22.04.2014 Җәмгыять
Баюның җиңел ысулы
Банкирлар соңгы вакытта тагын активлашты: йә телефоннан шалтыратып, кредит алырга кыстыйлар, йә смс-хәбәр җибәреп, кармакка эләктерергә тырышалар. Телефон әңгәмәләрен мин кыска тотам: акчам җитәрлек, кредитка мохтаҗлык юк дип әйтәм, миңа шалтыратып мәшәкатьләнмәскә кушам.
Шуннан бер көн дә үтми, телефонга язма тәкъдим килеп төшә. Бу юлы да шулай булды: моңарчы 150 мең, 300 мең сумлык кына әҗәтләр белән кызыктырырга омтылсалар, соңгы сумма мавыктыргычрак – миллион биш йөз меңне биш елга 22,5 процент белән такмакчы булалар. Мин кызыкмыйм, чөнки беләм: Аллаһы Тәгаләнең риба белән кергән малны һәлак итәргә биргән вәгъдәсе бар. Аллаһы Тәгалә исә вәгъдәсен үти, моны көн яңалыклары да гел раслап тора. Әле менә “Российская газета”ны ачтым гына, “Богач, бедняк” дигән язмага юлыктым. Газета әҗәт алучыларның яртысы кредитларын түләгәч бөләләр дип исбатлый. Процентлы әҗәт биреп көн күргән банклар да мантый алмый: көн саен бер-ике банкның түнтәрелеше турында хәбәрләр килеп тора.
Процентлы әҗәткә бәйле хәсрәтне: хастаханә коридорында йөрәк авыруыннан җан тәслим кылучыларны яисә элмәккә менүчеләрне дә гел ишетеп торабыз. Мондыйларның статистикасы юк. Процентлы әҗәт алырга һич ниятем булмаса да, кредит калькуляторыннан миллион ярымлык рибаның миңа күпмегә төшәчәген исәпләтеп карадым. Алтмыш ай дәвамында ай саен 42 мең 226 сум 70 тиен түләп барырга кирәк булачак икән. Бу – банк айлык комиссия таләп итмәгәндә. Кайчак банклар хезмәт күрсәткән өчен 2-3 процентлык комиссия дә сорыйлар. Бу очракта түләнәсе акча айга 42 мең 226 сумнан 87 мең 226 сумга кадәр җитәчәк, бөлмәс җиреңнән бөләрсең болар белән. Адәм балаларының малга хирыслыгы аларны бик еш кына банк тозагына төшәргә мәҗбүр итә, түләнмәгән кредитлар саны котырган темплар белән үсә, иртәме-соңмы банк түнтәрелеше булмый калмый.
Тик шулай да яшәр өчен акча күләмлерәк булса, уңай шикелле тоела бит инде. Зур акчаның үз проблемалары процентсыз гына тупланганда да булмый калмый. Әмма сүз бу язмада алар хакында түгел, ә ничек итеп рибасыз гына мал ишәйтү турында. Риба хакында язмаларым басылгач, элемтәгә кереп: “Ә ничек фатир, машина алырга соң?” – дип сораган укучылар булды. Аларга җавапны Аллаһы Тәгалә үзе бирә. “Бакара” сүрәсенең 276 нчы аятендә рибаны һәлак итү турындагы вәгъдәсе белән бергә, Галәмнәр Раббысы мал арттыруның ышанычлы юлын да күрсәтә: “Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә сәдакасы бирелгән малны арттыра...”. Вәгъдәнең икенче өлешенә игътибар итик, чөнки бу юлы сүз шул турыда. Иман әһелләре өчен бу вәгъдәнең үтәлешенә шик юк, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткәнен үтәүдә һичбер кыенлык кичерми: ишек булмаган җирдә ишек ача, юл булмаган җирдә юл күрсәтә ала. Атеистлар, әлбәттә, шикләнәчәкләр, хәтта каршы килеп бәхәсләшәчәкләр дә. Тик дөньякүләм танылган миллиардер-филантроплар үз тәҗрибәләре белән Коръән аятенең хаклыгын раслыйлар. Акча пирамидаларының югары баскычында утырган бик күп авторлар, баю ысуллары турында китап язганда, муллыкка ирешүнең сәдака ысулы турында искә алмый калмыйлар. Милләте белән япон булган америкалы Роберт Киосаки, мәсәлән, “Бай әти, ярлы әти” дигән атаклы китабында сәдака турында: “... һәрвакытта да сиңа нәрсәдер җитмәсә, яисә нәрсәгәдер мохтаҗ булсаң, иң башта шуны кешеләргә бир һәм сиңа йөзләтә артып кайтыр. Бу бар нәрсәгә дә кагыла: акчага да, елмаюга да, мәхәббәткә дә, дуслыкка да. Беләм: кеше еш кына бирергә ашыкмый, әмма мин бирәм һәм бу миңа һәрвакытта да булыша. Мин абсолют инанам: кире кайту принцибы реаль эшли һәм мин алырга теләгәнемне һәрвакытта да бирәм.
Акча кирәк икән, акча бирәм һәм акча меңгә тапкырланып әйләнеп кайта. Товарым сатылмый икән, кемгәдер сатарга булышам һәм миңа сатуда уңыш елмая...” Сәдака бирүнең бер мөһим принцибы бар, моны Киосаки да искәртә: булышу ихлас булырга тиеш, байлыкка ирешим дигән прагматик максат куеп акча бүлешү акчаны югалтуга гына китерә. Тагын бер нәрсәне белү мөһим: баегач бирермен дип, сәдаканы кичектерү ярамый: башта бүлеш, шуннан соң бәрәкәт ишекләре ачылганын күрерсең. Бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә дип бирелгән сәдака исә ун нәрсәне хасил итә, иман әһелләренә мин боларны ятларга киңәш итәм. Хасиләтләрнең бишесе – бу дөньяга, бишесе ахирәткә карый. Беренчесе – малны пакьләү. Икенчесе – гөнаһларның пакьләнүе, ягъни кичерелүе. Өченчесе – бәндәне бәладән саклау һәм авыруларга шифа булу. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссәлам) әйтә: “Авыруларыгызны сәдака белән даруландырыгыз”. Дүртенчесе – мескеннәргә шатлык китерү. Бишенчесе – малда бәрәкәт, ризыкта киңлек хасил итү. Ахирәттәге биш файда: Кыямәт көненең кызуына күләгә була, Аллаһы Тәгалә каршында хисапны җиңел итә, саваплы эшләр үлчәвен авыр итә, сиратны кичүне җиңеләйтә, җәннәттә дәрәҗәне артык итә.
Байлыкка ирешү өчен, әлбәттә, сәбәпкә дә игътибар итәргә кирәк, чөнки сәбәп дөньясында яшибез, акча күктән яумый, бот күтәреп тик ятучыларга муллык елмаймый. Тик бер нәрсәне белү мөһим: сәбәпләрне Аллаһы Тәгалә тудыра. Аллаһ ризалыгын алуда сәдакадан тыш башка кайбер гамәлләрне дә үтәү сорала, иминлек һәм бәрәкәт шулардан соң килә. Әмма болары – башка тема.