләрдән торган, бер 30 миллион сум торырлык хәзинә тапсаң, аны нишләтер идең?

- Шәймиев фондына сәдака итеп бирер идем. Ә икенче вариант -- 30 миллионгамы? Төрки һәм фин-угыр республикаларында 3-4 инкыйлаб ясар идем. Шаяртып әйтәм инде, уйлый күрмәсеннәр тагын. Рәсәй масштабында төрки, фин-угыр, монгол халыкларының яхшы иҗтимагый- сәяси оешмасын ясар идем. Монда алтайларны, карачайларны, телеутларны, хакасларны, бурятларны, коми, мордва, шулай ук ненецларны да, шул ук кечкенә вепсларны да берләштерә торган хәрәкәт, хокукларын яклый торган оешма һәм гәҗит оештырыр идем. Аларның хәлләре безнекеннән дә аянычлырак, аларда көчле ассимиляция һәм руслаштыру сәясәте бара.

- Аерым татар дәүләте төзергә мөмкинлегең бар ди. Аның чикләрен әйтеп үт әле. Ул ничек дип аталыр иде?


- Белмим, бу милләт белән дәүләт төзергә бик авыр. Мин гел әйтәм: “Их, сезнең белән, мондый халык белән дәүләт тә төзеп булмый бит!”. Ә фантазиягә бирелеп карасаң, болайрак. Чикләре ничек – ул кечкенә, Татарстан да булып калырга мөмкин, татарның хәленә, потенциалына карап, зуррак та булырга мөмкин. Милли лидерларның күзаллавына, акылына, гыйльми-практик акылына карап. Сүз белән, теория дәрәҗәсендә бу хакта бик күп язылды, ә чынбарлыкка, тормышка ашырырга әзер торучылар бик аз. Киләчәктә татарның пассионар потенциалыннан билгеләнәчәк инде бу. Татар проливыннан Кара диңгезгә кадәр дип тә әйтергә мөмкин. Себер, Әстерхан да безнеке, дип әйтергә булыр иде кебек. Тик юк бит – Әстерханда хәтта 90нчы, күтәрелеш елларында да татарларның милли-мәдәни идеясы белән район дәрәҗәсендә дә чыкмадылар. Себер татарларында да бернинди татарлык идеясы күтәреп чыгучы күренмәде. “Языгыз, идея кайчан да булса материальләшә бит ул”, -- дип әйтеп тә караганым булды. Шәхесләре, лидерлары юк, селкенмәделәр дә. Аларга ипи булсын, бәрәңге булсын, бәйрәм, бию, җыр булсын, ә киңкүләмле геополитика дәрәҗәсендә уйларга теләмиләр.

Чикләр дигәннән, мин – милли хәрәкәтнең ерак чит илләргә бер мәртәбә дә чыгып карамаган бердәнбер вәкиле. Төркиягә дә, Америка-Англияләргә, Европаларга – беркая да барганым юк. Алайса анда бүген Наил Нәбиуллин артык йөренә башлады шикелле. Мине Тәлгать Әхмәдишин беркая да алып бармады – Төркиягә дә, Румыниягә дә, Голландиягә, Төньяк Кипрга, Македониягә дә, беркая да алып бармады. Кемнәрне генә ташымады, мине алып бармады.

- Ник?


- Имеш, мин кирәкмәгәнне сөйлим, кирәкмәгәнне әйтеп ташлавым бар дип.

- Син мари телен аңлыйсыңмы? Аларда милли хәлләр ничегрәк тора бүген? Казанга, татарларга карашлары ничек?


- Мари телен 70-80 процентка аңлыйм. “Мари-Эл” дигән “Ватаным Татарстан” кебек хөкүмәт гәҗитен, “Кугарня” (жомга), бакчачылык турында “Сурт пече” дигән газеталарын алдырып укыйм. Мари тапшырулары була, кичкә таба 20 минутлап, шуны иртәнге якта да кабатлыйлар. Радиолары көненә 7-8 сәгать марича сөйли. Гәҗитләрен укыйм, аңлыйм. Дежур сүзләр белән сөйләшә беләм, сөйләм телен 20 процент чамасы беләмдер. Мари телендә татар, төрки сүзләре бик күп– 25 процент чамасыдыр. Татар, болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда тәэсире нык сизелә. Милли хәрәкәтләре бар, әлегә сүлпән. Мин комиларны, вепс, карелларны, мордваларны, чуашларны чагыштырам карыйм. Барысында да хәрәкәт бар. Уйлау бар, фикерләү бар һәм эш тә бар. Мин фин-угыр халыклары яшьләренең җыеннарында булдым. Карыйм – марилар либераль да, йомшак та, тик алар үз фикерләре белән, үз-үзләренең тотышлары белән болар арасында Кавказда чеченнар шикелле кебек кабул ителделәр. Мариларның фикерләреннән, сүзләреннән хәттә бераз шүрләбрәк калдылар. Мариларны фин-угыр дөньясындагы идеяләр, төрле башлангычлар генераторы дип әйтә алам.

Мин Мари илендәге “Татар мәдәниятының республика үзәгендә” методист булып эшлим. Татар яшьләренең «Очрашу» клубы координаторы да. Татар теле курслары да алып барам.

Мариларның татарларга карашы бик яхшы, алар Казан яклы. Башкортлар, чуашлар белән чагыштырганда да, мариларны татарның иң якын союздашы дип әйтергә була. Мари җирендә яши торган татарларны да хөрмәт итә марилар, гәрчә ул татарлар андый хөрмәткә лаек түгелдер дә. Мари илендәге татарлар меркантиль, тар күңелле, алдакчылар, сүзләрендә тора белмәүче ышанычсыз бәндәләр. Татарлар үзләренең тотышы белән гомумән милләтебезне пычраталар. Аеруча псевдоэлита арасында татар әшәке. Урыска ияреп, мариларга мәсхәрәләп: “Әй, черепок”” – дигән булалар. Бер дә урысларга сикеренмиләр, ә үзләреннән йомшаграк, күндәмрәк халыкны изәргә генә торалар. Мин әйтәм тегеләргә: “Сез үзегез чаплашка бит”. Кайбер мәдәният йортларында зарланган булалар, имеш, марилар изә, татарга юл бирми, дип. Мин мариларны яклыйм. “Нинди изү?! Юк-бар сөйләмәгез инде! Мәскәү изә, дип акырыгыз эшегез булмаса”, -- дим. Мондагы “сулчы” һәм милли җанлы марилар мине “Че Гевара “ дип тә атыйлар.

- Ашарга пешерә беләсеңме?


- Походларга йөргәч, хәзер гаиләм дә булгач, ашарга пешерә беләм инде. Әллә нинди экзотик ризыклар белән мавыкмыйм. Шурпаларны, ит-бәрәңгедән төрле ашлар, щи пешерә беләм, бәрәңге, йомырка кыздыра беләм. Элек печенье пешерергә ярата торган идем, тимер форма кысасына салып. Аны кәчтрүлләр тутырып, өеп-өеп, күп итеп пешерә идем. Хәзер никтер пешергәнем юк шуны, составын оныттым.

- Беренче малаегызның исеме бик тарихи диделәр..Ничек ул? Икенчесенә кем дип куштыгыз? Өченче, дүртенче балаларың туса нинди исем кушачаксың?


- Беренче улыма Баламир дип куштым. Хәзер интернациональ исемнәр китте бит инде. Венера, Эльмира ,Эльвира, Лилия, Лиана, Вилләрдән читләшә төшеп, татар хәзер башка чиккә ташланды – гарәп, яһүд, грек, көнбатыш исемнәре тага. Мин андый исемнәр куша алмыйм инде. Татарларга үрнәк булырдай, татарның тарихын тирән итеп күрсәтү максатыннан, исемнәребезне яңартыр өчен дә, улыма Баламир дип куштым. Чөнки исем ул – код. Көч, җан бирә торган, кешене саклый торган, ата-бабалары рухларында яшәтә торган код. Өстән языла торган туганлык капсуласы исем белән иңдерелә. Исемнең тарихы бик тирәннән килә: 370 елда Баламир каган хан Идел буена Һуннарны алып килә. Шулай ук аланнарның, готларның дәүләтен тарката. Татарстанда да, Башкортстанда да, Мари илендә дә, гомумән Идел-Уралда бүтән берәүдә дә мондый исем юк. (Вконтакте юри генә язып караган идем, Баламир дигән нибарысы бер кеше табылды, анысы да каядыр Казах даласыннан – ред.)

Кызыма Томирис дип кушмакчы булган идем. Томирис – безнең эрага кадәр 550нче елда скифларның, массагетларның патшабикәсе булган. Тимерне сындыручы, сыгучы мәгънәсендә. Фарсыларның җитәкчесе Кир төрки скифларның җирләренә килгән була. Томирисның ире дә, улы да сугышта үлә. Шуннан соң Томирис скифларны җитәкләп, Кирның гаскәрен тар-мар итә һәм, риваятьләр буенча, Кирның башын күн капчыкка салып, шунда кан тутырып: “Син кан эчергә килгән идеңме? Эч!” – дип тантана итә.

Кызыбызга Айбикә дигән исем куштык. Татар исеме. Ай – күк җисеме, бикә—владычица, госпожа. Өченче, дүртенче балалар туса да, төрки-татар исемнәре кушачакмын. Билгекаган, Атилла, Төнгекүк,Томирис, Алтынчәч, Илбарс, бәлки башкасыдыр.

- Бик көчле булган милли хәрәкәтнең хәзергә тәмам сүнүен нидән күрәсең?

- Советлар Союзы булганда, мисал өчен, кырымнарның хәрәкәтләре булды. Идән асты, конспирацияләнгән булса да, хәрәкәт эшләде. Алар шуңа күрә көчле рухлы да, идеялы да булды. Прибалтлар, украиннар да шулай ук. Безнең татарларда андый көчле, зур хәрәкәт булмады. Бу – сәяси көрәшнең ысулларын белмәү, лидерларның да ахыр чиккә кадәр бармаулары. Өстәге хакимияткә ышану аркасында, хакимиятне үз кулларына алу турында лозунгларның булмавы аркасында барып чыкмады. Халык бик каты ышанган иде. Ләкин үз вакытында ясалмыйча калган зур адымнары аркасында милли хәрәкәт сүнүгә китте. Лозунглар булып күтәрелгән милли-мәдәни, мәгариф проблемаларының күбесе тормышка ашырылды. Шул ук вакытта идеологик нигез бик сай иде. Милли хәрәкәт лидерлары вакыйга артыннан бардылар. Вакыйганы үзләре ясамады. Советлар Союзында барган вакыйгалар алдыннан чапмадылар. Вакыйгалар узгач, шуларга кайтаваз шикелле арттан гына ияреп бардылар.

15-20 мең кеше чыккан, шул ук вакытта 700 кеше чыккан митингларны да күрдек. Милли хәрәкәттә йөргән бик күп кеше дин, ислам юлыннан киттеләр дә, шулай итеп күз алдында меңләгән кешеләребез үз халкына түгел, дөнья интернационализмына, дөнья диненә хезмәт итә башладылар, татар милли хәрәкәтеннән киттеләр. Ә бит күңелләрендә чын татар милләтчеләре иде.

Инкыйлаб та, күтәрелешләр дә йөз елларга сузылып бармый. Аның билгеле бер вакыты була. Бер ел-ике ел эчендә бөтен нәрсәнең асты өскә килсә –килә, юк икән-юк. Украина вакыйгалары да моны күрсәтте. Россиядә 91нче елгы вакыйгалар да, Грузиядәге, Прибалтикадагы, Чечнядагы хәлләр дә моны күрсәтте. Инкыйлабларның ресурсы шул бер-ике еллык кына, шул вакыт эчендә җитешеп калсалар-калалар, юк икән – юк. Яки хакимият кала, яки хакимиятьне милли кешеләр үз кулларына ала. Хакимиятьне кулга алырга була, ләкин кулда тотып кала белергә дә кирәк бит аны. Инкыйлаб халыкның 5 процентына кирәк. Калганнарына фатир кирәк, ашарга кирәк, юл кирәк. Димәк, хакимиятне үз кулыңа аласың икән, тиз арада халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә белергә дә кирәк.

- Тәңре бүген синең теләсә-кайсы бер теләгеңне үтим дисә, ни теләр идең?

- Туган көннәрдә, төрле чараларда татарлар торалар да: “Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын! Әйдәгез, тазалык өчен эчик!” -- дип әйтәләр. Кабан шикелле нык гәүдәле булырга, ләкин шул ук вакытта катгый режимлы төрмәдә гомерлеккә хөкем ителеп утырырга да була. Беренче чиратта Ирек кирәк. Ирек булса, халык та, аерым кеше дә үз-үзен таба ала. Әнә, паралимпиячеләр күрсәттеләр бит – аларның күңелендә нинди рух, максатчанлык, иреклек!

- Татар милләте алга китсен өчен ни эшләргә кирәк? Шул уйларыңны пунктлап язып бирә аласыңмы?


Көчле милли хәрәкәт кирәк. Халыкның социаль-икътисадый ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала торган көчле оешма кирәк. Ничек кенә сүкмәсәк тә, “Азатлык”, татар милли-азатлык хәрәкәте – бу татар рухының, пассионарлыгының күрсәткече. Әлбәттә, анда карьерачылары да, шикле элементлары да, шымчылары да бардыр. Шул ук вакытта чиста күңелле, самими, беркатлы егетләре-кызлары дә бардыр. Ләкин ул хәрәкәт булырга тиеш. Татар милләте алга китсен өчен социаль-икътисади, җир, эш мәсьләсе, иреклек, демократия лозунглары гел алда торырга тиеш. Һәрбер район үзәгендә“Азатлык”ның бүлекчәләре кирәк. Хәзергә милли потенциал Чаллы,Түбән Кама, Казанда күренә. Азнакайда, Әлмәттә кайбер өметле шәхесләр бар иде. Күп нәрсә шәхесләрдән тора. Акыллы, бик күп укыган, анализлый торган, курыкмый торган, нык рухлы шәхесләр кирәк. Шәхесләр булса, милләт тә көчле була.

- 2014 елда “Таңбатыр” үтәчәкме?


- Ике-өч көнлек кенә форматта үтәр дип уйлыйм. Чөнки Россиядәге, Украинадагы вакыйгалар белән бәйле дә, гомумән, бүгенге вәзгыятьтә икенче төрле фикер йөрткән кешеләргә карата полиция, ФСБ тарафыннан көчле басым, томалау башланды. Итагәтьле “яшел кешеләр” бөтен җиргә тыкшынып йөриләр. Мин беренче чиратта кешеләр өчен борчылам. 24 ел буена милли хәрәкәттә эшләгән дәверемдә, мин һәрвакыт беренче чиратта башкаларның куркынычсызлыгы турында уйладым һәм уйлыйм. Минем арттан барган кешеләр беркайчан да җәберләнмәде, корбан ителмәде.

- Бу көннәрдә син ниләр белән мәшгуль соң әле?

- Дачада алмагачларны буяп кайттым. Сыерчык оясы ясап куйган идем, сыерчык килгән! Куяннар да үрчетәсем килә. Яныбызда гына кечкенә күл бар, рәхәтләнеп каз асрарга да була. Былтыр шул күлгә үрчетергә дип балык җибәрдем. Шушы көннәрдә умарта алырга иде әле исәп. Басаев әйтмешли, умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен.

- Җавапларың өчен рәхмәт... 

1

2

3

4

5

6

7

8


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»