поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кызганычка каршы, ул да егетен ташлады ниһаять.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Август
  • Марат Хөснуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алия Сәлимҗанова - журналист
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
21.04.2014 Мәдәният

Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе

25 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында – Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе. Актриса үзенең 60 яшьлеге белән беррәттән, Камал театрында эшли башлавына 40 ел тулуын билгеләп үтә.

Алсу Гайнуллина театрда эшләү дәверендә 50дән артык роль башкарган. Шуларның кайберләре: Аяз Гыйләҗевның “Без кайтырбыз” спектаклендә Шәфика, Нәкый Исәнбәтнең “Мулланур Вәхитов” спектаклендә Зөһрә, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Гөлфирә һәм Йөзембикә, Гөлчирә (“Ташкын” Т.Гыйззәт), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар” К.Тинчурин), Гөләндәм (“Татарча аерылышу” Х.Вәхит), Валентина (“Әниләр һәм бәбиләр” Т.Миңнуллин), Гәйни (“Бәхетсез егет” Г.Камал), Мөршидә (“Казан сөлгесе” К.Тинчурин) һәм башкалар. Классик репертуарда башкарган рольләре актрисаның, һичшиксез, иң югары казанышлары булып тора. Алар арасында К.Гольдониның “Әбиләр гайбәте” комедиясендә Кеккина, К Гоцциның “Болан –Патша” трагикомедиясендә Анджела, Ж-Б.Мольерның “Тортюф” спектаклендә Эльмира, В.Шекспирның “Тискәрегә авызлык” комедиясендә Катарина һәм “Антоний һәм Клеопатра” трагедиясендә Клеопатра рольләре бар.

Классик репертуардагы иң катлаулы һәм үзенчәлекле рольләрнең берсе саналган - А.Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасында Ларисаны югары дәрҗәдә башкарып чыгуы актрисаның бөек талантын ассызыклый. Гайнуллина Ларисаны уйнаганнан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре аны 1980нче елларда совет сәхнәсендә башкарылган иң яхшы роль буларак билгеләп үтәләр һәм актриса К.Станиславский исемендәге Россия Дәүләт премиясенә лаек була.

Актрисаның соңгы елларда башкарган рольләренең кайберләре: Буретта («Кара чикмән» Г.Хугаев), Мәрҗән Даянова («Гөлҗамал» Н.Исәнбәт), Наташа («Курчак туе» М.Гыйләҗев, Р.Хәмит), Гайшә («Арбалы хатыннар» З.Зәйнуллин), Скирина («Хан кызыТурандык» К.Гоцци), Сара («Әрем исе» Илгиз Зәйниев).

Алсу Гайнуллинаның уйнаган рольләре санап бетергесез булган сыман, аңа карата тамашачы һәм тәнкыйтьчеләрнең дә мәхәббәте чиксез. 1995 елның маенда, актрисаның Мәскәүдә үткән бенефисыннан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Борис Поюровский «Культура» гәҗитендә аның хакында шушы юлларны язып чыга: «Дөнья репертуарында Алсу Гайнуллина уйный алмастай берәр роль бардыр дип уйламыйм. Мисал өчен: Анна Каренина, Катюша Маслова, Тугина, Негина, Кручинина, Катерина, Мария Стюарт, һәм, шулай ук, Елизавета, Шекспирдан леди Макбет, Лескова, Чеховтан Раневская, Маша, Аркадина, Сарра, Настасья Филипповна, Нора, Маргарита Готье, Евгения Гранде… Чыннан да, болар бөтенсе аның рольләре була алыр иде. Мин ышанып әйтә алам, “Өч сеңел”дә ул Маша Прозорованы гына түгел, ә Наташаны да уйный алыр иде – менә бит аның талантының күркәмлеге нидә!».

Актрисаны юбилее белән 25 апрельдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында котларга мөмкин булачак. Юбилей кичәсенең режиссеры – Камал театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

* * *

Алсу Әскәр кызы Гайнуллина 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Татарстанның халык артисткасы (1986)
Россиянең халык артисткасы (1996)
РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991)
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы