21.04.2014 Авыл
Авыл бәргәләнә: әле сөттән, әле иттән кул селти...
Әле берничә ел элек кенә бәрәңге – иң табышлы культураларның берсе иде. Уңышы да искитмәле булды, бәясе дә, бераз “уйнап” алса да, нигездә бер чама торды. Яшим дип тырышканнар яңа технологияләрне үзләштерде, заманча техникалар алды, сортлар белән эшләде – кыскасы, бәрәңгедән акча эшләргә өйрәнеп җиткән хуҗалыклар, шушы юнәлештә махсуслашканнар күбәйде.
Бәрәңге мәйданнарын елдан-ел арттырдылар, безнең Балтач районында гына да аны 3000 гектарда игә башлаганнар иде. Кызганыч, “иде”, чөнки матур әкият тәмам. Читтән кертеп тутырылган бәрәңге хисабына үзебезнеке кирәксезгә әйләнде. Өстәвенә табигать шартлары да “ярдәмгә” килде. Нәтиҗәдә, 2012 ел бәрәңге игүчеләр өчен моңа кадәр күрелмәгән зыянлы, чыгымлы ел булды, үткән ел да минус белән төгәлләнде.
– Авыл хуҗалыгының бар тармагында да шушы хәл бит, – ди бу хакта фикерен сорагач, район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Карагыз, алдагы елда районда дуңгызларның баш санын бик күпкә киметтек, зуррак комплексларны гына калдырдык дисәк тә була, чөнки иткә бәя коточкыч түбән төште. Килограммын 43-45 сумнан да көч-хәл белән саттык. Булыр-булмас бер ел үтте, ә вәзгыять ничек үзгәрде – бүген инде дуңгыз итенә бәя 93-95 сумга җитте. Бәя артты дип кенә бүген дуңгызчылыкны кабат торгызып, бастырып булмый бит әле. Бу җитештерү линиясе түгел, бүген монысын туктатып тордың, иртәгә тегесен эшләттең һәм киресенчә була алмый. Әлеге чигенешне, югалтуларны торгызырга да еллар кирәк булачак. Бәрәңге белән дә шул хәл. Әйе, районда инде бу эшне җентекләп үзләштергән, ел әйләнәсе бәрәңге сатып, кешеләрен эшле дә, акчалы да итәргә, бәрәңгедән генә миллионнар эшләргә өйрәнеп җиткән өч лидер хуҗалык – “Татарстан”, “Смәел”, “Бөрбаш” барлыкка килгән иде. Алдагы ике хуҗалыкта берсеннән-берсе зур, заманча икешәр подвалга кадәр төзеделәр. Нәтиҗәдә бәрәңге игү мәйданы нык кимеде. Быел 540 гектар тирәсендә утыртырга планлаштырыла. Бөтенләй утыртмаган хуҗалыклар да байтак. Мин телгә алган өч хуҗалык – әле дә иң күп игүчеләрдән. Дөрес, аларда да мәйданнар нык кимеде: 130 – 50 гектарда гына калды. Тагын кире пропорция: бәрәңгегә быел бәяләр ярыйсы гына булды. Көз көне килограммын 6 сумнан сатканнар иде, хәзер 18 сумга җитте. Тагын шуны әйтергә кирәк: монда да бәяләрнең кайсы якка үзгәрәсен фаразлап булмый. Язга бәя артыр дип, бәрәңгене көздән сатмыйсың икән, бәя төшеп бетә һәм киресенчә.
Әйе, бәягә карап, авылда фикер дә, тормыш та шактый үзгәрә. Әйтик, менә бер ел сөткә бәя ярыйсы торган иде – авыл кешесе сыер малын арттыра башлады. Өчәр сыер асраучылар пәйда булды. Тик, иманым камил, кешеләр өчәр-бишәр сыер булдырып, акча эшләргә өметләнә генә башласын әле – сөтнең бәясе кабат түбән тәгәрәячәк. Мондый хөрлекне алдарак та, берәр елга гына булса да биреп караганнар иде бит. Колхозларның, авыл кешесенең күзе ачыла башлагач, курыктылар, бәяләр критик ноктага төшеп бетте. Нәтиҗәдә, алдагы елдан күбрәк сөт саткан хуҗалыклар да миллионнарча сум акча югалтты, шәхси хуҗалыклар да сыерларын бетерә башлады. 2007-2008 елларда бозау үстерүчеләр белән дә шулай булды. Сыер итенең бәясе көнләп күтәрелде дә, авыл кешесе, шушы сәясәткә ышанып, өметләнеп, мөгезле эре терлеген арттырып, азмы-күпме өстәмә акча гына эшли башлаган иде, итнең бәясе шалкан бәясенә калды, ихтыяҗ бетте, авыл кешесе үзеннән арткан бер бот итен дә сата алмый тилмерде.
Инде бу алдану онытылды, кешеләр кабат яңа “җим”гә – бәягә ымсынып, күпләп терлек асрауга күчкәннәр иде – 1 майдан гамәлгә керәчәк канун – мал-туарны махсус урыннарда гына чалдыру-эшкәртү бик күп аңлашылмаучылыкларга, төрле шикләргә нигез булды. Кем белә, бәлки системага салынгач, ул халык өчен бер уңайлык кына булыр. Тик моңа кадәр андый “кайгырту” күрмәгән халык бу юлы да урынлы икеләнә шул. Ярый ла, барысы да канунда язылганча көйле генә барса. Бездә бит еш кына киресенчә барып чыга. Акча җыюга, авыл кешесен “кысу”га, малларны планлы киметүгә корылган берәр “капкын” гына түгелме икән дисең. Юкса, гап-гади бер хакыйкать – тотрыклы бәяләр генә дә авылга яңа сулыш өрер иде. Өстәгеләр моны әллә аңламый, әллә аңларга теләми.
Ә авыл бүген бәргәләнә: әле сыерны, әле дуңгызны “аксата”, әле сөтчелекне, әле итчелекне “тарта”, әле чөгендердән, әле бәрәңгедән ваз кичә, әле бөртеклеләргә кул селти. Чарасызлыктан авыл халкы менә шулай яши...