поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
05.03.2009 Мәгариф

«2» АЛГАНГА КЕМ ГАЕПЛЕ?

Соңгы вакытта кайбер мәктәпләрдә «2»ле билгесе сирәк, ул да булса язма контроль эшләрдә генә куела башлады. Ә икенчеләрендә моның киресе. «2»ле укучыга кайсы очракта куела соң? Берничә еллык күзәтүләрдән һәм шактый гына укучылар белән сөйләшкәннән соң тупланган җавап болайрак: өй эшен эшләп килмәгән, үтелгән теманы сөйли, укытучының бер соравына да җавап бирә алмаганнарга куела ул.

Һәр очракка аерым тукталыйк. Укучы өй эшен эшләп килмәде ди. Биредә, өй эшен әзерли алмауның да төрле сәбәпләре буларга мөмкин: гаиләдә низаг чыга, балага комачаулыйлар. Йорт тирәсендә, бакчада эш шактый һәм соңга кадәр, укучы дәресенә тотына алмый. Теманы аңламау сәбәпле дөрес эшләмәгән. Билгеле укытучы (тәҗрибәсез укытучы) укучыга «2»ле куя. Нәтиҗәдә, укучыда фәнгә һәм укытучыга карата битарафлык, нәфрәт туа. «2»ле куеп кына укучы өй эшен «5» легә эшләп бирми. Шулай булса, ул «2»ле алмас та иде. Укытучының бу билгесе белән баланың белеме дә артмый. Нәрсә эшләргә мөмкин соң?!

 

Билгеле, иң беренче чиратта сәбәбен ачыклау кирәк. Аннары укучыга ярдәм итәргә мөмкин. «2»ле куймыйча, дәресләрдән соң алып калырга һәм бергәләп эшләргә. Бу очрактны энтузиаст, акча өчен генә түгел, ә балаларның белемнәрен кайгыртучы укытучылар гына кулланырга мөмкин. Ә андыйлар бик сирәк. Болай эшләгән очракта ким дигәндә үзеңә өстәмә журнал булдырып, анда сыйныф журналына куелмаган икелеләрне туплау кирәк. Алар кискен артып киткән очракта укучының ата-анасы, үзе белән сөйләшергә, аңлату эшләре алып барырга.

 

Соңгы вакытларда авыл мәктәпләрендә дә: «Өстәмә акча түләсеннәр, шартлар тудырсыннар, аннан дәрестән соң эшләрмен»,- диюче укытучылар бар. Мондыйлар укытучы исемен йөртергә ничек кыенсынмыйлар икән?! Сезгә балалар белән түгел, базарга чыгып эшләргә. Анда акча, сезгә кирәкле шартлар…

 

«2»ле алуның икенче сәбәбе турыдан-туры беренче очракка бәйле. Шулай да, моңа өстәп укучының үзләштерү мөмкинлекләрен дә истән чыгармаскавың шарт. Бу очракта, укучыдан «3»лелек булса да белем алырга мөмкин. Башкалар сөйләгәнче укырга, кайберләрен тыңлап торырга тәкъдим итәргә була. Урынында язмача рәвештә җавап алырга мөмкин.

 

Һәм соңгысы, укучы өй эшен күпмедер дәрәҗәдә эшләп килгән, теманы да аз булса да сөйләргә әзер. Ләкин укытучы укучыга өстәмә сорау бирә. Билгеле сорау үткән темага, өй эшенә бәйле була. Бала җавап таба алмый, нәтиҗәдә «2»ле ала. Ничек инде, укучы өй эшен эшләгән, «3»лелек булса да сөйләде бит. Юк, укытучы бу хакта белергә дә, ишетергә дә теләми…

 

Хөрмәтле укытучылар, укучыга «2»ле куярга ашыкмагыз! Һәр балага индивидуаль якын килеп эш итегез. Сезнең фәннән «2»ле ни дәрәҗәдә аз булса, бу сезнең эшегезнең нәтиҗәсе. Укучының укуда булган җитешсезлеген вакытында күрергә һәм төзәтергә кирәк. Бу таләпләрне үти алмыйсыз икән, нервларыгыз какшаган, сәламәтлегегез начар, олы яшьтә икәнсез, балалар интектереп йөрмәгез…

 

«2»ле куелган икән, укучы гына түгел, укытучы да җаваплылык тойсын. «Укучым нигә икеле алды икән? Аңа нәрсәләр биреп җиткерә алмадым икән? Ничек ярдәм итәргә?» кебек сорауларны укытучы үзләренә ешрак бирсен иде.

 

Ә шулай да “2”ле билгесен, өйдә һәм дәрестә бер нәрсә дә эшләмәүче Петров, Иванов, Сидровларга рәхәтләнеп куярга кирәк. Гомумән, андый укучыны гомуми белем бирү йортларында тотарга да түгел…

 

Шунысын да әйтеп үтми булмас. Унынчы, бигрәк тә унберенче сыйныфта укучы балаларга «2»ле куймаска кирәк. Билгеләрегез белән баланың киләчәгенә аяк чалуыгыз мөмкин. Аннан унбер ел укып килгән дә, соңгы елны наданга әйләнгән. Алай булгач нигә түбән классларда нәкъ сезнең фәннән укучы өлгереп килде?! Укый алмый икән, унынчы, унберенче сыйныфка кабул итәргә түгел иде. Укытырга риза булып алдыгыз икән, рәхим итеп, тиешенчә укытыгыз…

 

Унынчы, унберенче класслар мәҗбүри түгел, укыйсылары килми икән укымасыннар дигән фикерне дә ишетергә мөмкин. Шунысын да истән чыгармыйк. Укучы үз теләге белән укуын дәвам итәргә, мәктәпне сайларга хаклы.

 

Икеле куярга ашкынып торучы укытучылар, сез үз фәнегезнең генә түгел, үзегезнең һәм мәктәбегезнең дәрәҗәсен төшерәсез түгелме соң?

 

Чыгарылыш дәүләт имтиханнары (БДИ) якынлашкач, яшерен түгел, үзегез үк «2»ле алучы укучы билгесен төзәтәчәксез. Биредә нәтиҗәне үзегез ясарсыз…

 

Әгәр мин хаксыз икән, бәхәсләшик. Укучыны яклаучы чын укытучы бардыр дип уйлыйм.

 


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы