поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.04.2014 Җәмгыять

Сыйфатсыз аш – беткән баш

Соңгы вакытта интернет челтәрендә киң кулланылышка җибәрелә торган продукция җитештерүче завод һәм предпрятиеләрдән куркыныч фотолар һәм видеоязмалар пәйда була башлады. Әлеге вакыйгалар халыкта зур шау-шу уятты. Кибеттән кайсы җитештерүченең кайсы ризыгын сатып алырга ярый икән инде кебек сораулар кулланучыларда хәзер ешрак яңгырый.

Чыннан да, азык-төлек җитештерү комбинатында югары сыйфатлы продукция генә җитештерелә дип беркем дә авыз тутырып әйтә алмый. Ә үзләре шунда эшләп киткән кешеләр исә җитештергән ашамлыкларын авызларына да алмый диярлек.

Ризык түгел, химия...


- Моннан 4-5 ел элек мин Мәскәү шәһәрендә кәнфит ясау заводында эшләгән идем. Шуннан бирле баллы кибет ризыгы ашамыйм. Ник дигәндә, чынлыкта кәнфит составында бер генә табигый чимал да юк – тулысы белән химия, - дип сөйләде безгә Алия Гыймаева (исеме үзгәртелде).

Әйтергә кирәк, бу завод ул чакларда Россиядә аеруча популярлардан саналган һәм үзен сыйфатлы азык җитештерүче предприятие буларак таныткан булган.

Аннары Алия ханым берничә ел Алабугада майонез ясау заводында хезмәт куя һәм... шуннан бирле майонезлы ризыкны да ашамый башлый.

- Бу азык шулай ук тулысынча химик эшләнмәләрдән тора. Аларны табигый чималдан да ясап була-булуын, тик бу очракта ул сатуга шактый кыйммәт бәядән чыгачак. Шуңа күрә продукциянең үзкыйммәтен киметү максатыннан җитештерүчеләр махсус шулай эшлиләр, - дип дәвам итә сүзен Алия Гыймаева.

Күптән түгел генә интернетта ит эшкәртү заводыннан видеоматериал пәйда булган иде. Анда эшчеләрнең берсе көрәк ярдәмендә пычрак идәнгә түгелгән тарттырылган итне җыя һәм кире эшкәртүгә җибәрә. Бактың исә, бу республика заводлары өчен дә ят нәрсә түгел икән.

- Мин берара ит эшкәртү заводында эшләп алдым һәм шундый хәлгә тарыдым: эшчеләрнең берсе фарш күтәреп барганда, аягы таеп, егылды. Аннары исә торып, цех идәненә түгелгән фаршны тиз генә җыеп алды да, аны эшкәртүгә алып китте. Мин борын җыерып калдым инде, - дип уртаклашты Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым. Ул шулай ук язмада исемен күрсәтмәүне үтенде.

Ите сасыган, кәбестәсе ачыган


Азык-төлек җитештерү завод һәм фабрикаларындагы вәзгыятьне бары тик махсус органнар гына контрольдә тота ала. Ә менә кафе-рестораннар һәм кибетләрдәге азык сыйфатын исә халык та күзәтергә мөмкин. Моның өчен “Халык контроле” сайтында “җәмәгать туклануы” дип атала торган махсус бүлек булдырылган. Анда сыйфатсыз ашамлыкка тап булган һәркем кереп, махсус шикаять калдыра ала.

Бу бүлеккә мөрәҗәгатьләр шактый еш килә. Күпләр шәһәрнең һәрбер чатында диярлек урнашкан шаурма ясау пунктларындагы пычраклыктан зарлана.

- Майонез бозылган, ит сасыган, кәбестәсе ачыган, шаурма эчендә - чәч. Идәндә тараканнар йөгерешә, - дип зарлана Ангелина Рихард Зорге урамы 62нче йорт янында урнашкан шаурма ясау урыныннан. Әлеге шикаятькә тагы 19 кеше (!) кушылган.

Әлеге бер көнлек “кафе”ларда санитар кагыйдәләрнең үтәлмәвен әле күпмедер дәрәҗәдә аңлап була. Бактың исә, Казанның халык арасында аеруча популяр зур сәүдә үзәкләрендәге кафеларда да тараканнар “яши” икән.

- Салатлар салынган киштә буенда тараканнар йөгереп йөри иде. Биредә эшләүчеләргә бу турыда хәбәр иткәч, алар шул салатлар янына килеп басты. Димәк, тараканнар турында алар белә, тик берни дә эшләми, - дип язып калдырган “Халык контроле”нә Лилия Г.

Озак та үтми, Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе әлеге кафеда тикшерү уздырган һәм анда “үле һәм тере сары тараканнар” ачыклануы турында белдергән. Нәтиҗәдә, кафе хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган.

* * *

Әгәр дә сыйфатсыз азык-төлеккә тап булсагыз яки инде кафе һәм рестораннардагы шартларның санитар таләпләргә туры килмәвен күрсәгез, бу турыда түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин.


1. “Халык контроле” сайтының “Җәмәгать туклануы” төркемендә махсус шикаять калдырырга.
2. Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең “кайнар линиясе”нә шалтыратырга: 236-94-11
3. Роспотребнадзор идарәсе сайтының “Мөрәҗәгатьләр кабул итү” бүлегендә электрон шикаять калдырырга. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 21.04.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»