поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
19.04.2014 Милләт

Губернатор милли үзәкләргә ярдәм итү яклы

15 апрельдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Алар Самарада икенче татар мәктәбен ачу, Җәмигъ һәм Тарихи мәчетләрне төзекләндерү, регионның рус телле матбугат чараларында татар тормышын тирәнрәк яктырту мәсъәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуны ачканда Николай Иванович Меркушкин биредә гасырлар буе төрле милләт халыкларының дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен әйтеп үтте. “Хәтта мәдәниятләре-без дә инде бер-берсенә үтеп керә башлаган. Биредә яшәүче халыклар күршеләренең гореф-гадәтләрен белеп, кунакка йөрешеп яшиләр. Бүген иң мөһиме - шушы дуслыкны саклап калу”, - диде губернатор.

Талип хәзрәт Яруллин губернаторга татарлар белән очрашырга теләк белдергәне өчен рәхмәтләрен белдереп, региондагы тынычлык, беренче чиратта, өлкә хөкүмәтенең дөрес позициясеннән килә, дип билгеләп үтте. Бигрәк тә милли-мәдәни автономияләргә күрсәтелгән ярдәм һәм теләктәшлек үз нәтиҗәләрен бирә.

Соңгы вакытта татар оешмалары эшләгән эшләргә нәтиҗә ясап, “Туган тел” оешмасының элеккеге президенты Әнвәр Бульхин “Яктылык” мәктәбе уңышларына тукталып үтте:

- “Яктылык” мәктәбе уңыш-лы булды, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Балаларыбыз укуда да, иҗатта да, спортта да яхшы күрсәткечләргә ирешеп киләләр. Ләкин мәктәп тулы, һәм аны киңәйтү мәсьәләсе туа. Анда бит безнең җирле халык кына түгел, читтән килеп яшәүче мигрантларның балалары да белем ала. Шуңа күрә безгә үзебезнең милли мәсьәләләрне дә, мигрантларныкын да хәл итәргә туры килә.

Әнвәр Бульхин һәм Талип Яруллиннан тыш очрашуда дзюдо көрәше буенча дөнья чемпионы Хәбил Бикташев, губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, “Прогресс” төзү фирмасының генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре Әнвәр Горланов, Фәхретдин Канюкаев һәм Ильяс Шәкүров катнашты. Алар да милли мәктәп кирәклеге турында сөйләгәч, Николай Меркушкин хезмәттәшләре белән уйлашырга сүз бирде. Бигрәк тә аңа татар мәктәбендә мигрант балаларының да укуы ошады. Чөнки башка мәктәпләрдә читтән килгән мөселман балаларына яңа тормышка ярак-лашуы бик кыен бит. Шулай ук, аның фикеренчә, туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе дә бүген бик актуаль.

Ильяс Шәкүров яңа татар мәктәбен лицей дәрәҗәсенә күтәреп, анда шәрык телләрен өйрәнү мөмкин булачак, дигәч, Николай Иванович моны да хуплады. Тик шәрык телләрен татар балалары гына түгел, лицейда укучы башка милләт балалары да өйрәнергә тиеш. “Бер милләт халкы аерымланып яшәсә, бу беркая да илтми торган юл булачак. Аралашып яшәргә кирәк”, - диде губернатор.

Тарихи мәчеткә манара кую эше буенча да каршылык булмады, Җәмигъ мәчетенә котельный төзү дә бик кирәкле эш, дип тапты губернатор. Бу эшләргә хөкүмәттән ел саен акча бирелеп тора. Ә менә мәчет йортында дини-агарту үзәге төзү турында уйлап карарга кирәк, диде губернатор. Аны да аңлап була: бюджетка 140 миллион сумга төшәчәк үзәкнең функцияләрен әлегә мәдрәсә бинасы һәм Халыклар дуслыгы йорты уңышлы гына үтәп килә бит. Бу акчаларны татарларга бирсәң, башка милләтләр нәрсә әйтер?

Хәер, бу мәсьәләне башкача да хәл итеп була бит. Бүген дини-агарту үзәкләре салу өчен федераль бюджеттан да акча алып була. Россия Федерациясе Регионнар үсеше министр-лыгы шундый үзәкләр төзү буенча конкурс игълан иткән. Анда җиңә алган 20 оешмага 150шәр миллион сум акча биреләчәк икән.

Рус телле матбугат чараларында татарлар турында күбрәк язу мәсьәләсе буенча да губернатор теләктәшлек белдерде. “Милли мәсьәләләрне өлкә матбугат чаралары халыкка аңлатып торса, киң яктыртса, өлкәдә гомумән “милли мәсьәлә” проблемасы булмаячак”, - диде Ильяс Шәкүров. Губернатор да аның белән килешеп, өлкә хөкүмәтеннән берничә милли газетага ярдәм бирелү, аларның Халыклар дуслыгы йорты бүлмәләреннән бушлай файдаланулары турында әйтеп үтте. “Киләчәктә дә милли матбугат безнең күз уңында булачак, бу - бик мөһим мәсьәлә” , - диде губернатор.

Хушлашканда татар җәмә-гатьчелеге регион башлыгына истәлекле бүләкләр тапшырып, рәхмәтләрен әйткәндә: “Сез җитәкчелек итә башлаганнан бирле өлкәдә милли оешмалар иркенләп сулыш алды”, - дигән сүзләренә каршы губернатор киң елмаеп: “Әйе, бергә эшләргә кирәк. Бергә без күпне булдырабыз”, - дип кунакларны озатып калды.
 

 


Светлана ИШИНА
Бердәмлек
№ | 19.04.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы